Бәхет кайда оя кора (дәвамы)

Романның башын монда укыгыз.

Тикшерү эшләре дәвам итте. Беркөнне Тәнзиләгә дә повестка китереп

бирделәр. Тикшерүче кабинеты ишеген ачканда, Тәнзиләнең тез буыннары

калтырый иде, ярый әле керүенә урын тәкъдим иттеләр.

— Утырыгыз, Тәнзилә Әхмәтовна, — диде чәче агарып килә торган кырык-

кырык бишләр тирәсендәге тикшерүче. Мин Ризван Харис улы Әшрәпов булам.

Гаиләгездә килеп чыккан хәлнең сезнең өчен никадәр авыр икәнен аңлыйм.

Ләкин барын да ачыкларга тиешмен. Вазифам шундый. Сез минем сорауларга

җавап бирергә әзерме?

— Яшермим, Ризван Харисович, сезнең тирәләргә кабат аяк басарга Ходай

язмасын, дип килдем. Тик нишләмәк кирәк? Сорагыз.

— Ярый, алайса, рәхмәт. Әйтегез әле, сез квартирагызда спиртлы эчемлекләр

тотасызмы?

— Аз-маз бар инде ул. Сату-алу эшендә кирәге чыккан чаклар була.

Кибеттәгесен әйтеп торасы да юк. — Тәнзилә тир бәреп чыккан маңгаен,

кызарып киткән яңакларын хуш исле кулъяулыгы белән сөрткәләп алды.

— Нинди эчемлекләр инде ул?

— Аракысы да бар... Коньягы да. Шәраблар — агы, кызылы...

— Ә гаражыгызда эчемлекләр сакламыйсызмы?

— Бу сәер сорау, Ризван Харисович. Безнең гараж берьюлы склад булып та

хезмәт итә. Зур ул безнең. Эчемлекләр аның махсус бүлегендә тора. Хәер, мин

үзем гаражда бик сирәк булам.

— Соңгы тапкыр кайчанрак булдыгыз?

— Ел, ел ярым чамасы элегрәктер, мөгаен. Товарны ирем Равил илтте, алып

кайтты. Эчемлекләрне дә...

— Квартирагызданмы?

— Монысын төгәл әйтә алмыйм. Бәлкем, кибеттән дә алган чагы

булгандыр.

— Тәнзилә Әхмәтовна, мин моны ни өчен сорыйм. Теге фаҗига көнендә,

төнендә дисәк, дөресрәк булыр, бушаган эчемлек шешәләрендә сезнең бармак

эзләре дә ярылып ята. Моны ничек аңлатыр идегез?

— Иптәш следователь, бу бик гади аңлатыла. Мин бит хатын-кыз. Өйдәге

мебельне, сервант, гарнитурларны тузаннан даими тазартып торам лабаса.

Шешәләрне дә...

— Ә кибеттәгеләрен?

Аларын да. Гаҗәпләнерлек урын юк монда.

— Бар шул, Тәнзилә Әхмәтовна. Бер шешәдәге эчемлек составында моңа

кадәр күренмәгән бик көчле синтетик наркотик булганлыгы ачыкланды. Ул

анда каян килде икән соң?

Моны ишеткәч, Тәнзиләнең йөрәге урыныннан купты, иреннәре калтырый

башлады. Ярый әле шул мизгелдә өстәлдәге телефон телгә килде. Тикшерүче

сөйләшкән арада Тәнзилә үзен кулга алып өлгерде.

— Нинди оятсыз, әшәке җан! Әле наркотик та кулланып йөргән икән, — диде

ул аягүрә басып. — Димәк, теге кабахәт хатынны исертеп, йоклатып мәсхәрә

иткән инде, алайса! Явыз! Үз башына булган икән.

— Сез ирегезне тиргисез инде?

— Кемне булсын тагын!

— Утырыгыз, утырыгыз, Тәнзилә Әхмәтовна. Менә су, эчегез. Тынычланыгыз.

— Тикшерүче Тәнзиләнең йотлыга-йотлыга су эчкәнен карап торды. — Эш сез

әйткәннән катлаулырак шул, — дип сорау алуын дәвам итте. — Хикмәт шунда:

үлгән хатын канында да, ирегез канында да шул наркотик барлыгы беленде. Бу

ничек була соң инде? Ирегез үз эчемлегенә дә наркотик салган буламыни?

— Белмим, белмим, Ризван Харисович. Моны сез аның үзеннән сорагыз.

— Сорадык, сорадык. Гомеремдә дә андый нәрсәне кулыма алганым юк, ди.

— Акланыр өчен ул ни әйтмәс.

— Эш әйтүдә генә түгел шул, Тәнзилә Әхмәтовна.

— Тагын нәрсәдә соң?

— Наркотикны ирегез салган булса, аны үзе эчәмени инде. Аннары

кулындамы, киемендәме, машинадамы, табыннарындамы, гомумән, шул тирәдә

азмы-күпме эзе калыр иде. Криминалистлар җентекләп тикшерде, һичнинди

эзе табылмады. Ул салмаган аны.

— Алайса, кем? Ул каян килгән?

— Менә без шуны ачыкларга телибез дә шул.

— Сез миннән шикләнмисездер бит?

— Моның өчен безнең дәлилләребез юк. Без әлегә тикшерү белән мәшгуль.

— Тикшерегез. Ләкин минем монда бер гаебем дә юк, Аллага шөкер. Мин

Равилнең өстемнән фахишәләр белән йөргәнен белгән булсам, андый нәрсәләр

белән маташмас идем. Башына шешәсе белән томырган булыр идем.

Тикшерүче көлеп куйды:

— Һәм бик нык ялгышыр идегез. Җә, ярар. Менә шушында кул куегыз да

киттек, Тәнзилә Әхмәтовна.

— Кая?

— Сезгә, Тәнзилә ханым, сезгә. Гафу үтенәм, вазифам буенча без сезнең

квартирагызда, кибетегездә тикшерү ясарга тиешбез. Менә ордер.

— Кирәк икән, тикшерәсез инде. — Тәнзилә тыныч калырга тырышып

шулай диде диюен, әмма чигәләрендәге кан тамырларының бүртеп бик еш

тибә башлаганын абайлады.

Ярты сәгатьтән тикшерүче, берничә криминалист бүлмәләрдәге мебельне,

шкафлардагы сервизларны, савыт-сабаны, кием-салымны әллә ничә төрле

аппаратлар, пумалалар белән тикшереп чыктылар. Тәнзиләне иң гарьләндергәне

шул булды: понятойлар итеп аларның күршеләре чакырылган иде. Шулай ук

җентекләп кибеттә дә тикшерү эшләре уздырылды. Алдан ук әйтеп куйыйк,

наркотик эзе беркайда да табылмады. Исән калган бәллүр вазадан гараж

ачкычлары килеп чыккач, тикшерүче белән криминалист бер-берсенә мәгънәле

итеп карашып алдылар.

***

Тикшерүче Әшрәпов Равилне кабат чакыртып алды.

— Монда бер табышмак килеп туды бит әле, Равил Газыймович, — диде

ул. — Соңгы вакытта Мәскәүдә дә берничә кеше шундый ук наркотик белән

агуланып, хастаханәгә эләккән икән. Алар да сезнеке кебек коньяк эчкәннәр.

Сезгә ничек килеп керде икән соң ул? Сез аны Мәскәүдән алабыз дигән

идегезме әле?

— Әйе, Черкизов базарыннан Сәлим Мифтахов дигән кеше арзангарак

китерә. Мин моның берәр хикмәте бардыр инде дигән идем, бик теләсәң,

әйдә күбрәк түлә дип көлде. Мин шуны шәйләдем: Черкизов базарына аны

Грузиядән күпләп китерүчеләр бар, күрәсең.

— Алай икән. Димәк, кемнәрдер идән астыннан гына эш йөртү җаен тапкан.

Югыйсә бәяне төшермәс иде. Сезгә аны Сәлим Мифтахов китерә, дидегез.

Соңгы партияне кайчанрак китерде?

— Хәтерләмим инде.

— Накладнойларны, сертификат кәгазьләрен алып килегез, дигән идем.

— Менә, рәхим итегез.

Ризван Әшрәпов, кәгазьләрне кат-кат карап чыккач:

— Болардан эчемлекләрнең күптән китерелгәне күренә, — диде. — Ә агулану

очраклары яңа гына булды. Агулы шешәләр сезгә кайчан килеп эләкте икән

соң? Хатыныгыз мин инде гаражга ел ярымнар тирәсе барганым юк, ди.

— Юк, ул авыр әрҗәләр күтәреп йөрми. Мин югында аңа барырга туры

килсә дә, безнең гаражлар сак астында бит. Тикшереп була.

— Тикшердек, Равил Газыймович, тикшердек. Охрана ирләре соңгы вакытта

бернинди чит машина килгәне булмады, диделәр. Шулай итеп, ул наркотиклы

шешәләр сезгә элек китерелгәннәре арасында да булган күрәсең, дигән нәтиҗә

ясыйсы кала. Ә аларның Грузиядән Мәскәүгә килү юлын тикшерү эше бара

инде. Бер ачыкланыр әле. Бүгенгә хушыгыз.

Берничә көннән Равил тагын повестка алды. Тикшерүче бүлмәсенә беренче

керүе булмаса да, аның тез буыннары калтырый, күз кабагы тартыша иде.

— Равил Газыймович, тикшерү нәтиҗәсендә хатыныгызның да, үзегезнең

дә наркотикка катнашыгыз юклыгы беленде. Кызганыч, сез эчкән эчемлеккә

аның ничек эләгүен ачыклап булмады. Димәк, бу мәсьәләдә җаваплылык сезнең

өстән төшә. Үлгән кыз квартирасында да шикле нәрсә табылмады.

— Анда да тикшердегезмени?

Следователь сорауны җавапсыз калдырды.

— Сүз уңаеннан әйтим әле, — диде Равил. — Әти-әнием күрше шәһәрдә

яши, туганнарым да бар, дигән иде. Аларга хәбәр итәсе иде. Күмү чыгымнарын

мин үз өстемә алам, шуны да аларга җиткерәсе иде.

— Хәбәр бирелде инде. Ә чыгымнарга килгәндә, бу чыннан да кешелекле

адым булыр. Ә менә гаражыгызда кешенең төтенгә тончыгып үлүенә килсәк,

монда тикшерәсе дә тикшерәсе әле...

— Аңлыйм, Ризван Харисович. Мәет — факт. Тик моның ничек килеп чыкканын

һич кенә дә аңлата алмыйм. Мин машинаны кабызганымны хәтерләмим.

— Нәрсә генә хәтерлисез соң сез?

— Элеонора белән шактый күп эчтек...

— Анысы билгеле. Гаражыгыз төнгә таба салкынайды, шулаймы?

— Гараж гараж инде.

— Җә, җә?

— Ничек дип әйтим. Сез ир кеше, чамалыйсыз ич инде.

— Сөештегез дип белик.

— Әйе... Аннары мин йоклап киткәнмен. Озак йокланылган. Шундый кайнар

кыз белән кайнар кичтән соң... ир кеше ләбаса. Уянып китсәм, ул үлеп ята.

Башым ярылырлык булып авырта. Бөтен гәүдәм дер-дер калтырый. Үзем ничек

исән калганмын, белмим. Үлсәм, яхшырак булыр иде.

Тикшерүче Равилне кешечә кызганды бугай, графиннан су салып бирде.

— Ярар, тынычланыгыз, Равил Газыймович. Хәвеф агач башыннан түгел,

кеше башыннан йөри. Әйтегез әле, машина ачкычын кая куйган идегез?

— Сумкада иде. Һәрвакыттагыча. Без гаражга җәяү генә бардык, ерак ара

түгел бит. Кибеткә кереп кабымлыклар алдык әле.

— Тикшерү барышында сез ул ачкычны озак эзләдегез, тик таба алмадыгыз,

шулай бит.

— Әйе, эзләмәгән җир калмады.

— Табылган ул.

Равил урыныннан сикереп торды:

— Каян? Кем тапкан? Төшереп калдырганмынмыни?

Тикшерүче Равилгә утырырга кушты да әйтергәме-юкмы дип икеләнеп

торды, күрәсең, бераздан сүзе Равилгә нинди тәэсир ясар икән дип йөзенә

текәлде. Аннары:

— Морг хезмәткәрләре тапкан, — диде. — Кызның учында. Ул аны шул

тикле кысып тоткан, учына катып калган бармаклары арасыннан көчкә-көчкә

аерып алганнар. Ә сумкагызда аның бармак эзләре ярылып ята.

Бу хәбәрдән Равилнең башы әйләнеп китте, күз аллары караңгыланды.

Ул куллары белән урындыкка ябышты, башында уйлар өере йөгереп узды.

«Элеонорага ачкыч нәрсәгә кирәк булган, ул ник аны уятмаган, әллә уята

алмадымы икән? Әллә туңа башлап, машинаны үзе кабыздымы икән? Бу хакта

тикшерүче ни уйлый икән?»

— Сез, Равил Газыймович, аның торып йөргәнен хәтерләмисезме?

— Юк. Әйтәм ич тирән йокыга талганмын.

— Ачкыч аның учына үзе кереп утырмагандыр ич.

— Алайса, мин йоклагач, Элеонора машинаны кабызып маташкан микәнни?

— Әллә сүндерепме? Сез кайчанрак йокыга киттегез икән? Вакытны хәтерли

алмыйсызмы? Чама белән булса да диюем. Бу бик мөһим нәрсә.

— Гаражда кунып калып булмый ич. Шуңа күрә мин сәгатькә күз салгаладым.

Бик каты йокы килә башлагач, сәгать унберенче яртыларда кайтырга кирәк

дигән уйга килгәнемне хәтерлим. Шуннан соң йоклап киткәнмен, күрәсең.

— Алай икән. Экспертиза ачыклады, Элеонорагыз сәгать өчләрдә әле исән

булган. Сез йокыга китәр алдыннан ул сезнең яныгызда идеме, әллә юкмы?

— Иптәш следователь, мондый детальләр нәрсәгә инде, ә? Болай да җаным

кыйнала...

— Сез сорауга җавап бирегез.

— Янымда иде. Кочаклап яткан иде.

— Ә сез уянганда?

— Ул машина янында ята иде. Өстенә кофта кигән иде. Сәдәпләре

каптырылмаган иде. Карагыз әле, бу ничек була соң әле? Элеонора торып

йөрде микәнни?

Тикшерүченең аксыл йөзе бераз алланып китте. Ул, саран гына елмаеп:

— Менә күрдегезме? Үзегез үк бик мөһим нәтиҗәгә килдегез, — диде. — Ә

үзегез «детальләр», дисез. Үлгәнен белгәч, аңа кагылмадыгызмы? Урыныннан

күчермәдегезме?

— И-и, кая инде ул, Ризван Харисович. Ул чактагы хәлемне белсә, бер Алла гына

беләдер. Йөрәгем ярыла дип торам. Үзем дә чүт кенә үлемнән калдым лабаса.

— Әйтегез әле, хатыныгызның правасы бармы? Ул машина йөртә беләме?

— Барын бар. Тик ул рульгә утырмый дисәң дә була. Курка ул.

— Равил Газыймович, машинагызның запас ачкычы бармы? Аның кайда

икәнен әйтә аласызмы?

— Алам, ник алмаска. Өйдә ул, залдагы гарнитурда ватылмый калган бәллүр

ваза эчендә булырга тиеш.

— Сөяркәгез көндәлек алып барган икән. Анда Изергил дигән исем очрый.

Кем ул?

— Көндәлек алып барганын белми идем. Конспиратор, имеш. Ә Изергил

дип без сәгатьләп очрашып йөргән фатир хуҗасын атый идек. Горькийның бер

әсәрендәге карчык исеме.

— Алайса сез Данко буласыз инде.

— Элеонора мине шулай дип атый иде.

— Көндәлегеннән күренә, ул сезне бик яраткан икән. Ә сез?

— Андый назлы хатынны яратмый мөмкин түгел. Мин көне-төне аны уйлап

йөри башлаган идем инде.

Тикшерүче торып басты:

— Аңлашылды. Ярар, бүгенгә җитеп торыр. Кирәк булуга чакыртып

алырмын. Хушыгыз.

— Ризван Харисович, чакыра калсагыз, повестканы сез мин вакытлыча тора

торган адреска җибәрегез инде. Мин үз квартирамнан киттем бит.

— Алай икән. Менә протоколга имза салганда, яңа адресыгызны үз кулыгыз

белән язып калдырыгыз.

***

Рифат ишекне шактый озак шакыды, әллә ялгыштыммы икән дип шиккә

дә калды. Кабат-кабат шакыгач кына хәзер-хәзер дигән тавыш ишетелде.

Тавыш абыйсыныкы иде. Энесен күргәч, Равил кызарып китте. Кочаклашып

күрештеләр. Караңгы, кысан гына бүлмәгә узгач, Рифат мондагы җиһазның

шактый тузганлыгына, дивардагы төсләре әллә кайчан тоныкланган картинага

игътибар итте. Урындыклар, сервант урыны-урыны белән кыршылып, тәрәзә

төпләре тапланып беткән иде.

— Каян эзләп таптың, энекәш? — диде Равил. — Кеше күзенә күренмәс

өчен менә шушында бикләнеп диярлек ятам әле.

— Әй, абый. Телевизордан безнеке шикелле фамилияле берәүнең бәлагә

юлыкканын ишеткәч, Рәшидә, абый түгелме икән, бар, тап, алып кил әле дип

чыгарып җибәрде. Кибетегезгә кергән идем, сатучы кыз ул бит гаражда булган

хәлдән соң Вишневский урамындагы «Ял» кунакханәсе урнашкан йорттагы

квартирага чыккан икән, диде. Менә килеп таптым. Соңгы минутка хәтле ул

бәхетсез кеше син түгелдер дип уйлаган идем. Син икәнсең. Әйдә әле, безгә

китик. Бу бәладән котылу юллары юк түгелдер. Дөнья бетмәгән, уртага салып

киңәшик.

— Юк, энем. Бу турыда сөйләшәсем дә килми, гафу ит. Беркая да бармыйм.

Әлегә адым да атлыйсым килми. Оят. Тәнзилә белән танышкач, түбәмә кояш

чыкты, айның кирәге калмады дип ихлас күңелдән яратып йөргәннәрдән баш

тарттым да менә хәзер үкенеп бетә алмыйм. Беләсең ич, классташым Наҗияне,

аннары төркемдәшем Сәрияне әйтүем. Хәзер эш узган инде...

— Сирәк кенә очрашсак та, гаиләгездәге татулыкның чамалыгын белә идем.

Шул инде ул, песи белән уйнасаң, тырналмый калмыйсың. Син бик нык

тырналгансың шул. Түзәргә туры килә. Өмет бер дә юкмыни соң? Шуны гына

әйт әле. Ничек ярдәм итим?

— Булыр кебек. Сүзең өчен рәхмәт. Тикшерүче кеше объектив күренә.

— Үзең ничек уйлыйсың соң?

— Детальләрен сөйләп тормыйм инде. Гаебем бар, тик әхлакый, мораль яктан

гына. Аның өчен утыртып куймаслар дип өметләнәм. Өметсез шайтан, ди.

***

Ике көн дә үтмәде, Ризван Әшрәпов Равилне тагын чакыртып алды.

Кабинетында кырык биш-илле яшьләрдәге ир белән хатын утыра иде. Икесенең

дә йөзе сулган, хатынның күзләре тирәнгә батып кергән иде.

— Равил Газыймович, мин сезне менә Элеонораның әти-әнисе Булат

Абдуллович, Сәгыйдә Ибраһимовна белән очрашырга чакырдым, — диде

Әшрәпов. — Ә бу Равил Әкбәров була.

Моны ишеткәч, коточкыч кайгыдан гаҗиз калган ата-ана Равилгә

текәлде.

— Ә-ә, шушымыни инде ул, — диде ир.

Хатыны торып басты, аның иреннәре тартышты, йөзе газаплы чалшайды,

тамак төбеннән гырылдаган тавыш килде, тик бер генә сүз дә чыкмады. Булат

Абдуллович хатынын акрын гына урынына утыртты, кулларыннан сыйпады:

— Сәгыйдә, зинһар, тынычлан.

Бүлмәдә тынлык урнашты.

Бәхетсез ата-ананы күргәч, Равил коелып төште, йөрәге өшеде. Әйтерсең лә

аны күкрәгенә хәтле җиргә күмеп куйдылар. Башын чүкеч белән төяләрмени,

чигә тамырлары бүртеп чыкты, йөзе комач төсенә керде. Ризван Әшрәпов үзе

дә шактый каушаган иде, сулы стаканны читкәрәк этте, карандаш, ручка тулы

приборын, алдындагы папкаларны кабат-кабат рәтләде. Киеренке тынлык

озакка сузылды. Бераздан Равил торып баскан иде, чүт егылып китмәде.

— Булат Абдуллович, Сәгыйдә апа... сезнең каршыгызда, — дип сүз башлаган

иде, гыжылдап кына чыккан үз тавышын үзе танымады, туктап торды. Аннары

кипшегән иреннәрен ялап алды да сүзен дәвам итте. — Сезнең каршыгызда

... менә шулай басып тормас өчен, ун гомерем булса, унысын да бирер идем.

Сезгә дә бит авыр, аңлый күрегез, миңа да... Аяк астыннан чыккан фаҗига

булды ул. Зинһар өчен, гафу итә күрегез.

— Аяк астыннандыр шул. Әйе. Йөгәнсез, әхлаксыз булсаң, кайчан да бер

килеп чыга шул ул. Сез бит ир затыннан, гаиләле кеше дә икәнсез. Җаваплылык

кайда соң сезнең? — диде ата.

— Без бер-беребезгә ияләшеп өлгергән идек инде. Аны югалту миңа да бик

авыр. Башыма сыймый, ничек шулай килеп чыкты.

— Авырдыр шул, авырдыр. Үз-үзеңне тыя белмәсәң. Мин кызыбызны

да гаепсез дия алмыйм. Ике чабата — бер кием... Бөтен бәлаләрнең башы

тотнаксызлыкта. Ул да тотнаксыз, җилбәзәк булды. Унынчы класстан ук иркен

яши башлады. Өченче курстан институтны ташлады. Кияүгә чыкты, аерылды...

Икенчесен тапты... аерылды. Вольному воля, имеш. Һәм менә нәтиҗәсе.

— Булат Абдуллович, икебездә дә гаеп бар. Сез хаклы, миндә күбрәктер дә

әле. Хәзер нишләргә генә кала соң... Минем бер тәкъдимем бар. Элеонораны

Ульяновскига алып китү, күмү, истәлек ташы, чардуган кую чыгымнарын үзем

түлим әле, ә?

Ризван Харисович та сүзгә кушылды:

— Риза булыгыз, Булат Абдуллович. Равил Газыймович моны күптән әйткән

иде инде.

Булат Абдуллович шактый дәшми торгач, теш арасыннан гына кысып

чыгарды:

— Ярар соң... Сәгыйдә, син нәрсә дисең?

Хатын ләм-мим сүз әйтми һаман бер ноктага карап утыра бирде.

— Булат Абуллович, беренче очрашуда мин сезгә әйткән идем, — диде

Әшрәпов. — Сез Равил Газыймовичны җавапка тартырга сорап прокуратурага

гариза яза аласыз. Вазифам буенча мин сезгә шуны әйтергә тиеш. Ләкин

тикшеренүләр нәтиҗәсендә, әхлакый якны исәпкә алмаганда, монда җинаять

эше күренми. Мин юристлар белән дә киңәштем. Кызыгыз машинаны үзе

кабызган булган бит. Бу мәсьәләне үзегез хәл итегез.

— И, Ризван Харисович. Фаҗига, фаҗига инде ул. Әмма хәзер гаеп эзләүдән,

фаҗига өстенә фаҗига ясаудан ни файда. Кызыбызны кайтарып булмый лабаса.

Менә Сәгыйдә апагызга, аның хәленә карагыз. Телдән калды бит. Равилнең

дә ата-анасы бардыр.

— Ихтыярыгыз, Булат Абдуллович. Алайса, җинаять эше ачудан баш тартабыз

дигән гариза калдыра аласыз.

— Ярар, калдырырбыз... Ә бу хәлләр Равилгә зур сабак булсын.

...Икенче көнне Равил, күз яшьләренә буыла-буыла, Элеонораны соңгы

юлга озатып калды.

 

ИКЕНЧЕ КИСӘК

 

Күктәге аксыл болытлар, бер карасаң, әле биниһая зур коточкыч җанвар, әле

елан, әле сарык бәрәне, әле аккош рәвешенә кереп, буталыпмы буталалар. Кояш

нуры төшкән урыннары кан саркып торган җәрәхәтләрне хәтерләтә. Икенче

карауда тау-тау булып өеләләр дә җир өстенә соры күләгәләрен сибәләр.

Равил бакчада утыра-утыра да якындагы супермаркетка юнәлә. Шунысы

әйбәт: кибетнең икенче катында яхшы кафе бар. Анда төрле-төрле ризык

хәзерләнә. Равил өчен иң кулае — өчпочмак, пәрәмәч, сумса. Күрше өстәлләр

тирәсендәге тамак туйдыручыларның әңгәмәсенә колак салып ашап ала.

Уртадагы өстәлләр тирәсенә утыруның сәбәбе шунда: күршеңдә кеше күп

була. Ә Равилгә бүген шул кирәк. Күңел ачлыгыннан аптыраганга, шыксыз,

эчпошыргыч ялгызлык җанын ашаганга күрә, ул кеше арасында булырга омтыла.

Элеккеге танышлары тора-бара күренмәс булды. Үзе дә алар белән аралашуны

өнәми, чөнки ул гаиләләрдә бәхет, тынычлык хөкем сөрә. Балалары гөр килә,

әти-әниләре, әби-бабалары шулар белән «мәтәүләнә». Ә Равил көнне үткәрә

алмый, төннәр аның өчен бигрәк тә газаплы, йокысыз ауный, күзе таң алдыннан

гына йомыла. Төш күрсә, алары да ниндидер соры, күңелсез йә газаплы була.

Аннан соң башы чатнап уяна.

Равил, тамагына капкалап алгач, павильоннар каршындагы урындыкка

барып утыра, газета укый, ыгы-зыгы килеп йөрүчеләрне күзәтә. Башында

һаман бер уй бөтерелә. Кешеләрне нинди пружина йөртә икән? Нишләп бу

дөнья шулай бимазалы икән? Кыска гына гомерендә кеше нишләп әллә нинди

авырлыкларга дучар икән?

Заманында ул М.Горькийның бер әсәрендә кешеләр тормышын

балыкларныкы белән чагыштыруны укып гаҗәпләнгән иде. Бу җан ияләренең

бар мәшәкате — тамак туйдыру, вакыты җиткәч, яңа буын булдыру. Шуның

белән вәссәлам. Тыныч кына яши бир. Равил башта шулай уйлаган иде.

Тора-бара бөек язучының төп фикеренә төшенеп бетмәгәнен аңлады. Кем-

кем, М.Горький кешеләр арасындагы тигезсезлекне, гаделсезлекне дошман

иткән акыл иясе булган лабаса. Ерткыч балыклар да бар бит әле. Аларның

исә бар максаты — тота алганны, көче җиткәнне кабып йоту. Үзеннән

зуррак исә аның үзен дә тотып ашый. Кайда инде монда гаделлек? Җәмгыять

тормышы балыкларныкыннан нәрсәсе белән аерыла соң? Берәүләр кешенекен,

дәүләтнекен урлый, башкалар өлешен үзләштерә, хәрәмли, җинаять кыла, хәтта

кеше үтерә. Икенчеләр — корбаннар — билен бишкә бөгә, тир түгеп хуҗасын

баета. Моның ахыры бармы соң? Булырга тиеш бит ул. Шулай уйланып утыра-

утыра кайвакыт Равил йокыга тала.

Беркөнне ул төш күрде. Имеш, аны милиция егетләре алып китәргә килгән. Ул

карыша, барысы да ачыкланып бетте бит инде, минем гаебем юк, дип тартыша.

Ә аны әйдә-әйдә дип һаман төрткәлиләр... Бакса, чыннан да төрткәлиләр икән.

Тиргә батып уянып китсә, каршында елмаеп бер ир басып тора иде.

— Равил, син бит бу? Нишләп йоклап утырасың? Кибеттә мал сайлый-

сайлый әлсерәп беттеңме әллә? — Ир берьюлы әллә ничә сорау бирде. Равил

башта аптырашта калды. Ирнең йөзенә, сөзәк маңгаен каплаган кара чәчләренә,

бүселеп чыккан симез яңакларына текәлеп карап торгач кына хәтере кайтты.

— Син икәнсең әле, Энгельс... Милиция дип торам. Әйе, мин бу, утыра-

утыра оеп киткәнмен.

— Җә, тормышлар ничек? Күптән күрешкән юк бит. Ябыгып, сулыгып

калгансың димме. Алай да иске гадәт буенча Энгельс дип төрттерүне дә

онытмагансың үзең, ә?

Әйе, институтта укыганда, Равилләр бу егетне, сакалы булмаса да йөзенең

озынчалыгына ишарәләптер инде, Энгельс дип үртиләр иде. Беренче курста

ук Роберт профсоюз комитеты активы булып йөрде. Өченче курстан аны

комсомол өлкә комитетына инструктор итеп алдылар, тора-бара финанс-хуҗалык

бүлеге мөдире итеп күтәрделәр. Елдан-ел өскә үрмәләп, ул хәтта Министрлар

Кабинетының Эшләр идарәсе мөдире булуга иреште. Әмма кыек эшләре

беленгәч, тиз генә тайды, югалып калмады, йонлы куллы әшнәләре ярдәме белән

Мәскәү эшмәкәрләре ачкан супермаркетның управляющие булып төшемле эшкә

урнашты. Равилнең Энгельс дип атавы шуларны искә төшерүе иде.

— Үпкәләмә тагы, — диде Равил. — Дусларча гына әйтүем. Мин монда

еш булам. Дөнья куып китерә. Ярар, ә син нишләп йөрисең? Заманында

Министрлар Кабинетыннан киткәнеңне ишеткән идем. Начальство янында

эшләү җиңел түгел диләр шул.

— Әйе, парень. Җитәкчеләрнең холкына ярамасаң, эшең хөртигә әйләнә. Әйе.

Мин хәзер монда управляющий. Дөнья һаман үзгәреп тора. Халык тормыш авыр

дип зарлана, ә үзе кибетләрдә тыз-быз йөгереп кенә йөри. Әнә кара әле теге парны.

Ничек киенгәннәр! Димәк, рәтләре бар. Ә бездә мал тулып ята, хе-хе-хе.

— Дөнья үзгәрсә дә, син югалып калмагансың, молодец. Ә менә минем

көймәм комга терәлде. Эшсез дә калдым, торыр урыным да юк, — диде

Равил.

Тормышы чәлпәрәмә килгәннән бирле беркем белән дә иркенләп

сөйләшмәгәнгә, тыңлаучы табылгач, Равил кинәт кенә ачылып китте дә

башыннан узган хәлләрне сөйләп бирде.

Робертның маңгаена җыерчыклар җыелды:

— Алайса, син кайда, нәрсә исәбенә яшисең соң?

— Миңа бурычлылар шактый иде. Сәүдә эшендә шулай инде ул. Шулардан

әҗәтләрен алам. Вакытлыча берәр арзанрак фатир табасы булыр дип торам.

— Хатының белән араң бөтенләй өзелдемени соң?

— Окончательно һәм бесповоротно. Тиз пешкән җимеш тиз чери диләрме

әле. Әллә ничек килеп чыкты безнең тормыш. Квартирабыз дүрт бүлмәле, шәп

урында иде. Әнисе белән икәүләп син бит ир кеше, калдыр инде квартираны дип

тәкрарлагач, чыгып киттем. Сатулашып, судлашып йөрүне җенем сөйми. Дөрес,

үз өлешемне акчалата алдым алуын. Авырлык белән булса да квартираныкын

да, кибетнекен дә. Машина баштан ук хатын исеменә алынган иде. Так что

мин хәзер ирекле гражданин. Синең, Роберт, дус-иш күптер инде. Бәлкем,

берәр эш табып бирерсең, ә?

Башын чайкый-чайкый тыңлап торганнан соң, Роберт Равилнең йончыган

йөзенә, каралып калган күз төпләренә текәлде:

— Син эчмисеңме?

— Эчсәм, мин шундый җитеш тормыш корып җибәрә алыр идемме? Шундый

елларда.

— Дөрес инде анысы. Эчкән кешедән рәтле эш көтмә. Син бер-ике атнадан

минем янга кил әле. Бергәләп обмозгуем. Давай, башыңны имә, комсомол.

Держи хвост трубой. Хуш, ну давай.

Нәкъ ике атнадан Равил чиста киенеп, кырынып, кешелеккә кия торган

киемнәрен киеп, тагын супермаркетка юнәлде. Роберт урыныннан торып, кул

биреп күреште, урындык тәкъдим итте. Тәрәзә пәрдәләрен ачыбрак куйды.

Бүлмәгә иртәнге кояш нурлары үрмәләде. Робертның эшләре әйбәт бара икән,

дип нәтиҗә ясады Равил, бүлмәне күздән кичергәч. Кая карама, чит ил җиһазы.

Идәндәге зур яшел келәм үзе генә дә ни тора! Диварның яртысы зурлыгындагы

телевизор, өстәлдә ап-ак ноутбук, әллә ничә телефон. Шуларның берсендәге

кнопкага басып, Роберт кофе кертергә әмер бирде. Дулкынланып килгәнгә

күрә, монда кергәндә Равил секретарь кызга игътибар итмәгән икән. Ул кыз

килеп кергәч, телсез калды — кыз сөйләп бетерә алмаслык сөйкемле иде.

Макияжны белеп кенә салган ак йөзе, биленә кадәр төшеп торган калын чәч

толымы, нечкә биле, төз, тулы аяклары, вак-вак атлаганда сыгылып торган

сыны күзнең явын алырлык иде.

Равилнең сокланулы карашын тотып алган Роберт кыз чыгып киткәч:

— Симпатяга бит ә, каһәр! Тик недотрога, җиңеп кенә булмый үзен, — дип

ычкындырды. — Югарыдагы берәү рәхәтен күрә. Бу да үз бәясен яхшы белә.

Ярар, моны лирическое отступление дип саныйк. Әйдә, кофега җитеш. Бездә бер

эш урыны бушарга тора. — Роберт җитди тонга күчте. Дөрес, әлләни күренекле

эш түгел-түгелен. Синең дә сайлана торган чагың түгел. Икенче каттагы зур

кием-салым залына сак эше тәкъдим итсәм, ничек карарсың?

— Директор итеп алмаячагың баштан ук билгеле иде инде...

— Башта ярап торыр, дус кеше. Аннары күз күрер. Сиңа хәзер «кара

упкыннан» чыгу хәерле. Да, әйтергә онытып торам, сиңа урын бушатачак кеше

тулай торакта яшәп ята. Мин әйтермен, ул чыгып китәр. Җә, ничек?

— Сайланып торыр чагың түгел, дип үзең әйттең ич. Чикләвек җыйганда

җиләккә бармыйлар, ди халык.

— Килештек, алайса.

***

Бирим дигән колына чыгарып куяр юлына, диләрме әле. Бер айдан Равил бик

зур супермаркет хезмәткәре булды. Робертның шәхси танышы булса да, сакчылар

җитәкчесе аны читтән шактый вакыт күзәтеп йөрде. Эше авыр түгел, вазифасы

сатып алучыларга, павильонга кереп-чыгып йөрүчеләргә күз-колак булып тору

гына. Сатучылар күрмәгәндә кием-салымны кыстырып китмәсеннәр. Хәер,

киемнәргә махсус сигнал төймәләре беркетелгән, түләмәгәннәр ишектән чыкканда,

алар чыелдап тавыш бирә. Акчасын түләгәннәрдән кассирлар ул тауарның сигнал

төймәләрен алып калалар, әйдә, китә бир, рәхәтен күр, рәхмәт.

Хезмәт хакы әлләни түгел, шулай да Равилгә ярап куйды. Шунысына аеруча

шатланды: аңа тулай торактан үзенә генә кечкенә бер бүлмә бирделәр. Равил

хәзер эштән кайта да рәхәтләнеп караватка ава. Көн буе аяк өстендә йөрү

арыта шул. Аның каравы, маркет кафесында аны бушлай ашата башладылар.

Равилгә, авылда үскән кешегә, берни түгел ич, нәрсә үтенсәләр, шуны эшли.

Әрҗәләрен дә ташып куя, буш подносларны да җыеп ала. Тора-бара ул кафе

хезмәткәрләренең якын кешесенә әверелде. Кайсы аңа Равил Газыймович ди,

хатын-кызлар Равилчик дип тә җибәрәләр.

Бер ел чамасы шулай эшләгәч, Роберт аны үзенә чакырып алды да:

— Син ышанычны акладың, Равил, — диде. — Замечанием юк. Без сине

үстерергә киңәштек.

Равил шатлыгын йөзенә чыгармады.

— Күрәм, кафеда син үз кеше булып киткәнсең. Бигрәк тә раздача кызлары

ярата үзеңне. — Равилнең иреннәре агарып киткәнен күреп, Роберт елмаюын

яшерә алмады. Димәк, ул дөрес уйлый икән. Тәрәзәгә, аннан дивардагы

картинага карап алгач:

— Әгәр без сине кафе мөдире итеп куйсак, моңа ничек карыйсың, — дип

дәвам итте управляющий. — Ашханәгә халык агылып йөри. Күреп торасың,

сәүдә шәп бара. Тәмле ризык пешерүнең файдасы зур. Әйдә, алын, дус кеше!

— Ә хәзерге мөдир китәмени?

— Җибәрәбез. — Роберт кеткелдәп көлеп куйды. — Керем читкә күп тая

башлады. Мин аны кисәткәләдем. Төзәлгән була да, янә иске юлына төшә.

Үзсүзлеләнә. Бу бигрәк тә Мәскәүдән хуҗалар килгәндә нык сизелә. Безнең

бит Зияле буенда кунак йортыбыз бар. Аларны еш кына шунда урнаштырабыз

да шунда сыйлыйбыз. Ну, мунча анда, шашлык, башкасы. Кыскасы, безгә анда

ышанычлы үз кешебез кирәк. Килештекме?

Равилнең күз тирәләренә вак җыерчыклар өелде:

— Уйларга кирәк, уйларга…

— Нәрсә уйлап торырга? Яңа шартларда син үз бизнесыңны булдыра

алгансың ич, моны гына булдырасың инде. Кул астындагыларны эшләтә генә

бел. Дисциплина нык булсын. Урлашмасыннар, хәрәмләшмәсеннәр. Тагын

бер-ике йомыш булыр. Аларны соңрак әйтермен. Кыскасы, сиңа яңа юл ачыла.

Башкасы үзеңнән тора.

Тәкъдим көтмәгәндә ясалганга, Равилнең йөрәге урыныннан купкандай

булды. Миеннән болай булгач, яшибез әле, дигән уй яктырып узды.

— Ярар, Роберт. Ышанычың өчен рәхмәт. Канатланып киткәндәй булдым.

Кайчан керешергә?

— Иртәгә үк. Сузасы юк.

— Хуҗаларың белән килешенгәнме соң?

— Анысы минем эш. Ну, давай.

«Давай, давай». Яратмый шул сүзне Равил. Каян бөтен кеше теленә кереп

оялады шул урыс сүзе. Менә Роберт та «хәерле сәгатьтә» диясе урынга «давай»,

ди. Хәзер «хуш» диясе урынга да «давай». «Bay» дигән инглиз сүзе дә урысы,

татары теленә кырмавыктай ябышты. Татар кешесе «вay» диясе урында ник

«абау» дими? Тьфу, валлаһи.

— Хәерле сәгатьтә дип, үзебезчә әйтик, Роберт.

— Ну, давай, алайса. Хәерле сәгатьтә.

***

Эшләр җайланды. Равил хәзер башын салып утырмый. Ашханә файда китерә,

ит-сөт, он, яшелчә, җиләк-җимеш белән вакытында тәэмин итеп торсаң, эш

тотрыклы бара. Пешекчеләр үз эшен белә. Равил әле күптән түгел генә училище

бетергән ике яшь егетне дә эшкә алды. Егетләр уңган булып чыкты, кушканны

тыңлыйлар, урлашмыйлар. Бу яктан Равил аларны баштан ук кисәтеп куйды, хезмәт

хакыгызны күтәрә торырбыз, әмма кулыгыз кыекланса, үпкәләштән булмасын,

диде. Кыскасы, ашханәдә тәртип, халык агылып йөри, ризыкны яратып ашый.

Равил кайсы көнне тукланучылардан үзенең кемлеген сиздерми генә сораштырып

ала: ризыктан канәгатьләрме, менюда тагын нәрсә күрергә телиләр…

Керем дә әйбәт. Равил Робертны аерым бүлмәдә кабул итә, алар дөнья

хәлләрен сөйләшә-сөйләшә тәмләп ашыйлар, аз-маз утлы су да капкалыйлар.

Дөрес, Равил ул мәсьәләдә бик сак, югыйсә… Аның күңелендә теге чактагы

хәлләр таш булып ята. Ятарлык та шул.

Шулай хозурланып утырган бер көнне Равил дустына эч серен чиште.

— Роберт, минем сиңа тагын бер зур үтенечем бар бит әле, — диде. — Гомер

буе тулай торакта яшәп булмый лабаса. Әллә берәр банктан кредит алып,

квартира төзеп керим микән? Арзанракка диюем. Сатып алсам, тагын да

яхшырак булыр иде. Син ничек уйлыйсың?

— Синеңчә үк уйлыйм. Бик мәслихәт.

— Кирәк тә бит. Банклар бик зур процент каералар икән шул.

— Аңладым… Мин үзебезнең күптәнге таныш, әшнә банкир белән

сөйләшермен. Бер булышырга дигәч, булышырга кирәк инде сиңа.

Роберт сүзендә торды. Равил күтәрерлек процент белән аңа кредит алып

бирде. Равил хәзер алтмыш квадрат метрлы бер бүлмәле бик иркен фатирлы

булды, аны өр-яңа җиһаз белән тутырып куйды. Җиһаз дигәндә хәзер аптырап

йөрисе юк, ул кибетләрдә тулып ята, акчаң гына булсын. Хөррият! Кадак та

таба алмыйча интегеп йөргән чаклар үтте шәт. Роберт белән дә мөнәсәбәтләр

әйбәт, күз тия күрмәсен.

…Кайсы көннәрне Роберт аерым бүлмәгә бик кәттә киенгән, буянган-ясанган

бер-ике яшь кыз белән килеп керә, аларны шәп итеп сыйлый. Андый чакта

баштарак Роберт Равилгә чыгып торырга куша иде, тора-бара үзләре белән дә

калдыра башлады. Кызлар еш алышынып торганга, Равил аларның исемнәрен дә

белми кала. Хәер, эш исемдәмени. Галялар, Валялар, Розалар, Тосялар барысы

да чаялар, сүзгә кесәгә кереп тормыйлар, ашап туйгач, анекдотлар сибәләр,

аннары Роберт биргән машинага төялеп каядыр китеп тә баралар. Алардан соң

бүлмәгә баш әйләндергеч хушбуй исләре генә тулып кала.

Беркөнне алардан соң бүлмәне җилләтим дип тәрәзәләрне ачып йөргәндә, теге

кызларның берсе кабат әйләнеп керде. Равил башкалардан тыйнаклыгы, уйчанлыгы

белән аерылып торган бу чибәр кызга башта ук игътибар иткән иде. Шомырттай

чем-кара чәчләрен матур итеп, авылдагыча тасмалап үреп, иңнәренә салган бу кыз

авызларын кече телләре күренгәнче ачып шаркылдаган иптәшләреннән пөхтәлеге,

ниндидер сәер моңсулыгы белән аерылып тора иде. Керде дә:

— Равил абый, минем ридикюлем монда калмаганмы? — дип, өстәл асларын,

кәнәфи артларын карады, урындыкларны эткәләп, Равил янына ук килеп басты.

Гадәттә һәр кеше лифтта булсынмы, транспорттамы, янәшәсендәге кеше белән

үзе дә сизмәстән билгеле бер ара тота, борынга-борын килеп терәлми. Ә бу кыз

тыгыз күкрәк алмаларын китереп терәде дә, Равилнең күзләренә карап:

— Сез күрмәдегезме соң ул ридикюльне? — дип сорады.

Бу исерткеч якынлыктан Равилнең тез буыннары калтыранып китте.

Аның бит күптәннән инде хатын-кыз назын, хатын-кызның кайнар сулышын

да тойганы юк иде. Кулы үзеннән-үзе чибәр кызның нечкә биленә үрелде,

ләкин ул ихтыяр көчен җыеп, тыелып кала алды, кагылмады. Ә бәлкем теге

бәхетсезлек күмере баш миенең берәр почмагында әле дә пыскып ятканга

шулай булгандыр.

— Юк шул, сеңлем, күземә чалынмады, — диде.

Кызның бал төсендәге күзеннән шаян очкын чәчрәгәндәй булды. Гаҗәпләнде

дә бугай.

— Юк тек, юк. Ярар, алайса, — дип куйды. — Минем исемем бар, Равил

абый. Тәскирә мин… Кызлар Тося дип йөртәләр.

— Син татар кызымыни әле? Белмәссең дә. Хәзер сезне аеру да кыен. Русча

әйбәт сөйләшәсез, матур киенәсез.

— Ярар, мин киттем, алайса…

Тәскирә-Тося Равилнең тир бөртекләре бәреп чыккан киң маңгаена карап

алгач, ничектер сәер елмаеп ишеккә юнәлде.

Һич көтмәгәндә килеп чыккан хәлдән, кызның кинәт кенә кереп, шулай

сәер елмаеп китеп баруыннан аптыраган Равил бүлмә тәрәзәсен бер япты, бер

ачты. Аннары кәнәфигә утыргач, хәлсезләнгән аякларын сузып, уйга калды:

нәрсә булды соң әле бу? Тәскирә исемле бу кыз үзе чая кебек тә күренә. Бер үк

вакытта күз карашында әнә нинди тирән моңсулык та сизелә. Елмаюы тагы…

Әллә бу Равилне сынап карау булдымы?

***

Тикшерү эшләре тәмамлангач, Равил авылга әтисе янына кайтты. Карт килеп

ирешкән хәбәрләрдән ачы кайгыга батып йөри иде. Шуңа күрә улы күзенә

күренүгә, каршына утыртты да:

— Ну, давай, сөйлә! Ил авызына кереп, ниләр кырыштырып җөрисең анда?

— дип җимерелгән йөнтәс кашлары астыннан Равилгә текәлде.

Әтисенең кырыс тавышыннан Равилнең иңнәре җыерылып килде. Картның

таләпчән сорауларына ул җавап та хәзерләгән кебек иде, ә шулай да югалып

калды. Урынлы-урынсыз:

— Менә бераз ял итеп алгач эшкә керәм, — дип куйды.

— Син, давай, боргаланма. Аяк-кулы сызламаган кешегә эш табылыр. Муены

булганга камыт табыла, ди халык. Мин синнән аны сорамыйм. Тагын кайларда

ишек бавы ишеп җөрисең? Кемнәр белән чәбәләнәсең хәзер? Әллә урамда

ауныйсыңмы? Телевизордан сукбайларны күрсәтеп кенә торалар анда.

— Әй, әти, син бигрәк инде… Әлегә кунакханәдә торып торам. Уңайлы

фатир тапкач, шунда чыгармын. Баш исән булсын… Шөкер, котылып калдым…

Әрәм булмам…

— «Торып торам»… «Әрәм булмам»… Баш исән булсын, шул! Ба-аш!

Әгәренки ул җилкәңдә булса-а… Их, улым, улым! Тәүфыйксызлыктан бәхет кача

шул ул. Аннан инде фаҗигасе дә ерак йөрми. Сезнең хәлләрне телевизордан да

сөйләгәннәр ди. Ун елга картайттың син мине. Әле ярый анагыз үлеп котылды,

югыйсә акылдан язар иде.

Әтисенең сыкранулы сүзләреннән Равил тетрәнеп китте. Тикшерүчеләр

алдында басып торуы бер хәл, кайгыдан җилкәләре салынып төшкән атаң

каршына килеп басудан да авыррак тагын нәрсә бар икән?!

— Әти, зинһар, гафу ит… Зинһар, онытыйк инде.

— Онытырсың ди… Ул бәхетсез кызның да ата-анасы бардыр. Алар ни

хәлдәдер… Балаң шулай фаҗигале үлеп китсен әле.

— Тикшерүче яхшы кеше булып чыкты. Төрле яктан килеп карагач, ул

кызның үлеме үзенең саксызлыгыннан дип таптылар. Машинаны ул үзе

кабызган дигән нәтиҗәгә килделәр. Төп гаеп миндә түгел, диделәр.

— Шуннан сиңа рәхмәт әйттеләр инде…

— Гомерлек сабак булды инде бу миңа, әти. Илдә тормыш әнә ничек үзгәрде.

Аның читенә кагылганымны сизми дә калдым.

— «Сизми дә калдым». Шул-шул. Сүз уңаеннан шуны да сорыйм әле.

Ул давыллы җылларда халык Казан урамнарын тутырып азатлык таләп итеп

җөргәндә, син кайда булдың?

— Тамак кайгыртып йөрдем… Миннән көрәшче чыкмады инде.

— Күренеп тора. Әх! Гаиләсендә тәртип булдыра алмаган кеше башына ил

кайгысы төшәме соң?

— Эчеп йөрмәдем ләбаса… Хатыннан уңмадым, анысы хак.

— «Сизми дә калдым»… «Хатыннан уңмадым». Ирләр сүземе инде бу.

Уңмаганның угы да кыек оча, ди. Барысына да үзең гаепле. Чөнки гаилә

тормышына да җиңел карагансың. Җаның борчылмыймы? Буйдак тормышың

озакка барырмы? Берәр уең бармы?

Бу сорауларны да Равил көткән иде. Ә шулай да туп-туры, күзеңә карап

бирелгән сораудан йөрәге тагын кысылып куйды.

— Әй, әти, уйсыз кеше бар микән ул?

— Соң?

— Уйлыйм да очына чыга алмыйм. Уйлар чәбәләнә. Әллә ничек кенә кителде

китте минем бәхет.

— Ә мин нәрсә дим соң? Шуны әйтеп торам лабаса. Кеше алдында мәсхәрәгә

калдың. Шушы яшеңдә… бер ялгызың. Ни хатының, ни балаң. Белем алдың,

кирәген тапмадың. Эшеңнең рәте булмады. Сәүдәгәр, имеш. Сезнең сәүдә

сәүдәмени инде ул.

— Алайса нәрсә соң ул?

— Безнең татар халкы гомер-гомергә сәүдәгә маһир булган. Әллә кайларга

барып җиткән. Дөнья гизгән. Төрле-төрле халыкларга аралашырга юл салган.

Күкрәк көчен түккән, юмарт, ярдәмчел булган, рәхмәт ишеткән. Ә сез?

— Мин дә нәкъ шулай көч түктем. Әнә нинди җитеш тормыш корып

җибәргән идем.

— Әй, мал тапканчы акыл тапкан булсаң… Ник җимерелде соң ул? Гаиләң

кайда? Җылы куышың кайда?

— Кайда дип… Тормыш син дигәнчә генә тәгәрәми икән. Ниләр буласын

алдан кем генә белә икән? Хатыныңның җиңел акыллылыгын, акча колы

буласын?

— Җитәкләшеп җөргәндә нәрсә карадың соң? Башлы-күзле булганчы?

— Артык яраттым мин аны. Сукыр булганмын. Матурлыкка кызыгып, курчак

уены уйнаганмын мин.

— Гаилә тормышы ул яратам, яратам дип күкләр гизү, кочаклашып түшәктә

җату гына түгел. Ул да кешедән хезмәт сорый. Җан хезмәте. Җаның булса.

— Син дә «хезмәт», «җан» дисең… Китаптагыча.

— Шулай булмыйча. Гаиләдә бер-береңне ихтирам итү, җул куя белү,

хатыныңның, иреңнең җитешмәгән җакларына күз җома белү кирәк. Гаилә

бәхете — бер-береңнең холкын аңлау. Законлы аерылышып беттегезме соң

инде?

— Анысы аның бик тиз эшләнә икән. Өч мәртәбә талак дип кычкырган

шикелле генә.

— Һәй, әйттең сүз. Талак дип кычкырган заманнарда никахлы гаиләләр

мең кат ныграк булган. Сезнеке ише түгел. Хатыныңда да гаеп зур. Акча колы

дисең. Моны син башта күрмәдеңмени? Җәлт итеп өйләнеп куйдың, җәлт

итеп җалгыз калдың. Яшәү тәме, яме кайда соң сезнең… Җә, ярар инде. Узган

эшкә салават.

Газыйм бабай торып басты да дивар янындагы сандык янына китте. Ачты,

актарынып бер төргәк алып Равилнең тезенә салды.

— Мә, беренче мәлгә ярап торыр.

— Нәрсә бу, әти? — Равил әтисенә сораулы карашын төбәде.

— Акча, акча.

Равилнең күзеннән яшьләр чәчрәде. Әтисе аны һаман бала итеп күрә

ләбаса.

— Юк, юк, әткәй. Мин мохтаҗ түгел. Рәхмәт. — Равил әтисен кочагына

кысты.

...Бу көннәрдән соң инде шактый вакыт узды. Равилнең эшләре җайланып

китте. Әтисе белән очрашуы искә төшкән саен, аның йөрәге әле дә тыпырчына

башлый. Утызны узган булсак та, без ата-анага һаман да бала, ә ник шулай каты

күңелле булабыз икән соң, дип уйлый ул. Дөнья куам дип шул тикле гамьсез,

мәгънәсез булырга ярыймыни соң!

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 6, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: