Бәхет кайда оя кора (ахыры)

Романның башын монда укыгыз.

Равилләр авылда өч атналап кунак булдылар. Рәшидә белән Тәскирә

сөйләшеп туймадылар. Кунак кызына бакчадагы чәчәклек аерата ошады.

Хуҗабикәгә ул һәр эштә булышып йөрде, бернәрсәдән дә тартынып тормады,

идәнен дә юды, керен дә уды, бакча эшендә дә калышмады. Күрше Нәкыя

күзәтеп йөргән икән кунак кызының уңганлыгын, пөхтәлеген бик ошатып, ут

икән бу кыз, ут икән, дип мактап чыгып китте.

Вакыт-вакыт Тәскирәнең ялгызы гына моңсуланып утырганын күреп,

Рәшидә, бер мәлне:

— Алла бирсә, тиздән сезнең дә тормыш рәтләнеп китәр. Бергә-бергә

рәхәтләнеп яшәрбез, килендәш, — диде.

— Килендәш түгел шул, Рәшидә апа, — диде Тәскирә.

Тегесе аптырый калды:

— Ничек инде?

— Белмим. Равил абый суза да суза. Без бит өйләнешмәгән.

…Бу хакта Равил белән алар арасында сүз булган иде инде. Равил кулындагы

китабыннан аерылып, карашын бер ноктага төбәп уйланып утырган Тәскирә

янына килде дә кулын иңенә салды.

— Сеңелкәй, ник тагын моңаеп утырасың? — диде.

Тәскирә борылмыйча гына аңа сыенды:

— Әби белән бабай һаман күз алдымда. Төшемә дә борчылып керәләр.

Аларны бик сагынам. Ялгызлык бәласе инде.

— Ә мин? Мин?

— Синме? Син дә һаман читләшәсең. Мин кем монда?

— Тәскирәкәй, ничек кенә аңлатыйм икән, кадерлем… Йөрәктәге яралардан

һаман кан саркып тора бит. Үземнең генә түгел, синең дә ялгышуыңны теләмим

мин. Кабат-кабат…

Тәскирәнең без бит язылышмаган да, дигән сүзе Рәшидәне аптырашта

калдырды. Бергә яшә дә аерым йокла. Ничек була соң инде бу? Рәшидә

чыдамады, җаен туры китереп, Равилгә сүз катты:

— Равил абый, син нишләп безнең тормышка борын тыгасың дип ачуланма

әле. Тәскирә менә дигән татар кызы. Күңеле саф, уңган-булган. Теге таш курчак

түгел. Бөтен күңеле белән сиңа тартыла. Еш кына шундый моңсулана ки, балам

кебек башыннан сыйпыйсым килә.

Күрә Равил, күрә. Аның да күкрәгендә таш түгел ләбаса, кайнар йөрәк. Аның

да күңелендә әллә кайчан Тәскирәгә җылы хисләр уянды. Тик әле кайчан гына

бөтен тормышын көл иткән янгынны ничек онытасың? Хикмәт аның үзендә

түгел, Тәскирәдә бит. Ул ялгышмыймы икән? Яшь бит әле. Тора-бара Равил

башыннан үткәннәрне телгә ала башласа… Равил үзе дә күптән инде барын

да уртага салып сөйләшергә йөри дә, тик кинәт кенә бары да өзелеп китсә

нишләр? Рәшидә әйткәч, сөйләшми дә булмый. Ниһаять, Равил кызга барча

уйларын ачып салырга җөрьәт итте.

— Мин синең җаның кыйналганын күрми дип уйлама, сеңел, — диде ул.

— Минеке артыграк та кыйнала. Кешенең үткәне койрык шикелле гомере

буена артыннан ияреп йөри. Беләсең ич, мин өйләнгән идем. Яратып өйләндем

дип уйлый идем. Чынында матурлыкка сокланып, ихлас ялгышканмын икән.

Хатыным бик чибәр иде. Курчак кебек. Ә эчтән… Тормыш арбасын да бер

максатка тарттык дип ышана идем, алай булмаган икән шул. Икебезгә ике

кыйбла булып чыкты. Салкынайганнан салкынайдык. Аннан инде бүтән

хаталарга да ерак калмады…

Тәскирә сүзне бүлдерде:

— Равил абый, мин барын да беләм. Син кафега урнашуга, хатын-кыз халкы

әллә кайлардан төпченеп өлгерде. Читләшеп йөрүең нәрсәдән? Син мине уйнаш

кызга санап йөрисең мәллә? Ялгышасың, Равил абый. Зиялегә барып йөргән

кызлар арасында кем генә юк. Үзең дә беләсең. Күбесе бүләккә сатыла иде

— норка тунга, алтынга, квартиралы булырга йөрүчеләр дә бар иде. Күрдең,

минем норка туным да, алтын-көмешем дә юк. Беркемнең кочагына кермәдем.

Кунакларга массаж гына ясый идем. Роберт мине күпме күндерергә маташты,

үгетләде, куркытып та карады… Бирешмәдем.

Равил кызны күкрәгенә кысты:

— Тәскирә, кадерлем. Син фәрештә бит, җаным. Беләсеңме шуны? Фәрештә.

Син минем таш булып катып барган күңелемне кузгаттың, бозын эреттең…

Тик..

— Нәрсә «тик»?

— Минем баштан узган хәлләр уртак тормышыбызда йөрәгеңне кимереп

ятмасмы? Мине битәрләмәссеңме? Мин бит гел шуны уйлап йөрим. Ә син аны

читләшү дип кабул иткәнсең.

— Мин сине йөрәк түремә ничек бар, шулай алдым, Равил абый. Калганы

синнән тора.

— Бу минем өчен әйтеп бетермәслек шатлык, кадерлем. Алайса, без менә

дигән гаилә корабыз, акыллым.

— Ярар, мин риза, Равил абый. Ә син мине ташламассыңмы?

Менә тагын Равилнең йөрәге упкынга төшеп киткәндәй булды. Әнә ниләр

уйлап моңсулана икән ятимә кыз. Ә ул, ир кеше, үз борчуларын алга куеп,

якын кешесенең рухи халәтенә, күңеленә кадалып торган боз сөңгеләренә

игътибарсыз йөргән. Табылган Алланың кашка тәкәсе. Нишләп без, ирләр,

вакыт-вакыт шундый мәгънәсез булабыз икән?

— Тәскирә, җаным. Мин сине исән чагымда беркайчан да ташламам.

— Равил күңеленнән ташыган сүзләрен тагын әйтергә теләгән иде, тик нык

дулкынланудан сүзләре тамагына төер булып утырды.

— Рәхмәт, Равил абый. — Тәскирә кочакта эреде.

…Инде килешенгән булса да, алар тагын загска бара алмадылар. Тәскирә

эшеннән күзләре ничектер сүнеп, йөзе күксел төскә кереп, күңелсезләнеп

кайтты. Равил аптырады:

— Тәскирә, акыллым, сиңа ни булды? — дип янына килеп утырды. — Моның

берәр сәбәбе бардыр, әйт әле.

— Ни дип әйтергә дә белмим, Равил абый, — диде кыз.

— Һаман абый дисең. Җитәр инде. Мин сине үз итеп, яратып өлгердем.

Киләчәгемне синсез күз алдына да китерә алмыйм. Язылышырга барабыз дип

йөргәндә тагын күңелсезләнәсең.

Тәскирәнең башы салынып төште, ул сулкылдый ук башлады.

— Ник елыйсың? Әйт инде… Мин бит ихлас күңелемнән...

Тәскирә башын чайкап куйды:

— Юк, Равил абый… Без бергә була алмыйбыз.

Равил торып басты да арлы-бирле йөренде.

— Һич аңламыйм, Тәскирә. Шундый матур яшәп киткән идек. Аңлат әле,

зинһар. Каян килде бу үзгәреш?

Тәскирә сулык-сулык килеп Равилгә борылды:

— Мин сезнең кибеткә кереп, элеккеге хатыныңны күреп чыктым.

— Ә-ә, менә нидә икән хикмәт?!. Ниләр сөйләде? Мине пычраткандыр

инде?

— Ник мин аның белән сөйләшеп торыйм?! Сөйләшмәдем. Ул мине белми…

Читтән генә карап тордым да чыгып киттем.

— Кәефең шуңа киттеме? Ярар, күрдең, ди.

— Ул шундый чибәр икән. Бик. Син аны оныта алмаячаксың. Сез яңадан

кавышачаксыз.

— Тәскирә, кадерлем. Безнең ара мәңгегә өзелгән. Күкрәк читлегендә

пыскып яткан кисәү башлары гына калды. Аны чибәр, дисең. Әйе, чибәр. Ә

син мең мәртәбә чибәррәк… Сәбәбе шул гынамы?

— Әйе.

Равил Тәскирәнең башыннан сыйпады:

— Әй, юләрем! Мин бит әллә ниләр уйлап өлгердем… Син минем иң якын

кешем. Мин сине беркемгә дә бирмим. Туганнарым да сине ярата, якын итә.

Эмир яныңнан да китми. Җә, киттекме загска?

Тәрәзәдән төшкән кояш нурыннан Тәскирәнең күзләре камашып китте.

— Әйдә!

***

Беркөнне иртән Равил:

— Ярар, энем, бик зур рәхмәт. Бик яхшы кунак иттегез, безгә инде китәргә

вакыт, — диде. — Сезнең тормышка без бик шат. Хәтерлисеңме, теге чакта син

авыл, авыл дип авыз суыңны корыткач, мин ул якка карама инде, дигән идем..

— Хәтерләмичә…

— Ялгышканмын мин. Монда бөтенләй икенче вазгыять. Һаваны гына

истә тотып әйтүем түгел. Авыл әхлакый яктан да күпкә өстен. Тик монда да

наркота, эчүчелек канат җәеп килә. Теге көнне кызмача килгән егетне кисәтеп

бик дөрес иттең.

— Шәһәргә якын булу бер яктан әйбәт. Икенче яктан, атна саен ялга

кайтып, туган-тумачаларын хәмер белән сыйлап йөрүчеләр дә җитәрлек. Авыл

хезмәте шәһәрнеке кебек түбә астында гына түгел бит. Ярар, син ниндирәк

эшкә урнашырга телисең соң?

— Мин хәзер укытучы була алмыйм инде. Тәскирәне дә юньлерәк эшкә

урнаштырасы бар әле.

— Уңган кыз икән ул, абый. Бәхетле генә яши күрегез инде. Арагызны

законлаштыруыгызга мин бик шат. Югыйсә, гражданский брак дигән нәрсә

гаилә, булачак балалар алдында җавапсызлык дигән сүз бит ул.

— Сузылды шул. Тәнзилә белән булган хәлләр искә төшә дә сискәнеп китәм.

Шуны ачыкладым әле: ул бит миңа беркайчан да яратам димәгән икән. Нәрсә

карап йөргәнмендер мин.

— Ярар, абый. Башыңны катырма. Үкенүдән ни файда? Узган эшкә салават,

ди әти. Кара әле, абый. Сиңа бер сүз әйтим әле. Әйдә, сез дә монда кайтыгыз.

Бергәләп яшик. Теләсәң, әнә кибет ачып җибәр. Тәҗрибәң бар.

— О, юк. Сәүдә дигән нәрсәдән гарык мин. Әти дә аны өнәмәде. Эш түгел

ул, ди.

— Син аны аңламагансың, абый. Ул бит бүтән нәрсәне истә тота. Сату-

алу дигәндә, арзанракка алып кыйммәтрәккә сатуны яратмый. Ә без үзебез

җитештергәнне сатарбыз, дим. Әти әйтмешли, үз күкрәк көчебез белән. Бу бит

икенче нәрсә… Башлаган эшне бергәләп киңәйтик.

— Дөрес. Бу инде төптән уйлаганда, элеккечә әйтсәк, спекуляция түгел.

Син кибет, дисең. Ә аны нәрсә хисабына төзергә соң?

— Фатирларны сатарга була. Монда йорт җиткерергә дә рәхәтләнеп яшәргә.

Шәһәргә дә бик якын.

— Ә Тәскирә нишләр?

— Кибеттә эшләр. Кечкенә генә булса да кошчылык фабрикасы төзесәк.

Инкубатор тагын. Эш муеннан булачак.

Равил тирән уйга калды. Ир уртасы кешегә каңгырап йөрү килешми инде,

килешми. Төпләнеп, киләчәгеңә нигез салырга кирәк. Кыргый капитализм

элекке, совет чорындагы социаль тәэминат түгел шул. Сине кайгыртучы юк.

— Син, Рифат, күңелне кузгаттың бит әле, энекәш. Без Тәскирә белән

уйлашыйк әле. Үзең дә Рәшидә белән киңәш. Ул ни дияр? Беркөн теге күрше

авылдан килгән ир кеше тире, йон җыю кебек эшләр белән шөгыльләнүче юк

хәзер, дигәч, үземнең дә башыма бер уй килгән иде. Менә дигән, табышлы

бизнес бит бу. Үзеңә дә, кешегә дә файда.

— Менә бит. Сиңа тагын бер фикеремне әйтим әле, абый. Минем янга шушы

авылдан Гайфетдин атлы олы яшьтәге бер ир килгән иде. Ул үзенең җир паен

арендага бирмәгән икән. Теңкәмне корытып бетерсәләр дә бирмәдем, ди.

— Җире белән нишләмәк була икән соң ул?

— Миңа тәкъдим итте. Ал, сатам, ди. Күрәм, син җитди егет, сиңа эшеңне

киңәйтергә әйбәт булыр, ди. Җитди кешеләрне мин ерактан ук сизәм, үзем

элек колхоз рәисе булып эшләгән идем, ди.

— Соң? Ул җир белән нишлисең?

— Зуррак инкубатор төзим дисәң, җиләк-җимеш, яшелчә үстерим дисәң,

җир аз булмый.

— Һе! Пае кыр уртасында булса?

— Әнә теге калкулыкны күрәсеңме?

— Җә?

— Шуның артында икән. Яхшы урыннан, авылга якын җирдән алып калган. Ут,

су кертергә дә якын. Трассадан да ерак түгел. Суга артезиан коесы казысаң да була.

— Шәп бит бу! Пае зурмы?

— Биш гектар.

— О-о! Күп ич ул. Кыйммәт сорыймы?

— Килешербез, законлы эшләрбез, ди.

— Анысы дөрес. Барыбер күп. Кош-корт асрыйм дисәң, ул тикле җирнең

кирәге юк, дип уйлыйм.

— Әй, абый. Йортлар салып куярбыз. Кирәк икән, экологик чиста икмәк

игәрбез, җиләк-җимеш, яшелчә үстерербез.

— Әй, хыялый! Моңа ничек өлгермәкче буласың?

— Авылда эшче куллар җитәрлек. Әнә хәзердән үк эш сорап киләләр. Авыл

халкы җилнең кая искәнен бик тиз сизә.

— Җил дигәннән… Кошчылык фермаларын торак урыннардан читтә салалар

бит, Рифат. Монда да шулай тиештер бит инде.

— Абый, син дөрес әйтәсең. Безнең ферманың исе авылга килмәячәк. Бердән

калкулык артында, икенчедән, Роза ветров дигән нәрсә бар бит әле. Җил бу

якта авылга таба бик сирәк исә, диләр.

— Димәк, экология комиссиясе каршы килмәс дисең инде? Ә җирле кенәзләр

ни дияр икән?

— Каршы тормаслар, дип уйлыйм. Без яңа эш урыннары булдырабыз ич.

Җирле салымнар да алар кассасына керәчәк. Файда гына ич бу.

— Молодец! Төптән уйлаганың күренеп тора. Тик мәсьәлә акчага килеп

терәлә.

— Бизнес-план төзеп, кредит алырга була. Икенче юл — вакытлыча

квартираларыбызны сату. Аннары сузмый-тартмый эшкә керешү. Эшне җайга

салсаң, җәен-кышын керем килеп тора. Күрдәкләр кышын да үрчи икән.

— Тел белән тегермән корып булмаганы мәгълүм. Шулай да бүгенге

сөйләшүнең зыяны юк.

— Мин монда караштыргалап йөрим... Толковый егетләр бар.

Кызыксындырсак, эшебезне күрсәтә алсак, барысы да яхшы булыр.

— Алла бирса, диген.

— Алла бирса.

— Ә оборудование? Махсус җиһаз?

— Республикада тавык, үрдәк фермалары эшләп тора ич. Тапканнар бит әнә.

Без дә табарбыз. Без әле мондый эшкә яңалык та кертә алачакбыз. Мин бер

журналда Венгриядә каз үстерү тәҗрибәсе турында кызыклы материал укыдым.

Анда каз йоны да шәп кенә табыш китерә. Ә бездә?.. Җайга салынмаган ул

эш. Җайга саласы иде бит...

— Алайга китсә, кош-корт тизәген дә сатарга була. Ашлама ич ул.

— Менә күрдеңме? Җә, ничек?

Равил баш чүмечен кашып алды. Йөзеннән төрле уйлар чагылып узды. Уен

түгел шул, тормышыңны өр-яңа юлга борып җибәрү бит бу.

— Киңәшик әле, энем, киңәшик. Белгечләр белән, юристлар белән.

Киңәшле эш таркалмас, диләр бит.

— Анысы бик дөрес. Әмма шунысы бәхәссез: үз язмышыбызга үзебез

хуҗа.

***

Беркөнне Рифатлар йортына туган авылларыннан бер егет килеп керде.

— Рифат абый, Галиябану әби сезгә Газыйм бабайның авырып китүен әйтергә

дип җибәрде. Кайтсыннар, хәле шәптән түгел, дип әйтергә кушты.

Рифат белән Равил шунда ук юлга чыктылар. Рәшидәнең дә барасы килде,

тик Рифат каршы төште, чөнки хатыны авырлы, соңгы атналарын йөри иде.

Газыйм бабай улларын күрүгә, торып утырмакчы булды, тик көче җитмәде.

Уллары аның баш астындагы мендәрен кабарттылар, син ятып кына тор инде,

өзлегә күрмә, диделәр.

— Өзеләсе өзелгән инде, улларым, — диде карт. — Ярый әле кайтып өлгердегез.

Мин әниегез янына җыенам инде. Яшәвен яшәдек, кеше көлдермәдек. — Бабай

Равилгә карап куйды. — Ярар, бәхилләшик… Бер-берегезне ташламагыз. Бәхил

булыгыз… Ахирәт барын да онытмагыз. Монда сатарлык әллә нинди җиһаз

җук. Йорт дигәнебез болай җарыйсы гына әле. Сатарсыз… акчасын бүлешерсез.

Догадан калдырмагыз. Галиябануны да онытмагыз, рәхмәт аңарга. Тәрбия

кылды. Лә илаһе иллә аллааһы, Мөхәммәд Рәсулулла…

Газыйм бабай тагын нидер әйтергә теләгән иде, тик хәлсезлектән башы янә

мендәргә салынып төште, аннары ияген җиңелчә генә кагып китеп тә барды.

Картны соңгы юлга бөтен авыл халкы җыелып, хөрмәт белән озатты.

Мәрхүмнең кырыгын уздырып, берничә көн үтүгә, Рәшидә кыз бала тапты.

Тапты дию дөрес микән? Табиблар бу яшьтә бала китерү бик авыр эш дип, аңа

кесарево ясарга тәкъдим иттеләр, ә ул, әлбәттә, риза иде. Дүрт килолы нәни

кыз дөньяга шаулап елап килеп керде, тәмләп имде, чем-кара күзләре белән

шатлыктан дөньясын оныткан әнисенә, түбәсе күккә тигән әтисенә карап

елмайгандай итте. Бермәлне аның биләвен таратып, астын алыштырганда,

әнисе янына Эмир килеп басты да аптырап калды:

— Әни, аның аяклары кайда соң?

— Әй, абыем, абыем! Менә ич минем аякларым. Әллә күрмисеңме? — Рәшидә

кызының аякларын суздырып куйды. — Үсәм, үсәм әле мин, абый, менә шулай

үсәм. — Тәнен сыпырганда сабыйның кытыгы килдеме, матур итеп елмаеп,

тыпырчынып, үзенчә ыгы-ыгы килде.

— Әни, нәрсә ди ул?

— Әй, абый, абый, ди. Минем аякларым синекеннән дә озынрак, төзрәк

булачак әле. Менә күрерсең, ди ич.

…Нәни кызга исемне Рифат белән Рәшидә бик озак сайлады, ә табуын

Эмир тапты:

— Ә мин аны әллә кайчан таптым инде, — диде ул.

— Ә ник безгә әйтмисең? Әйт инде.

— Динә ич ул.

Әкбәровлар көндәлек эшләре хакында сөйләшеп утырганда, аларга Гайфетдин

абзый килеп керде. Ике куллап күреште, дога кылды. Аннары:

— Сез әле чәйләп утырырга да вакыт табасыз икән. Мин әллә болар ашамый-

эчми җөгереп кенә җөриләрме икән, дип уйлый ием, — диде.

— Син үзең дә әле тегендә, әле монда чабасың. Егетләрмени. Гайфетдин

абзый тик тора белми ул, дигәннәр иде. Дөрес икән, — диде Рифат.

— Чапкан чаклар бар иде ул, энем, бар иде. Тик җыллар үзенекен итә

шул. Олыгайгач, сәламәтлек чыгымлый. Күңелдән дә тынычлык качты. Менә

әйтегез әле, нишләп безне бүгенге көн белән яшәргә өйрәтәләр, ә? Кем белән

сөйләшмә, иртәгесен бер Алла гына белә, дип зарлана. Караңгыдан караңгыга

тикле эшләгән авыл халкы ник мантый алмый? Аны нәрсә көтә? Оптимизация

дигән нәрсә уйлап таптылар. Мәктәпләрне, сәламәтлек саклау пунктларын

ябып куялар.

— Тормышның җитешсез яклары күп инде аның, күп, Гайфетдин абзый.

— Уңай җаклары да әз түгел, Равил. Анысын да күрәбез. Әмма сукыр бозау

түгел бит без, әле монда, әле тегендә төртелергә. Тәгълиматын аласыңмы,

сәясәтенме, икътисадынмы… яңа президент телевизордан коррупциянең

тамырын корытабыз, дип тора, ә ул котыра гына бара. Кичә минекеләр Казанга

барып кайтты. Киленгә операция ясарга кирәк, дигәннәр. Беләсезме күпмегә

төшә ди — ике йөз меңгә! Кая карама, шул хәл бит. Бер яктан — ал да гөл,

икенче яктан — хәл гел мөшкел.

— Кирәк икән, без дә ярдәм итәрбез, Гайфетдин абзый.

— Рәхмәт яхшы сүзеңә, Рифат. Сез дә бөтен халыкка ярдәм итеп бетерә

алмассыз. Кара инде, еге-меге дип, балаларның котын алып, имтиханга сак

астында йөртә башладылар. Тьфү, валлаһи. Кая карама таркаулык… Чәчелми

калган җир өчен йөрәк әрни.

— Элек тә булган инде ул, абзый. Үзең беләсең.

— Бар иде, энем. Бөтен эш өчен бер партия җаваплы иде. Тәртип ие.

Хәзер әнә хакимияттә генә дә өчәү алар, ә тулкы юк. Әйткәч әйтим инде.

Элек эшчеләр, крестьяннар сыйныфы бар ие. Ә хәзер алар юк, урта сыйныф

кына, диләр. Ә кемнәр соң ул? Каян килде? Ә тегеләре җиргә убылдымы?

Капиталистлар, алпавытлар туды дияргә батырлыклары җитми.

— Син дөрес әйтәсең, Гайфетдин абзый. Әнә бит суверен демократия дигән

нәрсә уйлап таптылар. Ә үзләре аның ни икәнен дә белми.

— Менә дөрес, энем. Демократия дигәч, халык мәнфәгатен кайгыртырга

кирәк ләбаса. — Гайфетдин абзый тирән итеп сулыш алды да ник килүенең

сәбәбен аңлата башлады. — Күрәм, күрәбез, сез эшлекле кешеләр булып

чыктыгыз. Авыл халкы бәяне бик төгәл бирә. Һәммәсе сезне булдыклы, ди, үз

итә. Ни арада фабрика салып, ничәмә ничә кешене эшле иттегез. Нинди матур,

зур коттеджлар салып кердегез. Кибетегез бик уңайлы булды.

— Йә инде, Гайфетдин абзый, безне артык узындырма инде.

— Узындырмыйм, Равил, булганын сөйлим. Яңа мәчет салырга биргән

акчагыз да бик ярап куйды. Рәхмәт. Көзгә салып бетерәбез, Алла бирса…

Их, яшьрәк чагым булса! Өчәүләп дөбердәтер иек дөньясын… Менә нәрсә,

җегетләр. Авыл халкы белән киңәштек тә без, Рифат, сине Дәүләт Советына

депутатлыкка кандидат итәргә булдык. Тиздән сайлау җитә бит. Бер мандатлы

округтан дип торабыз.

— Бик зурдан купкансыз, абзый. Ул бик җаваплы эш бит. Зур хәзерлек

сорый торган эш.

— А как же! Сорый! Хәзерлән, энем, хәзерлән. Кулыгыздан эш килә. Иң

мөһиме шул. Анда да әллә кемнәр утырмый, сезнең ише кешеләр ич. Давай,

риза бул. Баш тартма, халык сорый.

***

Беркөнне Рифат мунча керергә хәзерләнеп йөргәндә, капкадагы кыңгырау

яңгырады. Кунак Галиябану әбинең кияве иде.

— О, Ильяс, исәнме? Син икәнсең әле. Кем булыр бу дип тора идем, — диде

Рифат. — Ә Рузалия кайда? Әллә үзең генәме?

— Сәлам. Үзем генә… Ну, коттеджларны салгансыз. Шәп, шәп. Бусының

алгы ягында гына да егерме тәрәзә санадым. Акчаны хәйран суыргандыр инде.

Расхудын, әйтәм. — Ильяс чыннан да сокланган иде.

— Булды инде. Хәзер бөтен нәрсә көннән-көн кыйммәтләнә бара.

Шөкер, көчебез җитте. Үзебез канәгать. Бездән соң балаларга калыр дип тә

тырыштык.

— Без дә шул бала, бала дип яшибез инде.

— Әйдә, Ильяс, өйгә керик. Чәй эчик. Аяк өсте сөйләшеп тору килешми.

— Керербез лә. Минем сезгә йомыш та бар әле.

— Нинди йомыш?

— Йомыш дип… Мин әбине алырга килдем. Үзе күренми, өйдәме соң?

— Әнә кайтып килә. Күрше урамдагылар ашка чакырганнар иде. Кулына

тагын бер төргәк йон тоткан. Ярты авыл ул бәйләп биргән оекбашлар киеп

йөри бугай инде. Ильяс, аңламадым, алырга килдем дисеңме? Ничек алай?

Галиябану әби ирләргә күтәрелеп карамыйча гына узып китәргә теләгән

иде, Ильяс Рифатка күз кысып:

— Ай-һай, әби, үсенүең җитте, безне хәзер танымый да башладың, — дип

сүз катты. — Исән-сау гына йөрисеңме?

— Әстәгъфирулла! Ильяс, син ич бу! Рифат чит кеше белән сөйләшеп тора,

мин комачау итмим дигән ием. Безнең Рифат яныннан кеше бетеп тормый.

— Карчык ирләрнең әле берсенә, әле икенчесенә карап алды. — Нишләп

йөрисең, кияү? Бер-бер хәл булмагандыр ич.

— Булды да, булмады да.

— Җә, җә, әйт. Сузма.

— Теге шалопай һаман бимазалап кына тора. Рөстәмне әйтәм. Түләүле укуы

гына җитмәгән. Компьютер алдырган ие инде. Җитмеш меңгә. Хәзер тегесе

ватылды дип, яңа, ноутбук дигән нәрсә күтәреп кайткан... Бурычка кереп. Кесә

телефоны дигәннең тагын яңасы чыккан. Шуны сорап теңкәгә тия.

— Бер-береннән күрәләр инде алар.

— Әле өр-яңа джинсы чалбар алган гына идек. Мода дип, шуны игәүләп,

өч-дүрт тишек тишкән. Һаман расхуд, расхуд.

— Әй, кияү. Узындырмагыз дип күпме әйттем ләбаса. Юк, «бала бит,

бала».

— Бернәрсәгә кулы ятмый. Ялкауның ялкавы.

— Үзеңә үпкәлә инде, Ильяс. Ир бала бит ул. Үз яныңда йөрт, кул астына

керсен, эшкә өйрәт дип күпме инәлдем. Эш эшләсә, эштән баш тартмаса, әллә

нинди тәртипсез кешене дә рәткә кертеп була. Юк икән — юк инде. Әнә Рифат

Эмир улыбыз белән гел бергә. Аның белән киңәшә. Эш куша белә… Ярар, әле

нишләп йөрисең соң?

— Сине алырга килдем. Әйдә, җыен.

— Менә сиңа мә! Тыныч кына яшәп ятканда. Нәрсәгә кирәк булдым?

— Рифатлар коттеджларын салып бетергәннәр ич инде. Бүтән расхудлары

юктыр.

— Аңламадым, кияү.

Рифат та кунакка сораулы караш ташлады:

— Ильяс, сезгә безнең расходларның ни катнашы бар соң?

— Әй, әйтсәм әйтим инде. Әбинең пенсиясе безнең дә эчне тишмәс иде.

Галиябану әби аптырашта калды:

— Әстәгъфирулла! Бу ни дигән сүз. Ник соң пенсия акчасын кирәгегезгә

тотмыйсыз?

— Без аны ничек тотыйк инде. Монда кирәк булгач.

— Ильяс туган, син нидер бутыйсың. Безгә Галиябану апаның бер тиене дә

кирәкми. Баштан ук шулай килештек ич, — диде Рифат.

Галиябану әби бу хәлгә төшенеп бетте бугай, киявенә шелтәле карап аңлатып

бирде:

— Ильяс, минем пенсия акчам Казандагы саклык кассасына килеп тора.

Рузалия белә ләбаса. Казанга барганда, мин вак-төяккә дип акча алырга

теләсәм дә, Рифат үпкәли. Кирәк нәрсәңне миңа гына әйт, үзем алам, ди.

Алланың рәхмәте яусын. Ә кассадан акчаны тотарга мин Рузалиягә, ничек

диләр әле, ышаныч кәгазе диләрме, шуны язып калдырдым. Син белмисең

дәмени?

— Юк. Әйткәне дә юк. Ник тотмый икән соң ул аны?

— Анысын инде үзеннән сора. Кыенсынадыр, күрәмсең. Гомер буе базымсыз

булды инде ул. Тотыгыз, тот, рөхсәт. Син мине оятка калдырасың бит. Әйдә,

кер, кара. Миңа картайган көнемдә рәхәттә яшәргә язган икән. Рифат белән

Рәшидәгә рәхмәтләремне укып бетерә алмыйм. Китү дигәндә, юк, юк, мин

моннан китмим.

Ильяс бик уңайсызланды.

— Син түгел, мин монда оятка калдым әле, әби. Әллә ничек кенә килеп

чыкты. Рифат, зинһар, үпкәләмәгез. Теге малай аптыратканга гаҗиз булып

йөрим. Шуның өчен көчемнән килгәнне эшлим бит, олы юлга кеше таларга

чыга алмыйм ич инде.

Рифат Ильясның кулын кысты:

— Ярар, Ильяс. Аңлаштык. Мин ике сөйләргә яратмыйм. Үзе китәм димәсә,

без Галиябану апаны беркая да җибәрмибез. Әниебез урынында ул безнең.

Әйдәгез, тәмләп чәй эчеп алыйк. Мунча да өлгергәндер инде.

***

Беркөнне Равил Казаннан кайтып төшкәч, Тәскирәсен күреп гаҗәпкә калды.

Яшь хатын туй күлмәген киеп, фата бәйләп, көзге каршында көязләнеп басып

тора иде.

— Әллә минем хатын тагын кияүгә чыгарга җыена инде? — дип, Равил хәләл

җефетен биленнән кочты.

Тәскирә иренең муенына сарылды:

— Равил абый, син минем бу күлмәгемне тәүге кат кигән көнне хәтерлисеңме?

Ул көнне син миңа гүзәл алиһәм дигән идең.

Әй, хәтерләмиме соң Равил, ничек кенә хәтерли әле. Әйдә, матурым,

җыен, язылышырга барырга сиңа никах күлмәге сатып алыйк, дигәч, Тәскирә

балалардай шатланып биергә тотынды. Равил туй салонындагы кызлардан

кәләшенә иң матур, гәүдәсенә иң ятышлы күлмәк сайлап бирүләрен үтенде.

Тәскирә сөттәй ак, каурый болыттай җиңел күлмәк киеп чыккач, Равилнең тез

буыннары йомшап китте. Аның сөйгәне, шагыйранә әйтсәк, фәрештәдәй гүзәл,

ә дулкынланган, чиксез бәхет, шатлык ташып торган йөзе иртәнге шәфәкъ

нурыдай балкый иде. Кайсы гына кыз бала менә шулай аккош сыман киенеп,

сөйгәненең кочагына керергә хыялланмый икән! Менә ятимә Тәскирәнең дә

күптәнге, аңа беркайчан да тормышка ашмас кебек тоелган хыялы чынбарлыкка

әверелде.

— Син миңа ул көнне гүзәл алиһәм дигән идең. Минем гел шундый

булып каласым килә. Без бу күлмәкне саклыйк әле. Шатлыклы көннәребездә

мин аны киеп синең каршыңа килермен. Син ризамы, Равил абый? — диде

Тәскирә.

— Мең кат риза, фәрештәм! Ул гомеребез буена безнең иң истәлекле

көннәребезне хәтерләтеп торыр.

— Менә бүген нәкъ шундый көн… Минем бик зур шатлыгым бар бит,

Равил абый.

— Нинди шатлык ул, әүлиям?

— Ничек дип әйтергә дә белмим инде… Сиңа шатлыктырмы ул, юкмы…

— Йә, йә, тыңлыйм, Тәскирә.

— Мин… Мин… буйга уздым бит, Равил абый.

Равил сөйгәненең яшьләнгән күзләрен, алсу битләрен үбәргә кереште:

— Шундый зур шатлыкны ник моңа тикле әйтми йөрдең, матурым? Бу бит…

бу бит мин ничә еллар буена хыялланып йөргән бәхетле яңалык, сөеклем.

Тормышта шундый чаклар була, бар дөнья нурга күмелә, җаның җилкенә,

очып кына йөрисең килә. Равил дә шундый халәттә иде. Ул хатынын күтәреп

алды, җаным, бәгърем, бердәнберем дия-дия, аны назга күмеп бер урында

әйләнә башлады. Мәхәббәт ләззәтеннән изрәгән шушы бәхетле мизгелдә

йөрәге астында хәрәкәт сизеп, Тәскирә сискәнеп, әллә нишләп китте. Чиксез

дулкынланудан сулышы кабып, ул сүзләрен бүлә-бүлә, ире колагына кайнар

пышылдады:

— Равил… тукта әле… бәгърем… тукта әле дим. Менә әле генә минем йөрәк

түремдәге балабызга … җан иңде. Равил, бәгърем, аңа … җан иңде!

 

ЭПИЛОГ

Хөрмәтле укучым!

Сүземнең ахырында бераз алгарак китеп, шуны әйтәсем килә: Равилнең дә,

Тәскирәнең дә хыяллары тормышка ашты, үбеп-кочып, сөеп-яратып, күкләргә

чөя-чөя үстерәсе килгән бала — алсу йөзле, чем-кара күзле, түгәрәк, йомры

иякле уллары Марат инде тәпи йөри. Туганнан туган абыйсы Эмир икенче

сыйныфта бик яхшы укый, Рифатка хәзер әти-абый дими, әти, ди. Сеңлесе

Динә тыпыр-тыпыр йөгереп аның тирәсендә бөтерелә, укырга өйрәнә. Үскәч

кем буласың дип сораганда, әни булам, ди.

Әкбәровларның уртак тырышлыклары бушка китмәде. Аларның авылдан

ерак түгел җиләк-җимеш, яшелчә бакчасы матур булып күтәрелеп килә.

Язларын бакча алма, чия, слива чәчәгенә күмелә. Ак, кызыл, кара карлыган,

кара миләш, кура җиләге, крыжовник, виктория, помидор, кыяр мул уңыш

бирә. Кибетләреннән күрдәк итен халык яратып ала.

Рифат хәзер Дәүләт Советы депутаты. Авылдашлары ышанычын аклап, халык

мәнфәгатен кайгырта. Сезонына карап унбиш-егерме эш урыны булдырганга,

җирле хакимият җитәкчеләре дә бик канәгать. Минем геройларым якыннары,

дус-ишләре белән гөрләшеп, җитеш тормыш эчендә кайнап, хезмәтләреннән

тәм табып яшәп ята. Намазга баскан саен, аларга бәхет-сәгадәт, саулык-

сәламәтлек, иминлек-муллык теләүче Галиябану әбигә кушылып без дә изге

теләктә калыйк. Киләчәктә аларны катлаулы да, бер үк вакытта күңелле дә

вакыйгалар тулы тормыш көтә. Бусы инде икенче кыйсса, русча әйтсәк, это

уже другая история.

 

Тәмам.

"КУ" 6, 2015

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: