Сәгыйть Лашманчы автор яңалыклары
-
16 сентябрь 2026 - 09:00
Кызыл Чишмә кызы (бәяннең дәвамы)
Класска кергәч инде ул, Гришаны такта янына чыгарып бастырып, шигырен үзеннән укыта. Шик юк, Алан мәктәбендә зур шагыйрь булачак каләм иясе канат ярып килә. -
14 сентябрь 2026 - 09:00
Кызыл Чишмә кызы (бәяннең дәвамы)
Алгы рәтләрнең берсендә утырган Диананың борынына затлы парфюм, иннек исләре килеп бәрелгәндәй булды. Өстенә нәрсә эләксә шуны киеп, өйдәгеләргә һич чыраен ачып карамас үги анамы бу? -
13 сентябрь 2026 - 09:00
Кызыл Чишмә кызы (бәяннең дәвамы)
Безнең як карчыклары әйтмешли, чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга икән ләбаса... Әллә нинди каршылыклар, юраулар булуга карамастан, Диана Мурзина Алан мәктәбенә барып укырга керде бит! -
12 сентябрь 2026 - 09:00
Кызыл Чишмә кызы (бәяннең дәвамы)
Төргәге белән дарулар күтәреп кайткан Диананы өй көтелмәгән тамаша белән каршылады. Капканы ачып керүгә үк Зәмзәмиянең, әллә нинди ямьсез тавышлар чыгарып, әтисе белән акырышуын ишеткәч, кызның күңеле өшеп китте. -
11 сентябрь 2026 - 09:00
Кызыл Чишмә кызы (бәян)
Шулвакыт кемдер арттан килеп кызның гәүдәсен кочаклап алды, ә рульдәгесе җәһәт кенә аның башына капчык кидерде. Диана әлеге чаптарның нидер җәелгән йомшак бишегенә ничек килеп төшүен сизми дә калды. Кыз күпме генә сөрән салмасын, аны ишетүче булмады. Рульдәге зат Диананың өстенә атланып диярлек утырды, авырттырып биленнән кочты: – Тыпырчынма! Йола бу... Кыз урлау. -
5 август 2022 - 09:00
Биектәге козгын (ахыры)
Әсәрне укыганда да, синдә, укучым, сораулар тумый калмагандыр. Нишләп кошлар хакында яза бу? Каләмгә беткәнмени аяклы геройлар, кызык хәлләр? -
4 август 2022 - 09:00
Биектәге козгын (дәвамы)
- Син, җүләр, нәрсә дип карга кызы белән бәйләндең? Бетмәгәнме үзебезнең гүзәлләр? Зифалар, акыллылар, булмышлары үзебезчә... Сиңа ят кан, ят наз кирәкме? Син чит куенга кереп, бәбкә үрчетмәсәң, дә карга бөтен дөньяны баскан. Ә без, киресенчә, кими барабыз. Инкыйраз! -
3 август 2022 - 09:00
Биектәге козгын (дәвамы)
- «Өшетә шул, агай, җылынып китеп булмый... Саташтыра. - Алайса иренмә, торып бераз йөреп ал әле. Тор, Тор! Әйдә аякларыңны яздыр. Айт два... Айт два... - Агай, мин бит кош, айт-двага басарга солдат түгел. - Яшим дисәң, басасың инде, сеңлем! -
2 август 2022 - 09:00
Биектәге козгын (дәвамы)
- Син, егет, зәмһәрир суыкларда бу кыз балага бик игътибарлы бул инде, мәрткә китәргә юл куйма. Бу хәтәр хәл иң озын төннәрдә булыр, онытма! -
1 август 2022 - 09:00
Биектәге козгын (дәвамы)
Өстеңдә зәмһәрир суыклар торып, күз ачкысыз бураннар уласа, җан саклау, исән-имин калудан башка тагын нинди теләк, уй булуы мөмкин? Менә бит нинди авырлыклар кичәсе бар гарип кыз баланың... -
31 июль 2022 - 09:00
Биектәге козгын (дәвамы)
Ана кызын саклап, биредә кышламакчы. Һәлакәт бит бу аның өчен... -
30 июль 2022 - 09:00
Биектәге козгын (дәвамы)
«Кызым, ач инде күзеңне, уян, зинһар, шикләремне тарат!..» Каррбикә кызы янында үзен тыныч кына тотарга тырышса да, зиһененнән тетрәндергеч бер уй китмәде. -
29 июль 2022 - 09:00
Биектәге козгын (дәвамы)
Ә бу бала ни үле, ни тере хәлдә җан көегенә әйләнсә, ни эшләрсең? Сәфәргә чыгу юк моңа... Көз, кыш кая сыеныр, кем кулына калыр? И Тәңре, газапларга салма, зинһар, ал син бу җанны! -
28 июль 2022 - 09:00
Биектәге козгын
Бу затлы, үтә нәзакәтле киек кошлар яшәүне туктаусыз мохит алыштыру, китү-кайтулар, аерылышу-кавышулар белән бәйли шул...