Логотип Казан Утлары
Шигърият

Кояш белән Күләгә

Күләгә сыекланды... гүяки сулды, Масаеп чәпчүе аркасында юк булды.

(Мәсәл)

 

Бервакыт Күләгә Кояшка каныкты,

Имеш, аның башбаштаклыгы арытты.

Һич тә килешми, ни теләсә, шуны эшли,

Күк гөмбәзендә аңа ни калган, ни эзли?

 

Күтәрелеп китсә, минем буем кыскара?

Табарга кирәк моңа кичекми бер чара.

Көлемсерәде Кояш, ишеткәч бу хәлне,

Болытларга табан юл тотты шул мәлне.

 

Күләгә сыекланды... гүяки сулды,

Масаеп чәпчүе аркасында юк булды.

Чын түгел бу мәсәлем, түгел уен да,

Мәгънәсе шул – укучыга сабак уемда.

 

"КУ" 6, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигърият мәсәл

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев