Логотип Казан Утлары
Публицистика

Биектәге козгын (дәвамы)

- Син, егет, зәмһәрир суыкларда бу кыз балага бик игътибарлы бул инде, мәрткә китәргә юл куйма. Бу хәтәр хәл иң озын төннәрдә булыр, онытма!

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Нәүрузгә ерак әле...

 

Хуҗа кеше өйдәшенә матур итеп бүлемтә ясады. Бу эштә туйралыкта үскән колмак үрентеләре бик ярап куйды. Тәлгәшләре дә мул, йөземнекеннән һич ким түгел. Сөенде Карасылу үз почмагы булуга. Хәзер инде ул үзен иркенрәк тотар...

Кызны ныклап дәваларга керешергә дә вакыт. Күкрәк тирәсенә ул зарланмый, сулышны да хәзер җиңел ала. Тик менә канаты гына элеккечә сөйрәлеп йөри, әйтерсең, кайры белән генә тагылган... Шулай гарип булып калса, ни йөзең белән әнкәсенә кайтарырсың? Черрига кичекмәстән оста табиб табарга кирәклеге көн кебек ачык иде.

Ниһаять, дус-иш, туган-тумача белән киңәште дә яшь хуҗа шундый карарга килде: моннан ярты көн очышта, Тозлы күл тарафында бик данлыклы Әфсен атлы им-томчы бар икән. Ризалашса, шуны алып килергә!

 

Черри таң белән торып, кызга тамак ялгарлык җим калдырды да юлга кузгалды. Бу эшкә Тәңре үзе фатиха биргән диярсең, барысы да мач килде. Шул ук көннең эңгерендә ул табиб белән кайтып та төште. Әфсен дигәннәре, гаҗәпкә, бик җыйнак гәүдәле, үтә зыялы ала карга булып чыкты. Табынга утыргач, нәсел-нәсәбе хакында да сөйләп алды. Аның бабасы «Лимпопо» корабында мәшһүр доктор Айболитның кулы астында хезмәт иткән. Әллә нинди маҗаралы хәлләргә тап булган, зур табиблык мәктәбе үткән икән. Аныклап әйткәндә, им-томлык итү боларның нәсел һөнәренә әйләнгәнлеге, арада киек-җәнлеккә саулык кайтарып танылганнарның байтак булуы аңлашылды.

Әфсен озын-озакка сузмый эшкә кереште. Карга кызын каршына утыртып, аның ничек бу аянычлы хәлгә тап булуын сорашты. Аннары тын алышын тыңлады. Төрле урыннарга басып әгъзаларын тикшерде дә  канатка күчте. «Канат буыннан чыккан, утыртырга кирәк»! –  диде  ул ниһаять. Табиб әйләнде-тулганды, кәтүмкәсендә казынды да янә кыз каршына килеп басты:

- Сеңел, тереләсең килсә, түзәрсең, яме?

Аннары ул хуҗаны чакырып алды:

– Аякларын кысып тот, тыпырчынмасын! Йә, башладык!

Әфсен томшыгы белән канатны эләктерде, аягы белән кызның күкрәгенә таянды да бик нык итеп этәрелеп куйды. Кыз шулчак әче итеп кычкырып җибәрде.Табиб исә җиңел сулап куйды:

- Булды! Утырды!

Авыру тынычлангач, ул утыртылган канатны ниндидер хикмәтле озын тасма белән гәүдәгә чорнап куйды.

- Язга кадәр кагылмагыз. Торсын. Савыккач, канат үзе әйтә ул. Очарга ымсынса, кашыйсы, сыйпыйсы килеп торыр.

Аңладыңмы, сеңел?

Карасылуның шатлыгы ташып чыкты:

- Рәхмәт инде сезгә, агайлар! Мине каравыгыз, тәрбияләвегез өчен рәхмәт! Тагын кем мине болай багар иде...

Карасылуны төреп яткырдылар да ала карга белән козгын төн буена диярлек сөйләшеп чыктылар. Күбрәк Әфсен сөйләде.

- Монда гарипләнеп калган мосафир кошларның һәлакәте нидә, беләсеңме шуны?диде карга кызына ымлап.Ачлыктан дисеңме? Юк! Өшүдәнме? Юк! Бөрешеп йокыга талу харап итә аларны. Бәдән хәрәкәтсез кала, кан йөреше акрыная, ойый башлый, тәнне суык катырып, ташка әйләндерә. Бакалар шул халәттә йокыга талып аннан уяналар бит. Канатлыларның әгъзалары моңа яраклашмаган.

Сөйләп, аңлатып кына калмады, бик җилле киңәшләр дә бирде Әфсен Черригә.

- Син, егет, зәмһәрир суыкларда бу кыз балага бик игътибарлы бул инде, мәрткә китәргә юл куйма. Бу хәтәр хәл иң озын төннәрдә булыр, онытма!

Әфсен китеп берничә көн үткәч җиргә кар да төште. Төне буе уйнаклашып очкан ак күбәләкләр явы кырны, урманны, болынны каплады, өсте инде бозланып өлгергән елгаларга түшәлде. Аерым елларда Җир кар юрганын бик иртә ябынасы килми ачып ташласа да, бу юлы карышмады, кар катламы ятып калды.

- Нинди матурлык! – дип сокланды карга кызы.Бөтен нәрсә актан киенгән. Кыш җирнең яңаруымы? Алайса юкка куркытканнар, без дә яңарырбыз! 

- Әйе, – дип җөпләде нарасый кызны Черри. – Кием, төс алыштырырга теләмәгәннәр китеп баралар шул. Мәшәкатьсез дөнья рәхәт бит!

- Агай, ә яңаруның чиге бармы? Кайчан ул? Яңаргач, беренче очыш нинди була? Син беләсеңме?

- Яңару чиге язда! Тәүге талпыну язда! Бу – Нәүруз, яшәешне тану, яшәүгә сөенү бәйрәме.

- Нәүруз! Нинди матур сүз.

- Әйе, сеңлем. Тик Нәүрузгә бик ерак әле. Аңарчы безгә кыш сынауларын үтәргә кирәк. Түземле, сабыр булырга. Матурлыкка барып ирешү юлы җиңелдән түгел...

...Җир ак җәймә белән каплангач, Черригә азык табу кыенлашты. Хәер, кемгә ничек. Шәүлән хатыны һәм уллары белән авыл янындагы үләт базына оча. Сугым башлангач, монда мал-туар калдыкларын ташлый башлаганнар икән. Болар иртән китәләр дә, кичтән бүксәләрен тутырып, үзләре белән дә алып кайталар. Күрәсең, кара көнгә дип тә җим әзерләүләре боларның.

Черриның исә шакшы базга күңеле тартмый. Яман исне ияртеп кайтасы килми. Козгын күңеле аудан ямь таба. Ул канатларын җәя дә югарыдан күзли. Озак күзли. Әһә, әнә җәймә өстендә кара тап! Ул боргалана, тегендә-монда сугыла... Вакыт, Черри, ыргыл!.. Козгын тырнагыннан берсе дә котыла алмый. Шуышучылар да, тәпиләп йөрүчеләр дә... Тик «калҗа»ны кыз каршына китереп куйгач, теге бик яман каркылдады:

- Әникәй генәм! Нәрсә бу? Ал, агай, ал моны алдымнан!

Кыскасы ашау, тамак туйдыру түгел, кагылырга да курыкты өйдәше канлы җимгә. Нәрсә бирергә соң бу нәзберек тамакка, дип баш ватты Черри. Урманда, әрәмәлектә җимешләр әле дә бар-барын. Әмма туң, ачы алмадан, миләштән яисә баланнан гына җегәр артмас, кызга бит савыгып, кышкы салкыннарны түземле генә үткәрер өчен әйбәт тукланырга кирәк.

Күлгә килеп, бәкеләр ача башлагач, азык табу хәстәре шактый җиңеләйде. Балыкчылар суалчаннарын, камыр кисәкләрен ташлап калдыралар, вак маймычлар да хәтсез кала. Карасылу болардан баш тартмый. Әмма җәяүле буран себертеп үтсә, кайвакыт мондый җим дә карга күмелә. Биеклек, аяз күк белән хозурланган козгын тәгам турында кайгыртуны бик вак нәрсә, кысыр хәсрәт дип уйлый иде. Ә хәзер тәмам тәкате корыды. Тамак нәфесе канатлыларны юкка гына җәнүбкә өндәми икән шул. Тамак тәмугка да кертер...

Әче җил чыгып, буран котырган бер көндә козгын еракка китмичә үзләренең наратлыгын гына айкады. Монда ышык, йомшак кына кар сибәли, күккә ашкан саргылт-кызыл кәүсәләр әллә сыкрана, әллә көйләре шундый. Җанга рәхәт, әмма авызга алырлык җим бармы соң?

Нарат күркәсенә теш үтми, ылыс аның азыгы түгел. Черри эш юктан эш булсын дигәндәй, корый башлаган наратның кайрысын арчып ташлады. Ни күрсен, чершенгән агач кайрысы астында әллә ни тиклем бөҗәк йоклап ята. Томшыгыңны тутыр гына! Болары инде Карасылуның үлеп яраткан ризыгы... Тәмлекәч!

- Ай-яй козгын туган, син дә корт чүпләргә калдыңмыни? – Тавышка борылып караса, үткен томшыклы чуар тукран аңа аптырап карап тора.

- Минем кунагым бар бит, – диде Черри акланган сыман

Кунак? – Чуар канат кызыксынып якынрак елышты. – Кышкы челләдә кем кемгә тансык?

Карга баласы. Канаты имгәнгән, миндә кышлый.

Аңлашыла... Кайгырма, кунакның сые үзе белән бит. Мондагы нигъмәт сиңа да, миңа да, карга кызына да җитәр. Кара, менә бу «чүкеш» белән бер- ике тондырсам, авыз тулы җим булыр! Фатирыңны күрсәт, үзем дә күчтәнәч керткәләрмен.

Чынлап та, шул көннән Черри җим хакында бөтенләй борчылмый башлады.

 Кунакның сые үзе белән икән бит.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 01, 2020

Фото: pixabay

 

 

Теги: эссе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев