Логотип Казан Утлары
Җанисәп - 2021

Россиядә халык санын алу тарихы

Бүгенге Россия җирләрендә беренче җанисәпне Алтын Урда хакимияте оештырган. Урта гасырларда ул салым җыю, шул рәвешле дәүләтнең көчен һәм куәтен арттыруга хезмәт иткән.

ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ АНЫҢ ТӨРКЕМНӘРЕ
(XVI – XVII ГАСЫРЛАР)

Бүгенге Россия җирләрендә беренче җанисәпне Алтын Урда хакимияте оештырган. Урта гасырларда ул салым җыю, шул рәвешле дәүләтнең көчен һәм куәтен арттыруга хезмәт иткән. Алтын Урдада, шул исәптән Болгар һәм Урыс олысында, гомум халык санын алулар 1246-1259, 1273 һәм 1287 елларда уздырылган. Бу хакта мәгълүмат рус елъязмаларында сакланып калган.
Алтын Урда таркалгач, Мәскәү дәүләте XVI – XVII гасырларда бу традицияне дәвам иткән, ләкин җанисәп илкүләм түгел, аерым төбәкләрдә генә уздырылып, махсус кенәгәләргә («писцовая книга») теркәлгән. Алар төрле: җирне исәпкә алу, җир биләмәләрен бүлеп бирү һәм аларны рәсмиләштерү, халык санын теркәүгә бәйле
кадастр хезмәтен үтәгәннәре дә, нотариаль-юридик хокуклы теркәү документлары, мәгълүмати белешмәлекләр рәвешендәгеләре дә бар.
1552 елны Казан каласы егылгач, төбәк белән идарә итү өчен Мәскәүдә «Казан ызбасы», аннары Казан сарае приказы төзелә. Аның карамагына элекке Казан һәм Хаҗитархан, ә 1590 еллардан соң Себер ханлыклары җирләре тапшырыла. 1637 елны Себер сарае приказы төзелгәч һәм элекке Әстерхан (Хаҗитархан) ханлыгы җирләрен Илчелек приказына тапшыргач, Казан сарае приказы карамагында Урта Идел, Мещера, Урал (Уфа өязе) һәм Түбән Новгород төбәкләре кала. Шушы идарә системасы 1708
елны Россиядә губерналар оешканчы саклана.
Кызганычка каршы, шушы төбәкләрнең тарихы һәм көнкүрешенә караган барлык документларны үзенә туплаган Казан сарае приказында берничә тапкыр янгын чыга, 1737 елны ул тулысынча янып бетә. Җанисәп кәгазьләренең дә бер өлеше генә сакланып кала.
Бу текстлардан киңкырлы тарихи мәгълүмат җыярга мөмкин. Төбәкнең икътисади үсеше, колонизацияләү барышы, эчке миграция, дәүләтнең төрле катлам вәкилләренә, җирле халыкларга карата сәясәте, җирләрнең хуҗалык ягыннан үзләштерелү барышы, авылларның урнашуы, аларда яшәгән кешеләр саны, гомумән, җирле җәмгыятьнең социаль структурасын ачыклау һ.б. шундыйлардан.

Казан егылгач яңа хакимият, идарә эшен җайга салу өчен, ханлык җирләрен ике өлешкә аера: Иделнең сул як ярындагы җирләр Казан өязе дип, ә сул яры биләмәләре (Тау ягы) Зөя өязе дип атала башлый, соңрак аларга өченче – Чабаксар өязе өстәлә.
XVI гасырның икенче яртысы – XVII йөздә җир бүлү һәм җанисәп кебек чаралар дәүләт тарафыннан егермеләп тапкыр уздырыла. Биредә хакимият гел тикшереп, халык санын алып торган икән дип уйларга нигез юк. Эш шунда ки, 1646 елга кадәр Мәскәү дәүләтендә хөкүмәт салымны кешегә беркетелгән җир мәйданыннан чыгып билгеләгән. Идел-Чулман төбәген колонизацияләү актив, еш кына дулкын-дулкын барган. Баш күтәрүләр вакытында үзәк өязләрдән йомышлылар (гаскәриләр) күпләп күчерелгән, аларны җир биләмәләре белән тәэмин итәргә, чиркәү-монастырьларга патша биргән яңа җирләрнең чикләрен билгеләргә, күченгән крестьяннар урнашкан урыннарны ясак салу өчен теркәргә кирәк булган. Димәк, биләмәләр бирү һәм теркәү
материаллары бер үк вакытта кешенең җиргә хокукын раслаучы, шулай ук салым түләү күләмен һәм халык санын билгеләү кәгазе хезмәтен үтәгән. Әйтик, Урта Идел төбәгендә шундый масштаблы җир бүлү 1591-1592 елларда башкарылган, әмма документлары сакланмаган.
Сакланганнарының иң борынгылары – Н.В.Борисов-Бороздин, Д.А.Кикин һәм аларның хезмәттәшләре тарафыннан 1565-1568 елларда Казан һәм Зөя өязләрендә, кирмәннәрдә, шәһәрләрдә, монастырьларда уздырылган халык санын теркәү документлары. Бүгенге көнгә Казан өязе буенча төзелгән документларның өч күчермәсе билгеле, алар өлешчә төрле елларда дөнья күрде. Бу кыйммәтле чыганакның өч күчермәсен дә берләштергән иң тулы текст 2006 елны Д.Г.Мостафина тарафыннан әзерләп бастырылды (Писцовое описание Казани и Казанского уезда 1565–1568 годов: публикация текста. Казань, 2006. 660 с.).
Зөя өязе буенча кулъязма 1909 елны (История Татарии в документах и материалах. М., 1937. Сс. 97–98, 189, 221), ә Зөя һәм Лаеш шәһәрләре буенча иң тулы текстлар 2002 елны (Города России XVI века: материалы писцовых описаний / изд.
подг. Е.Б. Французовой. М., 2002. С. 337–394) дөнья күрде.
1597–1600 елларда элек төзелгән җирбиләү тасвирламаларына тикшерү уздырган (дозор кенәгәләре) статистик чара уздырыла, ул баш күтәрүләргә бәйле халык саны кимү яки башка төбәккә күченү нәтиҗәсендә буш калган авылларны ачыклау максатын
куя. Билгеле булганча, Идел-Чулман төбәге җирләренең төп өлеше дәүләт карамагында булып, бер өлеше патшаның шәхси җирләре буларак теркәлә (дворцовые земли). Шушы «дозор» статистик ревизиясе документларыннан 1599/1600 елны Казан өязендәге
патша җирләрен, авылларын, крестьяннар кишәрлекләрен тасвирлаган күчермә бастырылды (Писцовые материалы дворцовых владений второй половины XVI века /
сост. Е.И. Колычева, Н.П. Воскобойникова. М., 1997. С. 209–246).
1602-1603 елларда Иван Болтин җитәкчелегендә төркем Казан өязендә, Фёдор Аристов исә Зөя өязендә элекке теркәү кәгазьләрен тикшерү, йомышлыларга җир бүлеп бирү, аларның биләмәләре белән күршеләре арасында чикләрне сызу һәм аны
рәсмиләштерү эшен башкаралар. Казан өязе буенча бу материаллар да бүген мәгълүм (Писцовая книга Казанского уезда 1602–1603 годов / Сост. Р.Н. Степанов. Казань, 1978. 239 с.).
ХХ гасырда дөнья күргән статистика кенәгәләреннән, 1646 елны Казанда, шулай ук Казан воеводасына буйсынган кечкенә кирмән-шәһәрләр һәм Казан өязендә уздырылган шәһәр халкын һәм крестьяннарның җир кишәрлекләрен исәпкә алу документларын атау мәслихәт (Покровский И.М. Казанский архиерейский дом, его
средства и штаты преимущественно до 1764 года. Казань, 1906. С. 51–98; Казанский пригород Малмыж, по списку с переписных книг Тим. Бутурлина и подьячего А. Грибоедова 7154 (1646) года / сообщ. А. В-н [А. Вештомов] // Труды Вятской ученой
архивной комиссии. 1908. Вып.2. С.16–20; Материалы по истории Татарской АССР. Писцовые книги города Казани 1565–68 гг. и 1646. Л., 1932. С. 71–130).
Соңгы егерме елда күренекле археограф Д.Г.Мостафина тырышлыгы белән 1647- 1657 елларда Семен Волынский һәм аның иптәшләре тарафыннан Казан өязенең биш даругасы буенча уздырылган теркәү документлары, шулай ук махсус төзелгән
йомышлы татарлар һәм новокрещённарның җир биләмәләре (Писцовая книга Казанского уезда 1647–1656 годов. Текст и комментарии / сост. И.П. Ермолаев, Д.А. Мустафина М., 2001. 540 с.; Мустафина Д.А. Описание земель служилых татар в Казанском уезде в середине XVII века // Средневековые тюрко-татарские
государства. 2018. №8. С.116-302), 1646–1652 елларда Зөя өязендә уздырылган һәм шулардан күчерелеп язылган кыскартылган текстлар буенча йомышлы татарлар һәм
новокрещённарның җир биләмәләре һәр аларның бәйле кешеләре хакында чыганак (Перечневая книга Свияжского уезда: По материалам писцового описания 1646–1652 годов / подгот. Д. А. Мустафиной. Казань, 2004. 167 с.) дөнья күрде.
XVII гасырның икенче яртысында Россиядә статистик мәгълүмат туплауда ике зур яңалык күзәтелә. Беренчесе, бу чаралар аерым төбәкләр белән чикләнмичә, гомум характерда уздырыла башлый; икенчесе – 1646 елдан салым билгеләү берәмлеге итеп
җир биләмәләре урынына хуҗалык саны кертелә (хуҗалыклар санын язып баручы документлар «переписная книга» дип атала). Шул сәбәпле 1677–1679 елларда илкүләм салым түләүче халыкның саны яңабаштан исәпкә алына. Шушы җанисәпнең Казан өязенең Җөри даругаларында урнашкан торак пунктлары буенча материаллары шулай ук укучы кулына барып иреште (Писцовые книги Казанского уезда 1685–1687 годов:
Публикация описаний Зюрейской дороги / подгот. Д.А.Мустафиной. Казань, 2009. 428 с.).
XVI – XVII гасырның икенче яртысына караган документларда Казан һәм Зөя өязләрендә (элеккеге Казан ханлыгы җирләрендә) яшәгән татарларны халык санын алучы руслар «ясак түләүче чюваш» яки «чюваш» категориясенә кертә, ул чорда
бу сүз социаль төркем исеме буларак авыл халкына карата кулланыла (монда этник чувашлар да яши). 1565-1568 елларда Зөя өязендә 22 «чюваш», 11 «татар һәм чюваш», 6 «татар» авылы Писцовый кенәгәгә теркәлә. И.Болтинның чувашлар яшәмәгән Казан өязендә 1602-1603 елларда тутырылган Писцовый кенәгәсендә 117 «ясак түләүче чуваш», 91 «татар» һәм «ясак түләүче чуваш» авылы күрсәтелә (Исхаков Д.М.
Этнотерриториальные и этнокультурные группы татар и их взаимодействие // История татар с древнейших времен. В 7 т. Т.5. Казань 2014. С.220-221).
Шулай итеп, Казан ханлыгы җирләрендә «чуаш» яки «чюваш» термины белән төрки чыгышлы ясак түләүче, җир эшкәртеп көн күрүче халык атала. Соңрак казан татарларында «чуаш»/«юаш»/«җуаш» сүзе аерым төркемнәрне сыйфатлаучы билгегә әйләнә. Бу категория халык Ислам динен тота һәм татар телендә сөйләшә. Терминның социаль мәгънәсе XVII йөзнең соңгы чиреге – XVIII йөз башында, Петр I реформалары вакытында юкка чыга: хәзер инде «чюваш» авыллары кешеләрен документларда «ясак түләүче татарлар» дип теркиләр. Шушы заманнан «ясак түләүче чуашлар» атамасы чуваш этник төркемен белдерә (Галлям Р.Г. Выступление // Исторические судьбы народов Поволжья и Приуралья. Сб. статей. Вып. 4. Казань, 2014. С.207).


Йомышлы татарлар

Нугай Урдасы, Хаҗитархан, Кырым һәм башка ханлыклардагы Мәскәү бөек кенәзенә һәм Мәскәү патшасына хезмәткә күчкән югары катлам вәкилләре элекке социаль дәрәҗәсен саклый: «хан улы», «кенәз», «морза» һәм «улан» булып йөри. Әмма XVI гасырда хезмәткә кергәннәр барысы да «йомышлы татарлар» («служилые татары») дип атала башлый.
Казан ханлыгы чорында йомышлы татарлар, нигездә, Россиянең үзәк районнарында, Нократ җирендә һәм Мещерада яши. Мещераның көнбатыш өлешендә Касыйм ханлыгы (1445 –1681) урнашкан була. Казан алынгач, татарларның югары катлавы
йомышлы татар дәрәҗәсенә төшерелә. Мещераның көнчыгыш өлеше (Цнен-Мукшы районы) башта Алтын Урдага, аннары, 1481 елга кадәр, Олы Урдага буйсына. XVI гасырда бу төбәкнең төп халкы булып «мукшы» кенәзләре, морзалар, гади татарлар
санала. Алар, яшәгән урыннарына карап, берничә вак төркемгә бүленә: кадом, темников, цнен, арзамас һәм алатырь йомышлы татарлары, мишәрләре.
1552-1557 елгы Казан ханлыгы өчен барган көрәштән соң, халык саны нык кими. Урта Идел төбәгендә яңа хакимиятнең социаль таянычы булырга тиешле йомышлы татарларга ихтыяҗ арта. XVI гасырның соңгы чирегендә воеводалар, йомышлы татар
итеп, ясаклы кешеләрне күчереп, аларны хәрби максатларда файдаланалар. 1568 елны Казан өязендә 700 рус һәм 200 дән артык татар алпавыты булса, 1603 елга йомышлы татарларның саны (новокрещённарны кертеп) 2,5 тапкырга артып, ярты меңгә җитә (Галлямов Р.Ф. После падения Казани…: Этносоциальная история Предкамья (вторая половина XVI – начало XVIII вв.). Казань, 2001. С.19–20). 

Төбәктәге йомышлы татарлар ясак түләүдән азат ителә, хәрби хезмәтләре өчен җир биләмәсе (поместье) ала, аларга вакыт-вакыт акчалата да түлиләр. Гадәттә, биләмә итеп ясаклының элекке җире беркетелә торган була. Рус алпавытларыннан аермалы буларак, татарларның хуҗалык алып баручы (крепостной) крестьяннары булмый. Әйтик, 1646
елны Казан өязендә теркәлгән 619 йомышлы татар хуҗалыгының 449ында (72%) бер крестьян да юк. Булганнарының да күпчелегендә эшче көчләр бер яки ике крестьян хуҗалыгы яисә 2-3 хуҗалык хезмәтчеләреннән (сугышлардан алып кайткан әсирләр)
артмый. Йомышлыларның еш кына ясаклы кешеләр белән бер авылда яшәүләре аларга, эшче көчләр җәлеп итеп, хуҗалыкларын алып барырга мөмкинлек биргән.
Казан өязе белән чагыштырганда, Мещерада көн күргән йомышлы татарларның хәл-әхвәле һәм матди хәле күпкә яхшырак булганлыгын әйтеп китү мәслихәт. Темников, Кадом һәм күрше өязләрдә яшәгән йомышлы татар һәм морзаларның җир
биләмәләре зуррак булып, аларның мукшы, рус крестьяннары һәм үзләре катнашкан сугышлардан алып кайткан әсирләре – хуҗалыкта эшләүче яки үз йортлары белән яшәүче кешеләре булган.
1670-1680 еллардагы чукындыру сәясәте Мәскәү дәүләтенең үзәк районнарында яшәгән йомышлы татарлар (нугайлар) арасында мөселманнарны калдырмый. Чукынырга теләмәгән бер төркем нугайларны (романов татарларын) 1681 елны патша хөкүмәте Костромага күчерә (Черновская В.В. Очерки по истории татар в
Центральной России в XV–XVII вв.: монография. Казань, 2020. С.193).
Ислам динен тотучы морзалар һәм йомышлы татарларның, чукынмаган очракта, Христиан динендәге крестьяннарын тартып алу турындагы 1681 елның 16 май указы Башкорт восстаниесе басымы астында 1682 елның 8 июлендә юкка чыгарыла.
1710 елгы дәүләт статистикасы Казан, Зөя, Сембер, Пенза һәм Саранск өязләрендә 88 морзаның һәм 23 йомышлы татарның әле 35 авылда православие динендәге 260 хуҗалыкта яшәүче крепостной крестьяны калганын ачыклый. XVIII гасыр башында
касыйм йомышлы татарларының 8765 крестьяны, темников морзаларының 1765 рус крестьяны була.
XVI гасырның икенче яртысы – XVII гасыр дәвамында Темниковта яшәгән йомышлы татар, мишәрләрнең башка төбәкләргә актив күченүләре күзәтелә.
Чик буйларын саклау өчен 1578 елны Тәтеш-Алатырь, аннан Темниковка кадәр, 1648-1654 елларда Корсуннан Саранскига, 1652-1656 елларда Сембердән Минзәләгә кадәр (Кама аръягы), 1676-1680 елларда Пенза-Сызрань саклану сызыклары корылу
йомышлы татарларның күченә баруына һәм, Идел буе татарлары белән якынаеп, аралашып, Урал төбәген колонизацияләүгә катнашуына китерә.

Урта Иделдә «новокрещённар»

Бу чордагы писцовый һәм переписной кенәгәләрдә җирле халык арасындагы чукынганнар («новокрещённар») һәм мөселманнар белән мәҗүсиләр («чукынмаганнар / некрещёные») төркемнәре аерып күрсәтелә.
1555 елны Казан епархиясе оештырыла һәм яңа хакимиятнең миссионерлык эшчәнлеге 1565–1568 елларда Казан өязендә узган җанисәп кәгазьләрендә ачык күренә. Өяздә ясаклы новокрещённар рус йомышлыларына (3), патша ведомствосына (1) һәм
чиркәүгә (3) караган авылларда теркәлә. Ул чорда Казанда 24 йомышлы новокрещён яши, 1557 елны Казан воеводасы Лаешта элек әсирлектә булган новокрещённарны урнаштыра.
Казан төбәгендә новокрещённарның элекке диннәренә кайтуы мәгълүм булгач, патшаның 1593 ел 18 июль указы нигезендә Казан митрополиты Гермоген җитәкчелегендә (1589–1606) новокрещён авылларына нигез салына, новокрещённарны
аерып урнаштыру башлана. Иван Болтинның писцовый кенәгәсе (1602–1603) буенча Казан өязендә йомышлы татарларның өчтән бере (200-дән артык гаилә) чукынган булып күренә. Новокрещён
авыллары XVII гасыр башына Җөри һәм Арча даругалары буйлап, 1552–1557 елларда бушап калган җирләргә урнаша. 38,9 % (14 авылда) йомышлы новокрещённар үзләре генә, 47,2 % (17) йомышлы һәм ясаклы новокрещённар бергә, 5,6% (2) – ясаклы
новокрещённар аерым, 8,3% (3) йомышлы һәм (яки) ясаклы новокрещённар һәм чукынмаган йомышлылар һәм (яки) ясаклы татарлар бергә яши.
XVI–XVII гасырларда чукынганнар бары тик керәшен татарлары арасында гына сакланып кала. Димәк, чукынган мәҗүсиләр (мари, чуваш, удмурт, мордвалар), дин белән бергә, этник үзбилгеләнүләрен дә үзгәртә: яшәү урынына карап, йә руслар,
яки новокрещён татарлар тарафыннан ассимиляцияләнә. Белгечләр фикеренчә (Мухаметшин Ю.Г. Татары-кряшены. Историко-этнографическое исследование материальной культуры. Середина ХIX – начало XX в. М., 1977. С.26), керәшен
татарларында «христиан дине битлеге астында мәҗүси йола-гадәтләр озак вакытларга кадәр сакланып кала, Ислам дине белән бәйле ышанулар исә чагыштырмача азрак була, болар татар-керәшеннәрнең гаять катлаулы һәм кайчак каршылыклы составлы
булуы турында сөйли».

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев