Бәхет кайда оя кора (роман)

Тормышның максаты — бәхет...

Теодор Драйзер

Көпә-көндез ут элдереп кеше

эзләгәнче, аны үзеңдә тап.

А.Давидович

Беренче кисәк

I

Алар Тәнзилә белән һич көтмәгәндә, уйламаганда таныштылар. Салкынча

бер көзге кичтә, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында мәшһүр

җырчы концерты бара иде.

Равил Илһамның җырлавын бик ярата, аның концертларына бармый калмый,

мөкиббән китеп тыңлый, учлары авыртканчы ихлас күңелдән кул чаба, җырчының

кабат-кабат чыгуын теләп «афәрин» дип залны яңгырата иде. Менә бу кичне дә

Равил күңеленең әллә кайсы төпкелләренә үтеп кергән моңга бирелеп, күршесендә

утырган кызның кулын каты итеп кысканын сизми дә калды. Җибәрегез, зинһар,

авырттырасыз ич, дип пышылдаган тавышка борылып караса, күрше кәнәфидә

утырган алсу күлмәкле, дулкынлануы, ләззәт кичерүе йөзенә ташып чыккан чибәр

кызның йомшак кулын чытырдатып кыскан икән ләбаса.

— Ай, зинһар, гафу итегез... гафу, — диде Равил, кыенсынып. — Җырга

бирелеп онытылып киткәнмен. Мондый иркен сулыш, аһәңле, киң колачлы

вокаль осталык аңа каян килә икән, ә?

— Әйе шул. Сокландыргыч. Үзем дә тәмам дөньямны онытканмын, күр

инде, күр инде сезнең кәнәфигә авышып беткәнмен ич.

— Илһам җырлаганда, халкыбызның авыр тарихы, уй-хыялы моң булып

агыла, күңелләрне әсир итә, — диде Равил урамга чыккач. Аннары карашы белән

кызның озын куе керфекләре артына яшеренгән кара күзләрен, киң маңгаендагы

карлыгач канатыдай сызылып киткән кашларын, грек кызларыныкына охшаган

туры борынын, энҗедәй балкыган ап-ак тешләрен сыйпап узды.

— Минем өчен бүгенге кич икеләтә бәхетле, онытылмаслык кич булды,

— дип өстәде.

— Дөрестән дә, концерт бик матур булды. Илһам җырлаганда, тормыш

ваклыклары онытылып тора, хисләр өермәсе әллә нинди ераклыкларга алып

китә. Сезнең дә шулаймы?

Егет белән кыз әллә кайчангы танышлар кебек, концерттан алган тәэсирләре

рәхәтендә урам буйлап шактый озак йөрделәр. Кыз үзенең туңа башлаганын

сизгәч кенә:

— Ярар, хушыгыз. Мин кайтып җиткәнмен икән, — дип туктап калды.

— Хушыгыз, хуш. Үзегезгә рәхмәт. Шундый матур концерттан соң сездәй

чибәр кыз белән уртак хисләр бүлешү үзе бер бәйрәм.

— Сез әдәбиятчы, ахрысы. Сизелеп тора, — диде кыз, Равилнең балкып

торган елмаюлы йөзенә карап.

— Әйе, мин педагогия институтында филфакта укыйм. Ә сез?

— Мин авиация институтында, КАИда. Соңгы курста.

— Мин дә быел бетерәм. Сез шәһәр кызымы?

— Шулай дисәң дә була. Авылда туганмын, җиде яшьтән әни Казанга алып

килгән.

— Ә мин чын авыл егете. Әти-әни авылда яши.

— Ә минем әтине Себер якларына эшкә җибәргәннәр дә, ул шунда югалып

калган.

— Алай икән... Була андый хәлләр. Карагыз әле, ярты шәһәрне әйләндек,

ә исемегезне сорамадым.

— Тәнзилә мин. Күпләр Зилә дип кенә йөртәләр.

— Ә мин сезне тулы исемегез белән атап йөртермен, яме, Тәнзилә.

— Ярар, очрашсак. Ә сезнең исемегез ничек?

— Равил. Сезнең белән танышуыма бик шатмын, Тәнзилә. Театрларга,

концертларга бергә йөрсәк иде, чакырсам, каршы килмәссезме?

— Күз күрер. Исән булыгыз.

Тәнзилә-Зилә баскыч буйлап ике катлы агач йортның өске катына күтәрелде

дә, кулын изәп күздән югалды.

Равил трамвайга утырып тормады, тулай торакка җәяүләп кенә элдертте.

Күңеле күтәренке. Шулай булмыйча, нинди чибәр татар кызы елмаеп, кул

биреп хушлашты. Күз күрер, диде, димәк, әле тагын очрашырга өмет бар.

Равилне күпсанлы кибетләрнең аллы-гөлле неон утлары җемелдәшә-җемелдәшә

озата кайтты. Аның каршысына очраган кешеләрнең барысын да кочасы,

бүгенге шатлыгын уртаклашасы килә иде.

Тәнзилә кыстатып тормады, Равил чакырган спектакльләргә, концертларга,

дискотекаларга бик теләп йөрде. Беркөнне әнисе белән дә таныштырды. Халидә

апа Равилгә:

— Кая ашкына икән бу бала дип уйланып кала идем, синең янга икән,

— диде сораулы карашы аша.

Аннары сүзен шәрехләп тә куйды:

— Тәнзиләне әйтүем... Ярар, шуны да онытмагыз: күз тиз төшкән җирдән

күңел тиз кайта. Шулай булмасын, бу икегезгә дә кагыла.

Тәнзиләнең йөзенә күләгә кунды:

— Синең кешене беренче генә күрүең, әни, инде үгет-нәсыйхәт тә бирә

башладың...

— Заманында без дә яшь идек, кызым. Яшьлек тиз уза. Халык юкка гына

«кызлар үсә — гөл була, гөл яндымы — көл була», димәгән. Мин бит сезгә

яхшылык кына телим.

Равил Халидә апага ихлас күңелдән рәхмәт әйтте. Аның үз әнисе дә һәрвакыт

гел яхшылыкка, мәрхәмәтлелеккә, миһербанлыкка өйрәтте, Равилгә дә, энесе

Рифатка да әтиләрен үрнәк итеп куйды.

***

Ильяс пәйгамбәр чыбыркысын шартлатып, бар җиһанны алтын кояш нурларына

күмде. Шагыйрь әйтмешли, «март аеның нечкә билле җиле сузылып ятып җиргә»

туйганчы кар ашады. Барча җан ияләрен дулкынландырган җир исе аңкытып

апрель дә узып китте. Чәчәкле майның эссе бер көнендә Равил Тәнзиләсен су

коенырга чакырды. Яшьләр үзәге каршындагы пляж кызлар, егетләр тавышыннан

гөрләп тора иде. Әйтерсең лә бөтен шәһәр яшьләре шушында җыелган. Равил

Тәнзиләсен купальниктан гына күргәч, таң калды. Тәнзиләнең йөзе генә түгел,

ап-ак тәне, сыгылып торган зифа буе, нечкә биле, аккошныкыдай озын муены

искиткеч гүзәл иде. Калку күкрәкләре аяк атлаган шәпкә сикереп куя. Озын

аяклары Микеланджело сыннарыннан гына төшкән диярсең — төз, матур. Үз

гүзәллеген үзе беләме икән ул, дип уйлап куйды егет. Әлбәттә, беләдер. Әнә ич

тирә-яктан күпме егетләр, кызларның сокланып карап калганын ул күрә, сизә,

шуңа күрә вак-вак атласа да, төз аяклары сыгылып-сыгылып ала.

Сокланудан авызын да ябарга оныткан Равил янына килеп җиткәч, Тәнзилә,

елмаеп:

— Башта бераз кызынабызмы? — дип сорады, егетнең җавабын да көтеп тормыйча,

зур сөлгесен ком өстенә җәйде дә сузылып ятты. — Әйдә, ят минем янга.

Ятты Равил. Тик... Нишлисең бит, яшь тәннең кайнарлыгын тыеп була

димени? Әйләнеп ятып та карады, торып утырып та карады, аптырагач гәүдәсен

кайнар ком белән күмәргә тотынды. Җитмәсә, алар янында тыз-быз йөрүчеләр

ешайды. Күзләре чекерәйгән. Булмады, Равил сикереп торды да, мин коенып

киләм, дип елга ягына йөгерде.

Ул урап килгәндә, Тәнзилә туп сугучы бер төркем егетләр, кызлар арасында

чырык-чырык килеп уйнап йөри иде. Әле уртага чыга, әле читкә төшкән тупны

алырга йөгерә, һаваны ярып кычкырып ала, шаркылдап көлә, шаяра. Равилнең

читтән генә карап торганын күргәч:

— Равильчик, әйдә, кил монда, кушыл безгә, — диде. Ул арада туп Равил

янына килеп төште. Ул аны бар көченә сугып читкә очырды да киемнәре

янына китеп барды.

— Уф, арыдым, — дип, бераздан аның янына Тәнзилә дә килеп ятты.

— Әйдә, коенабызмы?

Равил эндәшмәде.

— Әйдә, коенып киләбез, дим. Нишләп сөмсерең коелды әле? Әллә

үпкәләдеңме?

— Мин сине кычыткан чыпчыгы дип белми идем.

Тәнзилә җавапка кесәгә кереп тормады, авызын турсайтып:

— Мин дә сине үпкәчән дип уйламый идем. Мин үпкәлисе урынга... Үзең

мине алып килдең дә ташлап киттең. Кем шулай эшли инде?

Равил монысын болай ук тирәннән уйлап бетермәгән иде шул. Кызлар

күңеле төпсез диңгез, каян белеп бетерәсең, ди.

— Әйдә, алайса, тагын коенып килик.

Балалар кебек чыр-чу килеп бер-берсенә су чәчрәтеп уйнап туйгач, янә

сөлге өстенә килеп яттылар. Яннарыннан кыска гына буйлы бер кыз узып

китте. Тәнзилә:

— Равил, әйт әле. Син менә егет кеше. Башта кызларның битенә игътибар

итәсеңме, әллә аякларынамы? — дип сорады.

Равил гаҗәпкә калды:

— Син әллә мине «сердцеед» дип беләсеңме?

— Юк ла. Менә миңа чибәрем дисең бит.

— Аңладым. Кешенең йөзе матур, ә аяклары кәкре икән, соклана алмыйсыңдыр

инде. Төз аяк, ямьсез йөз дә сокландырмыйдыр. Сөйкемленең йә юләр, йә усал

булуы да ихтимал ич әле. Андыйлардан ерак йөр дип тә әйтәләр бит.

Тәнзилә көлә башлады:

— Син әдәбиятчы гына түгел, философ та икәнсең. Кешегә эчке матурлык

та кирәк дисең инде. Алайса, әйт әле, менә мин матурмы?

Равил  икәнлеген дә онытып, Тәнзиләне үбә башлады:

— Син бөтен яктан да матур, Тәнзилә. Күз генә тимәсен. Йөзеңдә,

аякларыңда. Һәм... Мин гел синең күзләреңә батып үләрмен ахрысы дип

куркып йөрим...

— Син үзеңдә төшеп калганнардан түгел, Равил. Дулкын-дулкын чәчләрең...

Кызларныкыдай зур күзләрең. Кап-кара мыегың үзе генә ни тора.

***

Әй, ни-нәрсә икән ул мәхәббәт дигән илаһи хис! Йөрәгеңә канатын

җилпедеме, бар дөнья гүзәллеккә чума, кешең очып кына йөри, табигать гел

елмаеп тора, бакчалардагы агачлар, куаклар, үләннәр аңлатып бетерә алмаслык

искиткеч сергә төренә, урамнар, йортлар сихри нурга күмелә. Бу изге хис

күңелеңдә тамыр җәйдеме, моңа кадәр гап-гади булган нәрсәләр олы мәгънә

ала, көләсе, җырлыйсы, мәңгелек күкләргә очасы, кешеләргә кочак-кочак

йолдызлар өләшәсе килә. Кояш, ай якыная. Җаның-тәнең ихтыярсыз сөйгәнеңә

ашкына, аның гүзәл елмаюыннан, кайнар сулышыннан изри.

Менә Равил дә шундый халәттә, җылы, матур язгы кичтә өзелеп сөйгән

Тәнзиләсе белән Галиәсгар Камал театры янында тын гына балкып яткан күлгә, яр

кырыенда шатланып-куанып йөзеп йөргән үрдәкләргә, йомшак йон йомгакларга

охшаган нәни бәбкәләренә карап, назлы рәхәтлеккә талып басып тора. Сөйгәненең

йомшак кулыннан аның йөрәгенә кайнар агым ага, мең төрле ислемайлардан

тәмлерәк тән исе аңын томалый. Егетнең кулы сөйгәненең биленә ята, кыз аны

йомшак кына читкә этәрә. Сизелер-сизелмәс бу хәрәкәт Равилнең хисен көчәйтеп

кенә җибәрә — кыз әдәпне белә, әмма бераздан кул янә аның биленә ята. Бу юлы

кыз да аны этәрми, киресенчә, гәүдәсе белән егеткә сыена төшә.

Бу мизгелдә Равил башына бер уй килә. Ничек ул бу гүзәллекне күрмичә,

белмичә, татымыйча яши алды икән, ничек институтка укырга йөргән, ашаган-

эчкән, йоклаган?

Ә реаль тормышның үз кануннары, ул сине мәхәббәт дулкынында тирбәләсең

дип тормый, бик тиз үз эзенә төшерә. Узынма, янәсе. Әле хәзер дә кайнар хис

кочагында изрәгән Равил кинәт сискәнеп китте, кемдер арттан килеп башын

ике куллап кысып тотты.

— Җә, ярар, җибәрегез, биреләм. Болай барыбер таный алмыйм, — диде

Равил.

— Рамил, син бит бу! Исәнмесез! Исәнме, Тәнзилә. Югалган кеше табылган

икән.

Равил борылгач аптырап калды, бу кыз таныш түгел иде. Ул үзе дә уңайсызланып әле

Равилгә, әле Тәнзиләгә карап алды. Равил дә сөйгәненә сораулы караш ташлады.

Тәнзиләнең йөзендә дә көтмәгәндә килеп туган хәлдән уңайсызлану галәмәте.

Ләкин ул бик тиз гадәти тыныч хәленә әйләнеп кайтты:

— Таныш бул, дус кызым Гөлфия. Без урта мәктәптә бергә укыдык.

Аннары дустына карап әйтте:

— Гөлфия, мин сиңа Равил исемле егет белән таныштым дип әйткән идем

бит. Менә ул шушы егет инде. Син Рамил дип ялгыш ишеткәнсең, ахры.

— Шулай булган икән шул, — диде Гөлфия. — Гафу итегез, Равил. Ярар,

мин китим әле, эшләрем муеннан. Хушыгыз. — Кыз ничек кинәт килеп чыкса,

шулай кинәт кенә китеп тә барды.

— Сәеррәк очрашу, — диде Равил Тәнзиләгә, — хәл-әхвәл дә сорашып

тормады. Үзең дә уңайсызландың кебек.

— Игътибар итмә, Равил. Шундый инде ул, дуамалрак. Шуңа күрә бик сирәк

очрашабыз. Нинди матур кичнең ямен боза язды.

Равил күңелендә шик сыман нәрсә туган иде, шуны ачыклыйсы килде.

— Мин аның «югалган кеше табылган икән», диюен аңламадым, — диде.

— Син имтиханнар биреп йөргәндә, берара күзгә-башка күренми торган

идең, хәтерлә әле. Гөлфия белән без шул чакта очрашкан идек. Шуны әйтүе

булды, күрәсең.

Равил тагын нәрсәдер сорарга авызын ачкан иде, Тәнзилә сүз әйтергә ирек

бирмәде, чиядәй иреннәре белән аның иреннәренә үрелде. Алар театрга керергә дип

кузгалгач, Равилнең аягына эләккән буш консерв банкасы шалтыр-шолтыр килеп

шактый тәгәрәп барды. Равил шундый чиста, матур ял урынын ник пычраталар

икән, дип кәефсезләнсә дә, спектакль барышында моны тиз онытты.

Театрда «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле бара иде. Тамаша беткәннән

соң Равил сөйгәненнән:

— Җә, ничек? Ошадымы? — дип сорады. Тәнзилә җавап бирергә ашыкмады.

Аннары гына:

— Әллә тагы... Артистлар әйбәт уйный. Бигрәк тә Шәүкәт Биктимеров, Равил

Шәрәфиев, Рәшидә Җиһаншина. Тик спектакльнең төп фикере нәрсәдә соң?

— Син аңламадыңмыни? Тамашачыда оптимизм, тормышка актив мөнәсәбәт

уятуда дип беләм мин.

— Әлмәндәр карт сугышларда катнашкан, гомере буе тырышып хезмәт

иткән. Янында улы, килене, оныгы, ә үзе ялгыз. Аны санга сукмыйлар. Бөрешеп

беткән Хәмдебану карчык та аңламый үзен. Әле бакчада беркемгә кирәкмәгән

дача йорты төзеп ята тагы. Гомере бетеп бара бит инде. Кемгә төзи? Акчалы

эш эшләсә, әле бер хәл иде.

— Хикмәт тә шунда шул, Тәнзилә. Нәрсә генә эшләмәсен, ул җир йөзендә

кешеләрне авырлыкларга бирешмәскә, мәлҗерәп калмаска өнди, юл күрсәтә,

эз сала. Юлның башы — эз, дип юкка әйтмиләр бит.

***

Институт артта калды. Диплом кулда, тик ул зур шатлык китермәде. Үткән

гасырның сиксәненче еллар ахыры, туксанынчы еллар башы хәвефле, болганчык

булды. Дөньяның асты өскә килде. Үзгәртеп кору дип башланган эш ахыр

чиктә кирегә мәтәлү, социализмнан капитализмга әйләнеп кайту булып чыкты.

Равилгә укытучы булып эшләргә туры килмәде. Мондый шартларда кем сиңа

эшкә юллама бирсен, кем кайгыртсын. Ул инде тулай торактан берәүләрнең

хосусый фатирына күчкән иде. Беркөнне ул Тәнзиләгә:

— Әйдә, сиңа торган җиремне күрсәтим әле. Кереп чыгыйк, — диде.

— Дипломнарыбызны да юган юк. Мин шампанское да алып куйган идем.

Кыз берни әйтмәде, иңнәрен генә сикертеп куйды. Аның йөзе уйчан,

игътибары таркау иде. Үзе әле бер ноктага карап уйга тала, әле уянып киткәндәй

җанланып ала.

— Сиңа ни булды, Тәнзиләкәй? — диде Равил. — Бик борчылгансың димме,

йөзеңә бәреп чыккан.

— Булуын берни дә булмады... Тик ничек әйтим икән... Мине кияүгә

сорыйлар... шул гына.

Равилнең күзләре киң ачылды, тавышы калтыранып чыкты:

— Ничек инде?! Шул гына-а? Кем? Кайчан?

— Урта мәктәпне миннән алдарак бетергән бер егет... Рамил... Волгоградта

хәрби училище тәмамлап ялга кайткан. Әти-әнисе мине сорарга килгән. Хат

язгалап торган иде.

— Менә сиңа яңалык! Бу нәрсә була инде?

— Укыганда минем арттан йөргән иде. Таза тормышлы. Өч бүлмәле фатирда

яшиләр. Теге чакта ук машиналары бар иде. Мин аның, борынын чөеп, берьюлы

берничә кыз артыннан сөйрәлгәнен белә идем. Шуның әти-әнисе килгән.

— Ә мин? Ә син?

— Минме? Мин каршы, әни кыса. Мәхшәр, ил тикле ил җимерелде, ди. Дөрестән

дә, бөтен халык байлыгы өлгер җитәкчеләр, олигарх дигән бәндәләр кулына күчте.

Хәтта казылма байлыклар да. Телевизорны гына ач, сүз боткасы, бәхәс. Горбачёв

белән Ельцин власть бүлә. Ә халык бөлгенлектә. Азык-төлек талонга калган иде,

хәзер ул да юк. Булганына да бәяләр котырып үсә. Әни йокысыз калды.

— Ә мин? Мин дим, Тәнзилә?

— Син — укытучы, мин — инженер. Икебез дә эшсез. Әни бик борчыла.

Тормышның рәте бетте, башлы-күзле булып куясыңмы әллә, ди.

— Менә сиңа мә!

— Аңлыйм мин аны. Ялгыз калгач, авырлыклар үзәгенә үткән. Бернәрсәне

дә әрәм-шәрәм итмә, сакчыл бул, дип гел колагыма тукып үстерде. Хәзер инде

бигрәк тә. Кинәт кенә шундый көннәр килер дип кем уйлаган. Нишләргә дә

белгән юк.

— Башка күсәк белән органдай булды бит бу, Тәнзилә.

— Менә шундый хәлләр. Авиация заводына эшкә урнашырмын дигән идем.

Тик анда да хәл мөшкел. Дәүләт заказлары юк, диләр. Бөтен җирдәге кебек анда

да инженер-техник хезмәткәрләрне, квалификацияле эшчеләрне кыскартып

торалар икән. Бездә эшләре юк та юк инде аларның. Син әле, Равил, бәлкем

авыл җирендә эш табарсың. Ә менә мин... мин...

— Авылда хәлләр тагы да мөшкелрәк.

— Алайса нишлибез соң? Мине әни бик аптырата.

— Берләшәбез дә уртак нигез корабыз, Тәнзилә. Дөнья актарылганда бер-

беребезне югалтуыбыз бар. Аерылганны аю ашар, диләр. Мин берничә көн

элек авылдаш егетне очраттым. Эшендә хезмәт хакы түләми башлагач, күрше

республикаларга, өлкәләргә кача-поса гына азык-төлек чыгарып сата икән.

— Мондый кытлык заманында каян ала икән соң ул аны?

— Әшнәлек хөкем сөрә бит, Тәнзиләкәй. Таныш-белеш аша инде.

— Элеккечә әйтсәк, бу спекуляция бит. Шуңа кача-поса эшли микәнни?

— Безнең республикада азык-төлек арзанрак булганга, аны читкә чыгару

тыела икән. Тотсалар, эш харап, ди. Тик ничек тә яшәргә кирәк ләбаса. Безгә

дә авылдашка иярергә кирәк. Икәүләп.

— Бу синең миңа өйләнергә теләвең, ягъни тәкъдим ясавың буламы инде?

Равил сөйгәненең кулларын үз кулларына алды:

— Мин сине беркемгә дә бирмим. Бик яратам мин сине, кадерлем. Чык

миңа, гомергә бергә булыйк.

— Ярар, чыктым да ди. Шуннан?

— Башкалар нишли, без дә шуны эшләрбез.

Тәнзилә эче катканчы көлде, Равил хәтта аптырашта калды:

— Үзең ярар, дисең... үзең көләсең...

— Без гомер буе алыпсатар булып көн күрербезме? Шуңа көләм, гафу ит.

— Гомер буе болай булмас, Тәнзилә. Бу авыр хәл вакытлыча гына, диләр ич.

Хосусый милек, шәхси бизнес тормышны аякка бастырачак, диләр. Без дә аннан

читтә калмабыз, югары белемебез бар, гарип-гораба түгел... Җә, ничек, чибәрем?

— Тиктомалдан гына... Әни ни дияр бит әле.

— Күндерербез, Тәнзилә, күндерербез. Җавабыңны әйт, кадерлем.

— Әйттем ич инде.

— Рәхмәт сиңа, гүзәлем. — Равил суыткычтан шампан шешәсе алды. — Әйдә,

киләчәк бәхетле, рәхәт тормыш өчен күтәреп куйыйк әле!

Шампан шартлап бөкесе түшәмгә бәрелде. Тәнзилә сискәнеп Равилгә

сыенды.

— Әйдә, синең гүзәллегең өчен!

Тагын бер-ике тосттан соң башым әйләнеп китте дип, Тәнзилә караватка

барып ятты. Равил дә аның янына сузылды. Егетнең кочагы кайнар, иреннәре

татлы иде. Шампан градусларына егетнең мәхәббәт уты да кушылгач, Тәнзилә

изрәп, эреп төште. Равил каударланып аны чишендерә башлады...

Иртән алар Тәнзиләнең әнисе янына киттеләр. Күз төпләре каралып калган

ана, кызына шелтәле караш ташлап:

— Кызым, кайларда йөрисең, ә? Мин төн буе ут йотып, нишләргә белми

арлы-бирле сугылып чыктым. Оят түгелме? — дип каршылады.

Тәнзилә әнисен кысып кочаклады да:

— Әни, әнкәем! Мин кияүгә чыктым. Менә ирем, Равил. Ачуланма инде...

безгә бәхет кенә телә, — дип анасын өнсез калдырды. Халидә апа урындыкка

сыгылып төште.

— Ничек инде? Рөхсәтсез... Син мине нинди хәлгә куйдың...

— Халидә апа, зинһар, ачуланмагыз. Мин бит Тәнзиләне бик яратам. Ул

да, — диде Равил. — Без мәңге бергә булырга вәгъдә бирештек. Сезне дә

ташламабыз. Фатихагызны бирегез инде.

Бүлмәдәге тынлык озакка сузылды. Әллә яшьләргә генә шулай тоелдымы?

Бераздан аны әниләренең калтыранып чыккан тавышы бүлде:

— Әй, бу яшьлек юләрлеге... Миңа нишләргә кала соң? Ичмаса, туган-

тумачаны гына булса да җыеп мәҗлес ясап алыйк.

— Кирәкми, әни, кирәкми. Вакыты андый түгел. Бурыч өстенә бурыч җыеп...

Загска барып язылышабыз да бетте-китте.

— Равил, ә синең әти-әниең беләме соң? Алар ни дияр? Гаилә кору кеше

гомерендә бер генә була торган җаваплы, шатлыклы, изге, күңелле вакыйга

бит ул.

— Каршы килмәсләр, Халидә апа. Алар минем бик ипле кешеләр. Тәнзилә

белән кайтып килербез, аңлатырбыз, — диде Равил.

— Әй, балалар, балалар... Инде шулай хәл иткәнсез икән, фатиха бирми

нишлисең. Хәерле сәгатьтә булсын. Ходай Тәгалә шулай язгандыр, күрәсең.

Тәнзилә белән Равил әниләренә рәхмәт әйттеләр дә загска гариза бирергә

чыгып киттеләр. Халидә апа мөлдерәп яшь тулган күзләре белән яшьләрне

озатып калды.

***

... Язга чыктымы Рифатның күңеле сыерчык диярсең, очына башлый. Күптән

түгел бөтенләй ялгыз калган әтисен, туганнарын, авылын, аның яшел чирәмле

урамнарын, балачак дусларын сагына. Элегрәк яшьлектәнме, хәрби хезмәтенә

бирелгәнлектәнме алай түгел иде. Тормыш кайда да бер инде бу илдә, дип фикер

йөртте. Ә тора-бара туган ягын җирсенә башлады. Күз алдына урман юллары,

чәчәкле аланнар, дус малайлар, алар үзләре генә белгән җиләклекләр, баланлыклар

килә дә баса, килә дә баса. Яшьлек дуслары хәзер кайда икән, исәннәрме икән?

Җор сүзле, шаян табигатьле күрше Шәмсетдин бабай нихәл икән анда?

Бер елны, әле авылда мәктәптә укып йөргәндә, аларга утын кисәргә

булышыйм дип кергәч, Рифат картның пычкы тоткан кулына игътибар итте.

Картның бармаклары һәркайсы ничектер аерым-аерым, тырпаеп тора иде.

— Бабай, кулыңа ни булды? — диде Рифат, гаҗәпләнеп.

— Картая-картая сеңерләр дә бушый икән, улым, — диде бабай. — Ә күзе

ашаганда күлмәк капламасына ябышып калган бәрәңге кисәгенә төшкәч, елмаеп

карчыгын мактады. — Карчык шәп минем. Кайгыртучан. Менә бит, ашыйсы

килсә дип, күлмәк капламасына да запаска бәрәңге салып куйган. — Аннары

әллә шаярып, әллә чынлап әйтеп куйды. — Өйләнгәндә, улым, карап өйлән.

Киленнең чибәрлегенә генә түгел, кешелегенә кара. Урынсыз терәлеп билеңне

сындырма. Минем карчык шикелле үзеңә птходяший булсын.

Картлар сүзен кар басмас, ди халык мәкале. Шәмсетдин бабайның гыйбрәтле

сүзләрен Рифат бик еш искә төшерә. Нишлисең, аңа шулай туры килде, әлегә

кадәр ялгыз йөри. Тәвәккәл түгел дияр идең, андый кеше прапорщик булып

хезмәт итә аламыни? Икенче яктан карасаң, аның яшендәгеләр әллә кайчан

гаилә корып ду китереп яшәп яталар. Алма пеш, авызыма төш дип тормыйлар.

Шәһәрдә булсынмы, авылдамы, тормышта үз урыннарын тапканнар. Сүзнең

чиге юк, уйның төбе юк. Көн-төн уйлана Рифат. Уйлары яшь юртак сыман

әле тегендә, әле монда ташлана, баш мие күзәнәкләреннән йөрәккә күчә, аны

тасырдата, йокыны качыра. Тормыш корып җибәрергә әллә кайчан вакыт инде

вакытын, тик һаман шул «птходяший» кыз туры килмәдеме, әллә Рифат үзе

бик сайландымы шунда. Абыйсы Равил, Казанга кайт кына, менә дигән кәләш

табарбыз, дип күптәннән чакырып яза.

Ниһаять, Рифат бер фикергә килде, дөрестән дә, кайтсын әле ул,

Татарстандагы тормышны үз күзе белән күреп килсен. Газеталар, телевидение,

радио андагы хәлләрне әле тегеләй, әле болай тасвирлый. Бәлкем, ул үзе

шикелле сазаеп баручы берәр чәчбикәне дә очратып куяр. Буйдак килеш күпме

яшәргә мөмкин...

Казанда инде Рифат башында өр-яңа уйлар бөтерелә башлады. Әллә бөтенләйгә

кайтып урнашыргамы? Дөрес, Чиләбедә дә ярыйсы гына, командирлары ярата

үзен. Хезмәт хакы да зарланырлык түгел, бераз маясы да бар. Тик үз милләтебез

кызлары күзгә ташланып тормый шул, ә башкалада алар, әлбәттә, күбрәк инде.

Хәрби комиссариатта урын булмаса, башка эш табар. Абыйсы да ярдәм итәр.

Әнә ул Казанда заманның ялына ябышып әйбәт кенә яшәп ята ич. Хатыннан

да уңды бугай. Тәнзиләсе белән алны-ялны белмичә чабалар икән чабуын.

Алмаш-тилмәш әле Төркиядән, әле Польшадан тауар ташып сатканнар, тормыш

төбенә батмаганнар. Тора-бара тауарга Мәскәүгә, бүтән шәһәрләргә йөргәннәр,

әле дә әнә хәтта Кытайга, Вьетнамга баралар икән. Эш урыннарында хезмәт

хакы бирелмәгәч, бик күп халык шулай көн күрә, диләр. Нинди тауар үтемле,

шуны белеп тору мөһим икән. Йөри, тырыша торгач, абыйларының эше җайга

салынган, элегрәк бер кечкенә кибет кисәген дә арендага алганнар, аннары

меңтөрле авырлык белән аны үзләренеке иткәннәр.

Абыйсы туксанынчы еллар галәмәтләрен сөйләгәч, Рифат:

— Ә рэкет, криминал теңкәгезгә тимәдеме соң? Коррупция дигән нәрсә

бөтен Россиядә котыра бит? — дип сорады.

— Әй, энекәш... Кемнең генә кесәсен калынайтмадык инде, — диде Равил.

— Баштарак нәрсә икән соң ул коррупция, дип уйлый идем. Хәзер беләм,

мең башлы елан икән ул. Дәүләт үзе үк — коррупционер. Күптән түгел дәүләт

даруханәсенә кергән идем. Бер хезмәт ветераны, льготник ялына-ялына үзенә

тиешле даруны сорый. Юк, бетте, диләр. Әнә икенче бүлектә сатуда бар.

Шуннан алыгыз, диләр.

Менә безгә генә кара. Барча салымнарны үз вакытында төгәл түләп барабыз.

Ә аларны һаман үстерә торалар. Кибетне чиста тотабыз. Көнаралаш диярлек

кызыл катыргылылар төрле тикшерү оешмаларыннан агыла. Янгыннан

саклауныкыннан дисеңме, санэпидстанция дисеңме, «Водоканал»данмы,

страховка оешмасыннанмы... Һи, аларның саны! Әле баштарак без сезнең

«крыша» дип, бушка талап йөрүчеләр теңкәгә тиде. Нәрсә диләр бит: әнә күрше

урамдагы кибетне яндырганнар, сезгә дә тия күрмәсеннәр, янәсе.

— Шуларга каршы юньле законнар юкмыни соң, ә?

— Ул законнарның кирәклеген һәркем белә. Үзәктә дә, урыннарда да. Сүз

күп, нәтиҗә генә юк. Россия хәзер коррупция иң киң таралган илләрнең берсе.

Бу бит әле безгә — вак эшмәкәрләргә кагылганы гына. Югарырак күтәрелгән

саен, коррупция зурая, җәелә бара дип сөйлиләр бит. Анда миллионнар,

миллиардлар үзләштереп яталар икән. Сум түгел, доллар белән.

— Ә авылда хәлләр ничек соң, абый?

— Авыл халкына кайчан гына җиңел булганы бар, энекәш?! Кырмыска

шикелле көне-төне хезмәт, хезмәт. Һәркем хәл кадәри тырыша. Бәрәңгесен,

яшелчәсен утырта, билен бишкә бөгеп мал карый. Карт-корыга аеруча авыр.

Җегәрлеген җуйган кул-аяктан ни көтәсең?!

— Колхозларны таратып, җирне пайга бүлделәр ләбаса. Авыл кешесе җиргә

үзе хуҗа булды. Эшлә, файдасын күр.

Равил кулын селтәп куйды:

— Биш-алты гектар җиреңне көрәк белән казып йөри алмыйсың бит инде.

Һәр эштә техника кирәк, ягулык-майлау материаллары, ашлама. Барына да

акча каян җиткерәсең. Бәяләре туктаусыз үсә бара.

— Аренда да гамәлдә түгелмени?

— Күрәм, хәрби хезмәттә син тормыштан шактый артта калгансың, энекәш.

— Равил үпкәләтмим тагы дигән уй белән энесенең йөзенә карап алды. Юк,

Рифатның йөзендә чынлап кызыксыну ярылып ята иде.

— Гамәлдә лә. Тик халык аннан да мантый алмый. Арендаторлар аренда

хакына, печән-салам, дүрт-биш центнер ашлык ала, дип сөйлиләр. Тик, әйтик,

ул ашлыкны игә китергәнче, ризык иткәнче күпме җәфа чигәсең бар бит әле.

Заманында КПСС политбюро әгъзасы Яковлев дигән бәндәнең авыл хуҗалыгы

турында әйткән сүзләрен белмисеңдер инде?

— Юк. Аны бит үзгәртеп кору дигән мәсхәрәнең «архитекторы» диләр иде.

Юньле сүзе булмагандыр.

— Шул-шул. Бу хәлендә авыл хуҗалыгы «чёрная дыра», имеш. Безнеңчә

«кара упкын» була инде. Ул акчаны суырып кына ята, нәтиҗәсе генә юк, янәсе.

Шуңа күрә колхоз, совхозларны бетерергә кирәк. Чит илләрдәгечә авылны

фермерлык нигезендә корырга кирәк. Бүгенге шартларда батканы тормыш

төбенә батсын, калкып чыга алганы, яши алса, яшәсен, янәсе.

— Авыл җирендә дә кешеләр яши ләбаса. Алар нишләр дип уйламадылар

микәнни?

— Яковлев карашы ялгыш иде ул, энекәш. Беләсеңме, безнең республика

җитәкчеләре ул авыр чакта нәрсә дигән иде. Әгәр без авыл хуҗалыгын үз хәлен

үзе күрсен дип, аңа ярдәм итмәсәк, аны ташласак, авыл үзенә бикләнәчәк.

Андагы халык тырышыр-тырмашыр, үз тамагын үзе ничек тә туйдырыр, ә

менә шәһәр өчен азык-төлек җитештерә алмас. Ул чакта шәһәр халкы нишләр?

Менә ни өчен без авыл хуҗалыгына республика бюджетының дүрттән берен

юллыйбыз. Ашлама алсыннар, шунсыз иген игү әхлаксызлык ул. Авылларда

юллар төзиячәкбез, газ кертәчәкбез. Шәһәрдә дә, авылда да үзебезнең кешеләр

яши бит, диделәр.

— Дөресе шул.

— Килеп туган хәлне, проблемаларны кешечә хәл итү, халыкның тормыш

дәрәҗәсен кайгырту менә шулай булырга тиеш ул. Татарстандагыча. Тузган

торакны бетерү программасы үзе генә ни тора!

— Шәймиевләр теге Яковлевлардан акыллырак булып чыкты алайса.

— Минтимер Шәрипович авыл хуҗалыгын белә ул. Мелиорация министры

булып озак еллар эшләгән бит. Әтисе дә егерме биш ел колхоз рәисе булып

хезмәт иткән. Авылда да, шәһәрдә дә өзеклек булмады бездә. Бер мәлне

мәскәүлеләр дә азык-төлекне Казаннан ташыды әле.

— Татарстанда фермерлар бармы соң?

— Хәзер бар. Аның өчен башта мая тупларга кирәк иде.

— Алайса, хәзер тормыш авылда да үзгәрә төшкәндер инде. Шулаймы,

абый?

— Әле генә шуны сөйләп тордым ич. Авылга хәзер газ керә, юллар төзелә.

Тик менә эшсезлек бар. Бигрәк тә яшьләргә авыр. Алар хәзер карашын шәһәргә

төби... Тукта әле, Рифат, син һаман авыл да авыл, дисең. Әллә шунда кайтып

төпләнергә җыенасыңмы?

Рифат тиз генә җавап бирмәде. Аннары үзалдына гына сөйләнгәндәй

фикерен уртаклаша башлады.

— Мин шәһәрдә чыдый алмый башладым, абый. Әллә гел хәрби хезмәттә

булгангамы, әллә туйдырдымы шунда. Шәһәр миңа казарманы хәтерләтә. Тимер

ишекләр, әллә нинди йозаклар, видеокамералар. Урамда да, кибеттә дә. Сез

менә кемнәр белән аралашасыз. Дус-ишләрегез бармы?

Равилнең чибәр йөзенә күләгә йөгерде:

— Заманы шундый, энем. Яңача яши башлау җиңел түгел икән ул.

— Әйе, армиядә дә җиңел түгел.

— Ишетәбез. Дедовщина дигән нәрсә теңкәгезгә тия, диләр. Дөресме?

— Армия җәмгыятьнең көзгесе ул, абый. Мондый тормышта аңлы

дисциплинага ирешү шактый кыен.

— Әйе, яңа шартларга күчү, аңны үзгәртү кайда да авырлык белән барадыр,

күрәсең. Хәзер әнә авылда яңа алпавытлар аякка басып килә. Әнә анда Балык

Бистәсе районында асыл егетләр көн-төн хезмәт итеп, аена бары сигез-тугыз мең

акча ала икән. Анда да арендаторлар ае-ае белән шул акча исәбенә кыйммәтрәк

бәягә колбаса, атланмай, ярма кебек нәрсәләр сатып яталар ди. Авыл халкы

чыдый, карышып нәрсә эшли ала соң? Син авыл ягына карама инде.

— Кайтып бераз торып килим әле. Әтине дә бик сагындым. Анда күз күрер.

Кайда да кул кушырып утырып булмый.

— Ярар, авыл тормышын үз күзең белән күреп кил, алайса. Ә син, Тәнзилә,

әтигә күчтәнәч җибәр.

Тәнзилә Рифатка бер кап чәй, тартмалы чәкчәк тоттырды. Равил азсынып:

— Син нәрсә инде? Кайчан тагын мөмкинлек чыгар әле, күбрәк бир

— җимешен, лимонын куй, — диде.

Хатынының җавабы әзер иде:

— Авыл кибетләренең шәһәрнекеннән ким ягы юк, диләр ич. – Равилнең

чырае сытылды. Син кайчан шулай саранланып киттең әле, димәкче булган

иде, Рифат алдында тыелып калды.

— Шулайдыр ул, акчаңбулса, — дип кенә куйды.

Алар әле кыз белән егет чакта ук ниндидер сүз уңаеннан Тәнзилә:

— Авыл кешесе бер банка кайнатмага да бик шат, — дигән иде.

***

Сагынылган, бик сагынылган икән шул. Рифат озаклап-озаклап авыл

урамнарын, тыкрыкларын карап йөрде, очраган карты-яше белән сөйләшеп,

хәл-әхвәлләрен сорашты. Зиратка барып әнисе, Шәмсетдин бабай кабере

янында белгән догаларын укыды. Беркөнне аның үсмер чакта чикләвек,

җиләк, балан, миләш җыеп йөргән урманга барасы килде. Ябалдашларын

җәеп горурланып утырган хуш исле юкәләрне таныды Рифат, таныды. Әнә

алар янында гына миләш агачлары кукыраеп утыра. Куе яфраклар арасыннан

яшь каеннарның аклы-каралы кәүсәләре балкып тора. Җирне ямь-яшел хәтфә

келәм каплаган, чәчәкләр балкый. Аларны ярышып үбә-үбә нечкә билле бал

кортлары безелди, күбәләкләр бөтерелә. Әйтерсең лә табигать балаларының

зурысы-кечесе киерелә-талпына күккә, кояшка омтыла. Борынны кытыклап

җир исе, үлән, чәчәк исе аңкый. Меңләгән бөҗәк үз эше белән мәшгуль. Бөтен

урманны яңгыратып кошлар концерт куя.

Күңеле күтәренке чакта Рифат еш кына Фәтхерахман Әхмәдиевнең «Мәңге

яшисе килә» дигән җырын җырлап йөри иде. Менә әле дә ул шул җырны көйли

башлады. Композитор да табигатькә сокланып язгандыр бу җырны, мөгаен,

шулайдыр, дип уйлады егет.

Көннәрнең берендә Рифат Актайның бормалы-бормалы ярлары буйлап

малай чакта дуслары белән ду килеп су коенган урынга барып чыкты. Монда

алар комда кызынып, очсыз-кырыйсыз зәңгәр күккә карап еш кына хыял

диңгезенә чума иде. Кем очучы була, кем космонавт, инженер, укытучы, колхоз

рәисе... Биредә әле дә күп нәрсә элеккечә, комлык та, читтәрәк шактый куе, биек

булып үскән әрекмәннәр дә, колак төбендә безелдәп йөргән төклетуралар да.

Хәер, үзгәреш тә бар икән, елга саеккан, Йомры тау юкка чыккан, юл салганда

аның балчыгын техника белән ташып бетерделәр дигәннәр иде, дөрес икән.

Рифат бала чактагы кебек әрекмәннәр арасына керде дә комга сузылып

ятты. Тәненә рәхәт җылылык таралды. Нәкъ элеккечә зәңгәр күкне чуарлаган

мамык болытлар каядыр агалар да агалар. Чиелдап акчарлаклар килеп чыга,

кинәт кенә суга томырыла. Томшыкларында нәни маймычлар тырпылдый.

Әнә үги ана яфрагына чикерткә килеп төште. Ул уңайлап урнашып ике аягын

бөкте дә аркасын кашый башлады. Туктап ял итә дә кашый, ял итә дә кашый.

Рифатка бу кызык тоелды, тотмакчы булып кулын сузган иде, чикерткә читкә

атылды. Менә бит, шушы нәни генә җан иясенең дә яшисе килә, дип уйлап

ятканда, ул уң кулының чәнти бармагына нәрсәдер кагылганын сизде. Әллә кәлтә

микән? Рифат бу җан иясен куркытмас өчен башын чак кына борып кулына

күз салды да кычкырып көлүдән көчкә тыелып калды. Аның бармак тырнагын

соргылт үрдәк бәбкәсе чукый иде. Үрдәк бәбкәсе! Башын әле бер, әле икенче

якка кыегайтып, нәни күзләрен йома-йома чукый да чукый. Рифат башын бераз

калкытып бәбкәгә текәлде. Ә тегенең бернидә эше юк, һаман чукуын белде.

— Әй, сабый, бармакны нәрсә дип белдең соң? — дип уйлап куйды Рифат.

— Анда нәрсә таптың? Әллә шулай дөнья белән танышып йөрүеңме? Тукта әле,

ул монда ялгызы гына ничек килеп чыккан соң? Юк, бәбкә ялгыз түгел, әнкәсе

якында гына: тирә-якны күзәтә икән. Ул Рифатны абайлап, күрәсең, бакылдап

бәбкәләрен үз янына чакырды. Бәбкә әнисе тавышын ишеткәч, «пелт» иттереп

кәкәйләп алды да әрекмәннәр арасына кереп югалды.

Рифатның башыннан кайнар уй йөгереп узды. Бу әллә кайчан борынлап,

әле генә үзенә юл тапкан күптәнге уй иде. «Шушы матур дөньяга туып, шунда,

авылның яшел чирәмендә аунап, Актайның шифалы, тәмле суын эчеп үскән

туган җиреңнән башка ничек яшәргә мөмкин? Юк, ни булса шул, ул авылда

калачак! Тәвәккәллим, тәвәккәллек ярты бәхет дип юкка гына әйтмиләрдер.

Димәк, Чиләбегә барып, эштән китәргә кирәк. Баста!»

Мондый карарга килгәч, аңа рәхәт булып китте, күңеле дә тынычлана төште.

Авыл дигәндә, Равил абыйсы кара буяуны куерткан икән. Телевидение, радио

эшләп тора, кибетләр бар. Берничә гаилә шәһәрдән кайтып йорт күтәргән,

гөрләп яшәп яталар. Юләр, ник мин моңа башта ук игътибар итмәдем икән,

дип Рифат үзен битәрләп тә алды.

Кинәт кыр ягыннан исеп куйган җылы шаян җил Актай маймычларын

шатландырып су өстен шадралатты да Рифатны битеннән сыйпап каядыр китеп

барды. Әйтерсең лә бала чагындагы кебек әнисе сыйпап иркәләде.

***

Мәҗмәр урта мәктәбендә укыганда, җәйге матур көннәрнең берсендә

малайлар, кызлар Актайның Чулманга койган урынына су коенырга барганнар

иде. Монда су да җылы, аулаграк та иде. Кызлар гадәттәгечә читтәрәк чыр-чу

килде — егет кәмәшләре комачау итмәсен, янәсе. Итмәс алар, бар. Бастырып

килеп тә җиттеләр, кызларны чырылдатып шаярта да башладылар. Бигрәк тә

Рәкыйп. Әле Наиләнең, әле Рәшидәнең лифчигына сузыла. «Матур урыннарын»

кояш та күрсен, янәсе. Рифатның ачуы чыкты, аның яшертен генә Рәшидәгә

күз салып йөргәнен Рәкыйп белә ләбаса. Рәшидә үзе дә ник аңа ирек бирә,

ник яңагына кундырмый! Ә теге юньсез тәки теләгенә ирешкән икән.

— Нишлисең син, оятсыз!

Рифат Рәшидә тавышына борылып карады да катып калды. Күзләре

ирексездән кызның ап-ак күкрәкләренә, чиядәй ал ими очларына төште.

Яшьлек яшьлек шул, бу гүзәл күренеш үсмер егетнең хәтеренә мәңгегә сеңеп

калды, әледән-әле күз алдына килеп, күңелен кытыклап, ымсындырып торды,

хәтта төшенә дә кергәләде. Күз бәрәңгедә дә бар бит ул, күңеле белән күрде,

күрәсең. Җаен туры китереп, ул Рәкыйпкә:

— Рәшидәгә бәйләнмә, — диде.

— Шаярам гына ич мин. Юләр сатма инде, — диде тегесе.

Армия хезмәтенә алынгач, Рәкыйпнең һаман Рәшидә тирәсендә бөтерелүен

ишеткәч, Рифатның чын-чынлап кәефе китте. Алай гынамы, шушы хәбәр

аны хәрби хезмәткә калырга этәрде дә инде. Теге чакта Рәкыйпнең яңагына

берне менеп төшәсе булган икән дип үкенеп тә алгалады. Хәер, тора-бара ачуы

басылды, йөрәген талкып торган югалту хисе генә утырып калды. Рәшидәнең

Казанда кияүгә чыгуын белгәч, әлеге хис бүселеп-бүселеп өскә калкып

чыккалады.

Соңрак Рифат Рәкыйпкә карата ниндидер рәхмәткә тартым хис тә тоя

башлады. Солдат хезмәтенең читен чакларында гүзәл күкрәк алмаларыннан

көмеш тамчылар тамып торган теге мизгел күз алдына килеп, аны дәртләндереп

җибәрә иде. Сары чәчләре кыеклап маңгаена төшеп торган Рәкыйпне дә күрәсе,

рәхәтләнеп сөйләшеп утырасы килгән чаклар шактый булды. Их, кызлар,

егетләр, сез хәзер кайларда йөрисез, ниләр майтарасыз икән?

Хөрмәтле укучым!

Син бу дөньяда могҗиза булуына ышанасыңмы? Бар ул, бар! Рифат туган

авылы урамыннан әнә шундый сагынычлы уйларга батып атлаган бер мәлдә

каршына килеп чыккан кешене син кем дияр идең? Әйе, ул Рәшидә, Рәшидә

үзе иде. Моны могҗиза дими ни дисең!

Чигәләренә сизелер-сизелмәс кенә бәс куна башлаган куе чәчләре элеккечә

калын, матур итеп толымлап үрелгән. Ике каш арасына нечкә генә матур бер

сызык менеп утырган икән. Киеме дә килешле. Ап-ак кофтасы тулы яңакларына

аксыл төс сипкән, бу аны яшәртеп җибәргән. Күкрәк алмалары тагын да

калкурак булып кабарып тора. Сокланып туймаслык.

— Рәшидә! Рәшидәкәй! Синме бу, ә? Менә ичмаса очрашу! Руслар ничек

диләр әле? Сколько лет, сколько зим! Исәнме? Күңелем юкка гына авылга

тартмаган икән.

— Исәнме, Рифат. Син кунакка кайткан дигәннәр иде шул. Абау, үзгәргәнсең.

Озаккамы?

Рәшидә энҗедәй ап-ак тешләрен күрсәтеп, элеккечә, әллә кайчандагыча

матур итеп елмайды. Бу елмаю аның төпсез зәп-зәңгәр күзләрендә туып, алсу

иреннәре почмагына үрмәләп, көндез кояш, төнен ай үбеп иркәләгән нәни генә

бит чокырчыкларына кереп эреде. Кап-кара каш, ап-ак йөз. Шушы капма-

каршы төсләр Рәшидәнең чибәрлеген бермә-бер арттыра иде. Кашы янына

кайчандыр кунып калган нәни генә яра эзе дә ачык йөзенә үзенә бер төрле

матурлык биреп тора.

Рәшидәнең кулын кысып исәнләшкәндә, аның кайнарлыгыннан Рифат

калтыранып китте. Моны сиздермәс өчен сораулар тезә башлады:

— Тормышлар ничек? Кемнәрең бар? Ирең кем? Рәкыйп авылдаш түгеллеген

ишеткән идем.

— Ул мине алырга бик теләгән иде. Мин риза булмагач, Мәскәү тирәсендә

яшәүче бер кызга өйләнеп китеп югалды. Үпкәләде инде, үпкәләде.

— Алай икән. Сабакташлар белән аралашасыңмы? Кайларда көн күрәләр?

— Аралашмыйм диярлек. Таралышып беттек, авылда беребез дә калмады.

Казанда Наиләне, Рузалияне, Ленарны сирәк кенә очраткалыйм. Дөньяның

асты өскә килде бит, барыбыздан да чабыш аты ясады.

— Шулай шул. Ирең белән кайттыңмы? Ул безнең яктан түгелме?

— И юк. Ирем Буа ягыннан иде.

— Иде, дисең. Әллә юләрләнеп аерылдыгызмы? Шундый чибәр хатынны

ничек ташларга мөмкин?

Рәшидәнең йөзенә күләгә йөгерде. Ул зират өстендәге ялгыз болытка күз

салып алды.

— Юк, юл һәлакәтенә юлыгып вафат булды ул. Бик тә яхшы күңелле,

инсафлы егет иде. Уңган, кулы теләсә нинди эшкә ятып тора иде. Әрәм булды.

Матур гына тормыш корып йөри идек... Ә үзең ничек яшисең соң? Кайларда?

Синең читтә икәнеңне ишетеп белә идем.

— Чиләбедә яшәп ятам. Армиядә хезмәт срогын тутыргач, командование

прапорщик булып калырга тәкъдим итте. Калдым. Прапорщиклар мәктәбен

бетердем. Еллар йөгереп кенә узды. Менә хәзер күңел туган якларга тарта.

Әнисез калганыбызга да шактый инде. Ни кызганыч, бәхилләшеп кала

алмадым. Хәрби хезмәт бит, учениедә идек. Ник кайтмыйсың дип хатлар

яза иде, мәрхүмәм... Аннары инде бер ияләшкән урынны ташлап китәсе дә

килмәгәндер. Дөньялар әнә ничек актарылды бит. Кайтып нишлисең дип тә

бик озак уйландым. Командирлар белән дә мөнәсәбәтем әйбәт.

— Ә гаиләң?

Рифат бу сорауны көткән иде. Авылда очраган һәр кеше хәл-әхвәлне сорауга

гаиләң тормышы белән кызыксына башлый. Рифатның моңа бераз кәефе дә

киткәләде. Уйлый торгач аңлады Рифат, балигъ булган кешенең тормышы

гаиләдә уза лабаса. Кеше ике яшәми, Ходай биргән гомерне ирең, хатының,

балаларың белән тату, матур, тигез итеп уздырырга кирәк шул. Тәмен, ямен

табып. Халыкның иң изге теләкләренең берсе, ул да булса исән-сау, имин,

тигезлектә яшәү ләбаса.

— Гаиләм юк минем. Әле дә өйләнмәгән. Баштарак хезмәт белән мавыгып

шактый еллар уздырдым. Аннары карыйм, минем яшьтәге кызлар инде кияүгә

чыгып, балалар үстереп яталар.

— Чиләбедә татарлар күп диләр ич. Берәр татар кызы таба алмадыңмыни?

— Димләп тә карадылар, каравын. Күңелеңә ятмаган кеше белән ничек

тормыш корасың. Йә, ярар. Син дә үзең турында сөйлә инде.

— Мин Казанда педучилищеда укыдым. Шунда булачак ирем белән

таныштым. Ул үлеп гашыйк булды. Көләч егет минем дә күңел түренә кереп

утырды. Укып бетердек кенә, дөнья үзгәрде дә куйды. Мин балалар бакчасына

эшкә кердем. Мәсгут шофёр булып эшли башлады. Училищеда укыганда ук

права алган иде. Өйләнешеп кеше почмакларында яшәдек. Бик авыр чакларда

берәр авыл җиренә китик, эш табылыр әле дип, теңкәсенә тидем. Хәзер үкенәм.

Бишкә ярылам, сөеклем, барыбер сине, туачак балаларыбызны бәхетле итәм, дия

иде. Көне-төне эшләде, төзелешкә дә йөрде, йөк тә бушатты. Иске генә машина

алып аны аякка бастырды, йокыларын калдырып, таксист булып йөрде.

— Уңган егет булган инде, алайса. Сине дә бик яраткан, күрәсең.

— Үлеп, дим ич. Тора-бара Ходай безне дә кеше белән тигезләде, иске булса

да фатирлы булдык. Өстәвенә Мәсгуткә бер танышы Әтнәбайда җире белән йорт

сатучы бар, арзанга гына сата икән, дип коткы салган. Әйдә, барып карыйк әле,

ди. Сатучы олы яшьтәге бер әби булып чыкты. Кызы үзен Казанга кыстый икән.

Сатмыйк, үзебезгә кирәге чыгар, дип әйтеп тә караган. Тегесе җир эшеннән гарык

булдым, борылып та карыйсым килми, сат, дип каты торган. Риза булдым инде,

нишлим соң, үземнең рәт бетте, ди. Бакча эшенә күптән ярамыйм инде. Җире

шәп, кара туфрак. Алыгыз, балалар, ди. Үкенмәссез, үзебезнең мөселман кешесе

генә булсын дип теләгән идем, менә Ходай сезгә язган икән, ди.

— Шулай итеп, сез дачалы да булдыгыз инде,

— Дача дип... Йорты шактый тузган иде. Төзәтәсен төзәтеп, җәйләрне шунда

уздыра башладык. Бәрәңгесе, яшелчәсе дә ярап куйды. Ял көннәрендә кайтабыз,

көне буе бакчада эшлибез. Ял итәбез, имеш. Дөрес, йортыбыз Камадан ерак

түгел. Су кереп, рәхәтләнеп кызынып яткан чаклар да булды. Сирәк кенә. Шулай

тормышны җайга салабыз дип кенә торганда, Мәсгутем гүр иясе булды... Менә

шундый хәлләр, Рифат. Инде менә мин дә йорт-җирне сатарга кирәк дип торам.

Бәясен дә түләп бетермәгән бит әле. Ялгызыма бик авырга туры килә.

— Ярдәм итәрлек кешең юкмыни соң?

— Юк шул. Улымны да күтәрәсе бар... Биш яшендә генә бит әле. Ул кул

астына кергәнче әле, ай-һай.

— Олырагы юкмыни?

— Башта, тормышның рәтсез чагында бала табасым килмәде. Мәсгут ни

ялынды, тап, үстерербез, кеше таба бит әле, дип үгетләде. Киреләндем... Аннары

таптым, көнкүреш көйләнә генә дигәндә... Мәсгутем...

Рәшидә күзенә мөлдерәп тулган яшьләрен кулъяулыгы белән сөртеп, туктап

калды. Рифат аны тынычландырырга кереште:

— Ярар, Рәшидәкәй, тынычлан. Дөнья тигез генә булмый шул. Минем әти,

җан биргәнгә җүн бирә, ди. Улың кайда соң әле?

— Әнә йөгереп кайтып килә. Балык җене кагылды үзенә. Иптәш малайларына

ияреп Актайга балык тотарга киткән иде.

— Кечкенә күренә бит. Ничек аны су янына җибәрәсең соң?

— Актай бик саеккан хәзер. Чыпчык тезеннән генә калган.

Ул арада малай сулышы кабып, йөгереп килеп җитте. Рифатка күз ташлап

алгач:

— Әни, без Наил белән спорить иттек, — диде. — Менә бу балыкны ул

алабуга, ди. Мин окунь, дим. Кто прав?

— Икегез дә, улым. Окунь — русча, алабуга — татарча.

— Ә-ә... — Малай борынын тартып куйды, озын козырёклы кепкасын

салып, тирләрен сөртте. Аннары әнисе янындагы чит ирдән әллә кайчангы

танышыдай сорап куйды:

— Абый, син тәмәке тартасыңмы?

— Так точно! Булгалый шул, энем. Ник сорыйсың?

— Тәмәке исе килә ич.

— Ну, гафу ит инде.

— Нәрсә ул «гафу»?

— «Извини» дигән сүз.

— Тартмасаң, извиню. Тартма син. Зарар була.

— Есть! Син әйткәч, тартмам.

— Ә синең машинаң бармы?

— Юк шул.

— Һи, йөртә дә белмисеңме?

— Анысын беләм.

— Мин белмим әле. — Малай көрсенеп куйды. — Үскәч шофёр булам мин.

Әнине йөртәм.

— Абый, ә син боксёр түгелме?

— Бераз гына.

— Пирчәткәң дә бармы?

— Бар.

— Ә син мине бокска өйрәтерсеңме?

— Өйрәнәсең киләмени?

— Килә шул... Ишегалдына чыгам гына, Гриша килеп җитә. Җә акча, җә

конфет сорый. Бирмәсәң, суга.

— Ә син?

— Ул көчлерәк. Бокска өйрәнсәм, кирәген бирер идем.

— Начар малай икән ул. Әниең рөхсәт итсә, мин сиңа пирчәткә бүләк

итәрмен. Кечкенә боксчыларныкын.

— О-о! Рәхмәт. Честно?

— Так точно!

— Молодец! Я побежал. Скажу Наилю, что оба мы правы.

Малай үкчәләрен ялтыратып кабат елгага йөгерде. Олылар елмаеп карап

калдылар.

— Егетнең исеме ничек соң?

— Эмир. Әтисез үсә менә. Борчылып та куям.

— Шәп исем. Җисеменә туры килгән булырга тиеш. Сөйләшүенә карап

әйтүем. Кайсы айда туды?

— Августта.

— Әйтәм бит. Арыслан, димәк. Чәче әтисенекедер, синең— кап-кара, аныкы

— күксел. Сез кайчан китәсез?

— Иртәгә. Сеңлемнең хәлен белергә генә кайткан идек. Моннан туп-туры

Әтнабайга. Ә син?

— Мин торам әле. Әтинең дә ялгызын калдырасы килми. Абый белән

сөйләшеп, Казанга алып китеп булмасмы дип йөрим. Бәлки, үзем...

Рифат сүзен әйтеп бетермәде. Күрәсең, уйларының очына чыгасы бар

иде.

Рәшидә кайнар кулын сузды:

— Ярар, Рифат, без киттек. Җыенасы да бар. Сау бул. Бер күрешү — бер

гомер, диләр. Яшьлеккә кайткандай булдым.

— Рәшидә, син миңа Казан адресыңны бирмәссеңме? Кем белә, бәлкем,

очрашып куярбыз.

Рәшидә гаҗәпләнмәде. Рифат сиңа нәрсәгә инде ул дигәнне көткән иде.

— Азинода торабыз. Рәхим ит. Беркөн генә әле Мәҗмәрдә бездән алдарак

укыган Нариман килеп чыккан иде. — Рифатның йөзеннән күләгә йөгереп

узгангамыдыр, өстәп куйды. — Хатыны белән. — Без яхшы ният белән ишек

каккан кешене генә ачык йөз белән каршылыйбыз. Тол хатын бусагасына

кемнәр генә килеп кагылмый. Ярар, хуш иттек. — Рәшидә адресын әйтте,

аннары улын чакырып алды.

— Хуш, хуш, Рәшидәкәй! Син дә сау бул, балыкчы. Ә пирчәткә миннән, яме.

— Ярар, рәхмәт. Абый, син миңа исемеңне әйтмәдең.

— Рифат абый мин. Синекен белдем — Эмир.

— Хуш Рифат абый.

Батып барган кояшның алсу нурларына коенып тыкрыкка кереп баручы

Рәшидәне, аның әледән-әле борылып кул изәгән улын Рифат җылы карашы

белән озатып калды.

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

"КУ" 6, 2015

Фото: pixabay

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: