Бәхет кайда оя кора (дәвамы)

Романның башын монда укыгыз.

Теге Марс дигән адәм без әле очрашырбыз дигән иде, сүзендә торган икән.

Беркөнне Рифат каршында кабат пәйда булды ул. Бу юлы ике әшнәсен дә

иярткән. Болары да моңа чаклы күренгән бәндәләр түгел иде. Бу бәндә белән

йөргәч, кемлекләрен шәйләп була, дип уйлады Рифат.

— Күрәм, чакырылмаган кунаклар килгән икән. Йә, ни йомыш? — Рифат

ныклы адымнар белән Марс каршына килеп басты. Ул арада тегеләрнең берсе

— тырпаеп торган колак иясе Рифат артынарак шуды. Аның уң кулы кесәсендә

иде.

— Безнең йомыш бер инде. Мин аны сиңа әйткән идем. — Марс

чистартылмаган вак тешләренең казналарын күрсәтеп елмаеп маташты. — Син,

егет, җә авылны ташлап китәсең, җә безгә ай саен өлеш түләп торасың, — дидем

бит мин сиңа.

— Китмәсәм?

— Китмәсәң, җибәрәбез. Ну, ул чакны синең кабыргаларың сынык, башың

ярылган була инде.

— Мине бик матур киләчәк көтә икән, алайса.

Ул арада Марсның шәүләседәй артта басып торган сакалбай чыгып басты.

Рифат «сакал»ның иңбашларына игътибар итте. Аның гәүдәсе шешәгә охшаган

иде.

— Өлешләп риза булмасаң, берьюлы түләрсең. Контрибуция! — дип, «шешә»

кулындагы кастетын уйнатып алды.

— Контрибуция? Сүзе генә нинди! Егетләр, карагыз, бу ниятегез начар

бетәчәк бит. Шуны уйладыгызмы, юкмы?

— Уйладык та менә сиңа шуны әйтергә дип килдек. Ризамы?

Армия хезмәтендә дә берәр катлаулы, киеренке хәл килеп туса, Рифат

гәүдәсенең пружина кебек атылырга торганын тойды.

— Юк! Бу беркайчан да булмаячак!

— Алайса, егет, үзеңә үпкәләрсең.

— Мин үпкәләмәм. Ә менә сезгә үкенергә туры килмәсен. Алдан әйтеп

куям. Шаярмагыз, мин — спорт мастеры! — Рифатның яңак сеңерләре уйный

башлады.

— Хо-хо-хо!

— Хе-хе-хе!

— Хы-хы-хы! Куркыттың. Ә менә безнең Ратмир спирт мастеры.

Артта басып торган «спирт мастеры» кискен хәрәкәтләр вакыты җитте дип

уйлады булса кирәк, кинәт кенә кесәсеннән пычак чыгарып, Рифат өстенә

ыргылды. Рифат тегеләр белән сөйләшкәндә, күз кырые белән генә аны да

игътибарда тоткан иде. «Спирт мастеры»ның кизәнгән кулы астыннан читкә

тайпылды да бар көченә тегенең касыгына типте. Теге «дык» итеп бөгелеп төште.

Аннан өстенә сикергән Марсны тибеп очырды. «Шешә» бер секунд эчендә ике

дустының ыңгырашып тәгәрәп китүен күргәч, җиргә береккәндәй өнсез калды.

— Йә, сине нишләтим, батыр?

— Яр-рар, ярар, — диде «шешә», — бетте, бетте…

Аның теше-тешкә тими, бөтен гәүдәсе калтырана иде.

— Мин Марс әйткәнгә генә килдем. Бер-р-гә үстек, бер-гә укыдык.

Яшьтиләр…

— Бик яхшы укыгансыз икән. — Рифат ыңгырашып яткан «яшьтиләргә»

карап алды да:

— Әйттем бит мин сезгә, мин спорт мастеры дип. Әйттем бит…

— Әйттең, әйттең…

— Әйдә, торгызыйк үзләрен, алдыгыздан артыгыз матур. Исемең ничек?

— Зоммер… Әй, Зариф ла. Егетләр Зоммер дип йөртәләр.

Рифат көлеп җибәрде:

— Зоммер? Их син, Зоммер. Яшьти әйтте дип җинаять юлына баскансың

лабаса. Йә, боларны нишләтәбез?

Ул арада Марс телгә килде:

— Китәбез… без… китәбез…

— Иптәшегезне җитәкләгез, аңа бик каты эләкте. Пычак белән уйнарга

ярыймыни соң, ахмаклар. Кстати, пычагын үземдә калдырам. Эшнең дәвамы

була калса, кирәге чыгуы бар.

— Рифат, дәвамы булмас, имансыз китим. Зинһар, зурга җибәрмә инде.

Тюрагадан чыкканыма бер генә ел бит минем.

— Җибәрмәм. Егет сүзе. Тик бу җинаятьчел шөгылегезне ташлагыз сез.

— Ярар, ярар… Бетте, бетте. Пычакны бирмисеңмени?

— Юк..

Рифат пычакны кулъяулыгына төреп кесәсенә салды. «Спирт мастерын»

җитәкләп, рэкетирлар авылларына титакладылар.

***

Чәчәкле май җитте. Беркөнне Рәшидә иренә:

— Рифат, безнең әткәй нишләп ята икән анда? — диде. — Ялгызына бик

читен бит инде аның. Монда алып киләсе иде, ә?

— Үземнең дә шуңа җаным кыйнала, Рәшидә. Әйтеп тә карадык бит. Теге

чакта Равил, аннары мин. Юк, ди бит. Картайган көнемдә, кул-аягым йөргәндә,

күзем күргәндә, нигеземнән кузгалмыйм, ди. Күрше-тирәм бик ярдәмчел, бик

карыйлар, ди.

— Кунакка гына дип әйтеп карыйк. Ерак ара түгел. Ошатса, бәлкем, калыр.

— Шулай итеп карыйк әле, Рәшидә. Рәхмәт яхшы сүзеңә. Галиябану апага

да иптәш булыр иде.

Газыйм бабай башта ике аяклап каршы торды.

— Бу яшемдә гомерем узган нигездән кузгалмыйм. Әниегез каберен ташлап,

чит-җат җиргә аяк та атламыйм, әйтмәгез дә, — диде.

— Әти, ошатмасаң кайтарып куярбыз. Әйдә әле, безнең тормышны күреп

китәрсең. Һич югында бер-ике атнага гына булса да, — дип Рифат картны

шактый үгетләде.

— Шулай дисәң генә инде… Кара аны, озакка түгел… Ә кош-кортны,

кәҗәләрне нишләтәбез?

— Күршеләргә әйтербез. Кирәк-яракны күпләп биреп калдырырбыз.

Кәҗәләреңне алар сава дисең ич. Ул арада гына күз-колак булып торырлар

инде.

Газыйм бабайның кунакка җыенуын күршеләре хуплап каршылады:

— Борчылма, бабай. Синең яхшылыкларыңны без гомердә дә онытмаячакбыз.

Бар-бар, көндәлек мәшәкатьләрдән бераз арынып тор, — диделәр.

— Ярар инде, алайса, рәхмәт. Мин озакламам, җәме. Исән-имин торыгыз,

— дип карт машинага чыгып утырды.

Юлчылар кайтып җиткәндә, Рәшидәнең гөбәдиясе пешеп өлгергән иде инде.

Пилмәнен дә салып җибәрде. Галиябану апай, син карый тор инде, дип Рәшидә

юлчыларны каршыларга ашыкты. Газыйм абзый әүвәл хуҗалыкны карап йөрде,

канәгатьлек белән тамак кыргалап, болдырга күтәрелергә торганда ишектә

Галиябану әби пәйда булды. Аны күргәч, Рифат белән Рәшидә бер-берсенә

карап, елмаеп куйдылар. Карчык пөхтә итеп кешелеккә кия торган күлмәген

кигән, шәл-яулыгын матур итеп иңенә салган иде.

— Әйдә, әйдә, Газыйм абзый, хуш киләсең, — диде ул. — Менә безнең

тормышка күз салырсың. Улың белән киленеңә мин рәхмәт укып бетерә

алмыйм. Мине үз әниләре сыман карыйлар.

— Шулай булырга тиеш, кем…

— Галиябану булам мин, Галиябану.

— Шулай булырга тиеш, Галиябану. Кемнеке — аныкы, ди халык. Минем

балалар алар. Киленгә килгәндә, алар нәселе гомер-гомергә уңган, кешелекле,

ярдәмчел булды.

Ашап-эчеп, ял итеп, намаз укып алгач, каралты-кураны, кече инкубаторны да

карап чыгарга ниятләде. Андагы чебешләрне, сугымга хәзерләнгән, җитлеккән

күрдәкләрне, һәркайдагы чисталыкны ошатып:

— Кул куям мин моңа, кул куям, — дип канәгать калды. — Хәере белән

булсын.

Галиябану карчыкны алыштырып куйдылармыни. Рәшидә каенатасының

күңелен күрергә дип берәр эшкә тотынса, карчык юк-юк, үзем-үзем, дип кунак

тирәсендә бөтерелеп кенә йөрде. Тәһарәт алырга комганга җылы су тутырып,

сөлгесен китереп куйды, ашарга утыргач, кыстый-кыстый сыйлады, балын-

шикәрен, җиләк-җимешен аның алдынарак күчерде, чәен яңартып торды.

Картның коймак яратканын белгәч, аны көн аралаш пешерде. Шулай ярты

ай чамасы вакыт узды, карт китү хакында сүз күтәрмәде. Рәшидә дә, Рифат та

аның Галиябану апалары белән еш кына капка төбендә сөйләшеп утыруына

шатланып йөрделәр. Бәлки калырга риза булыр. Карт монда да тик тора

белмәде, карчык белән бергә казык кагып, помидорларны күтәртеп бәйләделәр,

аларның төпләрен йомшарттылар, кыярларга су сиптеләр, көлдән селте ясап,

карлыганнарны бөҗәкләрдән тазарттылар. Көннәрнең берендә карт яшьләрне

шаккатырып болай диде:

— Улым, син бу авылның мулласын алып кил әле, — диде. — Никах укырга

диген. Без Галиябану апагыз белән кушылырга булдык. Аннары кайтып

китәрбез, вакыт җитте, булды.

— Менә сиңа яңалык! — диде Рифат. — Тиктомалдан гына дип әйтимме

соң… Без бит инде син калырсың дип өметләнгән идек. Галиябану апага

ияләшеп беткән идек. Үзе дә… Аннары, әти, аның бит үз кызы, үз гаиләсе бар.

Алар нәрсә диярләр соң?

— Безнең яшьтә тиктомалдан эшләнә торган эш түгел бу, улым. Үз гаиләсе,

дисең. Менә бит сезнең белән яшәргә ризалык биргәннәр.

— Галиябану апа, үзең ни дисең соң?

— Риза ул, Рәшидә кызым. Югыйсә мин сүз күтәреп торыр идемме… Мин

бит аны җәһәннәмгә алып китмим. Теләгән чагында мондамы, Казангамы,

кайтып җөрер. Икебезгә дә шулай яхшы булыр дип уйлаштык.

— Әти, без бит синең белән бергә яшәрбез, дип өметләнеп торган идек.

Ничек була соң инде бу? — Рәшидә яшьләнгән күзләрен сөртә башлады.

— Кушылыгыз, тик монда яшәгез.

— Галиябану, син нишләп авызыңа су капкан шикелле дәшми торасың?

Әйт сүзеңне, — диде карт.

— Сез, балалар, каршы килмәгез әле. Ходай шулай язгандыр, — диде карчык.

— Уйлаштык инде без. Төрле яктан уйлаштык. Безнең әти сөялә белгән егылмас

дия иде. Яныңда сүз катарлык та кешең булмаганда ялгызыңа бик авыр ул,

авыр. Особый ир-атка. Мин риза, савабы да булыр, иншалла.

— Кызың, киявең каршы килсә?

— Аңлашырбыз. Без бит әле үз акылыбызда.

— Ярар инде, алайса. Нишләмәк кирәк… Кайчан телисез, шунда алып

килербез, илтеп куярбыз. Ә кышын бездә яшәрсез. Безнең дә менә сезгә шундый

шартыбыз бар, — диде Рифат. — Шулай бит, Рәшидә?

— Шулаен шулай да. Кеше ни дияр? Карт белән карчыкны сыйдырмаганнар

икән диюләре мөмкин ләбаса.

— Дисәләр диярләр. Кызыл тел ни сөйләмәс, Рәшидә кызым. Гайбәтнең

урыны чүплек башында, аңарга шаккатасы түгел.

Шулай итеп, кунакка гына килгән Газыйм бабай туган авылына карчыгын

ияртеп кайтты. Дәлиле дә нык иде — Ходай Тәгалә безгә уртак ризык

язгандыр.

***

Көннәрнең берендә Аликның нияте тәмам ачыкланды. Урамда аяк асты

шактый тазарган, нәни күлдәвекләр пыяладай четердәп ватылган көз көне иде.

Инде күпләр машиналарының көпчәкләрен кышкыга алыштырып бетергән

иде. Тәнзилә дә кышныкын куйдыртырга ниятләде. Тик моны кем эшләр икән

соң? Бәлки автосервиска барыргадыр? Гараждан чыгуга, күзе арткы көпчәккә

төшкәч, эче жу итте, көпчәк шиңгән иде. Димәк, Тәнзилә аны тагын кайдадыр

тишкән инде, шушында ук алыштырырга кирәк иде. Ичмаса, иртән үк эшлекле

очрашулар билгеләнгән. Тагын шул каравылчы ирләргә ялынырга калды.

Бүген, гөнаһ шомлыгына, тагын шул Алик дигәннәре тора икән. Кәҗәләнмәде

тагын, җәйге дүрт көпчәкне дә җәт кенә салдырып, шипланганнарын җәт кенә

куйды.

— Рәхмәт, ничә сум бирим?

Хатынның соравына каршы Алик, киерелеп торган иреннәрен колакларына

кадәр җәеп, акчадан баш тартты:

— Бу юлы акча алмыйм.

— Аракым юк. Алып килгәч бирермен, алайса, — диде Тәнзилә.

— Аракы да алмыйм.

— Ничек? Бушка эшлисеңмени?

— Бушка дип. Юк, син миңа үзең кирәк.

Тәнзилә ачу белән Аликның йөзенә текәлде.

— Син миңа, матур апай, үзең кирәк. — Аликның шома күзләре ялт-йолт

итте. — Үзең кирәк, үзең. Түләү натуралата.

Бу интим якынлыкка ишарә, чиксез йөгәнсезлек, оятсызлык иде. Бераз

телсез калып торгач, Тәнзилә аңга килде:

— Ничек сиңа оят түгел! Кагыласы булма! Бу бит, бу бит җинаять! Башың

төрмәдән чыкмаячак бит синең, җир бит, — дип, ул ярсуына ирек бирде. Алик

мыскыллы елмаеп тыңлап торгач:

— Зря ярсыйсың, матур апай, — диде. — Ташла әле син моны. Ә төрмә

дигәндә анда мин түгел, үзеңнең утыруың мөмкин. Әйе, әйе. Әгәр шулай

кәҗәләнеп торсаң!

Аликның бу сүзләре гараж стенасыннан кире кайтып, шомлы киноларда гына

була торган кайтаваз булып яңгырады. Бу нинди көн булды соң, ә? Ниндидер

йолкыш аңа, Тәнзиләгә, төрмә белән яный!

— Авызың ни сөйләгәнне колагың ишетәме соң синең?

— Бик тә ишетә, апаем. Алайса, әйтим инде. Теге уйнашчы кыз үлгән көннән

алдарак син монда нинди машина бушатып йөрдең? Гаражыгызда кем белән

үбешеп тордың, ә?

Тәнзиләнең башына күсәк белән суктылармыни, сыгылып төште. Буш

банкалар тулы мичкә өстенә утырмаса, ул, мөгаен, идәнгә үк авар иде. Банкалар

шыксыз тавыш чыгарып шыкырдады. Кайсыдыр ватылды да бугай. Тәнзилә

аркасына кайнар тир бәреп чыкканын тойды, ә шулай да икенче мизгелдә

үзен-үзе кулга алды.

— Син нәрсә лыгырдыйсың? Нишләп, ничек монда йөрим, — диде ул.

— Мин ич ул көннәрдә Мәскәүдә идем.

— Мәскәүдә, Мәскәүдә… Яныгыздан мин кат-кат узып киттем. Мин Мәскәү

номерларын бик яхшы беләм. Үзең Мәскәүдә. Ә монда синең өрәгең йөргән

идемени? «Кинога» төшеп? — Аликның тавышы зәһәр яңгырады.

— Нинди кино? Син саташасыңмы әллә?

— Ярар, ярар, — диде Алик, тавышын акрынайтып. — Син бүген тәртәгә

тибәсең. Ә иртәгә риза булырсың, иртәгә булмаса, берсекөнгә. Мин көтәрмен.

Гаражларга килгән-киткәннең бөтенесе охрана видеотасмасына язылып бара.

Ә теге көнгеләре миндә. Тикшерүчеләр сораганнар иде, без аларны боздык

инде, дидем.

Тәнзиләнең бөтен гәүдәсе калтыр-колтыр килә башлады. Ул диванга

сыгылып төште. Алик моны үзенчә аңлады, аның куллары җитез генә хатынның

итәк астына үрелде.

***

Беркөнне Равил урамда Саимәне очратты. Хәл-әхвәлне белешкәч, ул

Равилнең калкып чыккан яңакларына карап:

— Син картая төшкәнсең, димме… Ничек яшисең, өйләнмәдеңме әле?

— дип сорады.

— Тормыштан зарланмыйм ла, анысы, — диде Равил.

— Шулайдыр, бик ыспай күренәсең. Зиләңне сагынмыйсыңмы соң?

— Сагынып нишлисең… Икебез ягыннан да хата булды инде, булды. — Равил

көрсенеп куйды.

— Беркөнне Зилә янына кергән идем әле. Сөйләшеп утырдык. Кайларда,

ни эшләр бетереп йөри икән, ди. Ярый әле, утыртып куймадылар, ди. Әй,

юләрләр, юләрләр сез.

— Ә үзенең хәле ничек? Эшләре әйбәт барамы?

— Эшем ару, ди. Тик әнисе бик борчый икән. Картайган, Тәнзилә янына

күчәсе килә икән. Хәтере бик начарайган. Аны карарга калсам, миңа эшне

ташларга туры киләчәк, ди Тәнзилә. Квартирын сатып, картлар йортына

урнаштырмый булмас ахрысы, ди. Җә, ярар, хуш…

Шуннан бирле Равилнең миен бер уй чокый башлады. Саимәне әллә Тәнзилә

җибәрдеме икән? Әллә барып өзелгәнне ялгап караргамы? Көне белән күңеле

бар, сөйләш, ди, ул да түгел үзгәреп тә куя — йөрмә, бер киселгән икмәк

ябышмый, ди. Шулай шактый ара изалангач, барырга, сүз катып карарга

ниятләде. Куа икән кусын, нәрсә югалта соң ул? Югалтасын югалткан инде.

Таныш баскычлар буйлап менгәндә аның йөрәге күкрәгеннән чыгарлык

булып тибә башлады. Кыңгырау төймәсенә басыйммы-юкмы дип шактый

икеләнеп торды. Ул арада эчтән чыркылдап көлгән таныш тавыш яңгырады.

Әйе, Зилә өйдә иде.

— Кем бар анда?

Равилнең теле аңкавына ябышты да куйды. Тотлыга-тотлыга көчкә генә:

— М-мин… әле бу… Равил, — дип әйтә алды.

Бикләр чалтыр-чолтыр килде, ишек яртылаш ачылды. Анда Тәнзилә пәйда

булды. Аның йөзенә чиктән тыш гаҗәпләнү, аптырау билгеләре йөгерде. Хатын

әле Равилгә, әле коридорга борылды, хәтта баскан урынында таптанып алды.

— И-и-сәнме, Тәнзилә? Керергә мөмкинме?

Тәнзилә артында, коридорның ары башында трусиктан гына бер ир заты

калкып чыкты:

— Кем бар, матур апай? Вакытлы-вакытсыз кем йөри?

Йа, Хода! Бу теге гараж кооперативы каравылчысы Алик түгелме соң?

Әйе, ул кеше чыннан да Алик иде. Равил өнсез калды. Бу мизгел аңа үзе бер

гомер булып тоелды. Ул ихтыярсыздан шаркылдап көлә башлады, аннары башын

чайкый-чайкый, абына-сөртенә баскычтан аска ташланды. Борылып карамаса

да, ул үзен тәрәзәдән озак күзәтеп калуларын баш чүмече белән тойды.

***

Равил бер мәлне массаж ясаучы кызлар арасында Тосяны — Тәскирәне

күрде. Кыз үзе дә елмаеп аңа карап алды. Шуннан соң алар кунак йортында

очрашканда, ерактан гына бер-берсен сәламләп йөри башладылар. Беркөнне

саунада Равил аңа сүз катырга да теләгән иде, кыз бармагын иреннәренә тидереп

алды. Бу кисәтү иде. Монда хезмәт итүчеләргә авызларын йозакта тотарга әмер

бирелгән. Официантлар, пешекчеләр чукрак-телсезләр шикелле, авызларыннан

сүз чыкса да, «әйе», «юк»тан башканы белмиләр иде. Роберт Равилгә дә баштан

ук биредә күргән-белгәнеңне шунда ук оныт, диде. Баштарак Равил моңа артык

игътибар итмәсә дә, тора-бара күңеленә шом керә башлады. Кая килеп эләкте

соң ул? Дөрес, кафеда эш үз уңаена тәгәри, Роберт та канәгать, чөнки килгән

файданың үз өлешен төгәл алып бара. Тик аның кунак йортына кешеләр алып

килүе ешайганнан ешая гына бара. Үзләре белән яшь кызлар алып килүчеләр

дә бар. Эчәләр, шаулашалар, бәхәсләшәләр. Ярым шәрә килеш холда шахмат,

карта уйныйлар, иртәнгә чаклы бильярд туныйлар. Үзәк кунаклары белән

район башлыклары, төрле дәрәҗәдәге депутатлар, бизнесменнар, зур сәнәгать

предприятиесе җитәкчеләре дә күренгәч, Равил бизнес белән хакимият йомгагы

тыгызлана баруын, илдә коррупциянең тирәнәйгәннән тирәнәюен аңлады.

Кунакларның кәефен күреп хәлдән тайган көннәрдә Равил үзенең кайчан,

ничек мунчачы, арка юучыга әйләнеп калуы хакында уйлый башлады. Китәргә!

Тик ничек? Бәлки, тотарга да Робертның үзенә турыдан-туры әйтергәдер.

Исәнлегем какшый башлады дияргәдер. Равилнең бу ниятен Роберт чыраен

җимереп каршылады.

— Ташла син бу уеңны, — диде. — Җайланып киткән тормышыңнан туя

башладың мәллә? Шуны бел, дус кеше: безнең арадан, безнең системадан чыгу

керүгә караганда да катлаулырак.

Робертның күзләреннән усал дулкыннар сибелде. Шуңа күрә Равил әлегә сүз

кузгатып тормаска булды. Ничек диде бит — чыгу керүдән дә авыррак, диде.

Әйе, бар икән хәлләр… Бермәл аның үзенә хәтле кафе мөдире булып эшләгән

егетне очратуы хәтерендә яңарды. Егетнең күз төпләре күгәргән, таякка таянып,

бик нык аксап, көчкә-көчкә генә атлап бара иде. Равил аптырап:

— Сиңа ни булды? Авариягә очрадыңмы әллә? — дип сорады.

Егет нидер әйтмәкче иде, кире уйлады бугай:

— Әй, сорама! — дип кулын гына селтәде.

«Системадан чыгу керүгә караганда да катлаулырак» дигән сүз шушы буламы

икән әллә? Йа Хода!

***

Тагын бер ел узды. Равил чын-чынлап кафедагы эштән китәргә кирәк дигән

уйга килде. Хәер, кунак йортындагы вазифаларыннан баш тартса, аны болай

да кафедан очырачакларын аңлый иде. Тик кая барачак соң ул? Аның кемгә

кирәге бар? Энесе әнә үз урынын тапты. Үзе яраткан хатынга өйләнеп, күрдәк

хуҗалыгы корып, матур гына тормыш итеп ята. Ә Равил үзе һаман юлда. Юлы

нинди диген әле! Бу турыда уйлаганда, аның йөрәге дөп-дөп тибә башлый. Бу

шайтан оясыннан ничек котылырга, ничек? Ниһаять, ул Роберт белән катгый

сөйләшеп, араны өзәргә дигән нәтиҗәгә килде. Ни булса, шул булыр!

Бу уйга аны көннәрнең берендә Тәскирә белән көтмәгәндә очрашып сөйләшү

этәрде. Ул көнне Тәскирә буш иде. Бу чибәр татар кызын күргән саен, Равилнең

йөрәге әрни иде. Кызның ялгыз гына ял бүлмәсенә кереп киткәнен күргәч,

Равил аның артыннан атлады.

— Равил абый, кирәкми, чыгыгыз, зинһар, — диде кыз. — Күрсәләр,

миңа волчий билет. Сезгә дә рәхмәт әйтмәсләр. Сез дә бит «обслуживающий

персонал».

— Минем бернинди начар уем юк, сеңлем. Син шундый чибәр, чын татар

кызы. Буең-сының димме, йөзең димме. Килмәгән җирең юк. Мин сине тәүге

күрүемдә үк ошаткан идем. Чибәр син, бик чибәр…

— Равил абый, зинһар, чыгыгыз инде. Кызганыгыз, күрсәләр, эш харап.

— Тәскирә, сеңлем, бернинди начар ниятем юк, дим ич. Шуны гына

әйтәсем килә. Кит син моннан, чык бу юлдан. Әрәм булма! Әти-әниең белсә,

кара кайгыга төшәр!

Тәскирәнең күзеннән чәчрәп яшьләр чыкты:

— Әти-әнием юк минем, абый. Ятимә мин. Әби-бабай карамагында үстем,

беркемем дә юк.

— Алай икән… Ничек мондый юлга бастың соң, сеңел?

— Тормыш бастырды, Равил абый. Ятимә тормышы. Ә син, син үзең,

Равил абый? Ярар, мин ятимә кыз бала, ә син? Безнең аерма шунда гына:

син ир кеше. Үзең монда нишләп йөрисең? Ә? Тап-таза ир! Кунакларның

кыланмышларыннан еш кына йөзеңә ачу чыкканны мин күрәм бит.

Үтерде Тәскирә, үтерде. Дөреслекне ярды да салды. Чыдасаң чыда,

чыдамасаң, әнә агач ботагына бау эл дә… Тьфү, тьфү. Юк инде, Тәскирә сеңлем,

мин барам да Робертка барын да ачып салам!

Роберт аны ачулы каршылады:

— Кайчан да бер кыякларга йөргәнеңне күптән аңладым. Ярар, китәрсең.

Кисәтеп куям — телеңне тыя бел.

— Могила!

— Кафедан да китәсеңне аңлыйсыңдыр инде. Шулай да яңа кеше тапканчы

анда йөреп тор. Исәп-хисапны аның белән бергә ясарсыз. Син бит матди

җаваплы кеше.

Равил гаҗәпкә калды:

— Мине алганда, бернинди актлар төзеп тормадык ич. Миннән алдагы

мөдир китте дә барды.

— «Китте дә барды!» Кудым мин аны, кудым! Кудым! Ә син үзең китәсең.

— Шулай булгач?

— Раз на раз не приходится. Акт, опись белән хуҗалыкны тапшырырсың

да дүрт ягың кыйбла.

Бу сөйләшүдән соң ике атналап вакыт узып китте, яңа кеше һаман күренмәде.

Равил хуҗага янә теләген исенә төшерде. Роберт караңгы чыраен ачмыйча гына:

— Син эшләгән арада йөзләп тарелка ватылган… Өч йөзләп кашык югалган.

Бәясен түләргә туры килер, — диде.

— Мин ватмадым, мин урламадым ич аларны, — диде Равил. — Списать

итеп булмыймыни?

Роберт шактый озак дәшми торгач:

— Син яңа шартларда яшәвеңне һаман аңламыйсың икән, — дип өстәде.

— Хәзер үзмилек хөкем сөрә.

***

Кафе хезмәткәрләре белән җыелышып тиешле акчаны бухгалтериягә кертеп

биргәч, Равил янә Роберт ишеген какты. Хуҗа тагын бер-ике атна көтәргә

кушты. Шулай ай ярымнар вакыт узгач кына Роберт Равилне чакыртып алды

да кафеның яңа мөдире белән таныштырды.

— Менә Михаил Сергеевич, бөтен тапшыру-кабул итү эшләрен җиренә

җиткереп эшләп бетерегез. Шуннан соң, Равил, китә аласың. Без монда фикер

алыштык, сине тоткарларлык сәбәп күренми, диделәр. Ярар, барыгыз.

Михаил Сергеевич дигәннәре артык вак кеше булып чыкты, алыш-бирешне

ике атнага сузды, һәрнәрсәне энәсеннән җебенә хәтле тикшереп бетергәч кенә

обходной актка кул куярга мөмкинлек туды. Равил Роберттан кунак йортында

калган вак-төяк әйберләрен алып кайтырга рөхсәт сорады. Роберт бар инде,

бар, Тосяң белән хушлашып кайт, дип көлемсерәде. Аннары:

— Синең, Равил, үзеңә хәтле эшләгән мөдирне очратканың булдымы?

— дип сорады.

— Бер мәртәбә урамда очраткан идем. Артык сөйләшеп тормады, кулын

селтәп, аксый-туксый тиз генә китү ягын карады.

— Алайса акыл кергән икән үзенә, — дип Роберт канәгатьләнеп калды.

Аннары урынлы-урынсыз тагын өстәп куйды. — Онытма, Равил. Авызың

йозакта булсын.

Равилнең вак-төяк әйберләр салган сумкасын тикшергәннән соң, «сумала

капкан егетләр» дәшми-нитми аны кунак йорты капкасыннан чыгарып

җибәрделәр. Көтеп торган машина янына килеп җиткәндә:

— Равил абый! Равил абый! — дип кычкырган тавышка борылып караса,

үзенә таба йөгереп килгән Тәскирәне күреп алды. Кыз килеп тә җитте, муенына

да сарылды.

— Китәсеңмени, Равил абый?

— Китәм, китәм, сеңлем.

— Ә мин?! Мин нишлим? Ә?

Равил аптырап, ни әйтергә белми торды.

— Равил абый, алып кит син мине! Зинһар, алып кит! Мин сиңа гомеремә

турылыклы хатын булырмын!

Тәскирәнең күз буяуларын юып аккан ачы яшьләре Равилнең йөрәген

тетрәндерде. Ул кызны биленнән кочаклап алды:

— Алайса, әйдә, сеңлем, алда күз күрер.

***

Эш белән Казанга килгәч, Рифат абыйсының фатирына сугылды. Соңгы

вакытларда эше күп булды, абыйсын да күптән күргәне юк иде инде. Подъезд

ишегендәге кнопкаларга басарга гына торганда, ишек ачылып китте, аннан

чыккан алтмыш-алтмыш биш яшьләрдәге хатын-кыз Рифатка чүт кенә килеп

бәрелмәде:

— Гафу итегез, куркыттым бугай, — диде Рифат. — Равил Әкбәров шушы

подъездда яши бит, әйеме? — Рифат хатынны тизрәк тынычландырырга

теләде.

— Сез аның кеме буласыз? Күзгә-башка күренгән кеше түгелсез? — Хатынның

уяулык күрсәтүе иде бугай.

— Энесе булам, энесе. Шикләнмәгез, — диде Рифат.

— Шикләнерсең шул, — дип хатын Рифатны баштанаяк күздән кичерде.

— Телевизор ачсаң, туктаусыз сак, сизгер булыгыз, шикле кешеләрдән, шикле

әйберләрдән сакланыгыз, дип тәкрарлап кына торалар. Транспортка утырсаң,

тагын шул хәл.

— Сез хаклы, ханым, хаклы. Уяулык хәзер бик кирәк. — Рифат хатын сүзен

җөпләде. — Өйдә микән, юк микән? Абыйны әйтәм.

— Өйдәдер, бу арада гел өйдә күренә. Өйләнергә дә йөри бугай әле.

Рифат ничек алай, каян беләсез, кайчан дип берьюлы әллә ничә сорау

бирергә авызын ачкан иде дә моның урынсыз икәнен чамалап өлгерде. Чыннан

да, күрше хатын аларга ничек җавап бирсен инде. Звонок төймәсенә басуга,

эчтән Равилнең:

— Кем бар? — дигән тавышы ишетелде.

— Абый, мин бу, мин, Рифат. Ач әле.

— Һай, энекәш, син икәнсең! Кер, кер әйдә! — Равил ихлас шатланды.

— Үзем дә сагынып тора идем. — Аннары бүлмә ягына борылды:

— Тәскирә, күрен әле, күрен. Энем белән таныштырыйм әле.

Ишектә өстенә озын матур бизәкле халат кигән, башына ап-ак яулык

бәйләгән урта буйлы, күзгә бәрелеп торган чибәр йөзле, зифа гәүдәле кыз

пәйда булды.

— Менә Тәскирә була бу. Роберт Зарипов хуҗалыгында бергә хезмәт иттек.

Зияле буендагы кунак йортында. Ә бу энем Рифат, таныш булыгыз.

— Исәнмесез, Рифат абый. Хуш киләсез, әйдә узыгыз, уз. Гафу итегез, кулым

камырлы. Равил абый, әйдә, кунакны залга чакыр. Мин пәрәмәчләрне пешереп

бетерим дә чәй эчәрбез, — дип, Тәскирә янә кухняга юнәлде.

Кыз Равил абый дигәч, Рифатка сораулы караш ташлап алды. «Өйләнергә

йөри… Равил абый…» Энесенең карашын тотып алган Равил:

— Менә шулай… Аңлатырмын. Әлегә үзем дә белеп бетермим, — дип куйды.

Рифатның тәҗрибәле күзе һәркайдагы чисталыкка, пөхтәлеккә игътибар итте.

Хатын-кызның кулы тимәсә, почмакларга пәрәвез куна, плинтусларга тузан

катламы җыелып ята. Ә монда барысы пөхтә, сөртелгән, ялт итеп тора. Рәшидә

кебек Тәскирә дә уңган икән, дип уйлап куйды Рифат. Кызарып пешкән сусыл

пәрәмәчләр янына катык куеп сыйлагач, аның йөзендә елмаю киңәйгәннән

киңәйде. Кыз күрмәгән арада ул абыйсына баш бармагын күрсәтеп, хуплавын

белдереп алды. Равилнең иңбашларын сикертеп куюын гына аңламады.

Тәскирә ирләрне сыйлаганнан соң кинәт кенә:

— Рифат абый, сез барыбер безнең мөнәсәбәтләрне Равил абыйдан

сораячаксыз. Әйтегез әле үзенә, ун еллык яшь аермасы әлләни зур түгел ләбаса.

Шулай бит? — диде. Аннары Равилгә борылды. — Равил абый, син энеңә

яшермичә барын да сөйләп бир. Мин чыкмыйм, икәвегезгә генә сөйләшергә

уңайрак булыр.

— Ах, син акыл иясе, — дип көлде Рифат. — Алайса, әйт әле, үзең ун яшь

зур аерма түгел дисең. Үзең һаман Равил абый да, Равил абый?

— Шулай ияләшенгән инде.

— Ә мин ихтирамнан дип торам.

— Анысын ул үзе белә. Кыз бала үз язмышын ихлас күңелдән ихтирам

итмәгән ир заты белән бәйли алмый дип беләм мин.

— Ун-унике еллык яшь арасы һич тә киртә түгел. Хәзер картаеп беткәннәр

дә яшьләргә өйләнә, кияүгә чыга. Бу мәсьәләне үзегез хәл итәрсез дип уйлыйм.

Ә мин сезгә исәнлек-саулык, бәхет телим.

— Ә бәхет нәрсә соң ул, Рифат абый?

Рифат кызның матур йөзенә шактый озак карап торды. Шагыйрь Мөхәммәт

Садри бәхетне сөекле ярың булу дип аңлата. Икенче бер шагыйрь, бәхет ул күп

канатлы, шуның берсе — тәүфыйк, ди. Бу тирән фәлсәфи сорауга һәркемнең

үз җавабы бардыр, күрәсең. Рифатның да бар, тик әлегә тикле беркемгә дә

әйткәне юк иде.

— Бәхет ул, минемчә, бәхетсезлекләр булмау. Якыннарыңның берәрсе авырып

китсә, бу — бәхетсезлек. Эшсезлек — бәхетсезлек. Мохтаҗлык — бәхетсезлек.

Эчүчелек тә шулай ук. Менә шундый хәлләр җаныңны әрнетеп тормаса, шул

инде ул бәхет. Аңлата алдыммы, Тәскирә?

— Ә ятимлек?

— И-и, аннан да авыр бәхетсезлек юктыр инде.

Тәскирә бераз башын иеп торгач, нәтиҗә ясап куйды:

— Халык, бәхет ул җан тынычлыгы, дип юкка гына әйтмидер шул.

Сүзгә Равил кушылды:

— Безнең җан тынычлыгы чамалы гына әлегә. Мин кафедан киттем бит.

Менә эш табу мәсьәләсе килеп басты.

Озатырга чыккач, Равил энесенә эчен бушатты.

— Тәскирәнең сиңа карап торуларына, йөзендә нурлар уйнавына игътибар

иттем, ул сине ярата дип уйлыйм мин, абый, — диде Рифат. — Кешенең күз

карашы бик күп нәрсә турында сөйли. Тәнзиләң түгел бу кыз, юк.

— Авызың бер пешсә, салкын суны да өреп кабасың, энем. Ялгызлык та

бәйрәм түгел…

— Бәхетне дә җан тынычлыгына бәйләде. Җаны җылыга сусаган аның. Үзе

бик уңган да күренә.

— Дөрес. Минем буйдак тормышымны гөл иттерде.

— Ятимлек дип бая юкка гына әйтмәгәндер. Кемнәре бар соң?

— Бабасы белән әбисен генә белә. Әтисен бөтенләй хәтерләми. Әнисе аны

ике яшендә калдырып, Ташкент ягына китеп барган да шунда яшәп калган.

— Дөрестән дә, ул ятимә икән. Әйтәм йөзендә моңсулык чалымнары

шәйләнә.

— Урта мәктәпне алтын медальгә бетергәч, Казанга килгән, тик медицина

институтына керә алмаган.

— Татар мәктәбен бетергән авыл баласына кая инде ул рус телендә дәүләт

имтиханы бирү. Ә ятим балага түләүле уку турында уйларга да юк.

— Шулай шул. Ятим булмаса да, сиксәнешәр-йөзәр мең сум акча авыл

кешесенә каян килсен, абый.

— Эш эзли торгач, «Арена» дигән төнге клубта савыт-саба юучы булып эшли

башлаган. Андагы стриптиз кызларының берсе бик матур җырлый иде, ди. Аңа

кушылып җырлый башладым, ди. Тәскирәнең тавышы бик матур.

— Шуннан күреп алганнардыр инде алайса.

— «Олы юлның тузаны» дигән җырны теге Роберт Зарипов бик ошаткан

икән. Тәскирәне массажистлар курсына урнаштырган.

— Аңлашылды. Шуннан ул аны Зияледәге кунак йортына йөртә башлаган,

димәк.

— Әйе, Робертның тозагы нык аның. Яхшы түләгән. Роберт ярдәмчел зат

ул. Тик аның ярдәме кыйммәткә төшә. Үзем дә татыдым. — Равил тирән итеп

көрсенеп куйды. — Әлегә бер массаж салонында эшләп йөри.

— Абый, без болай итик әле. Әйдәгез, безгә кайтып бераз ял итегез. Без

дә Тәскирә белән якынрак танышырбыз. Безнең тормышны күреп китәрсез.

Миңа да киңәш кирәк. Без авыллы-шәһәрле яшибез, үзең беләсең. Сезнең эш

турында да уйлашырбыз. Мин квартирага барып аласы әйберләрне алыйм да

янә сезгә кагылырмын.

Тәскирә бу тәкъдимгә балаларча сөенде. Аның тиз-тиз генә җыена башлавын

күргәч, Равил:

— Ашыкма әле, сеңел. Рифат әле квартираларына барып киләм, диде.

— Мин дә кибеткә чыгып керим. Кунакка буш кул белән бармыйлар.

— Молодец!

— Әйдә алайса, мин дә синең белән барам.

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 6, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: