Бәхет кайда оя кора (дәвамы)

Романның башын монда укыгыз.

Йа Хода, менә язмыш Рәшидәгә дә елмайды. Рифат үзе дә бик шат иде, ихлас

күңел белән эшкә кереште: тиз арада кирәк-ярак табып квартираны ремонтлап

куйды. Буйыйсын буяды, кагасын какты, агартасын агартты. Ишекләрне

алыштырды. Тәрәзә рамнары хәзер әнә ничек ялт итеп, көлеп тора.

Рәшидәнең тагын бер шатлыгы артты. Беркөнне алар автобуска утырып,

Әтнәбайга бардылар. Рифат йорт ниргәләрен каккалап-суккалап карагач:

— Шактый ук тузган икән шул, — диде.

— Әйттем ич, сатасы гына бар аны. Заманында безгә ярап торды торуын.

Бәясен дә түләп бетерергә кирәк әле дигән идем. Хәзер күп калмады инде,

— диде Рәшидә. Рифат кискен каршы килде:

— Юк-юк, Рәшидәкәй. Сатмыйбыз. Үзем түләп бетерәм. Әлегә сипләп

торырбыз. Аннары яңасын салырбыз. Мин менә эшкә урнашыйм йә үз эшемне

башлап җибәрим. Бераз запасым да бар дигән идем ич.

— Күз генә тимәсен минем бүгенге бәхетемә, — дип хатынын кочаклап,

үбеп алды.

— Шәһәр кешеләренең шул булыр инде аларның… Яннарында балалары

йөргәнгә дә, күршеләре килеп кергәнгә дә карап тормаслар, сөешерләр…

— Шулай дия-дия елмаеп, капкадан күрше хатын Нәкыя килеп керде. — Исән-

сау гына йөрисезме? Әллә Галиябану әби дә кайтканмы дип торам. Ирем Гариф

аңа Казанда күчтәнәч кертеп чыккан ие. Бик сагынам, бер кайтып килермен

әле дигән. Йә, Рәшидә, бу синең яңа хәләл җефетең буламы инде? — Нәкыя

хуҗаларга сүз кыстырырга да ирек бирмичә үзенекен тезде. — Әйдә, әйдә, төкле

аягың белән… Таза, матур күренәсең, кем дип әйтик?

— Рифат булам мин…

— Рифат? Рифат… Мәрхүм Мәсгутне алыштырырлык булгач, шәп егеттерсең,

шәт. Рәшидә алай-болай гына кеше белән тормыш кормас. Менә Эмир улыма

да әти булган. Шулаймы, улым?

— Так точно! — Эмир күзенә төшкән пилоткасын рәтләбрәк куйды да чыбык

белән кычыткан кыйнавын дәвам итте.

— Син бигрәк инде, Нәкыя апа. — Рәшидә күршесе сүзләреннән

уңайсызланып калды. — Йә, ярар, ничек яшисез? Саулык-сәламәтлекме?

— Ходайга шөкер. Кара әле, ә! Минем шул булыр инде, тел бистәсенең.

Чәйгә чакырырга дип керүем иде ләбаса. Әйдәгез, самавырым кайнап кына

чыккан ие. Әйдәгез, әйдә… — Хатын хуҗаларны куыра башлады. — Чәйнек

чәе түгел ул, самавыр чәе.

Рифат белән Рәшидә икәүләп рәхмәт әйтә-әйтә баш тартмакчылар иде дә,

күрше хатын кырт кисте:

— Юк, керәсез, бетте-китте. Свежий йомырка тәбәсеннән Эмир улым да

баш тартмас. Шулаймы, улым!

— Так точно!

— Менә күрдегезме? Әфисәр улыгыз нәрсә диде…

— Апа, мин әфисәр түгел, прапорщик.

— Алайса, бигрәк тә. Киттек. Сөбханалла, ничек үсеп киткәнсең син, улым.

Әфисәр дип торам бит.

Коймаклап, каймаклап тирләп-пешеп чәй эчеп чыкканда, Рифатның битләре

балкып тора иде. Ул хатынының кулларын учына алды да, тәэсирләнеп:

— Мондый кешеләр булганда халкыбыз яши әле, Рәшидәкәй! Шулаймы?

— диде.

Рәшидә җавап урынына башын иренең иңенә салды.

***

Зияле елгасының тәбәнәк яры буендагы урманлыкка җиткәч Роберт:

— Менә ул оҗмах почмагы шушы була инде, — диде. — Аның йөзендә зур

канәгатьлек хисе ярылып ята иде. — Урман, елга, балык, бал… Җаның ни тели,

шул бар монда. Әнә, таш койма эчендә, агачлар уртасындагы бинаны күрәсеңме?

Хәзер инде аның хуҗасы син булырсың. — Равилнең гаҗәпләнгән йөзенә күз

салгач, ул хахылдап көлеп җибәрде. — Ха-ха-ха! Аптырама, дус кеше. Кирәге

чыкканда гына мин сиңа монда алданрак килеп, кунаклар каршылау хәстәрен

күрергә әйткәләрмен. Ну, саунасын, шашлыгын, ухасын анда... Әйдә, бүгеннән

башлап хуҗалык белән таныша башла.

Биек таш койма янына килеп җиткәч, Роберт БМВсын сүндереп куйды,

күкрәген киереп, рәхәтләнеп хуш исле урман һавасын сулады. Аннары капкадагы

кнопкага басты. Биек тимер капка ачылып китте. Анда камуфляж костюм кигән

пәһлевандай эре сөякле ике егет пәйда булды. Роберт аларга:

— Машинаны гаражга кертеп куегыз, — дип әмер бирде.

Тегеләр баш иеп кенә исәнләштеләр, ләм-мим сүз әйтми әмерне үтәргә

керештеләр. Равил болар әллә авызларына сумала капканнар микән дип уйлап

куйды.

Робертка ияреп капкадан кергәч, ул шаккатты. Асфальт җәелгән юллар сулап

себерелгән, кая карама, клумбалар, аларда дистәләрчә төрледән-төрле хуш исле

чәчәкләр, гөлләр. Кошлар хоры яңгырап тора. Үрмәле үсемлекләр каплаган

беседкалар янында ымсындыргыч гүзәл сыннар… Мәрмәр баскычлар буйлап

юан-юан наратлардан салынган, сагыз исе аңкып торган кунак йорты эченә

кергәч, Равил соклануын яшерә алмады. Менә кайда икән ул байлык.

Читтән әлләни зур күренмәгән иде, эче нинди иркен икән! Зур зал, бик зур кухня,

ашханә, бильярд бүлмәсе, әллә ничә йокы бүлмәсе. Кая карама, алтын йөгертелгән

бәллүр люстралар, чит илләрдән кайтартылган зиннәтле мебель. Сауна янында

гына зур бассейн. Монда да кыйммәтле җиһаз тутырылган бүлмәләр. Буфетларда,

суыткычларда шыплап тутырылган кыйммәтле эчемлекләр. Бөтен җирдә көзге,

көзге, алар янында төрле-төрле ап-ак сөлгеләр, халатлар, аяк киемнәре. Юыну

бүлмәләрендә ике-өч кеше сыярлык джакузилар, ванналар, келәмнәр.

— Син, Равил, кайда нәрсә барын хәтереңә сеңдер, — диде Роберт. –

Кунаклар килгәндә бернинди тоткарлык та булмасын. Зияледә дә безнең мунча

бар. Суга ләүкәдән генә сикерәсе. Кстати, себеркеләрне пешекли беләсеңме?

Дөрес пешекләмәсәң, яфраклары коела да бетә, белеп тор. Безгә аларны

мәтрүшкәләр, тагын әллә нинди хуш исле үләннәр, юкә чәчәкләре кыстырып

чуваш хатыннары бәйләп килә. Себеркеләрне пешекләргә алардан өйрәнеп кал.

Алар аны башта киндер тукымага төреп җылы суда йомшатып пешеклиләр.

Кыскасы, син хәзер минем уң кулым. Ияләш!

Үз өстенә яңа вазифа йөкләнүдән гаҗиз калган Равил, ниһаять, сорау

бирде:

— Ничек була соң инде бу? Шул тикле җаваплы эш дисең… Ә кем монда чын

хуҗа? Ул кайда? Кунакларга хезмәтне кемнәр күрсәтә? Син шуны әйт әле?

— Вакыты җиткәч, үзең күрерсең… Ялгыз булмассың… Хуҗа дисең, хәзер

барысына да үзең хуҗа дип әйттем ич. Элеккесен кудым, кулы кыек иде.

— Алай икән-ән. Кунаклар килгәндә ризыкны каян аласыз?

— Хи-хи-хи… Соң барысы да үз кулыңда лабаса. Кафе мөдире синме,

түгелме? Башыңны эшләт инде, йә!

Шәһәргә Равил тирән уйга бирелеп кайтты. Бер яктан тормышыңда шундый

киң иркенлек вәгъдә иткән яңалыкка гел шатланасы гына иде дә бит, юк,

аның күңелендә шик уянды. Роберт кафеның, менә бу серле кунак йортының

элеккеге хуҗасын кудым, ди. Болай булса, ул үзе дә тулысы белән аның хөкеме

астына килеп эләгә түгелме соң? Аның сынавын үти алмаса… Һай, бу тормыш

дигәнең… Бер яктан рәтләнеп китсә, икенче яктан…

***

Берничә көн узды. Равил шактый тынычландым гына дигәндә, Роберт аны

кабинетына чакырып алды.

— Иртәгә үзәктән зур начальниклар килә. Безнең бер министр аларны озатып

йөри. Күргәч, танырсың. Мин дә барам, — диде ул. — Син бүген кичтән үк

тегендә кит. Бөтен кирәк-ярак анда бар. Мунча ягып, бассейн суын яхшылап

җылытып куегыз. Сиңа ярдәмгә кешеләр китте инде, пешекче, мунчачы.

Кстати, каравылчыны кисәтеп куй, этен бәйдән ычкындыра күрмәсен. Кавказ

овчаркасын күрдең бит, ул бүредән дә болайрак. Ну, давай.

Икенче көнне кунаклардан берничә сәгать алда Роберт үзе килеп төште.

Сауналарны, буфетларны тикшереп чыкты, шулпага дигән чөгә балыкларын

иснәп-иснәп карады. Импортный эчемлекләрне аш бүлмәсенә, саунаның ял

бүлмәләренә үзе кертеп тезде. Өстәл өсләрен ак, кызыл шәрабләрнең, югары

градуслы «юбилейный»ларның иң сыйфатлылары белән тутырды. Равилнең бу

сухой, полусухойлар нәрсәгә инде диюенә, шулай кирәк, шулай тиешле дип

кенә куйды.

Менә кунаклар да килеп җитте. Равил шундук таныды, аларны Хезмәт,

мәшгульлек һәм социаль яклау министры озата килгән иде. Кунакларны

күргәч, Равил елмаюын яшерә алмады. Тегеләрне әйтерсең лә махсус сайлап

җибәргәннәр, берсе, муен төере уйнаклап торганы, кипкән балык шикелле

ябык, иреннәре алга чыккан очлы авызлы, башы пеләш бер адәм иде. Бу кеше

нәкъ тукран икән, дип уйлап куйды Равил. Икенчесе кысык күзле, чиртсәң кан

атылып чыгардай кып-кызыл йөзле, былкылдап, ишелергә торган зур корсаклы,

кара куе чәчле, тукмак борынлы иде. Кунакларны иелә-бөгелә каршылагач,

Роберт аларга табигать почмакларын күрсәтеп йөрде, җаен табып Равил белән

таныштырды. Юан кунак баш иеп алды. Ә «тукран» очлы иреннәрен тагын да

алга сузды:

— Очень приятно.

Равил сискәнеп китүен сизми дә калды, «тукранның» тавышы бас һәм көчле

иде. Гөбедән чыккан диярсең…

Кунаклар җиңелчә генә балык шулпасы ашап алгач, саунага кереп чабынып

чыгарга теләделәр. Роберт Равилгә дә керергә кушты, үзе дә чишенеп ташлады.

Равил кыймый маташты, минем монда плавкием юк ич дип, баш тартып

карады. Роберт:

— Әнә, шкафтан җаның ниндиен тели, ал, — дип «хуҗаны» ризалашырга

мәҗбүр итте.

Үзенең нәрсәгә кирәклеген Равил хуш исләр аңкып торган саунага кергәч

кенә белде. Роберт кунакларның әле берсен, әле икенчесен ике себерке белән

кычкырта-кычкырта чаба иде. Чаба-чаба да өсләренә салкын су сибеп җибәрә.

Тегеләр «ляпота» дип изрәп ятканда, тагын пешекли башлый. Үзе Равилгә

борылып күз кысып ала.

Кунаклар арып, хәлсезләнеп, һәркайсы сауна янындагы бүлмәләргә кереп

яткач, Роберт Равилгә:

— Дус кеше, моннан соң кунакларны чабу синең өскә төшә, — дип яңа

вазифасын аңлатып бирде.

Хәер, Равил моңа үзе дә төшенеп килә иде. Әйе, бу дөньяда тәбедәге сыр

гына бушлай була шул. Ул арада Роберт дивардагы бер кнопкага басты. Ишектә

өч кыз пәйда булды. Роберт аларга башы белән генә ым какты, кызлар кунаклар

янына кереп киттеләр.

— Чабынганнан соң массаж кирәк. — Равилнең гаҗәпләнү билгеләре чыккан

йөзенә күз ташлагач, Роберт аңлатып бирүне кирәк тапты. Күрше бүлмәләрдән

шешә бөкеләре атылганы, кызларның шаркылдап көлүләре ишетелә башлагач,

Роберт, әйдә чыгыйк, дип ишарә ясады.

Зияленең бу почмакларында балык тоту тыела икән. Гади халык бу тирәгә

килә калса, тыныңны кысарлык штраф салына. Ә аксөякләргә ярый. Алар

бит балыкны кызык өчен генә тота. Ике-өч чөгәдән, сазаннан, алабугадан ил

байлыгы кимимени? Аның каравы, кунаклар нинди зур канәгатьлек, рәхәтлек

хисе кичерә, тәм-том салып кыздырылган балыкны ашаганда, бер-берсенә ничек

итеп оста каптырганны, шундый зур балыкны көчкә-көчкә тартып чыгарганны

сөйли-сөйли кыйммәтле шәрабны авызга коя. Аларны тыңлаганда, Равилнең

чын ачуы чыга, тик ул аны баса белә. Ачуланырсың да шул, әлеге балыкчылар

кармакка суалчан, мормышка, опарыш дигән нәрсәләрне үзләре кидерергә

җирәнәләр. Бу эшне әле берсе, әле икенчесе янына йөгереп йөри-йөри Равил

эшли. Капкан балыкны кармактан алу да Равилгә йөкләнә, тегеләрнең кулларын

пычратасы килми. Ашагач та кунак балыкчылар кулларын кат-кат сабынлап

юалар, балык исен яратмыйлар, янәсе. Мондый чакта Равилнең күңелендә бу

тормыш хуҗаларын берәр атна терлек фермасында эшләтәсе иде дигән үчле

теләк уяна. Әй, белсеннәр, татысыннар иде ит-сөтнең чын бәясен!

***

Беркөнне Рифат телевизор караган җиреннән сикереп торды да ишегалдына

хатыны янына йөгереп чыкты.

— Рәшидәкәй, алтыным, таптым, таптым! — дип аны кочып әйләндерә

башлады.

— Уф, кысма, эчемне авырттырасың ич! Нәрсә таптың? Әллә алтын

таптыңмы? — Рәшидә көлә-көлә ире кочагыннан ычкынды.

— Никак нет! Үзебезгә эш таптым! Сиңа да, миңа да!

— Минем эшем бар ич. Нәрсә, балалар бакчасын ташлыйммыни?

— Юк, ташламыйсың! Тик бүтән балалар карыйбыз. Икәүләп. Күрдәк

бәбкәләрен.

— Нәрсә? Нинди күрдәк? Ул нинди җанвар тагы?

— Индоутка. Күркә белән үрдәк кушылмасы. Татарча күрдәк буладыр инде

ул. Телевизордан шуны сөйләделәр. Бик үрчемле икән. Ите холестеринсыз да,

тәмле дә икән.

— И хыялый. Аны каян аласың? Кайда, ничек үстерәсең, карыйсың?

— Башта менә шушы сарайда. Аннары фермада. Инкубатор да төзербез,

тәҗрибә туплый-туплый яңа эш башларбыз. Йә, ничек?

— Ә аларны каян алабыз?

— Телевизордан адресын да әйттеләр. Мин язып алдым. Үрчетергә берәр

дистә сатып алабыз да чынлап торып керешәбез. Бик файдалы эш дип

кызыксындырып аңлаттылар.

— Ярар, Рифат. Инде хәзер барын да ашыкмыйча гына яңадан сөйләп,

аңлатып бир әле.

Рифат хатынының һәрнәрсәне төптән уйлап эш иткәненә кабат инанды.

Авыл хуҗалыгына караган бер фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләренең

күркә белән үрдәк кушылмасы булдыру проблемасын уңышлы хәл итүләре

турында чыгышын тыңлавын сөйләп бирде.

— Институт институт бит инде ул, — диде Рәшидә. — Ә без кем?

— Безме? Без институт чишкән фәнни мәсьәләне тормышка ашыручылар

булырбыз. Күңелем сизә, Рәшидә, бик файдалы, кызыклы эш булачак бу.

Рифат канатланып эшкә кереште. Эмир да әти-абыйсына булышып йөрде.

Алар иң элек искергән терлек абзары нигезен, стеналарын балчык измәсе белән

сылап, шәпләп җылыттылар. Түшәменә такта кадаклап, идәнгә иске линолеум

җәйделәр, коры печән тараттылар. Ут та уздыргач, сарай эче ямьләнеп китте.

Кошларга ашатырга шактый гына ашлык сатып алгач, Рифат юлга чыгып китте.

Ике-өч көннән Рәшидә тәрәзәдән йортлары каршына «Газель» машинасы килеп

туктаганын күрде. Аның кабинасыннан авызы колагына җиткән Рифат сикереп

төште дә әрҗәгә менеп китте. Рәшидә чыкканда, ире кулларына ике кәрҗин

тотып капкадан кереп килә иде инде.

— Кунакларны каршы ал, Рәшидәкәй, — диде ул. — Менә ул безнең

байлыгыбыз. Син ләгәннәргә су сал, ә син, Эмир улым, ашарларына ашлык

куй. Ял итсеннәр, ашасыннар. Арганнардыр, мескеннәрем. Ерак юл бит.

Рәшидә белән улы кушканнарны үтәргә йөгерделәр, Рифат кәрҗиннәрдәге

кошларны сарайда иреккә чыгарды. Алларына су, ашлык куйгач, бер ата, ике

ана күрдәк, унлап бәбкә кыстатып маташмадылар. Хуҗалар, болай булгач, эш

пешә, дип елмаешып карап тордылар.

— Кара әле, Рифат, син юлга чыкканда, бисмиллаңны әйткән идеңме?

— диде Рәшидә.

— Так точно! А как же!

Соры йонлы, әрсез, нәни бәбкәләр Эмирга тиз ияләште. Эмир үзе дә аларны

бик яратты, ашарларына үзе салды, суны үзе эчерде. Күрдәкләр талымсыз булып

чыкты, ашлыкны да, Эмир тураклап салган үләнне, хәтта кычытканны да тәмләп

ашадылар. Бәбкәләр күзгә күренеп үсте, көз җиткәндә инде әти-әниләрен куып

җиттеләр. Моңа Рифатның кош азыгын төрлеләндереп, баланслап торуы да

ярдәм итте. Салкыннар башланыр алдыннан кошларны төнгә җылы сарайга

кертә башладылар.

Октябрь урталарында салкынча иртәдә Рифат тышка чыккан иде, ишегалдында

яткан өч күрдәкне күргәч аптырап калды. Кошлар аякларына баса алмыйча ятып

кына тора иде. Нәрсә булган икән боларга, дип аптырады ул. Рифат институт

хезмәткәренең күрдәкнең аяклары йомшак була, салкыннан саклый күрегез,

югыйсә аяксыз калулары бар, дип кисәткәнен оныткан иде. Бу хәл гаиләгә сабак

булды. Рифат улы белән капкаларны яхшылап ябылырлык итеп кыстылар, тишек-

пошык калмадымы икән дип нигезләрне кабат тикшереп чыктылар. Кошларга

ризык та, яктылык та үз вакытында бирелде, аслары тиешенчә чистартылды.

Нәтиҗә озак көттермәде, март аенда ук күрдәкләр йомырка сала башлады. Шулай

итеп эш җайга китте. Хәзер инде аны тагын да киңәйтү, кечкенә генә булса да

ферма, инкубатор төзү турында уйларга вакыт җитте.

***

Беркөнне Рифат азык-төлек кибетеннән чыккан гына иде, аның юлына

майланып беткән чәчләре иңбашына ук төшеп сыланган, кыска сары керфекле

егерме сигез-утыз тирәләрдәге бер ир заты аркылы төште. Нечкә иреннәре

арасыннан вак тешләре күңел кайтаргыч булып күзгә бәрелеп тора, озын

борыны зәп-зәңгәр. Кем булыр бу? Моңа тикле күзгә-башка күренгән кеше

түгел кебек. Зәңгәр борын Рифатның каршысына килеп басты.

— Син тукта әле! Сүз бар. Син Рифат буласың бугай.

— «Син» түгел, «сез». Тәрбияле кеше «сез» дип эндәшә. Бигрәк тә таныш

түгел кешегә.

— Хәзер танышабыз анысы. Миңа Марс, диләр. Менә күрше авылдан.

— Греклар сугыш алласына Марс, диләр.

— Алай икән. — Ир заты вак тешләрен ыржайтып хихылдап алды. — Сугыш

дигән нәрсә безгә таныш ул, таныш.

Рифатның борын яфраклары тетрәнеп китте. Ачуы чыкканда, аның гел

шулай борын яфраклары тартыша.

— Сез нишләп минем юлга аркылы төштегез әле? Җә, ни йомыш?

— Менә нәрсә, тәти егет! Күрәм, син, Рәшидә атлы хатын тирәсендә

чуаласың. Шулаймы?

— Шулай да булсын ди. Шуннан.

— Утырган да шуган. Ычкын син моннан, югыйсә…

— Нәрсә, нәрсә? — Бу затның тупаслыгыннан ачуы ныклап кабара баруын

сизеп, Рифат үзен-үзе тынычрак тотарга тырышты. — Югыйсә нәрсә була?

— Әйтү шушы — ычкын. Менә бер ел инде мин аңа күз салып йөрим. Ә

син…

— Рәшидә минем хатыным. Сиңа күңел дигән нәрсәңне авызлыкларга туры

килер, — диде Рифат тегенең сүзен бүлдереп.

— Хатының? Эшләр шулай тирәнгә киттемени инде? Хәер, безгә шулай да

ярап торыр. Аерырга туры килмәгәе. Бәлки аерырсың. — Зәңгәр борынның

күзләре мыскыллы ялтырады.

— Хәзер! Алайса, мин дә әйтим инде. Монда эзең булмасын. Рәшидә монда

бәйләнчекләр бар, дигән иде шул. Син шуларның берсе инде алайса.

— Ярар, мин уступчивый. Эшең рәтләнеп барганга охшый. Син безгә ай

саен өлеш чыгарып торырсың. Хатының шунда гына үзеңә калыр.

Сүзенең җитдилеген раслар өчендер, күрәсең, зәңгәр борын кинәт кенә

бармакларына әллә нинди бишни бизәкләр кадалган пычрак тырнаклы кулы

белән Рифатны изүеннән эләктереп алды:

— Шуны да кисәтеп куям: телеңне тыя бел. Синең ишеләрнең арт сабакларын

күп укыткан инде без!

— Шаштыңмы әллә, ахмак! Кагыласы булма! — Рифат адәмнең кулын бәреп

төшерде. — Рәшидәне уеңнан чыгар. Ир хатынына бәйләнеп йөрү законга

сыймый торган ахмаклык. «Өлеш» дисең тагын… Күрсәтермен мин сиңа

өлешне! Ахмак!

— Кемнең ахмаклыгын соңрак белербез! — дип Марс кычкырып калды.

Рәшидә ирен елмаеп каршы алды:

— Озакладың, Рифат, аш суына. Менә кулыма күз сал әле.

Рифат хатынының кабарып чыккан бармакларын күргәч аптырап китте:

— Пешердең мәллә? Ни булды?

— Такта ышкылап маташкан идем. Сиңа ярдәм булсын дип.

— Патша кызының мамык тотса да кулы кабара, диләрме әле.

— Ир сөйгәненең кулын әйләндереп-әйләндереп карады да җитди тонга

күчте:

— Ирләр эшенә кагылма дип мең кат әйттем ләбаса, Рәшидә. Хатын-кыз

эше дә җитәрлек бит сиңа.

— Һи, таптың патша кызы. Бер үзеңә сиңа да җиңел түгел бит. Ярдәм

итәсем килгән ие.

Рифат хатынының кулын сыйпаштырып, биленнән кочып алды.

— Синең хәзер ирең бар, матурым. Ялгыз чагында эшләгән ир-ат эшләрен

ташла инде, кадерлем. — Син авылыбыздагы безнең күрше Шәмсетдин бабайны

хәтерлисеңме?

— Әйе.

— Бервакыт ул бабай миңа гомер онытмаслык гыйбрәтле хикәя сөйләгән

иде. Менә тыңла әле. Бер ялгыз адәм дөнья күңелсез дип үзен кая куярга

белми йөри икән. Җанына урын таба алмый инде бу. Көннәрдән бер көнне

Ходайдан сорарга итә. И Ходаем, сиңа зур бер гозерем бар, ди. Күрәм, дәүләте

зур булганнар бал-майда йөзә, бернигә эче пошмый. Кодрәтең киң, син мине

күп акчалы итсәң ие. Мәчет юлыннан кайтмас ием, мохтаҗларга ярдәм кулы

сузар ием. Ярар, ди Ходай. Карап карарбыз.

Менә бу бәндәнең көнкүреше рәтләнә, байый, күңеле урынына утыра. Әмма

ләкин бер заман вәгъдәләрен оныта бу, тагын күңелсезләнә, зарлана башлый.

Гомерем узып бара, ә эч пошуга тәкать тотып булмый. И Ходаем, ярдәм ит,

ди. Әнә кешеләрнең сөекле, күндәм хатыннары бар. Алар итәк тутырып бала

таба. Ә мин моңлы-зарлы бер ялгызым. Син миңа тәрбияле, чибәр генә, минем

сүздән чыкмый торган хатын багышласаң ие.

Ходай Тәгалә моны тыңлап-тыңлап тора да ачуы чыга.

— Юк инде, — ди Ходай. — Мин уңган-булган адәмне генә хатынлы итәм. Ә

син уңмаган, буш куык, әрәмтамак. Ни эшләргә, ни эзләнергә теләгең юк. Эч

поша, дип кул кушырып утырасың. Күңелең тарткан, күңелеңә яткан хатын-

кыз — ул синең ярты җаның, беләсең килсә. Үзең тап. Тап та кадерен бел, ди.

Аңлый алсаң, аңла: җиргә утырып утын кисмиләр, ди.

Рифат елмаеп тыңлап торган хатынының башын күкрәгенә кысты.

— Ә мин таптым! Менә дигән алтын куллы, алтын холыклы хатынымны

таптым!

***

Гаражга барасы исенә килүгә, Тәнзиләнең йөрәге жу итә, аягы тартмый. Ире

аны теге уйнаш кыз белән шунда мәсхәрәгә калдырды бит. Сатарга да бүтәнне

алырга дигән уйга килгән иде, тик сатлык гаражлар шәһәр читендә генә булып

чыкты. Ә аларныкы, юк ла, аның үзенеке — бик якында, уңай җирдә. Андый

зур гараж-складны каян табасың әле. Нишлисең, башыңа төшкәч, шул җирәнгеч

гаражга барырга туры килә. Әле товар илтергә, әле алырга. Права юнәтеп дөрес

эшләде. Хәзер ул рульгә үзе ябыша да чаба, ябыша да чаба. Равилдән соң эше дә

бермә-бер артты. Баштарак машинасын төнгә ишек алдында гына калдыра иде,

тик көннәрнең берендә эшкә барырга чыккач шаккатты. Көпчәкләр урынында

машина астына кирпечләр генә кыстырылган иде. Ә гаражда машинаң сак

астында тора. Тик Тәнзилә күренүгә, бозау хәтле этен ияртеп, яшел күзләрен

ялтыратып, куллары һәрвакыт машина маена баткан сакчы Алик килеп җитә.

Сораша, киңәш биргән, ярдәм иткән була. Тәнзилә күзләрен яратмый шуның.

Күргән саен бу яшел күзләр мәченеке шикелле караңгыда да ялтырый микән,

дип уйлап ала. Эте тагын, котны алып өрә дә өрә. Тәнзиләнең сыны катып

куркып калуын күргәч, Алик гыргылдап көлә генә:

— Курыкма, матур апа, курыкма. Мин булганда…

Курыкмассың, беркөнне усал эт Тәнзиләнең күлмәк итәген умырып алды.

Этен ачуланасы урынга Алик, эре сары тешләрен ыржайтып:

— Ай-яй, матур апа, синең аякларың да бик матур икән, — диде. — Син

болай ит әле. Киләсе юлы эткә берәр тәмле әйбер алып кил. Минем Чикотило

ит ярата. Шуннан соң ул сине үз итә башлар. Миңа да бәлки өлеш чыгарырсың,

ә? Ха-ха-ха…

Ничек кенә ачуы килмәсен, Тәнзилә Алик сүзенә колак салмый булдыра

алмады, селәгәйләре агып торган явыз эткә пәрәмәчләр китерде.

— Мә, тынычландыр, өрмәсен, — дип, пәрәмәчләр төргәген эт хуҗасына

тоттырды. Алик төргәкне ачып, пәрәмәчләрне иснәп телен шартлатты:

— Це-це-це! Исе дә исе! Кулың алтын икән. Әрәм булып йөрисең шунда.

— Күзләрен майландырып, бер пәрәмәчне ике генә капты да, чап-чап чәйнәп,

төргәкне Тәнзиләгә кайтарып бирде:

— Син, матур апай, боларны эткә үзең бир. Тәмле ис сизеп әнә ничек биеп

тора. Сине шулай истә калдырсын. Шуннан соң өрмәс ул.

Тәнзилә Алик әйткәнчә итте. Чикотило пәрәмәчләрне капты да йотты, капты

да йотты. Шуннан соң Тәнзилә калдык-постык ит кисәкләрен, сөяк-мазарны

ташламады, эткә алып килә башлады. Эт ияләште, хуҗасы да Тәнзилә күренүгә

ялт итеп пәйда була, вак-төяк эшкә булыша, машинаны алып чыга, кертеп

куя. Тәнзилә баш тартыр иде, тик капкадан кергәндә инде ике тапкыр машина

ишеген кырдырды, кешечә керергә-чыгарга тәки өйрәнә алмады. Беркөнне

Алик карап торды-торды да:

— Син, матур апай, этне генә түгел, мине дә үзеңә ияләштердең, — диде.

— Тик аны төрле-төрле ризык белән сыйлыйсың, ә миңа шымытыр. Минем

бүген рәтем юк, ә тамак кипте. Ә?

Тәнзилә аны гына аңлый торган кеше. Юл йөреп, сату-алу эшендә кеше

каешлана шул.

— Мә инде, мә. Тамагыңны чылат алайса, — дип ул Аликка ике йөзлек

тоттырды.

Тегесе алдын-артын белмичә, якындагы «Магнит»ка чапты.

«Юләр, — дип карап калды Тәнзилә. — Нишләп кайбер ирләр шул әче

суга мөкиббән китә икән. Менә моның куллары алтын бит. Күренеп тора.

Гараж кооперативында машина хуҗалары аның тирәсендә бөтерелеп кенә

йөри».

Ул машинаның теләсә кайсы детален сүтеп ала да: «Это безгә нипочём»,

— дип, авыз эченнән генә җыр көйли-көйли рәтләп тә бирә.

Беркөнне Тәнзилә гаҗәпсенә калды. Аликның ял көне икән, кырынып-

чистарынып килгән. Буй-буй чалбарын үтүкләгән, яңа күлмәк кигән. Ул

көнне үч иткәндәй Тәнзиләнең машинасы кәҗәләнде. Кабынмый гына бит.

Хатынның чиләнгәнен күргәч, Алик ярдәмгә килде. Чишенеп ташлады да

машинаның Тәнзилә белмәгән әллә кайсы урыннарын актарды, «свеча»

дигәннәрен борып алды, кайсын кырды, кайсын бензин белән юды. «Тойота»

гөрләп эшли башлады. Тәнзилә Аликның күзгә бәрелеп торган мускулларына

сокланып карап-карап алганын сиздермәскә тырышса да, ир моны сизде. Эш

беткәч, кулларын озаклап сабынлап юды да, кинәт кенә Тәнзиләне биленнән

кочаклап:

— Ай-яй, матур апа, синең билләрең нинди йомшак икән! — диде.

Тәнзилә мондый оятсызлыктан тетрәнеп, тыны кысылып, Аликның яңагына

чалтыратып җибәрде:

— Нишлисең син… хулиган! Кара син моны, ә! Кычкырам бит! Җибәр!

Алик кулларын ычкындырды. Аның күзләреннән ачулы очкыннар чәчри

иде. Беравык Тәнзиләгә карап торгач, бер генә сүз әйтте:

— Зря! — Аннан тиз-тиз атлап китеп барды.

Машинаны майлап, хатын-кызны җайлап торырга кирәк, дип юкка гына

әйтмиләрдер шул. Импортный машина булса да, «Тойота»ның да үз вакытында

маен алыштырып, тузанын суырттырып, юып торырга кирәк. Тәнзилә

пычрак машинада йөрергә яратмый. Ә машина безнең табигать шартларында

пычранырга гына тора. Ю да ю гына. Пычрак яңгырлы көннәрдә гаражга

кайтып төшкәндә, Тәнзилә аптырашта кала. Ничек кенә уңайсыз булмасын,

аңа тагын шул сакта торучы ирләргә ялынырга кала. Шул исәптән теге Аликка

да. Дөнья бит бу!

***

Рифат эшләрен бетереп саф һавага чыкты, үпкәсен тутырып, киерелеп сулыш

алды. Аның йөзендә елмаю уйный иде. Эшләре җай гына бара, күрдәкләр

йомырканы күп сала, талымсызлар, ашатып-эчертеп, асларын чистартып торсаң,

Алла бирса, файдасы да тияр. Бәбкәләрен сорап кына торалар. Авыл халкы яңача

тормышка ияләшеп килә. Эш болай барса, алган кредитның шактый өлешен

түләргә мөмкинлек туа. Ярдәмче егетләргә, кызларга да хезмәт хакын арттырырга

була. Акчаны ул «конверт» белән түгел, тиешенчә түли. Шуңа күрә инкубаторга,

бәбкәләрне тәрбияләргә, сугым эшләренә алынырга теләүчеләр бетми. Киләләр,

сорашалар, әлегә эш юк шул, менә бераздан эшләр киңәергә тора, шунда сезне истә

тотарбыз дисәң дә кәефләре китә. Тик нишлисең, «Москва не сразу строилась».

Кайтып җиткәндә, Рифат капка төбендә бер карчыкны шәйләп алды. Кем

булыр икән бу? Күрше-күлән өйгә кермичә, капка янында ялгыз утырмас.

Әллә берәрсе читтән килдеме икән? Якыная төшкәч, Рифат бу әбине таныды,

авызы ерылды:

— Галиябану апай, син бит бу! Сөбханалла! Нишләп монда утырасың, өйгә

кермичә, ә? Рәшидә өйдәдер бит?

— Менә хәл алып утырам әле, кем, Рифат. Карт кешенең хәле минуты белән

үзгәрә дә куя. Авылымны күреп килим дип батыраеп автобуста килгән ием…

Бөтен сөякләрем тарала дип торам.

— Арыттымыни?

Карчык тирән тын алып, дәвам итте:

— Авылыбыз шофёры Сәфәргали булганда, юл йөрү рәхәт иде. Әйе… Бу

кара адәм бигрәк дорфа икән. Әле уңга, әле сулга чайкап, элдерә генә. Әйтеп

тә карадык, утын ташымыйсың лабаса, саграк кылан дип. Әйе… Тәки үзенекен

итте.

— Шулайрак диләр шул… Ярар, әйдә, керик. Чәй эчеп, ятып торырсың,

әйдә, әйдә.

Рифат карчыкны җитәкләп өйләренә алып керде. Рәшидә дә үз әнисен

күргәндәй шатланды. Тәмләп чәй эчкәч, карчык черем итеп алды. Аннары:

— Сез инде, оланнар, бу карчык нишләп йөри икән, дип уйлыйсыздыр, —

диде. — Әллә ни эшләрем юк ла. Эшлисе эшләр эшләнгән инде. Пенсия алдым

да авылга кайтып килим әле, минәйтәм. Үземнекеләрне көчкә ризалаттым.

Исән чагымда карт-корыны да күрим әле, дим. Җитмештән соң һәр көнең

Ходай бүләге ләбаса.

— Күрәм, синең күңел авылга береккән шул, Галиябану апа. — Рәшидә

карчыкның хәленә төшенгән иде.

— Ничек берекмәсен соң ул, кызым?! Авыл бит ул, авы-ыл. Туган-үскән,

күкрәк сөтеңне имезеп, газиз балалар үстергән авы-ыл.

— Галиябану апа, шәһәрдә дә начар түгел ләбаса. Беләбез, урының җылы,

кызың «әни» дип кенә тора. Әллә иптәше корыракмы?

Карчыкның йөзендәге җыерчыклары куера төште. Бераз дәшми торгач:

— Коры дип… Гөнаһысына керәсем килми, миңа тел-теш тидергәне юк.

Бүлмәм җылы, якты, ризык мул… Әмма… Ильяска мин әллә бар, әллә юк.

Исәнме, әби, хуш, әби.

— Шешә белән дус мәллә?

— Капкалап куя. Тавыш чыгармый… Юк. Тик карт кеше җаны җылы сүзгә,

җылы мөгамәләгә, хәлеңә керүгә мохтаҗ. Уй-зарыңны уртаклашуга…

— Ә Рузалияң?

— Рузалияме? Эш инде аңарга, эш. Исәнлеге дә чамалы гына бит. Тормыш

хатын-кызга шәһәрдә дә җиңел түгел. Рузалия көне-төне чаба. Уллары Рөстәмне

укытырга кирәк. Түләп укыталар. Акча, акча… Әй, күңелемне чиштегез,

оланнар, зарланып утырган шикелле булып чыкты. Бүгенгемә шөкер, киләчәктә

ни язгандыр. — Карчык сөякләрен шыгырдатып торып басты. — Мин якындагы

ялан-кырга барып килим әле. Шунда үстек, шунда бил бөктек. Аннары кичке

автобус белән кайтып китәрмен.

— Кырга дисеңме? — Рәшидә сәерсенебрәк иренә күз ташлады. — Бик

аргансың ич, Галиябану апа. Кырга барам дисең тагы. Юк, без сине җибәрмибез,

кунарга каласың.

— Туган-үскән җиргә аяк баскач, хәл дә кереп китте әле.

Сүзгә Рифат та кушылды:

— Алайса без болай итик, Галиябану апа. Әйдә, чыгып утыр машинага.

Рәшидә, син дә. Урман-кыр тирәсендә күптән булганың юк. Күңел ачып

кайтырбыз.

Галиябану әби рәхәтләнеп машинага кереп утырды. Кырда тезләнеп дога

укырга кереште. Рифат белән Рәшидә аңа комачауламас өчен читкә киттеләр.

Әйләнеп килгәндә карчык тезләнгән килеш урганнан калган кыска камылларны

кулы белән сыйпап утыра иде.

— Әй, бәгырьләрем, бәгырьләрем. Бөтен көчегезне башакка сарыф итеп,

инде кыш көтеп утырасызмы? Кешеләр дә шулай мәңгелек хезмәттә, сезнең

шикелле. Мине, мине хәтерлисезме соң? Хәйдәрем белән шушында, сезнең янда

тәүге тапкыр серләшеп, кочагыбыз җылысыннан эреп басып торганыбызны

онытмадыгызмы? Ул чакта без тасырдап, янып торган яшьләр идек шул.

Галиябану әбинең җыерчык баскан йөзеннән яшь ага иде. Моны күргәч,

яшьләр икесе дә карчык янына тезләнделәр, аның сөяккә генә калган

аркасыннан сөйделәр. Бераз сүзсез торгач, Рәшидә:

— Бик сагынасыңмыни соң, Галиябану апа? — диде.

— Сагынмаган кая ул… сагынмаган кая. Сагынасыңмы дип сорыйлар,

сагынмаган кая ул, дигән җырны кем чыгарды икән? Бигрәк тә җанга үтәрлек

итеп әйткән бит... Туган-үскән җиргә йөрәк береккән бит, йөрәк.

Бу көн Рәшидәнең дә, Рифатның да күңелен кузгатып җибәрде. Рәшидә

төн уртасында:

— Рифат, тоеп торам, уйланасың да уйланасың. Әйт әле, башыңда нинди

уйлар йөри? — дип сорады.

— Туган якны җирсенү дигән нәрсәне мин үзем дә нык татыган идем.

— Шулай дип фаразлаган идем. Риза булыр микән? Кызы, кияве ни

дияр?

— Килештерербез. Безгә ул үз әниебез кебек инде диярбез. Дөресе дә шул:

мин әнием белән яшәп кала алмадым. Рәшидәм, мине аңлавың өчен рәхмәт

сиңа. Ходай сиңа олы җан биргән.

— Үзеңә рәхмәт. Рифат, син чын ир. Татарның менә дигән егете. Көтмәгәндә Ходай

улым белән миңа нинди бәхет бирде. — Рәшидә иренең кочагына сыенды...

Күрше бүлмәдә йоклап яткан Эмир кычкырып җибәрде:

— Так точно!

Төш күреп ятуы икән.

Карчыкның кызы Рузалия бик озак тартышты: ничек инде, газиз әниеңне

чит кешеләр алып китсен дә, үз кызы белән кияве шуңа риза булсынмы? Юк-

юк, авыз да ачмагыз. Әни, син ник бер сүз дә дәшмисең?

Галиябану әби башын иеп торды-торды да сабыр гына фикерен әйтте:

— Салкын акыл белән уй йөртсәң, кызым, сик хаклы, хаклы. Әмма ләкин

йөрәк тә бар бит әле. Мин бит дөнья читенә китмим. Туган-үскән, гомерем

узган җиргә. Әтиегез зираты янына. Шәһәрдә дә, сезнең янда да әйбәт. Рәхмәт,

тәрбиялисез. Тик таш белән сөйләшеп булмый бит. Ак булса да, таш бит ул.

— Рузалия, Ильяс, беләсезме, аның җаны авылга, җиргә береккән, — диде

Рифат. — Беркөн кырда камылларны сыйпап, алар белән сөйләшеп утырганын

күрсәгез иде сез аның. Бездә дә бөтен уңайлыклар бар. Риза булыгыз инде.

Теләгән чагында монда да алып килербез. Аралашып торырбыз. Кунакка

кайтырсыз. Сезнең нигезегез шунда ич.

Моңа кадәр маңгаен җыерып дәшми торган Ильяс сүзен кыска тотты:

— Барсын, Рузалия. Теләсә кайтыр. Аны бит куган кеше юк. Әби, ишеттеңме?

Мин әйттем.

Шулай итеп, Рифат белән Рәшидә Галиябану әбине туган-үскән җиренә,

төшләренә кереп сагындырган мәтрүшкәле урман-кырларына, иркен сулышлы

авылына алып кайттылар.

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 6, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: