Логотип Казан Утлары
Роман

Бәхет кайда оя кора (дәвамы)

— Миңа кадәр йөргән егетеңә: «Рамил, кадерлем, любимый мой, прости. Я глубоко ошиблась, пожалуйста, прости меня», — дип инәлеп язган хатыңны кая кыстырып куйганыңны хәтерлисеңме? Тәнзилә сикереп торып арлы-биреле сугыла башлады: — Ялган! Ялган! Не было такого! Ничего не было!

Романның башын монда укыгыз.

Рифат абыйларының ишек төймәсенә басканда, инде күптән караңгы төшкән

иде. Коридордан Тәнзиләнең төксе тавышы яңгырады:

— Кем бар анда?

— Мин әле бу, Тәнзилә.

Тәнзилә әллә ничә йозакны шалтыр-шолтыр китереп ачты.

— Исәнмесез, Тәнзилә. Мин йөрим әле.

Тәнзилә әле генә кибеткә чыгып кергән кешегә әйткәндәй, илтифатсыз

гына:

— Нишләп йөрисең, ә? — диде. — Шулай соң...

Мондый тәкәллефсез каршы алуга Рифатның кәефе китсә дә, үзен тыеп калды.

— Менә шәһәргә килеп урнашырга дип йөрим әле. Абый кайда соң? Өйдә

юкмы әллә?

— Өйдә мин, өйдә, Рифат. — Ванна бүлмәсеннән кызарып-бүртенеп Равил

килеп чыкты. — Менә шәп булган. Ниһаять, хәл иткәнсең икән. Эш муеннан.

Син миңа бик кирәк, энекәш, бик кирәк. Әйдә, Тәнзилә, чәй куй. Рифат юлдан

арып килгәндер. Душта юынып чыгар.

Тәнзилә дәшми-нитми кухняга кереп китте.

— Нәрсә булган аңарга? — диде Рифат.

— Натурасы шундый инде аның. Игътибар итмә. Беренче күрүең түгел

ләбаса. Йә, нихәлләр бар. Авыл ничек яши?

— Башта әти нихәл дип сора. Сәлам әйтте. Ник тавышы-тыны юк, ди.

— Бар андый гаеп, бар. Крутимся, как белка в колесе. Кайтып киләм генә

диюем була, тагын тормыш басып ала. Күчтәнәчләрне ошаттымы соң?

— Әйе. Рәхмәт әйтте.

— Абый, син безнең урмандагы теге тарихи аланны хәтерлисеңме икән?

— Анда аланнар шактый иде.

— Теге чикләвеккә бай аланны әйтүем.

— Ә-ә... Хәтергә төште, төште. — Егетләр көлешеп алдылар. Хәзер, әлбәттә,

көлке, ә теге чакта утырып еларлык иде. Авыл баласы, бигрәк тә малайлар,

урман-кырсыз яши аламы соң. Равилгә ул чакта унөч, Рифатка ун гына яшь иде.

Август аеның матур бер көнендә иптәш малайлары белән чикләвеккә бардылар.

Шактый җыйгач, кояш нурына чумып утырган бер аланда ял итәргә тукталдылар.

Кем нәрсә алып килгән, шуны чыгарды, тамак ялгап алдылар. Бары — бергә,

югы — уртак. Рифат алданрак торып, якындагы колмак каплаган куаклар янына

килде. Аларда сап-сары булып өлгергән чикләвек тәлгәшләрен күргәч:

— Абый, малайлар, бәгырьләрем! Килегез әле, килегез! Монда чикләвек

оясы икән, дөнья хәтле! — дип кычкырды.

Арганнарын да онытып, барысы да куакларга ябырылды. Шатыр-шотыр

китереп, ах-ух итеп җыя да башладылар. Шул мәлне Таһир ачыргаланып

кычкырып җибәрде дә ачыклыкка чыгып тәгәрәп китте:

— Малайлар, үләм! Уф, үләм!

— Нәрсә булды? Әллә елан чактымы? — дип барысы да Таһир янына

йөгереп килде. Ул арада үрле-кырлы сикереп, үрсәләнеп Равил дә үләндә

ауный башлады:

— Үтерәләр, качыгыз, кач!

— Шөпшәләр, шөпшәләр!

Инде Кәрип тә бөтерелә иде. Кинәт Рифатның да битенә зур гына шөпшә

килеп кунды да үзәккә үтәрлек итеп тешләп тә алды. Рифат аны бәреп төшерүе

булды, икенчесе муенына килеп ябышты.

Малайлар кайсы кая чәчелде. Ләкин куактагы ояларыннан кузгатылган

шөпшәләр биетүләрен белделәр. Явызлар кием аша да тешли ала икән.

Малайларның битләре, куллары, маңгайлары, хәтта йомшак урыннары да

кызарып, шешеп, кабарып чыккан иде. Һөҗүм басылгач, бәхәс купты.

— Рифат аркасында гына булды бу хәл. Ул әйтмәгән булса, без шөпшә оясы

янына бармаган булыр идек, — диде кайсыдыр.

— Нәбинең иренен карагыз әле. Сыерныкы белән бер. Ояны син

кузгаттыңмы? — диде Равил. Аның үзенең дә бер күзе томаланып бара иде.

— Мин түгел. Аны Таһир кузгаткандыр. Иң элек ул үрсәләнә башлады:

— Колмак арасыннан күрмәгәнмендер инде.

— Һай, биеттеләр дә соң!

Малайлар шау-гөр килеп гаепне Рифатка сылтадылар. Хәер, үпкәләре озакка

китмәде. Таһир капчыгын аланда ташлап калдырган булган икән. Аны алып

килергә батырчылык итүче табылмагач, капчыкны Рифат барып алып иясенә

бирде. Шул көннән башлап малайларның Рифатка ихтирамы бермә-бер артты.

— Әйе, һич онытылмаслык хәл булды ул.

— Мин шул аланга да барып чыктым.

— Мин генә бушый алмыйм. Ярар, нишләп озаклады соң әле бу? — диде

Равил, аннары кухня ягына карап алды. — Тәнзилә! Буласыңмы инде, юкмы?

— дип кычкырды.

— Өлгерерсез! — Кухнядан чынаяк тавышлары ишетелә башлады.

— Син, Рифат, иртәгә иртән үк эшкә тотын. Минем күрәсе кешеләрем бар,

шулар белән йөрермен. Кибеткә күз-колак булырсың. Аннары торыр урыныңны

кайгыртырбыз.

— Юк, абый. Мин монда күчәргә дип килмәдем.

Равилнең йөзендә артык дәрәҗәдә гаҗәпләнү, аптырау чагылды:

— Соң әле генә эшкә урнашам дидең ләбаса.

— Хәләл җефетең нишләп йөрисең дигәч, юри генә әйттем. Мин киңәшергә

дип кенә килдем. Чиләбегә кайтып, эштән чыгарга да авылда төпләнергә

уйлыйм. Берәр эш башлап җибәрергә кирәк булыр. Терлек-туар симертүме

шунда, үрчетергәмедер... Әнә ич телевизордан күрсәтеп торалар, кем кошчылык

белән шөгыльләнә, кем терлек фермасы тота.

— Оһо, син зурдан кубарга исәплисең икән. Ә сәмән?

— Шул-шул. Бераз запасым бар-барын. Җитмәсә нишләрмен, дим.

— Әтинең бераз ЭНЗЫсы юкмы икән соң?

— Каян килсен?! Ярар, берәр җае табылыр. Әти иждивениесендә ятмассың

ич инде. — Равил кухня ишегенә карап алды. — Кая югалды соң бу? — дип

чыраен сытты.

Рифат аның тезенә кагылды:

— Абый, син чәчәгенә алданып, чәнечкегә кадалгансың бугай, — дип куйды.

Аннары абыйсының йөзе агарып китүен күргәч: — Эчмәгән чәй түгел. Ник

борчыласың, ә? — диде. — Мин кафега кереп тамакны туйдырган идем инде.

Күрәм, сезнең тагын яңа җиһазларыгыз арткан. Бу ак күнле гарнитурыгыз

кыйммәттер, ә?

— Кырык мең.

Тәнзилә ирләрне кухняга чакырды. Өстәл өстендә печенье, булка, шикәрдән

кала башка ризык күрмәгәч, Равилнең тавышында канәгатьсезлек яңгырады:

— Син нишләп кайнар ризык хәзерләмәдең, ә? — диде. — Берәр төрле ботка

пешерсәң дә начар булмас иде.

— Кайчан өлгерим? Мин дә арып кайттым лабаса. — Тәнзиләнең иреннәре

аска салынды.

— Колбаса, сыр турап куй. Май чыгар. Без энекәш белән берәр рюмка да

күтәреп куярбыз, дим.

— Сәүдәгәр кеше хәмерне авызына да китерми, диләр ич. Әллә Казанда

алай ук түгелме?

— Әйтмә, Рифат. Безнекенең шул инде аның. Җае туры килсә, авызы

шапылдап кына тора. — Тәнзилә Рифатның сүзен җөпләргә кирәк тапты.

— Юкка борчылмагыз әле, зинһар. Мин эчмим.

— Очрашу хөрмәтенә дәме? Алай булмый ич инде.

— Ярар, чәегез өчен рәхмәт. Мин китим әле, — дип Рифат урыныннан

кузгалды.

— Кунарга калмыйсыңмыни? — Равил соравын Рифатка бирде, ә үзе карашы

белән хатынына текәлде. Тегесе аны-моны дәшмәде, чынаяклар җыештыруын

белде.

— Юк-юк, сезне борчып тормыйм инде. Сез эшегезгә бик иртә чыгып

китәсездер. Ял итегез, мин дә кунак йортына кайтып аякларымны сузыйм.

— Ярар, алайса, энем. Син әйткән мәсьәлә турында уйлашырбыз, яме.

— Рәхмәт. Хушыгыз. Мин кагылырмын әле. Кибетегезгә диюем.

Рифат киткәч, Тәнзилә ире янына килеп утырды, нәзакәтле итеп чәчләрен

таратып җибәргәч, кулларын Равилнең тезләренә куйды.

— Нәрсә уйга калдың, Равил?

— Дөньяда яшәүнең кызыгы бармы икән дип уйланып утырам. Булса,

нәрсәдә?

— Син әле дә шуны белмисеңме?

— Белсәң, әйт.

— Кесәдә акчаң күп булса, әтәчкә атланып та очып була, дигәннең мәгънәсен

ничек аңлыйсың?

— Син бөтен нәрсәне акчага кайтарып калдырасың алайса.

— Акча патшаны да җиңгән ди.

— Кешенең ашказаны ике түгел ләбаса. Ул берьюлы ике костюм, ике пальто

да киеп йөрми, ике машинада да йөри алмый. Ә шулай да яшәүнең кызыгы

бар дип уйлыйм мин. Тик байлык җыюда түгел. Башкаларга кирәгең булуда,

аларның рәхмәтен ишетүдә. Нәфесеңне тыя белүдә. Кешелекле булуда. Дөрес,

кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен дип юкка гына әйтмиләрдер. Мин

менә шулай уйлыйм.

Тәнзилә йөзен чытты:

— Син тагын фәлсәфәгә керештең, Равил. Ник соң кешеләр эткәләшәләр,

төрткәләшәләр, кансызланалар, бер-берсенә аяк чалалар, ә?

— Әйе, андыйлар да бар.

— Күпчелек. Акыл сатканчы син күршеләргә генә кара. Әнә Фердинанд

коттедж сала башлаган. Министрлар кабинетында дусты бар икән. Ярдәм итә,

ди. Ә син нәфес, нәфес, кешелек...

— Тәнзилә, менә бу дүрт бүлмәле квартира сиңа җитмимени? Коттеджда

нишләмәк буласың? Фердинандларның өч баласы үсеп килә. Ә безнең?

— Тагын шул иске балык башы... Таба алмагач нишлим соң? — Тәнзилә

елый ук башлады. — Минем әрнүле йөрәгемә тоз сибәсең. Балага узгач, аны

төшерергә үзең дә каршы килмәдең ич. Дөрес, тормышыбызның иң авыр чагы

иде. Ә хәзер мине гаеплисең.

— Гаепләмим. Сүз уңаеннан гына әйтүем. Әйдә алайса, тәрбиягә берәр бала

алыйк. Үзеңә ирмәк, юаныч булыр иде.

— Хәзер! Шул гына җитмәгән ие.

— Инде туганнар, дуслар белән дә аралашмый башладык. Акча, акча

дип...

Тәнзилә торып басты, биленә таянып, тагын каршы төште:

— Кемең бар соң синең? Килеп карадылар бит инде. Бөтенесенең уенда

ярдәм сорау. Әнә энең дә. Тормышыбыздан көнләшә кеше. Безгә дә берни дә

күктән төшмәде. Алны-ялны белми йөгердек. Әле дә шулай!

— Саранның сарае салкын була, ди халык. Моллюсклар шикелле кабыкка

кереп бикләнәбез түгелме?

— Бикләнмә! Ник бикләнәсең?.. Кеше ирләре...

— Менә тагын... Әй! — Равил кулын селтәп урамга чыгып китте. Юк, аңлата

алмый хатынына үз уйларын, үз теләкләрен. Әле беркөн генә корбан чалып,

Коръән укытыйк дигән иде, ник әйткәненә үкенде.

***

Рифатның карарын Газыйм абзый хуплап каршылады. Кайтып үз көтүен

тапса, адашкан малның гаебе юк дип, улының моңача тормышын үзенчә

бәяләде. «Хәзер өрәңгедә өрек үстерә торган чак, соң булса да, уң булсын,

әйдә кайт», — диде. Контрактның срогы да килеп җиткән иде, Рифат аны

яңартып тормады, тормышының шактый зур өлешенә нокта куеп, Казанга

кайтып төште.

Аны күргәч, Тәнзилә тетрәнеп китте. Тәки кайтырга ризалаткан икән, дип

ул Равилен гаепләде. Кайда торыр бу, кайда эшләр? Сагыз булып безгә ябышыр

микән? Юк инде. Тәнзилә моңа юл куймаячак. Йомшак үләнне кырмыска ашый.

Тәнзилә әле үз туганнарын да өнәп бетерми. Әнисенең дә тел төбендә бергәләп

яшәү теләге сизелә, тик Тәнзилә тынычлык ярата. Тормышлары рәтләнеп

киткәч, аларны әллә нинди ерак туганнары да килеп таба. Кайсына акчалата

ярдәм кирәк, кайсының баласын вузга кертергә, кайсын шифаханәгә салырга.

Хәзер бит һәрнәрсә акча исәбенә эшләнә. Акча — ул үзе закон, дип уйлый

Зилә. Ишек какканның һәркайсына ярдәм кулы сузсаң, ыштансыз калырсың,

көймәң бик тиз комга терәлер. Һәр кош үз оясын үзе кора.

— Бу чемоданнар сездә калып торсын әле, Тәнзилә, — диде Рифат. — Абый

кайда соң? Өйдә юк мәллә?

— Юк шул, Мәскәүдә иде. Ник берәр кунакханәгә тукталмадың соң? Менә

бит, ә! Минем дә аның янына җыенып йөрүем иде. — Зилә турыдан бәрде.

— Борчылма, Зилә. Мин сездә чемоданнарымны гына калдырып торам.

Кунакханәдә тукталдым, барасы урыннарым да бар, кунарга кайтмам.

— Ярар, алайса... Гаеп итмә инде. Кстати, Рәшидә исемле хатын синең кемең

ул? — Зилә кызыксынулы карашын Рифатның йөзенә төбәде. Адресыбызны

ничек тапкандыр.

— Син аны каян беләсең?

— Әле берничә көн элек кенә ул хатын сине сорап килгән иде. Улы белән.

Шундый усал, тере малай. Һаман ниндидер пирчәткә дип тәкрарлады.

— Кит аннан. Ул безнең авыл кызы. Бергә укыган идек. — Рифатның йөзенә

алсулык йөгерде. — Йомышы төшкәндер. Авылдашлар бит.

— Белмим. Бәлки. Аның белән Равил сөйләште.

— Алай икән. Абый берни дә әйтмәдемени? Бу тол хатын нәрсә эзләп йөри

икән димәдеме?

— Юк шул.

— Ярар, мин китим әле. Син кайчан юлга чыгасың соң?

— Кая?

— Мәскәүгә, дидең ич.

— Ә... Иртәгә инде. Иртүк.

— Ярар, хәерле юл сиңа. Хуш. Чемоданнарны сез кайткач килеп алырмын.

Менә бу кечкенәсен генә алыйм да.

Рәшидә сине сорап килде, дигәч, Рифатның иңендә канат үскәндәй булды.

Кайнарланган йөзен җилгә каршы куеп, ул урам буйлап китте. Башында уй

өермәсе бөтерелә иде. Барып карасын әле ул. Алай дисәң, уйлары һаман теге

чакта әйтелгән тол хатын бусагасына кем генә килеп кагылмый дигән сүзләргә

барып төртелә дә, күңелдәге омтылышларны тышаулап ала. Килеп йөрүчеләр

шулай күп булды микәнни? Һаман уй да уй.

Һәй, Рифатның йөрәген ул чибәр аңлый калса! Юкны бушка авыштырып

йөрмә, Рифат. Һәр кош үз оясын үзе кора. Син дә шулай ит инде, дисә.

Сиртмәле койрыкларың булмый калмагандыр, син шуларны кара инде, дисә.

Икенче яктан, аңа да бер ялгызына җиңел түгелдер, үзе шулай диде ич. Бер

канат белән генә очып булмый лабаса.

Ленин бакчасында шактый уйланып утыргач, Рифат бер карарга килде.

— Син нинди прапорщик буласың инде, йә! — дип үзен-үзе битәрләп

ташлады. — Хәрби, имеш. Ник кайттың соң? Яшәешеңне төптән үзгәртәм

дип түгелме? Нәрсә җебеп калдың әле. Рәшидә эзләгән икән, димәк, кирәгең

чыккандыр. Бар, тап, күр, адресын беләсең. Теләгеңне әйтеп кара.

Һе, баруын барырсың да, нишләп йөрисең дисә. Янында берәр мыеклыны

очрата калсаң, ни диярсең, ә? Менә тагын шик. Ярар, хәерле булсын.

Тукай мәйданында автобуска керәм дип торганда, Рифат кинәт туктап калды,

Кабан күле ягыннан мәһабәт Мәрҗани мәчете манарасыннан моңлы, аһәңле

азан яңгырый башлады:

— Аллаһы әкбәр! Аллаһы әкбәр! Аллаһы әкбәр!.. Әшһәдү әннә Мөхәммәд

рәсүллуллаһ!.. Лә илаһә илләл-лаһ!

Бу минутта Рифат янында басып торган кешеләргә карата үзенә бер

төрле җылылык, якынлык тойды, күңеленнән аларга бәхет-сәгадәт, саулык-

сәламәтлек, иминлек теләде. Аның дулкынланган йөзендә елмаю уйный иде.

Казан Казан шул инде!

Электр кыңгыравы төймәсенә басканда, ул кулларының калтыравын

тойды. Эчтән таныш тавыш яңгырагач, Рифат мөмкин кадәр тыныч булырга

тырышты:

— Мин әле бу... Рәшидә, мин әле бу, — дип аваз салды.

Ишек ачылып китте. Анда матур чәчәкле халат кигән Рәшидә пәйда булды.

— Мин бу, Рәшидә, мин. Керергә мөмкинме?

— Рифат! Синме бу? Сөбханалла! Әйдә, кер, кер!

Рифат бусагага абынмас өчен, аягын югарырак күтәреп эчкә атлады.

Абынмады, шөкер.

— Әллә Себер ягыннан да җылы җилләр исә башладымы? — Рәшидә

дулкынлануын яшерер өчен, элгечләргә эленгән киемнәрне төзәткәләргә

кереште. Ярый әле бүлмәдән улы килеп чыкты.

— Әни, безгә кем килде?

— Менә Рифат абыең ич. Таныйсыңмы, улым? — диде әнисе. Аның зәңгәр

күзләрендә очкыннар кабынган, яңаклары алсуланган, кызыл иреннәре тагын

да кызыллана төшкән иде.

— Мин әле бу, егет! Эмир исемле бит әле син, әйеме?

— Так точно! Ә мин сине беләм. Авылда очрашкан идек.

— Син тагын да үсеп киткәнсең димме, Эмир. Менә сиңа бокс

пирчәткәләре.

— Менә, улым, пирчәткәле дә булдың, — диде Рәшидә. — Авылда очраган

абый бирәм, диде бит. Ул абый кайда соң? — дип теңкәмә тигән идең. — Аннары

Рифатка борылды. — Рәхмәт инде сиңа, Рифат.

Рифат кулындагы конфет, чәй тартмалары тулы пакетны Рәшидәгә тоттырды.

Хатын инде тынычлана төшкән иде.

— Әйдә, әйдә, түрдән уз, ник ишек төбендә басып торабыз соң әле, — дип

ул кунакны бүлмәгә чакырды.

— Менә шушында улым белән икәүләп ду килеп дөнья куып ятабыз. Уз

инде, уз.

Рифат залга узуга, дивардагы ир кеше рәсеменә игътибар итте. Аннан елмаеп

һәм бер үк вакытта гаҗәпләнгән төсле чибәр генә ир карап тора иде. Секунды

белән Рифатның миен, монда килеп зур ялгыш ясадым ахрысы, дигән уй чәнчеп

узды. Бер караганда, ул һичнинди начар ният белән йөрми ләбаса. Рифатның

карашын тоткан Рәшидә, аны тынычландырырга теләгәндәй:

— Безне әтиебез Мәсгут шулай күзәтеп тора, — диде. Ләкин бу Рифатны

тынычландыру түгел, киресенчә, шөбһәгә төшерү булып чыкты:

— Җитмәсә, мин борчып йөрим!

— Юк, юк, Рифат, борчымыйсың. Утыр, утыр. Килүеңә, күчтәнәчләреңә рәхмәт.

Хәзер чәй эчәрбез. Сез сөйләшә торыгыз, — дип Рәшидә кухняга кереп китте.

Эмир кунак абыйсы каршына килеп басты, иснәнеп:

— Абый, син хәзер тәмәке тартмыйсыңмы? — диде.

— Так точно! Ташладым. Зарар була, дидең бит.

Малайга җавап ошады, ул Рифатның ике тезе арасына кереп, нечкә генә

кулларын аның иңбашына куйды, аннары Рифатның күзләренә, куе кашларына,

яңакларына озак карап торды да:

— Син минем әтием буласыңмы? — дип сорады. — Бүтән малайларның

әтиләре бар, ә минем юк.

Балаларга гына хас самими сораудан Рифат тетрәнеп китте. Аның өске

ирене өстенә тир бөртекләре бәреп чыкты, шактый вакыт ни әйтергә дә белми

торгач:

— Ә син, Эмир, минем әти булуымны телисеңме соң? — диде.

Малай аның муенына сарылды:

— Әйе, Рифат абый. Ишегалдындагы малайлар әтиләре белән чаңгы шуалар,

уйныйлар, балыкка баралар. Ә мин... Пирчәткәләрне мин иртәгә үк аларга

күрсәтәм. Ярыймы?

— Ярый, ярый... Син менә, Эмир, әти буласыңмы, дидең. Мин бик тә булыр

идем. Тик әниең ни дияр бит әле...

Рифат Эмирны тезләре белән кысып, башыннан сыйпады. Малай аның

кочагына кысылганнан кысыла барды. Шулвакыт кухнядан Рәшидә килеп

чыкты. Улының Рифат белән кочаклашып торганын күргәч, йөзендә гадәттән

тыш гаҗәпләнү чагылды. Рифат та бик нык каушады. Ул Эмирны кочагыннан

аерырга теләде, тик малай аңа чатырдап ябышкан иде. Рифат, гафу үтенгәндәй,

килеп чыккан хәлне аңлатырга дип торып басты:

— Рәшидәкәй... ни бит... Менә ничек килеп чыкты... Без Эмир белән аталы-

уллы булырга килештек. Син үзең... каршы килмәсәң... Мин бу хакта гомерем

буе хыялландым, Рәшидә...

Көтелмәгән бу хәлдән ахыр чиктә аптыраган, гаҗәпләнгән, дулкынланган

Рәшидә:

— Әй... бу ирләрне... — дип кенә әйтә алды.

Аның күзләреннән эре-эре яшь тамчылары идәнгә, келәмгә коела

башлады.

Эмир, Рифаттан ычкынып, әнисен кочаклады:

— Әнием, ник елыйсың, ә? — диде ул. — Елама, сине якларга хәзер без

икәү булдык. Рифат абый да, мин дә.

— Улым, әле кичә генә миңа үзең ела, дидең ич. Бүген елама, дисең.

Рифатның сораулы карашын күргәч, Рәшидә аңлатып бирде:

— Кичә улым балалар бакчасыннан кайтканда ярды да салды. Әни, ела, ди.

Ник мин еларга тиеш, улым, дим. Мин синең белән бүтән йокламыйм, ди. Сүз

тыңламаганда, үз янымда йоклатмаганда, ул елап җиңә иде. Мин кызыксына

калдым, ник минем белән йокламыйсың соң, дим. Өйләнәм дә Динә белән

йоклый башлыйм, ди. Улым өйләнеп куйса, нишләрмен дип борчылуым әле.

Эмир әнисен тынычландырырга кереште:

— Борчылма, әни. Өйләнмим мин. Ул бит кичә иде.

— Нишләп инде? Нәрсә булды?

— Динә риза түгел. Башта риза, диде. Риза дип пәп итеп тә алган иде.

— Чыннан да, бик җитди икән хәлләрегез.

Олылар, елмаешып, башыннан сыйпагач, Эмир күптәнге теләген

белдерде:

— Рифат абый, иртәгә бакчага мине син илтерсең, яме. Малайлар күрсеннәр

әле. Пирчәткәләрне мин анда да алып барам, ярыймы?

— Алар синеке бит, акыллым. Телисең икән, алып бар, — диде Рифат.

— Үзең хуҗа.

— Ә мин сиңа әти-абый диярмен.

— Шулай булсынмы, Рәшидә? — Рифат әле икеләнә иде.

— Шулай хәл иттегез ич инде. Мин каршы килә алмыйм.

Җавап Рифатны күкләргә күтәрде.

— Рәхмәт, кадерлем.

***

Равил хатыны белән сөйләшкән саен, үзен бер уч тоз ашагандай хис итә,

аны һаман бер уй җәфалый. Башына кайчан кереп утыргандыр, ул моны

хәтерләми. Ни хикмәт, аңа үзенең дә, Тәнзиләсенең дә ике йөзе бар сыман

тоела. Тышкысы — җандагы үзгәрешләрне, эч пошуны башкаларга күрсәтмәскә,

сиздермәскә тырышу. Гаиләдә бары да ал да гөл, имеш. Икенчесе, ныклап эчкә

яшерелгәне — үзләрен бәйләп торган җепләрнең сүсәргәнен сизеп тә шуны

танырга теләмәүләреме, туры әйтергә батырлыклары җитмәүме шунда. Боларның

кайсы хак, әллә икесе дәме, Алла белсен. Алар сөйләшеп утырганда иң мөһиме

әйтелми кала бугай. Равил сизә: андый чакта икесенең дә күңелендә юшкын

ыман канәгатьсезлек куерып кала. Әйтерсең лә араларында күзгә күренми генә

салкын таш дивар үсә, тормышларының нигезен астыртын гына какшата.

Ярдәм кулы сузучылары булмаса да, алар шактый җитешле тормыш

кордылар. Менә дигән квартиралары дисеңме, шәп машиналары дисеңме,

итальян мебель, зиннәтле савыт-саба, кеше күзе төшәрлек кием-салым. Әмма,

әмма... Акчасыз юл такыр, акча акылыңны алыр дигән гыйбарәнең соңгы

өлешен истән чыгарганнармы әллә? Халык әйтсә, хак әйтә. Акча бар, ә шатлыгы

кайда? Баштарак алар карамый калган яңа спектакль, концертлар сирәк иде.

Иптәшләре, юлдашлары белән дә, үзләре генә дә чыгып йөгерәләр иде. Эшләренә

зарар иткән чаклары да булгалады. Ә тора-бара... Әнә беркөн генә Төркиягә

тауарга бергәләп йөргән Саимә шалтыратып, София Ротару концертына

чакырды. Барырга җыенсалар да, Тәнзиләләр концертка эләкмәделәр.

— Ник килмәдегез? Билетлар чүт кенә янмый калды бит? — дип Саимә

иртәгесен шелтә белдерде. — Сез мал дип үләсез инде. Юк нәрсәгез юк лабаса.

Бусы да көнләшә бугай, дип уйлап куйды Тәнзилә. Торна йомырка салганда,

карганың арты ертыла, диләр. Саимәнең эшләре бик гөрләми шул.

— Кинәт кенә килеп чыккан эшне хәл кылдык без ул көнне, — диде Тәнзилә.

— Чыпчыкны бер кулдан ычкындырсаң, яңадан тота алмыйсың аны.

Концертка бардылар алар баруын, беркөнне, бардылар. Шәһәрне тутырган

«татарча солянка» игъланнарын күргәч, Равил кызыксына калды. «Солянка»

дигәч, моның тозы бардыр дип уйлады. Сирәк кенә эләккән буш вакытларында

телевизорга төртелеп утыра-утыра кеше арасына чыгуны онытып та барабыз

лабаса. Барыйк әле. Тәнзиләсе күлмәкләрен, балдакларын, алкаларын, түшенә

эләсе кулоннарын сайлый-сайлый, чәчләрен ясый-ясый чүт кенә соңга

калмадылар.

Баштагы елларда спектакль, концерттан күңелләре хушланып, яктырып,

бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сайрашып кайталар иде. Бу юлы исә җырчыларның

ярым шәрә чыгуларыннан, «фанерага» җырлауларыннанмы, шулар тирәсендә

болганучы «поддержка» төркемнәреннәнме күңелләрендә ризасызлык калды.

Алып баручыларның чинап-чинап алуларына, башкаручыларның һәркайсын

«иң яхшы», «иң яраткан», «иң популяр», «менә хәзер сезнең кумирыгыз

үзе чыга», дип урынлы-урынсыз мактауларына ачулары кузгалды, кәефләре

бозылды. Җитмәсә, Равилнең икенче ягына күзен-башын юмарт майлаган бер

чая хатын туры килде. Тончыктырырлык итеп хушбуй сипкән, колакларына

кул учы хәтле алтын алкалар таккан. Борын яфрагында бриллиант җемелди.

Үзе әледән-әле Равилнең йә җилкәсенә, йә тезенә кагылып гайбәт сипте:

— Мин бу җырчыны беләм, фатиры юк!

— Менә бусы бер хәерче ие, хәзер әнә ничек киенә...

— Бусы хатынын аерган, хәзер бик каты эчә икән...

Тәнзиләнең чын ачулары чыкты, курчак хатынның авызына бәрерлек булды.

Терсәге белән Равилгә төртеп:

— Ник шуны туктатмыйсың, ә? Авызын ябарлык итеп әйт үзенә, — дип

кайнар ысылдады.

Равил җилкәләрен җыерып, бер дә юкка башыңны катырма әле, дигәч,

Тәнзилә фырт итеп читкәрәк борылып утырды. Юлда алар троллейбус

тәрәзәсеннән урамга карап сөйләшми кайттылар. Җитмәсә «бөке»гә эләгеп,

троллейбус акрын сөйрәлде. Машина куеп торырга урын булмавы, шәһәр

транспорты белән йөрүләре болай да кәефләрен бозган иде. Биш йөз сумны

суга салдык дип уйлады Тәнзилә.

Икенче көнне аларда бик күңелсез сөйләшү булды.

— Кара әле, Равил, — дип сүз кузгатты Тәнзилә, иренә озаклап карап

торгач. — Син көзгегә күз салганын бармы, ә? Маңгаең ничек киңәеп килә

бит. Ха-ха-ха... Пеләшең белән тоташып бара. Әле кайчан гына чәчең куп-

куе, кап-кара ие. Халыкның акыллы чәч килделе-киттеле башта тормый диюе

дөрес микән әллә?

— Син акыллы баш чәчне яратмый дигәнне дә онытма. — Равил шаян тонда

сөйләшүне дәвам итәргә уйлады. Һәм ялгышты. — Тәнзилә, ә син үзең хәзер

миңа беләсеңме нәрсәне хәтерләтәсең? Кулларың белән бөереңә таянганда,

ике тоткалы кувшинны! Бүлтәеп чыккан корсагың нәкъ кувшин корсагы. Кая

китте синең зифа буйларың...

Суы артыкка китсә, кечкенә инеш тә буаны ерып чыга. Икенче иягенә

суккалап массаж ясап утырган Тәнзиләнең талагы ташып, буяулы матур күзләре

түгәрәкләнде, зәңгәр очкыннар чәчрәтте. Зәңгәрле-яшелле тавышлар чыгарып,

ул тотлыгы-тотлыга:

— Ә син... нәкъ рахитик... авыл гыйбады! Ир, имеш! — дип ярсып китте.

— Кеше ирләре хатыннарыннан көлми. Ә син! Хәчтерүш, мин булмасам, ниләр

кырыр идең? Утырыр идең капкагыз төбендә бүрәнә өстендә! Әтиең шикелле.

Равил һич тә мондый реакция көтмәгән иде. Еракка китте Зилә, еракка.

Үзе башлаган сүздән үзе үк ямьсез нәтиҗә ясады. Шулай итеп гаилә бәхетенең

тагын бер зур канаты каерылды. Әти-әнисенә теш тидергәнне ир заты күтәрә

аламы соң:

— Ә син мин булмасам, таракан баскан черек өегездә коргаксып яткан булыр

идең! Ярар, барысын да әйтеп тормыйм инде!

Аның бу сүзләре калай түбәгә яуган боз кебек яңгырады. Хәер, боз ява да

эреп бетә. Ә сүз йөрәккә салкын гына бөркеп калмый, озакка тамыр җибәрә.

— Таракан?! Коргаксып?!.

Зилә тагын нәрсәләрдер кычкырып калды, Равил ишекне дөпелдәтеп япты да

урамга чыгып китте. Үзен кая куярга белми шактый йөргәч, ресторанга барып

керде. Халык әйтсә, хак әйтә: тыштагы буранга чыдап була, өйдәге буранга

чыдап кара. Ресторанда шактый эчте, әмма исермәде. Тирән уйларына батып

утырганда, аның янына сап-сары чәчле, алсу йөзле, зәп-зәңгәр күзле чибәр

генә бер кыз килеп утырды. Карап торган, күрәсең.

— Күрәм, сезгә нидер булган, ахрысы, — диде чибәркәй, чиядәй иреннәрен

ялмаштыра-ялмаштыра. Аның шулай әллә кайчангы танышыдай сүз катуы

Равилне уйларыннан айнытты. Каян гына очрап торалар соң шундый чибәр

кызлар минем юлымда? Менә тагын берсе, дип уйлап куйды.

— Сез күрәзәчеме әллә, чибәр туташ? Әйе, хатыным белән бик каты сүзгә

килдек әле.

— Шулайдыр, шулайдыр. Моның эшендәме, гаиләсендәме бер-бер хәл

булгандыр, дигән идем. — Гүзәл кыз керфекләрен кыштырдатып, тагын нәрсәдер

әйтергә теләгән иде, Равил бүлдерде:

— Менә сез дә ялгыз. Сезнең дә күңел китек инде, алайса. Шулаймы?

— Шулай...

— Чибәрләргә дә яшәү җиңел түгелмени?

— Һәй, әйттегез! Киресенчә. Чибәр дип кем генә килеп бәйләнми.

Һәрберсенең уенда бер генә нәрсә...

— Аңладым, гаиләгез юк, алайса.

— Бар иде... Ир дигәнем көнләшеп теңкәмә тиде. Кул күтәрде. Ә мин аңа

турылыклы идем. Кул уйната башлагач, тоттым да хыянәт иттем. Шуның белән

вәссәлам.

— Кайчаннан бирле сөйләшеп утырабыз, ә исемегезне белмим. Мин

– Равил.

— Элеонора.

— Исемегез дә бик матур икән. Әйдәгез, танышу хөрмәтенә берәрне күтәрик

әле.

Кыз кыстатып тормады. Равил рюмкаларга янә хәмер койды. Була бит

шундый вакытлар: үз хәлеңне иң якын туганыңа да сөйләмисең, һәм кайвакыт

кинәт кенә ачылып китәсең дә гомереңдә беренче очраган кешегә бөтен

күңелеңне бушатасың. Хәмер тәэсиреннәнме, әллә чыннан да күңелдәге буа

ерылып киткәнгәме, Равил янында сүзен хуплап утырган гүзәл кызга үз хәлен

сөйләп бирде. Кыз озын нечкә бармаклары белән аны битеннән сыйпап да

алгалады. Равил аны озата китте һәм бу төнне өенә кайтмады...

Тау башыннан кубып аска тәгәрәгән ташның төшкән саен тизлеге арта

бара. Менә Равил дә Элеонора белән яшерен-батырын гына бер ялгыз карчык

фатирында очрашып йөри башлады. Ә күптән түгел генә...

***

Доң-доң... Доң-доң... Доң-доң... Бу ни бу? Кем шулай буш мичкәгә бәрә?

Башны яра бит бу... Равил һич аңлый алмый ята. Кайда соң әле ул? Җитмәсә

укшыта... Уф! Әллә нинди исләр тагын... Каян килә? Торып утырмакчы булган

иде, башына күсәк белән ордылар. Күз алдында тагын әллә нинди җеннәр

биеп йөри башлады. Ул янә диванга ауды. Бераздан аңына килде бугай, тагын

торырга талпынды. Бу юлы да күсәк башын яңгыратты, тик егылмады. Күзе

дивардагы тонык кына янып торган лампочкага төште. Миеннән кайнар уй

йөгереп узды: нинди кирпечләр соң анда? Кая килеп эләккән ул? Утыра-утыра

тирә-ягына карарлык хәлгә килде. Әһә, әнә аның машинасы. Тукта! Кем әле

ул аның машинасы янында ята? Ниндидер хатын-кыз... Өстендә сәдәпләре

каптырылмаган кофта. Тәнзиләме? Ботын-чатын аерып болай ятмас аның

хатыны. Ул түгел. Йоклыймы соң ул, юкмы? Равил уятырга теләп, хатынга

кагылган иде, йөрәге жу итте. Аның тәне сап-салкын иде. Күзләре ачык. Ис

аннан килә икән, ул коскан, тырпайган күкрәкләре буялып беткән.

Чү! Бу Элеонора ич! Ул, ул! Равилнең бөтен гәүдәсе җыерылып килде, тәненә

салкын тир бәреп чыкты. Йа, Хода! Ничек булды соң әле бу! Ничек?

Равил көч-хәл белән торып басты, башы әйләнеп чүт кенә егылмыйча калды.

Ул әкренләп чуалган уйларын тәртипкә китерергә кереште. Әйе, әйе, Элеонора

белән алар кичә гаражга килделәр. Бикләнделәр, шәп итеп коньяк эчтеләр.

Кызны ул кыстап-кыстап эчерде, эчкәч, син батыррак буласың, оялмыйсың,

диде. Менә хәзер сөяркәсе гараж идәнендә аунап ята. Нәрсә булды икән соң

аңарга? Беренче генә лаякыл эчүләре түгел ләбаса! Хәзер нишләргә инде?

Бу сорау миенә шырпы кебек кадалды. Коточкыч бәла, фаҗига бит бу! Аһ!

Ул янә ятагына ауды. Моның өчен ул, ул җаваплы. Димәк, дөньясы җимерелде,

кара көннәр килде. Болай да Тәнзиләсе белән аралары күптәннән салкынайган

иде, ул Равилне кичермәячәк. Хәзер инде барысы да чәлпәрәмә киләчәк.

Болай күпме ятарга мөмкин? Торырга, чыгарга, нидер кылырга кирәк ләбаса.

Тик нәрсәдән башларга? Нәрсәдән?

Аяк астында буш шешәләр тәгәрәде. Равил чайкала-чайкала ишеккә юнәлде.

Саф һава аның сулышына бәрде, айнытып җибәрде. Һәм хәтерендә берәм-

берәм кичәге хәлләр борынлый башлады. Алар машина төтененә тончыкканнар

ич. Элеонора нәфесле зат, шуңа күрә төн урталарына кадәр калдылар. Равил

хәмер парларыннан сыекланган баштан сөяркәсе туңмасын дип машинасын

кабызган, күрәсең. Монысын ул үзе хәтерләми. Болай булга-ач! Эх, Тәнзиләсе

аны гомердә дә гафу итмәячәк. Бетте, бары да бетте...

Әллә каян гына кечкенә болыт килеп чыкты да күк йөзен каплап алды,

чиләкләп яңгыр коя башлады. Равил моны сизмәде, урам буйлап китеп барды.

Ул әле кая барасын да белми иде.

Алпан-тилпән бара-бара ул милиция формасы кигән егетләрне абайлап алды.

Ә-ә, аңа бит башта милициягә барып, хәлне сөйләргә кирәк. Бина ишеген ачып

керүгә, аның каршында дежур лейтенант калыкты:

— Гражданин, сез кем буласыз? Ни йомыш?

Аннары Равилнең өс-башын күздән кичергәч:

— Бу кыяфәттә ничек килергә уйладыгыз? Барыгыз, кайтып торыгыз, — дип

ишеккә күрсәтте.

— Миңа ни булган? — диде Равил, кулын селтәп. — Миңа сезнең начальник

кирәк. — Кинәт аны очкылык тота башлады.

— Сез айнып та җитмәгәнсез, фу-у! — лейтенант йөзен читкә борды.

— Кайтып йоклагыз. Аннары килерсез!

Шул чакта яннарына бер капитан килеп басты:

— Нинди тавыш бу? — Аннары Равилгә төбәбрәк карагач, аптырашта

калды.

— Абау... Равил, син түгелме соң бу? Мондый кыяфәттә ничек килергә

булдың? Что стряслось, парень? Үзеңнән хәмер, төтен исе аңкып тора.

Равил күтәрелеп карады. Аның каршында күптәнге танышы, ГАИ инспекторы

Әгъзам Ихсанов басып тора иде.

— Авариягә очрамагансыңдыр бит?

— Әгъзам Вәлиевич, синмени әле бу? Авария дисеңме? Әйе, әйе, авария...

Авариянең дә ниндие генә әле. Ә син монда нишләп йөрисең? Әллә үзең дә...

— Соң, эш урыным шушы бит инде.

— Ә-ә, ГАИ мени бу? Уф, Алла... Иш янына куш.

Әгъзам Исхаков, башын чайкый-чайкый, Равилне бер бүлмәгә алып керде.

Чәйнеккә су агызып утка тоташтырды:

— Тукта әле, болай булмый... Чәй эчеп ал, аннары сөйләрсең.

Кайнар чәй авызын өтеп алса да, Равил моны сизмәде. Аның маңгаеннан

аккан тиргә, йотлыга-йотлыга эчкәненә карап торгач, Әгъзам соравын

кабатлады:

— Җә, ни булды? Машинаңны кайда калдырдың?

— Машинанымы? Машина исән лә ул... Гаражда. Ә менә аның янында

мәет ята. Элеонора.

Равилнең сүзләрен Әгъзам исе китеп тыңлап торды. Чыннан да, Равил

башына төшкән фаҗига коточкыч иде.

— Ә Тәнзиләң моны беләме соң? Аның каршына ничек килеп басасың инде?

Аның характеры уңга түгел, сулга ясалган резьбә дигән идең ич.

— Юк, белми әле. Ул Мәскәүгә эш белән киткән иде. Бүген кич кенә

кайтырга тиеш.

— Алай икән... Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә, ди халык. Дөньяны

онытып йөргәнсең шул. Ай-яй-яй...

— Әгъзам Вәлиевич! Киңәш бир. Нишлим? Минем бит милициянең тикшерү

бүлегенә баруым иде.

— Нинди генә киңәш бирим икән инде. Милициягә бару дөрес булыр. Алар

инде аннары үзләре карар... Бу кыяфәтеңдә урамда йөрмә инде. Әйдә, үзем

илтеп куям.

— Әй-й, хикмәт кыяфәттәмени-и! Бөтен тормыш чәлпәрәмә килде бит.

Кеше арасында мәсхәрә. Дус бар, дошман бар. Уф-ф!

— Да-а, сине бит утыртып куюлары да ихтимал.

— Шулайга ук китәр микәнни? Мин үтермәдем бит ул кызны! — Равилнең

башы салынып төште. — Төтенгә буылыпмы, косыгына тончыгыпмы үлгән бит

ул. — Үзем ничек исән калганмын әле. Әгъзам Вәлиевич, әйдә, гаражга барыйк

әле. Үз күзең белән күргәч, бәлкем, берәр яхшы киңәш бирерсең, ә?

Әгъзам үзе дә аптырашта иде. Зур бәлагә тарган танышына ярдәм кирәген

ул аңлый. Тик ничек ярдәм итәргә соң? Гаражга мәет янына барып ни

кырасың?

— Равил, мин сине теләсәң кая илтеп куя алам. Тик гаражыңа түгел. Минем

анда күренеп йөрүнең бер кирәге юк. Тикшерү эшләре башлангач, анда син

нишләп йөрдең диюләре ихтимал. Минем дә хатын бар бит. Аның да шиккә

калуы мөмкин, — диде.

— Анысы да дөрес. Әйдә алайса... милициягә. Әллә башта өйгә кагылыйм микән?

Тәнзиләгә записка язып калдырырга дим... Мине бит алып калулары бар.

Юлда ул күңеленнән Тәнзиләсе белән сөйләшеп барды. Әгәр дә аралары

бозылмаса, Равил шушы фаҗигагә юлыккан булыр идеме! Әчелешләре кайчан,

ничек көчәеп китте соң аларның? Ике арада пыскып яткан утлы күмер

Мәскәүдән теге Сәлим дигән адәм килгәч ныклап кабынып китте дисәң, аннан

алда да кискен бәрелешләр булмады түгел...

***

Әйе, беркөнне Равил кибетләренә кайтып кергәч, эчке аулак бүлмәдә бер ят

иргә юлыкты. Ул Тәнзилә белән көлешә-көлешә, авызын авызга куеп сөйләшеп

тора иде. Тәнзилә:

— Равил, таныш булыгыз, менә Мәскәүдән Сәлим килгән. Безгә тәкъдиме

бар, — дип торып басты.

— Мин Сәлим Мифтахов булам, бизнесмен, — диде киң иренле, җәенке

борынлы ир, юеш кулын сузып. Зилә белән шуны уйлашып утырабыз әле.

Сез монда нигездә чүпрәк-чапрак сату белән мавыгасыз икән. Ә мин сезне

Мәскәүдәге оптовый базадан ашамлыклар белән тәэмин итеп тора алам.

Транспорт үземнеке, чыгымнарын түләрсез.

— Моның өчен безнең кибет кысан бит.

— Кысылырсыз, кием-салымны киметерсез. Халык бит свежий азык-төлекне

урып ала. Җә, ничек?

— Уйларга кирәк. Тиктомалдан гына эшләнә торган эш түгел.

Сүзгә катнашырга талпынып торган Тәнзилә:

— Тәвәккәллик, Равил. Файдалы тәкъдим ич, — диде.

— Азык-төлекнең срогы тиз чыга, Тәнзилә. Шуны да онытма син.

— Анысын хәл итү юлларын үзем өйрәтермен, — диде юеш кул иясе.

— Суыткычлар кирәк булачак. Аларны монда кая куярбыз?

— Ярар, уйлашыгыз. Бик керемле эш. Мин киттем. — Сәлим ишеккә

борылды.

— Уйлашырбыз. Визиткагызны калдырыгыз әле.

— Мин аны Тәнзиләгә бирдем инде. Сау булыгыз.

Чокырлы ияге бүлтәеп торган бу кеше Равилгә күп ягы белән ошамады.

Туктаусыз сагыз чәйнәве беләнме, йөнтәс кашлары беләнме, шул кашлар

астындагы уйнап торган күзләре беләнме. Җәенке борыны тагы! Йөзенә күз

ташлауга, Равил бу бәндә кашларын йолкып, әллә кырып йөри микән, дип

уйлап алган иде. Кәефе китүен ул хатыныннан яшерә алмады.

— Менә шундый шома затлар сине кайдан килеп таба соң, ә? — диде ул

Тәнзиләгә. — Теге юлы да берәү селәгәен агызып утыра иде...

Тәнзилә сүзне уенга борды:

— Син, Равил, матур, хуш исле чәчәкләрне яратасыңмы, юкмы?

— Яратсам...

— Аларны бит син генә түгел, бүтәннәр дә ярата. Әйт әле, мин матурмы?

— Тәнзилә! Мең кат әйткәнем бар! Син матур, син чибәр.

— Шулай булгач! Матурга кеше күзе төшми буламы инде. Моның өчен мине

гаепләргә кирәкмени? Минем бер гаебем дә юк лабаса.

— Матур дип синең янга теләсә кем килеп йөрсенмени?

— Яныма кермәгез, йөрмәгез, дип кычкырып торыйммыни инде мин. Равил,

Равильчик, җә инде, җә. Әллә бер дә юкка көнләшәсең инде? Син матур, шуңа

күрә яратам, дип миңа өйләндең. Хәзер матурлыгым гаеп саналамыни?

Менә сөйләш син хатын-кыз белән!

«Красота правит миром», дип ничек өстәмәде әле. Равил кулын селтәп, сату

залына чыгып китте.

...Бераз вакыт узгач, алар, Мифтахов тәкъдимен файдалы, кабул итәрлек

дип таптылар. Мәскәүнең бер күпләп сату базарыннан Тәнзиләләр кибетенә

товар килә башлады.

***

Фаҗигале үлем белән тәмамланган эш тирәсендә вакыйгалар куерганнан

куерды. Равилнең кешелеге бетте. Йөрәген савып, миен суырып торган ачы

кайгыдан, зур сынаулар көтүдән җаны гаҗиз иде. Йөрешләре үзгәрде, муены

бөгелеп төште. Теге бәхетсез көнне Элеонораны моргка озатуга, аны тикшерү

комитетына алып килделәр, көн буена җентекләп сорау алдылар. Шәһәрдән

читкә чыгып йөрүне тыйган кәгазьгә кул куйдырдылар. Протоколга имза

салганнан соң, тикшерүченең: «Әлегә кайтып торыгыз», — дигәнен ул аңламады.

Иректә калуы аңына барып җиткәч тә күзләрен челт-челт йомгалап урыныннан

кузгалмады. Тикшерүче Ризван Харисович Әшрәпов кабат:

— Әлегә китә аласыз, — дигәч кенә дөньяга әйләнеп кайтты.

— Сез читкә чыгып йөрү тыела, дисез. Минем эшем сәүдә белән бәйле бит.

Чит шәһәрләргә барасым бар иде. Нишләрмен икән соң? — диде.

Тикшерүче — аксыл чырайлы, җитди, сөзүчән карашы белән үзәгеңә үтә

торган егет гаҗәпкә калды.

— Равил Газыймович! Алайса, бераз сабыр итегез. Сез нинди бәлагә

юлыкканыгызны аңлап бетермисезме әллә? — диде. — Тикшерү башлана гына

бит әле. Эшләрегезне куеп торырга туры килер.

— Мин үзем дә чүт исән калдым лабаса. Әйттем бит инде. Элеонора сыман

буылып ятканмын. Әлегә хәтле рәтләнә алмыйм.

— Ул хатынны ник гаражыгызга алып бардыгыз? Ник бикләндегез? Ник

машинагызны кабыздыгыз? Гаражны төтен басачагын кем белми инде.

Равилнең маңгае тагын тиргә чыланды, башы күкрәгенә сыгылып төште.

— Үзе шалтыратты бит ул. Үлеп сагындым, диде. Мин үзебез барып йөри

торган фатир хуҗасына шалтыратып карадым, өйдә туры килмәде. Элеонорага

әйткән дә идем, башка көнгә калдырыйк дип, тыңламады. Бүген үк, хәзер үк

очрашыйк, диде. Бик темпераментлы иде ул.

— Шуннан гаражыгызга алып киттегез инде?

— Бәхетсезлеккә каршы.

— Ә ни өчен аның квартирасына бармадыгыз?

— Мин анда бер генә бардым. Кеше күзенә күренеп йөрисем килмәде.

Аннары, аның квартирасында эчемлек юклыгын белә идем. Медсестраның

хезмәт хакы күпме икәнен үзегез дә беләсездер. Ә безнең гаражда сатарга дигән

бер-ике әрҗә эчемлек саклана. Гараж гына түгел, склад та ул безнең. Бардыгыз,

күрдегез, тикшердегез ич инде.

— Гаражыгызга еш йөрдегезме? Аның белән диюем?

— Юк. Вакытлыча йөри торган квартирага барырга мөмкинлек булмаганда

гына.

— Аңлашылды. Ә диванны анда кайчан илткән идегез?

— Ике-өч ел элек. Дачалары булганнар искергән әйберләрен шунда ташый.

Безнең дача юк. Яңа мебель алгач, ул диванны ташларга жәлләдем дә гаражга

илтеп куйдым. Арып кайткан чакларда ял итеп алырга әйбәт иде.

Равил, башын иеп, йөрәген талкыган соравын бирергә батырчылык итте:

— Ризван Харисович, минем хәл шулай бик өметсез дип уйлыйсызмы?

— Тикшерү дәвам итә. Кан составын, эчемлекнең сыйфатын тикшерергә кирәк.

Сез анда бушаткан шешәләрдәге бармак эзләре шактый икән. Кирәгегез чыгуга без

сезне повестка җибәреп чакыртып алырбыз. Әлегә барыгыз, кайтып торыгыз.

«Кайтып торыгыз». Тик кая кайтасы? Бу хәлләр фаш булгач, Тәнзилә ике генә

сүз әйтте: күземә күренмә! Равил инде ничә көннәр дус-ишләрендә кунып йөри.

Хәзер кайтмый да булмас, повестканы квартираңа җибәрербез, диделәр бит.

Күрше-тирә күзенә чалынмыйм дип, Равил караңгы капкач кына кайтты. Ярый

әле Тәнзилә өйдә юк иде. Ул үзе белән алып кайткан ризыкларын капкалап

кабинеттагы диванга барып ауды. Бик тырышып йокыга китәргә маташты, тик

йокы алмады. Бераздан хатынының кайтып керүен, бүлмә ишеген ачып карагач:

«Кабахәт! Кабахәт, кабахәт!» — дип тиргәвен ишетте, йоклаганга салышты.

Шулай берничә көн йөргәннән соң, Тәнзилә ишекне бәреп керде дә:

— Син чыгып китәсеңме, юкмы?! Әллә милиция чакырганны көтәсеңме?

— дип акырды. — Гаражыңа олак! Шунда рәхәтлек тапкансың бит!

Равил үзен мөмкин хәтле тыныч тотарга тырышып:

— Вакыты җиткәч китәрмен, — диде. — Син акырма әле. Квартираның

яртысы минеке, хакым бар.

Тәнзилә «лып» итеп урындыкка утырды:

— Оятсыз, җир бит! Әллә монда яшәмәкче буласыңмы, ә? Бар, фахишәң

квартирасыз булмагандыр, шунда олак! Наследствосы сиңа булыр!

— Син, Тәнзилә, бик чәпчемә, — диде Равил. — Әйтсәм әйтим инде. Син

мине бозау дип уйладың бугай. Мәскәүдә дә, монда да йөргән нәстәң барын

беләм. Беренче укны син аттың. Барын да сөйлимме?

Тәнзиләнең нидер әйтергә теләгән авызы ачык килеш калды. Күзләре

акайды, матур йөзен аклы-кызыллы тимгелләр басты.

— Миңа кадәр йөргән егетеңә: «Рамил, кадерлем, любимый мой, прости. Я

глубоко ошиблась, пожалуйста, прости меня», — дип инәлеп язган хатыңны

кая кыстырып куйганыңны хәтерлисеңме?

Тәнзилә сикереп торып арлы-биреле сугыла башлады:

— Ялган! Ялган! Не было такого! Ничего не было!

— Ялган, имеш. — Равил шкафтагы китапларның берсеннән эре-эре

хәрефләр белән язылган дәфтәр битен йолкып алды.

— Ә менә бу нәрсә?

— Какая низость! Как ты мог?! — Ярсуын авызлыклый алмаганда, Тәнзилә

русчага күчә иде. Ул кинәт очынып килеп ире кулыннан хатны йолкып алды

да теткәләп ташлады.

— Мин соң аңладым шул. Ул егеткә син минем белән хыянәт иткәнсең,

аннары аның белән миңа! Хатыңны ертып, дәлилне юк иттем дип уйлыйсыңмы

әллә? Юкка! Мин аның копиясен алган идем инде. Син, Тәнзилә, артык

чәбәләнмә! Так что мы с тобой квиты. Шунысы гаҗәп: мин бик яратышып

өйләнештек дип уйлый идем.

— Кем белән яшәгәнмен мин! Кем белән яшәгәнмен! — Тәнзилә бүлмә

ишеген бәреп чыгып китте дә серванттагы бәллүр вазаларны идәнгә бәрә

башлады. Равил залга чыкты, исән калган сервизларны хатынына берәм-берәм

бирә торды, Тәнзилә исә аларны кыруын белде. Бу мизгелдә аның миендә бер

уй бөтерелә иде: «Нинди хәлгә төштем мин! Нинди хәлгә!»

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 6, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев