Биектәге козгын (дәвамы)
Ана кызын саклап, биредә кышламакчы. Һәлакәт бит бу аның өчен...
(Башыннан МОНДА басып укыгыз)
Коткаручы
«Черр...Чер-р-р-р!»
Черри канатларын җилпүдән туктады да иртәнге салкынча һаваны йотлыгып сулады. Аннан колачын җәйде. Рәхәт! Хозурлыкка сокланып, яшь козгын җыр да көйләп җибәрде:
Астан өскә менәмен,
Киңлекләрне гизәмен,
Якты кояш түбәмдә,
Туган җирем түбәндә.
Уң канатым сау булсын,
Сул канатым сау булсын.
Имин торсын күккәем,
Аллы-гөлле җиркәем!..
«Черри, болай моңланып кая юл тоттың?»
«Ә Шәүлән! Хәерле иртә! Мине беләсең бит, дустым, атым юк аранда, кайгым юк буранда...»
«Сәйлән урап кайтам, тәртип микән?»
«Бар, бар, дуадак, йөреп кал!»
Дусты Черрины гадәттәгечә, сүзе белән чәнчеп алды да болын ягына юл тотты. Әти кешегә гаиләсен туйдырырга кирәк, берсеннән-берсе комсызрак ике улы канат чыгаралар, ташып кына өлгер...
Чиксез киңлектә ифрат киң колачлы дәү кош булып үсеп җиткән Черри күккә күтәрелсә, дөньясын оныта, зәңгәр киңлекнең ирекле әсиренә әверелә.
Монда бит барысы да аныкы! Җәйрәп яткан урман, ялтырап яткан күл, елга, әллә нинди чәчәкләр, үләннәр үстергән болыннар белән сокланырга йә күңел тарткан азыкны табарга була. Козгын кайчагында авыллар өстенә дә килеп чыга. Нәрсә тарта аны – үзе дә белми. Әмма һавада зур канатлы кара кошны күреп, ыгы-зыгы килгән хәятне күзәтү аңа кызык тоела. Шуңа да туктаусыз күктә әйләнә: «Че-р-р, че-р-р!» Казлар, үрдәкләр үз телләрендә
нидер кычкыра-кычкыра бәбкәләрен канат астына җыярга ашыга. Чебиләрен иярткән кабарынкы тавыклар арлы-бирле чабып качар урын эзли. Ә бала-чага кулларындагы таякларны болгый-болгый өзлексез кычкырына: «Кит, козгын!.. Кө-ш-ш! Тилгән чебеш урларга килгән, кө-ш-ш!» Бу ыгы-зыгыга ияреп, этләр,
көчекләр туктаусыз өрә башлый. Өйләрдән кешеләр йөгереп чыга...
«Тимим мин сезнең бәбкәләрегезгә. Мин карак-угры түгел! Миңа урман- болындагы җимнәр дә җиткән» дигәндәй, Черри, ниһаять, көлә-көлә авыл өстеннән югала.
Черри ике көн элек урман өстеннән очканда, болынлыкта сәер тамаша күргән иде. Анда бер төркем карга мәш килә, борчулы «каркылдау» югарыга ук иреште, димәк, бәла-каза бар. Хәзер анда хәл ничек икән?
Аланга төшкәч, Черри гаҗәп хәлгә тап булды. Җирдә хәрәкәтсез яткан карганы кардәшләре томшыклары белән тәпиләреннән каптырып күтәрергә азапланалар...
Тик һәр карга үзенчә җилпенә, шуңа да гәүдә урынында кала бирә. Күзәтеп торучылар исә «кар» да «кар» килеп, нәрсәдер кычкыра, өйрәтә...
Черри бичара карга белән мәшгуль булганнар янына килеп басты:
«Ни хәлдәсез, кардәшләр?
Барысы да кинәт тынып калдылар. Берсе титаклап, козгын янына килде: «Кызымның канаты сынган. Күтәреп, оябызга кайтарасы иде, туганкай. Үзең беләсең, урмандагы ерткыч болар бәхетсезлеккә тарыган дип кызганып тормас.»
«Аңлашыла», – диде Черри һәм карга кызының янына килеп, сүз катты. «Хәлегез бик авырмы, туташ? Мин ярдәм итәргә әзер».
Тик кыз эндәшмәде. Черри аның яшьле күзләрендәге сызлану, авыртыну чагылышын күргәч кенә төшенде – кызда гәпләшү кайгысымыни...
«Кор... кор-р-р... Кая илтергә? Юлны күрсәтерсез!»
Һәм зур мәһабәт кара кош, томшыгы белән җирдә яткан карга кызын тәпиеннән эләктерде дә һавага күтәрелде. Билләһи, шул тиклем дә җиңел гәүдә була икән. Күптән ашамады микәнни бичара?
«Кар-р-р, минем арттан юнәлегез» дип, кызның әтисе алдан төште. Һәм, ниһаять, аксыл өянке башындагы җыйнак кына оя күренде. Черри гәүдәне сак кына шунда төшерде:
«Җайсыз күтәргән булсам, гафу үтенәм, туташ!»
Кыз ничектер, әмма ботакларны сарып алган каргаларның сөенүенә чик- чама булмады. Каркылдашып туймадылар.
«Ярар, чирлегә савыгырга язсын!» – дип, Черри тизрәк китү ягын карады.
«Каян Сез? Кемнәр баласы?» – дигән сорауга да җавапны инде күтәрелә башлагач кына юллады:
«Бүреләр тавыннан, наратлыктан...»
Ни гаҗәп, күктә күпме әйләнеп тулганса да, рухлана алмады козгын. Күргән хәл бик борчыды аны.
Бичара кызның сызлану-әрнү тулы күзләре тәмам җанына үтте. Чынлап та каза күргән затлар янында кәеф-сафа табып була микән... Әмма аларга ярдәм кулы сузуыннан бик канәгать калды Черри. Көчле көчсезләргә булышырга, хәятләрен көйләргә тиеш! Тирә-юньдәге мәгыйшәт имин булганда гына яшәү белән хозурланырга була.
...Көзге кояш әкренләп сүрәнләнә барды. Әче җилләрдән агачларның яфраклары саргайды.
Ә Черринең күк биләмәсендә җәнүбкә сәфәр кылучы мөһаҗирләр төркеме ишәйгәннән ишәйде. Шуларның аһ-зарлы, иңрәүле саубуллашу тавышларын ишетмәс өчен генә дә яшь козгын кайбер көннәрне һавага күтәрелмәс булды.
Сыгылмалы яшь чыбык-чабык, йомшак җикәнле камыш ташып, оясына янә бер кат дивар үрде, мүкләде. Аннары яр буендагы үзле ак балчыкны китереп, һәйбәтләп сылап та куйды. Зәмһәрир суыкларда калтыранган эт әйткән ди бит:
«Исән калсам, сөяктән сарай салып керермен!» Эт көненә төшәргә язмасын. Тик нинди генә эшкә тотынмасын, яралы карга кызын онытмый, һаман аның турында уйланды... Канаты имгәнгәч, сәфәр чыгу юк инде аңа! Ата-ана, туганнары бер көн килеп юлга кузгалса, ул япа-ялгызы ояда калырмы? Ач булыр, салкын булыр... Оя дигәннәре дә челләдә коры җилдән, эссе кояштан
ышыкланырлык читән генә иде бит... Барып, хәлен белергә кирәк!
Козгын иртән тамак ялгап алды да каргалар төягенә юлланды. Барып төшсә, ни күрсен, өянкеләрдәге оялар буп-буш, тик саесканнар чыркылдаша да, нидер эзләнеп, ала каргалар чокчына. Билгеле, Черри таныш ояга күз салмыйча
түзмәде. Ярый әле монда җанлылык бар икән, тавышлары да ишетелә:
«Карр Карыч, әйтәм бит, мин кызым белән калам. Китмим!»
«Каррбикә, китәсең... Менә хәзер үк! Соңгы отряд белән...»
«Мин гарип баламны кемгә калдырам? Минем йөрәкне таш дип беләсезме? Китмим!»
«Калсаң да, файдаң юк, иң элек үзең бетәчәксең бит,
аңлыйсыңмы? Син бит яшь әле, янә бәбкәләрең булыр... Нәсел калдыру турында уйла!»
«Юк, сәрдар, үгетләмәгез, мин оямнан чыкмыйм!»
Черри гауганың сәбәбенә тиз төшенде. Димәк, ана кызын саклап, биредә кышламакчы. Һәлакәт бит бу аның өчен. Козгын үзенең барлыгын белдерергә булды:
«Иске танышыгызны онытмадыгызмы, кардәшләр?»
Карр Карыч Черрине күргәч текәлеп карап торды да кинәт балкып:
«Кара әле, коткаручыбыз килгән бит, рәхмәт төшкере, теге вакыттагы ярдәмең өчен бик рәхмәтлебез сиңа, дустым», – дип, колачларын җәеп, аңа каршы атлады.
Ананың йөзе дә болыт астыннан чыккан кояш кебек яктырып китте:
«Улым, синең белән сөйләшеп тә калалмадык бит. Яхшылык эшлә дә суга сал дип, сиңа карап әйттеләр микәнни?»
«Сөйләшик, – диде Черри. – Мин кызыгызга бәйле авыр хәлгә яхшы төшенәм. Кышны минем ояда үткәрә ала бит ул. Яз җиткәч, күрешерсез. Сезгә сәфәрдән ваз кичәргә ярамый, анакай.»
Карр Карыч үтә сөенеп яшь козгынның аркасыннан какты:
«Безне янә авыр хәлдән коткарасың бит, егеткәем!»
Аннары ул ана кешегә борылды:
«Йә Каррбикә, бүтән сүз юк, җыен, кызың белән саубуллаш!»
Тегесе шуны гына көтеп торгандай кызына омтылды:
«Кызым, Тәңре безгә котылу әмәлен бирә бит. Коткаручыңның сүзен тыңла! Терел! Яз тиз килеп җитә ул, күрешербез. Хаксызга рәнҗеткән булсам, кичер, балам!»
Шулай итеп, һич көтмәгәндә-уйламаганда, дигәндәй, яшь козгын Черри үз оясына өйдәш итеп, карга кызы Карасылуны алып кайтты.
(Дәвамы бар)
"КУ" 1, 2020
Фото: pixabay
Теги: эссе
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев