Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бер абынгач

Таш баскан ич бик күпләрнең күкрәк читлеген...

Ачысын да, төчесен дә татып,

Яхшы беләм, имеш, дөньяны.

Уңны уңга көйләп йөри торгач,

Килеп чыга, каһәр, сул ягы.

 

Нык абынгач ялган абруйларга,

Таныйм хәзер алар битлеген.

Ничек күрмәгәнмен – таш баскан ич,

Бик күпләрнең күкрәк читлеген.

 

"КУ" 6, 2020

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев