Биектәге козгын (дәвамы)
«Кызым, ач инде күзеңне, уян, зинһар, шикләремне тарат!..» Каррбикә кызы янында үзен тыныч кына тотарга тырышса да, зиһененнән тетрәндергеч бер уй китмәде.
(Башыннан МОНДА басып укыгыз)
Кирәмәт кунагы
Әтрәдкә йөри башлагач, ничек кыюлыгы җиткәндер, Карасылу өшәнеп беткән бер кара канат ияртеп кайтты. Иңбашлары кипкән әрекмән кебек җыерылган, йоннары тырпаешкан. Майланып беткән чәчләре арасыннан пеләше күренеп тора. Моны Карр Карыч шәкерте дияргә тел әйләнмәс. Кызы алай төшеп калганнардан да түгел, бу әтрәк-әләм кайсы ягы белән аны үзенә
каратты икән? Ана эчтән көйсә дә, килгән кунакка караңгы йөз күрсәтмәде, сыен куйды, хәл-әхвәл сорашты.
«Үзең кайдан соң, улым, нинди нәсел-ырудан? Шөгылегез ни?»
«Мин чуваш кирәмәтеннән, анакай. Канатлылар ни кыланса, без дә шуны мәтәштерәбез инде. Аерым шөгыль юк. Менә сәфәргә җыенабыз, канат чарлыйбыз...»
«Башы гына пеләшләнмәгән, теле дә чарланган моның», – дип нәтиҗә ясады ана кеше.
Зирәк акылы белән кунакның яшәү рәвешен дә чамалап алды. Кирәмәт – чуваш телендә зират дигән сүз бит. Кешеләрне җирли, күз яше түгә торган аһ-зарлы урын. Мәрхүмнәр рухын саклап, һәркайсы ак каен яки яшел чыршы, нарат утырта. Болар шул агач башларында оя кордылар микәнни? Зиратта язын, көзен әрвахларның тынычлыгын алып каркылдамасалар, таллар, өянкеләр үскән хозур җирләр беткәндер шул... Нинди имансыз каргалар баласы соң бу? Кызга җиткерергә кирәк әле, туганлашу түгел, якын китерә күрмә, дияргә кирәк. Җирәнүе хак, бу кара канаттан ниндидер ят, авыр ис калды. Каян бу ис? Нинди чыганактан? Байтак вакыт төшенәлми торды. Атабаш балыкка
дип, елга буена очкан иде, шуңа да ул чакырылмаган кунак хакында да, сәер ис хакында да берни белми калды.
«Кызым, ач инде күзеңне, уян, зинһар, шикләремне тарат!..»
Каррбикә кызы янында үзен тыныч кына тотарга тырышса да, зиһененнән тетрәндергеч бер уй китмәде. Кызының мондый аянычлы хәлгә төшүенең төп сәбәбе сер булып аның күңелендә генә кала түгелме?
...Карасылу әнкәсенең ошатмавын сиздеме, кара канатны башкача ияртеп кайтмады. Тик кызның холкындагы кискен үзгәрешләр, сәер гадәтләр күзгә чалынмый калмады.
Баштарак кызын бик арып кайта дип уйлый иде. Ашауда, бизәнү-ясануда һич гаме юк. Шомырт, миләш куаклары арасына төшә дә яшь ботакка кунып айкалып, чайкалып утыра бирә.
«Кызым, эссе, бик бөркү тора, бар, инешкә төшеп юынып ал!»
«Кызым, әтиеңнең хәлен бел әле, балык тоталды микән?»
«Кызым, туганнарыңны ашка чакыр!»
Бәбкә-бәпеч әллә ишетми, әллә ишетергә теләми, һаман да куакта чайкалуын белә.
Ә кайбер кичләрдә әтрәдтән кайткач, Карасылуны танымый торалар.
Дулкынланган, күзләре яна, ә телендә гел купшы сүзләр: «Әни, әти, котлагыз!
Мин бүген отряд йолдызы! Мине берсе дә уза алмады. Мин хәзер иң авыр
сәфәрдән дә курыкмыйм. Сәрдар әйтә, чүлдәге ерткыч кошлар бездәге сарыклар төсле дәү, ди. Канатлары да тач тегермәннеке, ди. Селтәнсәләр, биш-алтыбыз бетәсе икән. Тик безгә бу куркыныч янамый, әнием. Без судай агып, җилдәй җилеп, алардан котылабыз».
Кызының бу халәте хисчән, аздан гына да авыз-томшыгын ача торган атага ошый, ул аның башыннан сыйпый: «Алиһә, коеп куйган Алиһә минем кара канатым!» Ана исә үзенекен уйлап эндәшми. Шушы көләч бала кайчак кичләрен ахирәтләре белән нәрсәдер бүлешәлмичә, яман кычкырышып, гауга куптарып кайтып керә бит. Атасыннан да курыкмый. Тәмам аптырады ана, бу балага ни булды?
Каррбикәнең ишеткәне бар, каргалар арасында азгын ир-атның яланга чыгып, мәк эзләүләре, тилебәрән орлыгы чүпләнүләре хакында ишеткәне бар. Ят җим кара канатлыларны да тиле кәккүк сыман саташтыра-шаштыра.
Йә өзлексез моңаеп, йә көлеп, алар дөньяларын оныталар, ди. Алай дисәң, кызының яланга чыгып йөргәне юк. Шулай да ана кеше кызы артыннан күзәтә башлады. Бер шәйләде, ике... Карасылу үз почмагында яшертен генә нәрсәдер каба. Кызы юкта эзләп тапты ул әлеге җимне. Акбурга охшаган, исле.
Теге чакта кирәмәт кунагыннан борынга сеңеп калган ис... Инде икеләнергә урын калмады, кызы да азгын ирләр кебек нәрсәгәдер юлыккан. Шөкәтсез кара канат кызы янәшәсендә юкка йөрмәгән икән шул. Яшерен җим шуның «күчтәнәче», димәк.
Кичен, әтрәдтән кайтып, үз почмагында әлеге акбурны томшыгына алгач, ана килеп, аны эләктерде: «Карасылу, нәрсә каптың син?»
«Нәрсә булсын, җим!»
«Кем кушты?»
«Отрядта куштылар. Канатларны ныгытабыз. Аны мин генә түгел, башкалар да каба.»
Кызының күзгә карап алдашуына Каррбикә тәмам ярсыды: «Карасылу, туктат бу эшеңне! Атаңа әйтәм!» Кыз елап, әнисенә сарылды. «Әни бәгърем, үтенәм, әтигә әйтмә... Туктыйм, башка авызыма да алмыйм бу җимне!»
Тукран тәүбәсе генә булган икән. Әтрәдкә баргач, авызына әлеге җимне кабып, күккә, очышка күтәрелгәненә ана хәзер тәмам ышанды. Оясындагы чүпне читкә чыгармаска теләп, йөрәк парәсенең-кызының башына җиткән бит ул. Моннан соң ничек яшәргә? Ни белән юанырга аңа?
Таң атып, кояш чыгып килгән чакта Каррул килеп төште.
«Нәрсә, уянмадымы?»
«Юк. Һаман һушсыз.»
«Бар инде, кайтып капкала, бераз ял ит!»
«Әй, ял кайгысымыни? Кыз нык биртелгән, сәфәр чыга алмас... Мин аның белән калырмын инде, Каррул. Ни күрсәк тә, кызым белән күрермен.»
Ирбаш ярсып йөренә башлады: «Ни сөйлисең син? Кышка монда
каласыңмы? Туңып үләргә җыенасыңмы? Шашма!»
«Үлсәк, күмүчесе син булмассың.»
Яннарына мәшһүр күрәзәче Байгош очып төшмәсә, кычкырыш күпме дәвам иткән булыр иде, билгесез.
«Карр Карычның үтенече буенча килдем. Кайгыгызны уртаклашам. Сәер шөгыль иясе кыяфәте белән дә чит-ят даирәдән икәнлеген белдереп тора.
Шардай зур күзләрендә шик-шом әсәре, кызгылт йоны үтә купшы, тавышы да үз бәясен, сүз бәясен белгән затныкы. Сизелеп тора Байгош үтә затлы нәселдән – бай кош.
Ул җансыз гәүдә тирәсендә арлы-бирле таптанды да Каррбикәгә куркыныч зур күзләрен әйләндереп бакты.
«Ханым, артык бетеренмәгез, кызыгыз терелер. Тик талигын карадым.
Савыгу бик авыр барыр. Кайбер шартларны үтәү кирәк.»
«Шарт?»
«Сез ничек уйлыйсыз, кызыгыз нишләп фажигагә тарыды?»
Кисәк маңгайга бәргән сораудан ана бераз аптырап калды, нәрсә әйтергә дә белмәде. Күрәзәче чынлап та аның эчендәгесен ап-ачык күрә, чын хәлне белә сыман тоелды. Күрәсең, яшерү файдасыз:
«Гөнаһлар аркасындадыр инде...»
«Түгел!»
«Таләпчән була белмәдек.»
«Бу да түгел!»
«Соң алайса үзегез әйтегез, сәбәп нидә?»
«Сез артык талымсыз ана, Каррбикә. Кызыгызны үтә нык яраткансыз.
Ә ярату – тыйнак яшерен хис. Сездә исә ул чекрәеп тора, бакыр биш тиен сыман.»
«Һе, анадан тагы нәрсә көтәсез, ул үз баласын яратырга, сөяргә тиеш. Сабые
аның йөрәк парәсе, газиз каны ласа! Ул бөтен булмышы белән ананыкы, ничек инде яратмаска?»
«Юк шул, ялгышасың, Каррбикә, туасы җан, сабый – иң элек Тәңре
иҗтиһады. Бу хакыйкать телгә дә сеңгән. Юккамыни гавам: «Тәңре яраткан» – дип тәкрарлый. Сүз сөю, мәхәббәт тоту турында түгел, ә җан иясен дөньяга китерү турында бара бит. Тәңребез аның тәкъдирен яза, җанын, тәнен, рухын ачыклый. Шулай булмаса, үзен Тәңре колы дип санаган һәр зат гомере буена рәхим-шәфкать сорап Раббысына ялвармас иде. Сез бөек илаһи көчне, Тәңрене
истән чыгаргансыз. Ә күк мондый җаһиллекне кичерә алмый. Күз яшьләре белән түләргә туры килә. Аңладыгызмы?»
«Әйе... Нишләргә соң миңа?»
«Дөрес сорау. Иң элек Тәңредән ярлыкау сорарга, булган хәл белән килешергә кирәк. Кызың инде балигъ булып килә. Киләчәк язмышын башкалар билгеләр. Кызың синең сан түгел, ә Тәңре колы ул!» Һәм Байгош әллә нинди, хәлне, куәтне ала торган зур күзләре белән анага текәлеп торды да кистереп әйтте:
«Син хакыйкатьне таныгач та, кызың күзләрен ачар!»
Һәм ул вак-вак басып, караңгы ешлыкка кереп югалды. Аның артыннан бары тик шомлы ухылдаулар гына ишетелеп калды.
(Дәвамы бар)
"КУ" 1, 2020
Фото: pixabay
Теги: публицистика эссе
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев