Логотип Казан Утлары
Публицистика

Биектәге козгын (дәвамы)

- Син, җүләр, нәрсә дип карга кызы белән бәйләндең? Бетмәгәнме үзебезнең гүзәлләр? Зифалар, акыллылар, булмышлары үзебезчә... Сиңа ят кан, ят наз кирәкме? Син чит куенга кереп, бәбкә үрчетмәсәң, дә карга бөтен дөньяны баскан. Ә без, киресенчә, кими барабыз. Инкыйраз!

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Әләк

 

Якты кояш нурлары ояга мулрак төшә барган саен Карасылу күзгә күренеп матурланды. Төс-башына ямь кунды. Атлауларында да нәфислек, җиңеллек сизелә. Аның инде Черрига ияләшә башлавында да шик юк. Киткәндә, аны күз тутырып карап озата, кайтты исә, елмаеп каршылый.

Шулай булмый ни, бертуганнар димәсәң дә, язмыш ясаган, тәкъдир килештергән абый белән сеңел ләбаса алар. Оядашлар, өйдәшләр арасы тагын башкача булырга мөмкинме?

Инде Нәүрузгә дә канат сузымы гына. Шул ара әнкәсе дә кайтыр...

Черринең генә эшләре катлауланды... Һич уйламаган тарафтан егеткә әллә нинди сәер хәлләр килеп кагыла башлады.

Козгын иртәнчәк оясыннан чыкты да, гадәтенчә, ияләшкән нарат кәүсәсенә кунып, тирә-юньгә күз сирпеп алды. Көн аяз, әйбәт...

- Черри, безгә сөйләшергә кирәк!

Күтәрелеп караса, баш очындагы ботакта күптәнге танышы, козгын кызы Шәмшә басып тора икән. Янында берничә ахирәте дә күренә. Тән сакчылары, димәк. Хәерлегә булсын, болар җыйнаулашып, әбисе яшәгән төбәктән килгәннәр.

- Сөйләшик! – диде Черри, аптырый төшеп.

Шәмшә егет кунган ботакка төште. Аңардан хуш исләр бөркелде. Күз-кашына сөрмә тарткан, артык елтырыйлар...

- Яныма егет-җилән килсә, әбкәң һаман саен колак итемне ашый торды:«Черри белән парлашырсыз, Черри, имеш, әйбәт егет!» Шәмшә алдан әйбәтләп уйлаган, күрәсең, һәр сүзе ядрә кебек килеп бәрелде:

- Черри әйбәттер дә бит, тик ул карга кызы белән торып ята. Ә минем алда – ярык тагарак! Әбиең белән алдадыгыз мине. Бел, мин Ак козгын җәнапләренә буйдак салымы түләп ятарга җыенмыйм. Әгәр дә мәгәр, минем белән парлашмасаң, бу эшеңне фаш итеп, Ак козгынга жалу язам. Сине бик тиз акылга утыртырлар, белдеңме, азгын?

- Мин беркемгә дә вәгъдә бирмәдем әле, Шәмшә. Әбине күрмәгәнгә дә биш былтыр. Ә канаты сынган карга кызына мин терелергә ярдәм итәм. Бары шул! Аңламадым, Шәмшә, Ак козгынга язар өчен минем нинди гаебем бар?

- Табарлар! Айлар буена бер түбә астында яшәп яткан ир-ат белән хатын- кыз арасында ни генә булмас. Исем чыгарасың килмәсә, куып җибәр ул чит кавем кызын. Шәригать кануны каты, беләсеңдер.

- Мин вөҗдан кушканча яшим!

- Үләксәдә казынган козгын вөҗданы турында сөйлисеңме? Көлдермә! Тапкан аклану. Кыскасы, шул, егеткәем, йә парлашу, йә казамат. Соңгы сүзеңне көтәм. 

Шәмшә егеткә чекрәеп карап торды да канатларын хәтәр җилпеп китеп барды.

Шәмшәнең килүе Черри өчен аяз көнне яшен оруга тиң булды. Тапкан куркытыр зат.

- Юк, Черри, зәһәр чәчкәнгә әче сүз ат, кәнфит түгел. Айнып китсен!

- Өч көннән каршына килеп баскан козгын гүзәленә аның җавабы үтә кискен булды:

- Кызыкай, ике ятып бер төшемә дә кермисең. Синең хакта уйлаган да юк. Уйлар идем, минем хыялымдагы зат син түгелсең... Әбекәй коткысы исә әбекәй телендә, аның белән сөйләш.

- Әләк белән куркытып парлашырга җыенасың икән, киңәшем шул: андыйны, гүзәлкәй, үләт базында казынучылар арасыннан эзлә инде. Мин ау кошы бит... Хуш!

-Үкенерсең, Черри, казаматта черетәм мин сине

Шәмшәнең янавын буш, коры сүз дип кенә кабул иткән иде егет. Әмма күкләр гизеп, җирдәгене аз белә икән шул. Хатын-кыз заты бер бәйләнсә, аның ятьмәсеннән тиз генә ычкынырмын, димә.

Аңа да үз оясын корырга, бәбкә чыгарып, нәсел калдырырга һәм буйдакларга салына торган хурлыклы салымнан котылырга кирәк. Ә козгыннар төркемендә өч хатын-кыз затына бер ир-ат туры килә. Үрчү – бик катлаулы мәсьәлә булып кала бирә.

...Шәмшә язган әләк тиз арада Ак козгынның үз кулына барып эләккән.

Кыш азагында бүреләр тавындагы наратлыкка килгән өч хәрби Черрины алып та киттеләр. Вәт бу дөнья дигәнең куласа шул, куласа, тиешме, түгелме – карап тормый, китерә дә бер баса... Казаматка эләккәч, Черри төн буена керфек тә какмады. Үзеннән битәр Карасылу өчен кайгырды. Ялгыз башы ничек яшәр?

Иртән тоткынны өтермән башлыгына алып килделәр. Үзен явыз әфисәр каршылар дип көткән иде, ә ул бик олпат, өлкән яшьләрдәге козгын булып чыкты. Чигә чәчләренә чал кунган. Иңнәрендәге ука йөгертелгән погоннары да ялтырап тора. Күкрәгендә медальләре дә бар. Менә бу янарал дисәң дә янарал!Моның сөйләгәне дә бик төпле, аталарча усал, кайгыртучан иде.

- Син, егеткәем, ристан түгел, илсез-көнсез бер зимагур да түгелсең, карак- угры да... Болар белән чагыштырсаң, син бөтенләй гаепсез, читлеккә ябарга да оят. Әмма җентекләп уйласаң, егет, синең гаеп бик зурдан...

- Минем гаеп нидә соң, агай? – дип, Черри да сорарга мәҗбүр булды.

- Гаебеңне танымыйсыңмыни? Янарал авыр-авыр басып, аның каршысына килде. – Мин күрмәгән дә, белмәгән дә, нишләп кутузкага ябасыз, абзыйлар? Шулаймы?

Башлык ярсуын басарга теләп, йөренеп алды да тоткын каршына килеп, күзләренә текәлде:

- Син, җүләр, нәрсә дип карга кызы белән бәйләндең? Бетмәгәнме үзебезнең гүзәлләр? Зифалар, акыллылар, булмышлары үзебезчә... Сиңа ят кан, ят наз кирәкме? Син чит куенга кереп, бәбкә үрчетмәсәң, дә карга бөтен дөньяны баскан. Ә без, киресенчә, кими барабыз. Инкыйраз!

- Агай, миңа нахак гаеп тагасыз, андый парлашу уемда да юк.

- Мин сиңа ышаныйммы, хөрмәтле, абруйлы гаилә әгъзасыннан килгән жалугамы? Анда кыз-хатынны кимсетүләрең бик ачык язылган. Хәер, тикшерербез, башта җинаятеңә төшен. Гавамга бик начар үрнәк бирәсең син. Шәригать кануннарын бозасың. Карга кызы белән парлашкач, синең оядагы -бәбкә ни карга, ни козгын булмас. Бу катнашмадан, егетем, үзең кебек һамаюн көтмә инде. Һамаюн да түгел, сәмруг! Үзеңә кара, канатларың нинди колачлы, гәүдәң килбәтле! Күзләрең үткен: болыт тишәрсең. Шулай үз-үзеңне юкка чыгарасыңмы? Бу бит Тәңре каршында җинаять. Безнең кул җитмәсә, Тәңре сине җәзалар. Нәсел сакларга кирәк, нәсел! Дөньяга килгән ир-ат затының бурычы бу. Белдеңме? Без, улкаем, җирдәге адәми затлар корган никахлар белән бик яхшы таныш. Кавышулары татлы булса да, туган җимешләре ачы шул, ачы! Корама, чуар тел, пырдымсыз гадәтләр, ата-анага баш бирмәү... Суеш-үтереш... бүлеш... Син безгә дә шуны телисеңме? Бел, моңа юл куймабыз. Ак козгын барыбызны да ныклап кисәтте. Гаебе булса, читлеккә утыртыгыз.

Үзе дә фәһем алыр, башкаларга да сабак булыр, диде.

Нәсел сагында торган янаралның сүзләреннән тәмам йончыган Черри бер үк сүзләрне кабатлады:

- Минем гаебем юк! Сез куян сыман үз шәүләгездән үзегез шүрлисез бугай.

- Тикшерербез, егеткәем, тикшерербез.

Читлеккә ябылган козгын өчен газаплы көннәр башланды.

...Черрины алып киткәч Карасылу ни эшләргә дә белмәде, көн-төн яшь түкте. Әнкәсе белән хушлашканда да, болай ук яшь түкмәгән иде. Ни кылсын, аның хәсрәтен әлеге вакытта бары тик шул балавыз сыгу гына җиңеләйтә. Ярый әле, ялгыз башның кайгысын уртаклашып, Чүкешнекеләр сугыла. Җим кертәләр, Черри хакында сорашалар.

Бер иртәдә сискәнеп уянды кыз. Ояга кемнәрдер кергән. Тик керүчеләр күршеләр дә, Черри да түгел, ә ят бер купшы канат. Артында тагын кемнәрдер бар..

Сез кемнәр?

Купшы канат сүзсез-нисез генә түргә үтте:

Синмени инде ул карга кызы? Әле сыпыртмадыңмыни?

- Кая? Мин оча алмыйм... Канатым зәгыйфь. – Карасылу батырая биреп, чакырылмаган кунакка аркылы төште: – Сиңа ни кирәк?

Шуннан ни булганын Карасылу үзе дә аңламый калды. Кинәт аны тирә- яктан уратып алдылар. Купшы канат томшыгы белән тондырды, ә башкалар чукырга, йолкырга керештеләр.

Ояны ямьсез тавышлар белән кычкыру, акырыну басты. Шул арада башын исән канаты белән каплап, Карасылу чүгәргә генә өлгерде, аны эләктереп алдылар да оядан тышка бәрделәр... Менә ул кәүсәләргә бәрелә-бәрелә таш кебек җиргә төшеп бара. Хәзер кем коткарыр аны? Һәлакәте шушы икән... Кинәт йөрәге кысып куйды. Ичмасам, сау канатым белән кагынып карыйм дип җилпенгән иде, очып китте. Әйе, ул оча... оча!

Электәге сыман, һич курыкмыйча, төрле якка боргаланып оча. Әфсен тасмасы тәннән тәмам шуып төшкән. Канатлар аны чытырманлыклар аша якты бер аланга алып чыкты.

Кыз ярсып типкән йөрәгенә бераз ял бирү өчен нарат ботагына кунды. Котылды! Суыктан да, һәлакәттән дә котылды. Инде ул Черри оясына әйләнеп кайтмас. Яклаучысы юк, анда куркыныч. Тик кайда аның үз төяге? Кайтыр юлны ул инде хәтерләми. Әмма тоя, наратлыктан чыгып, болыннар, күлләр ягына юнәлергә кирәк. Монда ул әнкәсен табар, әткәсен, бәлки, очратыр. Ә Черри хакында ул уйлап юаныр гына. «Айт два»ларын искә төшерер.

Солдат түгел бит ул, кыз бала... Җылы канаты астына алса, ни булыр иде?

Ул чагында суык та үзәккә үтеп өшетмәс иде, мөгаен. 

Кызык: үз төягенә кайткач, аны Карр Карыч мәктәбенә кире алырлар микән? Ничаклы дуслары бар иде бит анда! Ияләшкән, җанга якын һәм тансык булган хәятен сагынып, Карасылу хәтәр юлга кузгалды. Баш очындагы Нәүруз кояшы аны сәламләп елмая иде.

...Читлеккә бер япкач, тиз генә чыгармыйлар икән шул. Юкка гына акылга утырту «мәктәбе» булып саналмый бу урын. Хәтерендә көннәр саны чуала башлагач кына, аны янә олпат янарал алдына китереп бастырдылар.

- Җибәрдем мин яраннарымны синең төяккә, бүреләр тавындагы наратлыкка, – дип ашыкмый гына сүз башлады ул. Сине күпләр күркәм холыклы, олы йөрәкле дип атаган. Биектә гизгәч, күрәләр икән үзеңне... Хәер, гавам гына аклый алмас иде сине.

Башлык шактый вакыт дәшми торды да тоткынны сискәндерә төшеп тавышын күтәрде:

- Егет, карга кызы синнән акыллырак булып чыкты бит! Ояңнан качкан... Тү-тү! Юк ул бүреләр тавындагы наратлыкта. Эзе суынган җанкисәгеңнең... Кыскасы шул, чирләшкә булганмы ул, сөяркә булганмы сиңа, парлашырга җыенгансызмы, юкмы – белмибез. Вәләкин, гүзәл зат үзе булмагач, сиңа карата эш тә кузгата алмыйбыз. Җинаять юк икән, хөкем дә юк. Син бүгеннән ирекле. Дүрт ягың – кыйбла!

- Ак козгын галиҗәнапләренә сәлам күндерегез. Козгын күзен козгын чукымасын. Инкыйраз үзара чукышудан башлана ул, янарал! – дип, өшәнгән каракош та алтын погонлыга каршы сүз ыргытты, хушлашканда.

Үз наратлыгына очканда Черрине тик бер уй газаплады – кая киткән Карасылу... Ничек киткән?

Чирле килеш оя ташлый алмас. Кемнәргәдер аның югалуы кирәк булган.

...Чынлап та оя тәмам ташландык хәлдә, мәсхәрәләнгән, карга йоннары аунап ята иде. Кыз эше түгел бу! Хуҗаны авыр, ямьсез тойгы басты. Көчсезләргә ярдәм итәм, изгелек эшлим дип кылган гамәлләре тик үз-үзен алдау гына булып чыкты бит. Вөҗдан кушканча яши, матурлыкны ишәйтә янәсе. Аңарда яугир, янарал җаны, имеш. Үзенең кануннары, яраннары, эләкчеләре белән ул Ак козгын таләп иткән тәртипне урнаштыра. Галиҗәнапләргә изгелек, игелек кылу, матурлыкны ишәйтү, яңару түгел, ә җенесләрнең тиешенчә парлашуы, нәсел үрчеме кирәк. Гавам тыңлаучан, буйсынучан булса, астагы тәхет кымшанмый, яраннар, куштаннар өере дә арта бара. Вәт дөнья – куласа! Ул баш бирмәгәнне ныграк баса..

Черри ялган, мәкергә корылган хөкем тарафдарлары алдында хурлыкка калуын, тапталуын, көчсезлеген тойды. Гүя аның оясы өстеннән бар нәрсәне пыран-заран китереп, яман давыл узды.

Ул Шәмшә әләгеннән генә кузгалмагандыр, шәт. Өтермән башлыгы әйткәнчә, Тәңре янавы, Тәңре җәзасы булса, нишләрсең, Черри? Күк көчләре козгын ниятләрен челпәрәмә китереп, язмышны үзләре теләгән якка боралар микәнни? Карасылу белән яңару хакында күпме хыялландылар. Нәүрузне көттеләр, бәйрәм ясарга җыендылар. Һәм менә козгын алдында, Шәмрә әйткәнчә, ярык тагарак! Юкка тузынмаган икән шул бу купшы канат, Ярык тагарак – ул кемгә хаҗәт, кемгә юаныч?!

Шул көнне үк яманатлы козгын оясын ташлап, билгесез тарафка очты. Чукышныкылар аны өйдәше Карасылуны эзләп киткәндер дип юрадылар.

Кем белә, бәлки, шулайдыр да. Үзсүзле, вәгъдәсен үти торган җан бит ул!

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2020

Фото: pixabay

Теги: эссе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бигрэк кызыклы эсэр, ис китеп укыйм, авторга унышлар, бик кызыклы Яна тема ??