Әнәс Хәсәнов
-
3 февраль 2021 - 12:00БердәмлекҺәй, яшәсен, чебен-черки, үрнәк булып кешегә. Бәлкем, беркөн ышанырлар бердәмлекнең көченә...
-
26 гыйнвар 2021 - 12:00Кояш белән КүләгәКүләгә сыекланды... гүяки сулды, Масаеп чәпчүе аркасында юк булды.
-
20 октябрь 2020 - 15:00Безнең язмыш (хикәя)Тормышыбыз мактанырлык түгел. Өйгә җибәргәч һәм фатирга түләгәч, акчабыз очын очка ялгарга көчкә җитә. Мохтаҗлык кәефне кыра. Мәрзиянең бертуктаусыз күңеле болгана тагын. Юньләп ашый алмый, йончыгып бетте. Сәбәбен беләм. Куаныр урынына көенергә туры килә. Саулыкка тук булмагач, балага узуы авырга төшә...
-
3 март 2020 - 13:00Бәхет кайда оя кора (ахыры)"Мин… Мин… буйга уздым бит, Равил абый." Равил сөйгәненең яшьләнгән күзләрен, алсу битләрен үбәргә кереште: "Шундый зур шатлыкны ник моңа тикле әйтми йөрдең, матурым? Бу бит… бу бит мин ничә еллар буена хыялланып йөргән бәхетле яңалык, сөеклем"
-
2 март 2020 - 09:00Бәхет кайда оя кора (дәвамы)Көннәрнең берендә карт яшьләрне шаккатырып болай диде: — Улым, син бу авылның мулласын алып кил әле, — диде. — Никах укырга диген. Без Галиябану апагыз белән кушылырга булдык...
-
29 февраль 2020 - 15:00Бәхет кайда оя кора (дәвамы)— Менә нәрсә, тәти егет! Күрәм, син, Рәшидә атлы хатын тирәсендә чуаласың. Шулаймы? Менә бер ел инде мин аңа күз салып йөрим. Ә син… — Рәшидә минем хатыным. Сиңа күңел дигән нәрсәңне авызлыкларга туры килер.
-
28 февраль 2020 - 14:00Бәхет кайда оя кора (дәвамы)— Тормыш дигәнчә генә тәгәрәми икән. Ниләр буласын алдан кем генә белә икән? Хатыныңның җиңел акыллылыгын, акча колы буласын? — Җитәкләшеп җөргәндә нәрсә карадың соң? Башлы-күзле булганчы? — Артык яраттым мин аны. Сукыр булганмын. Матурлыкка кызыгып, курчак уены уйнаганмын мин...
-
27 февраль 2020 - 12:00Бәхет кайда оя кора (дәвамы)— Миңа кадәр йөргән егетеңә: «Рамил, кадерлем, любимый мой, прости. Я глубоко ошиблась, пожалуйста, прости меня», — дип инәлеп язган хатыңны кая кыстырып куйганыңны хәтерлисеңме? Тәнзилә сикереп торып арлы-биреле сугыла башлады: — Ялган! Ялган! Не было такого! Ничего не было!
-
26 февраль 2020 - 12:00Бәхет кайда оя кора (роман)— Башта, тормышның рәтсез чагында бала табасым килмәде. Мәсгут ни ялынды, тап, үстерербез, кеше таба бит әле, дип үгетләде. Киреләндем... Аннары таптым, көнкүреш көйләнә генә дигәндә... Мәсгутем... Рәшидә күзенә мөлдерәп тулган яшьләрен кулъяулыгы белән сөртеп, туктап калды...