Биектәге козгын (дәвамы)
Ә бу бала ни үле, ни тере хәлдә җан көегенә әйләнсә, ни эшләрсең? Сәфәргә чыгу юк моңа... Көз, кыш кая сыеныр, кем кулына калыр? И Тәңре, газапларга салма, зинһар, ал син бу җанны!
(Башын МОНДА басып укыгыз)
Тыелган җим
Сәрдарның болындагы нәсыйхәтеннән соң, каргалар хәяте, йолдызлы кош юлыдай ачык эздән, майлаган арбадай көйле барыр сыман иде. Әмма чур! Нәкъ Карр Карыч үзенең осталыкка өйрәтү мәктәбен төгәллим дигәндә, аянычлы хәл килеп чыкты. Очу һәвәскәре Карасылу күктә имгәнеп, җиргә егылып төште... Фаҗигагә, күп очракта куелган тәртипне бозудан, санга сукмаудан
юлыгасың бит ул...
Сискәндерерлек хәл бу. Канатлылар арасында да кешеләрдәге кебек башлыклар сүзенә битарафлык, аны җиренә җиткереп үтәмәү очрагы бар микәнни? Җирдәге явыз әтрәк-әләм ил агаларының, аксакалларның хак сүзләрен, киңәшләрен юкка чыгарып, чуалчык ясамаса, Җирдәгеләр күптән оҗмах корган булырлар иде. Көйсез вазгыять кешелекне һаман фәкыйрьлектә,
ызгыш-талашта тота. Вөҗдан кушканча яшәү мөмкинлекләрен кысрыклап тора. Кошлар мохитенә дә шундый куркыныч янамыймы?
Тәртипкә буйсынмауның вагы-төяге юк. Киреләнү, инкярлык – камилләшү дошманы, таркалу башы бит... Әлбәттә, Карр Карыч хозурындагы каргалар өметсезлеккә юл ачарга ашыкмады, киресенчә гавамга күктәге хәлне башлыкның пәйгамбәрлеге, кисәтүе дип танытырга омтылдылар. Фаҗига тәртипкә күнмәү, буйсынмау, хаталанудан килеп чыга бит. Янәсе, гаеп тик
аерым канатта. Мондый нәтиҗә чынлап та күпләрне
ышандырырлык булды.
...Карасылу – ыспай гәүдәле, ялтыр канатлы гүзәлкәй, егет-җилән
янәшәсендә чытлыкланып, башлыкның чираттагы әмерен искәрмичә кала. Ул колачын киң итеп җәйгән хәлдә үзенә таба кисәк борылып дәррәү юнәлгән гәүдәләрдән читкә тайпылырга өлгерми. Тегеләр исә җанлы ташлар булып кызны дөмбәсли башлый: гөрс, гөрс, гөрс...
Төркем башлыгы кичке һаваны пыяла сыман челпәрәмә китергән сызлану, авырту тавышларын ишетә. Ул шунда, ук булып фаҗига урынына атыла һәм мәдәп, канатларын тәртипсез айкап-чайкап барган Карасылуның аякларыннан... эләктереп җиргә төшерә.
Гарипләнгән кызы янына тәүгеләрдән булып килеп баскан атабаш – Чатан Каррул байтак вакыт ис-акылын җыя алмый торды. Бәләкәченең кара күзләрен аксыл элпә каплаган, томшыгы ачык, ябарлык хәле дә юк, күрәсең... Бугазыннан ниндидер җан өшеткеч, гыжылдау авазлары, сыкрау өне генә ишетелә.
Ата кеше гаҗизләнеп, бер урында таптанды да борыны белән бер төртеп, бер тартып, бәләкәченең таралып яткан гәүдәсен ипләп куярга теләде. Әмма уң канат тирәсендә капшана башлагач, уфырып куйды, артына чикте. Канат каерылып, асты өскә килеп, тәмам хәрәкәтсез калып җирдә ята. Аңа тотыну да куркыныч, тик им-томчы гына базнат итәр. Беткән кыз, Карасылу дигән
затның тәмам рәте-чираты калмаган. «Төлке, бүре авызына эләксә, бер утырып елар идең дә акрынлап кайгыңнан арыныр идең әле. Ә бу бала ни үле, ни тере хәлдә җан көегенә әйләнсә, ни эшләрсең? Сәфәргә чыгу юк моңа... Көз, кыш кая сыеныр, кем кулына калыр? И Тәңре, газапларга салма, зинһар, ал син бу
җанны!»
Ир Тәңрегә ялварып торган мәлдә, ашыгып, Карасылуның әнкәсе Каррбикә дә килеп төште. Каррбикә җәмәгатенә караганда дәүрәк, мулрак күренсә дә, хәрәкәтләре җитез, килешле.
Күзләрендә хәсрәт уты дөрләсә дә, үз-үзен тиз кулга алды:
– Каррул, баланы җирдә яткырмыйк инде. Урын түшик. Коры мүк-мазар юкмы? Һәм ул тиз арада ир китергәнне, үзе тапканны җыйнаштырып түшәк сыман нәрсә әтмәлләде. Хәрәкәтсез яткан гәүдәне икәү күтәреп, шунда салдылар. Каерылган канатны җентекләп караса да, ана бер сүз дә дәшмәде.
Һушсыз яткан кызны ояларына кайтарып кую хакында уйлау да урынсыз иде.
Гаилә белән чиратлашып сакларга булдылар. Хәл-әхвәл белүчеләр таралышкач, Каррбикә кызы белән ялгызы гына калды. Ана хәлсезләнеп, кызының янына ятты да аның башына сак кына томшыгын төртте: – Бәләкәчем, уян инде, күзләреңне ач!
Ничектер ана йөрәгенә җиңел булып китте, күз алдында матур сурәтләр җанланды...
...Канаты астындагы күкәйләрне әйләндерә-әйләндерә гаҗиз булгач, ниһаять, эчтәгеләр борынлый башлады. Тук! Тук! Ишек шакыган юлчы диярсең – Тук! Тук! Тик бәбкәләр керергә түгел, дөньяга чыгарга сорыйлар икән. Иртәгесен үк аларның икесе элпә-кабыктан арынгач, кысан казаматтан котылган сыман
киерелеп-сузылып алдылар да чәрелдәп ашарга сорый башладылар.
Каррул җимне ташып өлгертәлми башлады. Ә өченчесе борынлады да ананы тәмам хафага салып, тынып калды. Өне дә юк. Янәдән йокыга китүеме соң? Бер көн көттеләр, ике көн... Өченче көнне ана түзмәде, томшыгы белән күкәйне ватты. Чуалган, чәбәлчек йон арасыннан күз шәйләнде.
– Бәләкәчем, уян, ач күзләреңне, ач!
Ни гаҗәп, шуннан соң бәбкә-бәпечкә җан керде, яшәп китте...
Анага тагын могҗиза булыр, кызы тыңлар һәм күзләрен ачар кебек тоелды.
Ул җитез генә чишмәдән су кабып килде һәм Карасылуның авызына койды.
Ни гаҗәп, кызы йотты.
– Рәхмәт, Тәңрем, мәрхәмәтеңнән ташламавыңа. Болай булгач баламның яшәячәгенә өмет бар...
Хәер, чирле сабый баккан ана могҗизасыз тормый инде ул. Сабый чагында Карасылу үтә зәгыйфь булды. Үзенә сузган калҗаны да йоталмады, шук малайлар гел авызыннан тартып ала иделәр. Уллары үсте, гайрәтле егетләргә әверелделәр. Ә кыз тире белән сөяктән генә торган шөкәтсез бәбкә булып кала бирде.
Им-том остасы Пи-пигә күрсәткәч, ул бу бәбкәнең авызын ачтырып карады да әйтте:
– Бөҗәк, суалчан, тирес корты ташымагыз. Моңа затлы җим кирәк. Атап әйткәндә, ит булсын, каны, сүле саркысын!
– Пи-пи, бу бит солтаннар ашы. Каян табыйк аны?
– Көтүдән, сыер сыртыннан.
Пи-пи үз сүзен әйтте дә юк та булды. Ул саесканнар нәселеннән. Ә сиртмә койрыклар өчен сыер сыртыннан укра чокып авызга салу – чебен йоту белән бер. Ә каргаларга бит бу җим тыелган, зур гөнаһ! Тәңре кушканча яшәргә өндәүчеләр һәр иртә яз саен кисәтәләр: «Кар, кар, без саескан да, козгын да түгел. Канлы ризык каргаларга харам, гөнаһ җыймагыз!»
Каррул тыелган җим хакында ишетергә дә теләмәде:
– Бала дип, ал-ял күрмим. Инде Тәңре каргышын алыргамы?
Каррбикә каршы дәшмәде. Тик иртәсен, таң атып көтүчеләр авыл малларын болынга алып чыккач, ул иренә: «Инешкә төшеп юынып кайтам, балаларга күз-колак бул», – диде дә көтү артыннан очты. Ананы гөнаһ кылу түгел, ә укра дигәнне ничек табу уе борчыды. Ят шөгыль бит. Шуңа да куе үлән арасына таралып утлаган сыерларның кайсына кунарга да белми торды.
Сырт йоннары ялтырап, көр күренгән сөтлебикәләрдән ул һичнәрсә
тапмады. Эзләнә торгач, Каррбикә бик арык, төксе бер мөгезбай өстенә килеп кунды. Сырт буйлап атлый торгач, әһә, эзләгәнен тапты. Әнә бит ул, укра дигәннәре! Хәшәрәт кигәвен үз күкәен кая салырга белә.
Хайван үзе кагылып кашына алмас җирдә күкәй украга, кортка әверелә һәм канат ярып очып та китә. Ә син очмый тор әле! Каррбикә җәлт кенә чокып, элпәсе-ние белән симез бөҗәкне сөйрәп чыгарды. Тик кошның үткен томшыгы сыерның тәнен авырттырды бугай, ул башын күтәреп карады да кисәк чукмардай тигәнәкле койрыгын сыртындагы каргага томырды. Әмма Каррбикә җитезрәк булып чыкты, чукмар килеп тигәнче күтәрелеп өлгерде.
Сүз дә юк, хәтәр шөгыль икән укра табу!
Оясына кайткач, ана әрсез улкайларын читкә тибәреп, тизрәк чирләшкә кызы янына омтылды. Ни гаҗәп, чәрелдәп, карышып тормады: бәбкә җимне авызына алды да йотып та җибәрде һәм бераздан томшыгын һавага чөеп, янә җим көтә башлады. Каррбикә исә дәшми-тынмый янә ауга юнәлде...
Бу чын-чынлап могҗиза булды. Карасылу тиз арада үсеп китте. Чем-кара канатлы, елтыр күзле матур карга кызына әверелде...
Боларны эзмә-эз күзаллады да ананың йөрәге чәнчешеп куйды. Могҗизасын могҗиза ла ул, ә канлы җим ашау гөнаһ булып башларына каза китерсә?
Карасылуның фаҗигасе да шуннан түгел микән? Әле генә төрле кинәнгечләр табып, күңелен юаткан Каррбикә шиккә төшеп, инде үзен битәрләүгә күчте. Иренә дә, кызына да таләпчән була алмады шул ул. Рәнҗетүдән курыкты.
Әтрәдкә язылып, малай-шалай белән хәтәр очышларга керешү кызлар эшемени?
Тик Каррул кызын биектә, күк алиһәсе итеп күрергә теләде шул. Карр Карыч, янәсе, һәр канатлыны камил, имин, бәхетле ясый. Сәрдар бик әйбәт өйрәтүчедер дә бит, аның мәктәбендәге остазлар, шәкертләр ниндидер? Күңеле тартмагач, кызын сабактан туктатырга, башка нәрсәгә җәлеп итәргә булган да
бит. Эх, терсәкне тешләп булса?!
(Дәвамы бар)
"КУ" 1, 2020
Фото: pixabay
Теги: публицистика эссе
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев