Кызыл Чишмә кызы (бәяннең дәвамы)
Безнең як карчыклары әйтмешли, чынлап еласаң, сукыр күздән дә яшь чыга икән ләбаса... Әллә нинди каршылыклар, юраулар булуга карамастан, Диана Мурзина Алан мәктәбенә барып укырга керде бит!
4
Безнең як карчыклары әйтмешли, чынлап еласаң, сукыр күздән
дә яшь чыга икән ләбаса... Әллә нинди каршылыклар, юраулар
булуга карамастан, Диана Мурзина Алан мәктәбенә барып укырга
керде бит!
Беренче тапкыр барганда ук әтисе кызының уку әсбапларын,
мәктәп формасын, кием-салымын, хәтта мендәр, юрганын да
«Жигули» машинасына салып алып барды. «Кирәкмәсә кире кайтыр,
авыр йөк түгел», – диде. Барысы да бик шома барды, ата кеше кызын
укырга алуларын сорап гариза язды. Интернатта яшәп туклану өчен
күпмедер акча да түләде.
Диана шул килгән көнне үк парта артына утырып дәресләр
тыңларга да өлгерде. Кыз янәдән дә шәкерт булу бәхетенә тиенгәнгә
сөенеп бетә алмады. Сабакташлары, бүлмәдәшләре белән аралашты, бик бирелеп өй эшләрен үтәде. Дәресләрдән соң тегендә-монда
чапмый уку китапларын караштырды.
Менә шулай сиздермичә атна да үтеп киткән. Шимбә көнне төш
узгач, әтисенең: «Рөхсәтме?» – дип ишек ачып каршысына килеп
басуына әллә ни гаҗәпләнмәде:
– Әтекәем, мин нинди шат... Теләгем тормышка ашты бит. Инде
килеп мәшәкатьләнмәсәң дә булыр иде. Укуым бик тыгыз, бар нәрсә
дә җитә, өйдә ул-бу юктыр бит? Минем хакта борчылма, тынычланып
кайт инде.
– «Ул-бу» бар шул, кызым, – диде Хәлиулла, иелә төшеп. –
Машинага чыгып утыр, әйтермен.
Диана җиңелчә генә киенеп чыгып утыргач, ата кеше кызына һич
көтелмәгән хәбәр ирештерде:
– Кызым, сине урларга маташкан адәм актыкларын тотканнар бит!
Иртәгә Кызыл Чишмә клубында шуларга күрсәтмә суд ясаячаклар
икән. Участковый синең кайдалыгыңны сорады. Алан мәктәбенә
укырга урнаштырдым, дидем. Чынлап та Диана шул мәктәп укучысы
булган икән, белешмә алыгыз, суд өчен бик кирәк ул, дигән таләп
куйды. Инде хәлне аңладыңмы?
– И, әти, – дип, Диана сыгылып ук төште. – Мәктәптә бу хәлне
ишетсәләр, минем нинди көнгә калачагымны беләсеңме соң син?
Укытучылар, сыйныфташлар миннән йөз чөерәчәк, директор да
мин кемне алдым, дип башын тотачак. Ник туганыма үкенеп, миңа
мәктәптән китәргә генә кала... И Аллакаем, ник милиция белән
бәйләндең соң, әти?
– Тукта әле, кызым, көймә әле. Кучумов алай ук кешелексез түгел,
рәхмәт аңа, шундый киңәш бирде: «Суд өчен белешмәне милиция
сорарга тиеш, ләкин Алан мәктәбенә барып Диана хакында сүз
кузгатсам, укытучыларының шок хәлендә каласын беләм. Шуның
өчен, ата кеше буларак, директорга кереп тыныч кына гозереңне әйт:
«Минем кызның чыннан да сезнең укучы булуы хакында белешмә
кирәк. Авыл советыннан сорадылар», диген. Борчылма, бирерләр»,
– диде.
Ата кеше мәктәпкә, директор янына кереп китте, ә кызына юлга
җыенырга кушты:
– Интернат тәрбиячесен кисәтергә онытма: «Әтием килде, өйгә
кайтам, кирәк-ярак әйберләрне алып киләсем бар, дүшәмбе иртүк
килеп җитәрмен», – диген, булдымы?
Кызыл Чишмәгә кайтасы юлга төшкәч, бераз тынычланган Диана,
кичә дәрестә әдәбият укытучысы сөйләгәннәрне хәтеренә төшерде.
Унтугызынчы гасырдагы татар әдипләренең бик күбесе мәгърифәтле
булганнар һәм халыкның аң-белемен, әхлагын яхшыртырга теләп
китаплар язганнар икән. Шундый каләм ияләренең берсе Закир Һади әйткән: «Явызлыкның башы гына башланмасын, башланса, ул сине
нишләтергә белер», – дигән. Бу сүзләр Диананың җанын телгәләде.
Шул каһәр һаман тырнагыннан ычкындырмый бит. Күрсәтмә суд
дигән чарада кызның тагын ниләр ишетәсе бар икән?
– Әти, үги әни ул суд турында беләме соң? Тантана итәр инде...
– Әйе, түбәсе күккә тияр иде мөгаен, тик аның үзенең эшләре
хөрти шул.
– Фермада бер-бер хәл булганмы әллә?
– Юк, баштан ук сиңа әйтәсем килгән иде дә телем әйләнмәде.
Тикшерүче аның үзен җавапка тарттырмакчы. Ник дисеңме? Өйгә
килеп тентү ясадылар бит. Бикле сандыгындагы төрле кәгазь
документлары арасыннан сине урларга җыенган кешенең распискасы
табылды...
– Чынлапмы?
– Чын. Мине пүнәтәй иттеләр. Бик зур сумма!
– Мин алыш-биреш товары булдым микәнни? ФАПтагы Гөлфинә
апа юкка борчылмаган икән шул, үги анаң синнән айдагы Зөһрә кыз
ясаган бит, балакай, дип.
– Белмим инде, кызым. Монысын иртәгә суд ачыклар. Тик алдан
ук әйтеп куям, җебеп төшмә, нык бул!
5
Кызыл Чишмәнең гамьле халкы концерт-тамашаларга гына түгел,
лекцияләргә дә, һәр төрле иҗат кешеләре белән очрашуларга да бик
теләп йөрүчән. Килеп карап кына утырмыйлар, чараларда үзләре дә
бик актив катнашып, һәркайсы, яхшымы, түгелме, үз фикерен ярып
салып, үзе әйткән сүздән тәм һәм ямь табучан.
Клуб алдындагы белдерүләр тактасында: «Иртәгә күрсәтмә суд
утырышы була. Килегез!» дигән язуны күргәч, күпләре колагын
торгызды. Күрсәтмә суд? Нинди була икән ул? Кемне хөкем итәләр?
Көзге тымызык ял иртәсендә клубка туктаусыз халык агылды.
Залга сыймаганнар ишек төбендә урын алды. Барысы да түземсезлек
белән чара башланганын, пәрдә ачылганын көтте.
Чү! Алдыңда кисәк кенә күк гөмбәзе ачылып, әллә нинди серле,
ят дөнья калыккан сыман бер манзара пәйда булды түгелме соң? Әнә
уртада кара башлык, кара мантия кигән мәгърур хөкемдар утыра, ә
аның тирәсенә ай янындагы йолдызлар кебек яхшы кәчтүм, килешле
генә галстук таккан, яисә погоннарындагы йолдызларын балкытып,
ир-затлары тезелешеп утырган. Суд күрсәтмә булгач, хөкемне
чыгаручы кешеләр дә халыкка тәрбияви йогынты ясардай мәртәбәле
кешеләр булсын дигәннәрдер.
Хәер, бу гына түгел, Үтәмештәге район суды рус телендә барса,
мондагы утырыш туган телдә башланды:
– Иптәшләр, гражданнар! Кызыл Чишмәдәге бүгенге күрсәтмә
судны ачык дип белдерәм! – Аягүрә баскан хөкемдар кулындагы
чүкече белән барабанга охшаш җисемгә яңгыратып сугып алды. –
«Күрсәтмә суд нинди була икән?» дип аптырамагыз. Ул менә шулай
барлык халык каршында, киләчәктә мондый җинаятьләрне кисәтү
максатында урыннарда үткәрелә. Һәркем процесста катнашып үз
фикерен белдерергә хокуклы. Көн тәртибендә: гражданнар Эдуард
Хәлфин һәм Нарыйм Гыймрановның балигъ булмаган Диана
Мурзинаны, үз иркенә каршы килеп, урларга җыену эше карала. Сүз
сезгә бирелә, иптәш прокурор!
Хөкемдар янәшәсендәге мөнбәргә погонлы һәм бик җидти
кыяфәтле, чал чәчле ир килеп басты. Прокурор сүзен, гадәттәгечә,
бик ерактан башлады. Халыкара хәлләрне аңлатып, капиталистик
илләр тудырган каршылыкларга карамастан илебезнең икътисадый
һәм сәяси өлкәләрдә ирешелгән уңышларын барлады. Космосны
яулавыбызны да горурлык белән ассызыклап үтте:
– Тышкы дошманнар бер хәл, – диде ул. – Ә менә совет
җәмгыятен эчтән таркатучы, әхлак нормаларын таптап үткән
искелек элементларыннан ничек араланырга? – Һәм ул, кыскача,
агымдагы елның 13 октябрендә булган маҗаралы хәлне сөйләп
бирде. Бу вакыйга нигезендә җинаять эше кузгатылганын әйтте. Һәм
җинаятьчеләргә карата тиешле җәзасын бирергә өндәде: – Хәлне
тулысынча ачыклау өчен сүзне зарар күрүче Диана Мурзинаның
үзенә бирик, – дип тәмамлады ул чыгышын.
– Рөхсәт, – диде хөкемдар. – Диана Мурзина, сүз сезгә бирелә!
Халык зифа буйлы, үсмер кызларча юка гәүдәле, сөйкемле генә
кызны күргәч, умарта күчедәй гөжләп алды. Диана кыенсынып кына
мөнбәргә узды.
Ягымлы, йомшак тавышлы кызны зал бик бирелеп тыңлады.
Ә инде угрылардан ычкынып китеп, ничек өйгә кайтуын сөйли
башлагач, тынлык бозылды. Тегеннән-моннан кычкырулар ишетелә
башлады. Судьядан сүз сорап, сакал-мыеклы бер карт зал алдына
чыгып басты:
– Хөкемдарлар, эчке дошман, фәлән-төгән дип бик куркытмагыз
әле. Кыз урлау безнең борынгыдан килгән гадәт ул. Әйтергә кирәк,
бер йола, хәтта гаилә кору чарасы. Мишәр ирләрендә шундый сүз
дә бар бит: «Кыз балага бүрек белән бәргәч егылмаса, үләнергә
ярый...» Безнең як халкы, Казан артындагылар сыман кызны соратып,
атна буена туйлар уздырып өйләнүне өнәми. Сөйләшеп йөргәнен,
күңеленә ятканын урлый да кайта. – Чыгыш ясаучы үзенең сүзләрен
тормышындагы мисаллар белән ныгытып куйды. – Кыскасы, судья
иптәш, әйтергә теләгәнем шул: хатын-кызлар өсләренә төшкән
бурычтан качарга тиеш түгелләр! Гаилә корып балалар үстерергә җыенган ир-атны да дошман ясамыйк! Кыз урлаудан көлкеле тамаша
ясарга гына була. Тапкансыз суд өчен җинаять!
«Дөрес, дөрес, әйткәнең хак!» – дип, төрле урыннан картны
куәтләүчеләр дә табылды. Зал буенча гөжләү китте.
Судьяның да каушап калуы сизелде... Күрсәтмә суд башланмас
борын шулай өзелер микәнни?
Әмма прокурор гаепләүче ролен нык үзләштергән булып чыкты,
тиз ара кайнарланып, буш мөнбәр артына килеп басты:
– Сез җинаятьчеләрне яклап, халыкны үз артыгыздан ияртергә
маташасыз, гражданин! Моның өчен административ чаралар
каралган!
Чыгыш ясаган сакаллы карт, моны ишеткәч, мыштым гына арткы
урыннарның берсенә барып елышырга мәҗбүр булды.
– Хөрмәтле судья! Хәзер сүзне фельдшер Гөлфинә Каюмовага
бирүегезне үтенәм!
Судья җанланып китте. Чүкече белән сугып алды:
– Сүз Каюмовага бирелә!
Сәхнәгә өстенә бик килешле күлмәк киеп, билен яшьләрчә каеш
белән буып куйган, купшы чәченә инде бәс куна башлаган ханым
чыгып басты:
– Хөрмәтле хөкемдар, без, Кызыл Чишмә кутырындагы фельдшер-
акушерлык пункты хезмәткәрләре, участок инспекторы Вил Кучумов
үтенүе буенча 1961 елның 14 октябрендә зарар күрүче Диана Мурзинага
врач күзәтүе үткәрдек. Аның тәнендә барлыкка килгән гематомаларны,
сыдырылган җәрәхәтләрне теркәдек. Профессиональ этика аларны
халык алдында барларга кушмый. Мин, сәламәтлек сагында торучы
белгеч буларак, шундый нәтиҗә ясыйм: «Кыз урлау»ны йола дисезме,
начар гадәтме, кемгәдер гаилә кору чарасы булып күренәме бу, әмма
Диана Мурзина мисалында зур җинаять актын раслыйбыз. Безнең
заманда хатын-кызга карата шундый тупас, кансыз мөнәсәбәт яшәргә
тиеш түгел... Гаепле бәндә каты җәза алырга тиеш! – дип сүзен
төгәлләп, фельдшер ханым кулындагы документын судьяга сузды.
Медицина хезмәткәреннән соң сүзне милиция капитаны алды. Вил
Кучумов тормышны үзенчә күрә, үзенчә бәяли икән, чыгышы да бик
кызык килеп чыкты:
– Сез, залдагылар һәм хөкемдарлар, зыян күргән Диана Мурзинаны
бәлки куян сыман өркәк, куркак җан итеп күзаллыйсыздыр. Юк, ул
бик кыю, зиһенле туташ! Нәкъ ул күрсәткән тамгалар, ул әйткән эзләр
буенча барып, без җинаятьчеләрне тоттык. Җинаятьче бит хәйләкәр,
эз яшерергә омтыла. Без бу мәлдә Диананы урларга маташкан
егетнең анык ниятен белмәдек. Өйләнергә теләгәнме ул, яисә бер
маньякмы? Анасы Мәфрүзә Хәлфинага моны ачыклау максатында
сорау да бирдем: «Әйтегез әле, бу елның 13 октябрь кичендә улыгыз Эдуард Хәлфин кәләш алып кайтам дип сезне кисәттеме?» – дидем.
Җитмеш биш яшьлек карчык әлеге сорауны ишеткәч, ярсып китеп
миңа ябырылды: «Нәрсә? Өйләнү? Каян чыккан сүз бу? Әллә нинди
сөйрәлчекләр минем улыма ябышырга җыенмасыннар, аның ызба
салып бетерәсе бар!» – диде.
Кучумов сүзен төгәлләп, суд утырышына карчыкның үзен
чакырганын әйтте.
Мәфрүзә карчык озак көттермәде. Тешсез авызын мүкелдәтеп
Хәлфиннарның кем булуын, мәгарифкә, колхоз, совхоз икътисадына
нинди өлеш кертүләрен сөйләде-сөйләде дә, һич көтелмәгән сүз
әйтеп куйды:
– Мин – зиһенем таркалган бик өлкән кешемен, оланнар,
милициягә ниләр әйткәнемне хәтерләмим инде. Улым кәләш итәргә
җыенган кызны әле генә күрдем. Сөбханалла! Бигрәк матур, зифа
икән ләбаса. Тыйнаклыгы, тәүфыйклы булуы йөзенә чыккан. Өйләнәм
дисә, өйләнсен шуңа минем Эдуард! Күпме азып-тузып йөрергә
була?! Миннән фатиха!
Халык ни көләргә, ни еларга белмичә тынып калды. Тагын да
сәеррәге шул – кая соң ул гаепле зат? Ник һаман күренми?
Көйле, анык карарлы суд барышына күнеккән судья чүкечен
яңгыратып сукты да шәрран ярып аваз салды:
– Гаепләнүче Эдуард Хәлфинны хөкем залына чыгарыгыз!
(Дәвамы бар)
«КУ» 08, 2026
Фото: Шедеврум ии
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев