Биектәге козгын

ЭССЕ

«Әйле-шәйле әмер»

 

Питрау үткәч, көннәр сизелерлек булып, көзгә авышты. Кояш һәмишә

мул итеп яктысын сипсә дә, сүрәнләнде – пешәсе инде пешкән. Аяз төннәрдә

җиргә салкынча чык сибелде. Күк гөмбәзен тоташ соры болыт белән каплап

спас яңгырлары яуды. Бәйләнчек чебен-черкидән, канэчкеч кигәвен явыннан

арынган мал-туар кинәнеп, тугарылып, сусыл яшьләвеккә, туклыклы, тыгыз

курпыга ябырылды. Ә моңарчы болын-урманнарны, җиләс елга, күл буйларын

җыр-моңга күмгән, көй сузган, аваз салган кош-корт исә, авызларына су

капкандай, кисәк тынып калды. Күзләреңә, колакларыңа да ышанмассың,

дөньяда әллә бар, әллә юк болар...

«Булды, тамаша, концертыбыз инде тәмам, ярингә тиклем хушыгыз!»

диюләреме соң?

Хәер, нинди генә асыл көннәр кайтса да, күчмә кошлардан җыру, чәмләнеп

сайрау өмет итмә инде син. Аларның гамь башкада. Алда сәфәр көтә бит...

Болытларга ашкан Каф тауларын үтеп, күзләр иңли алмаслык дәрьялар кичеп

башкарыла торган хәтәр сәфәр... Канга, күзәнәкләргә сеңгән мәңгелек сәфәр!..

Нишлисең, бу затлы, үтә нәзакәтле киек кошлар яшәүне туктаусыз мохит

алыштыру, китү-кайтулар, аерылышу-кавышулар белән бәйли шул. Хәер,

нәкъ шундый язмыш сайлаганга канатлылар йөрәге гамь, хис-кичерешләр,

моң белән тулган да бит...

«Һаваларда моңсу тавышлары, ишетелә канат кагышлары, кошларда да кеше

язмышлары, чит җирләргә китеп барышлары», диме әле шагыйрь? Тик уйлап

карасаң, бәлки, киресенчә, канатлылар мәгарәдән чыккан аяклы кыргыйларны

күккә омтылырга, очарга, хисләнергә, моңаерга этәргәндер. Кешеләр дә

кошларга карап сөю-кавышуны, мәхәббәт тотуны кадерләргә өйрәнгәндер.

Кыскасы, җирне, яшәүне ямьләгән мәңге сүнмәс-сүрелмәс җырларын

кошлар язын, туган җирләренә әйләнеп кайткач, ярингә яңгыратыр, ә хәзер

китәргә, сәфәргә әзерләнергә кирәк.

Әлбәттә, олы юлга җыену, туган җирләр белән саубуллашу йоласын

һәркайсы, әйтик, кыр казы, торна, ләкләк булсынмы ул, йә сыерчык, тургай,

тартар булсынмы – үзенчә үти. Тик бу эшне каргалардан да остарак һәм

килештереп башкарган кавем булмастыр, мөгаен. Хәер, бу ишле, гатырша

мае белән ялтыраткандай шома кара канатлылар төркеме нәрсәгә тотынса,

шуны ифрат каркылдап, тирә-юньне әчеле-төчеле авазлар белән тутырып,

иркенләп җәелеп башкара. Менә син аларның бала каргаларны очарга

өйрәтү күнекмәләрен генә күр. Сәрдар Карр Карыч үз артыннан кечерәк

болыт чаклы төркем ияртеп, һавага күтәрелә. Печәне чабып алынган болын,

куе әрәмәлек өстендә салмак кына әйләнеп, башлык үзе артыннан җанлы

аркан суза. Чишмәнеке кебек тын, җайлы агышта һәркемнең үз урыны,

канат кагышы бар.

«Вирра!» – дип кычкыра сәрдар һәм ук булып өскә ыргыла. Канатлар

ашкынып талпына, тезмә елан булып өскә сикерә. Биниһая матур, тәэсирле

күренеш җуелмаслык булып күңелгә сеңә... Тик күпме үрләсәң дә, һаваның

очы-кырые, түбәсе юк. Яшь кавырсыны да юньләп ныгымаган канатларга

тагын күпме җилпенергә була?

«Майна!» – дип көтелгән әмерне бирә Карр Карыч һәм үзе үк рәхәтләнеп,

таш төсле түбәнгә атыла.

Җеп-аркан кинәт өзелгән кебек була. Кара болыттан яңгыр төсле булып

чыр-чу, хихылдау, каркылдау сибелә... Шулай да башлыкның әлеге болытны

таратырга исәбе юк. Карр Карыч әүвәлгечә шома гына болын, әрәмәлек

өстеннән урап, үзе артыннан янә аркан үрелүен таләп итә. Тагын нинди әкәмәт

ясарга җыена инде сәрдар? Әмерне озак көттерми ул:

«Уңга тайпыл!»

Аркан-елан баш өстендә кисәк пәйда булган һәлакәттән котылырга

теләгәндәй уңга сикерә. Ул да булмый һаваны яңа әмер кисә:

«Сулга тайпыл!»

Сизгер елан сулга авышып янә дошманыннан котылып кала...

Кичке шәфәкь яктылыгында әкияткә тартым булып барган тамашалар

ата-аналарны да битараф калдырмаган. Куакларга посып, кибән башларына

кунаклап, алар өйрәнгеч очышларны күзәтә. Кемдер остаз буларак сәрдарны

мактый, икенчеләре шәкертләрнең җитлегүенә, очу осталыгы туплавына таң

калган. Күкәйдән чыгуларына әле күпме генә, ә чын каргалар булып баралар

янәсе... Тик корыган зирек агачының иң очына менеп кунаклаган яшь ана карга

гына ризасызлык белдереп каркылдап куя:

«Карр Карыч әйле-шәйле әмерләре белән безнең балаларны шул тиклем

җәфалый. Әмерсез, тегендә-монда кумыйча гына өйрәтергә ярамый микәнни

соң?»

Кимперне ишетсәләр дә, җавап бирүче табылмый. Хәер, сәрдар үзенә карата

мондый дәгъва белдерүчеләр барлыгын белә. Тик саескан кебек сикерми, ә

тыныч кына әйтеп куя: «Өйрәнгәндә кыен булса, сәфәр чыкканда җиңел!»

Карр Карыч хәрбиләргә хас төзек, анык зиһенле зат. Әмерләрен әйле-шәйле

дип әйтүчеләр табылса да, аның сөйләме һәрчак тәртиптә. Әле дә никрутлар

гаскәре һавадан җиргә төшеп, яланга сибелгәч, салмак кына баса биреп йөренеп

алды да түмгәк кебек нәрсәгә сикереп менеп, сүз башлады:

«Нәрсә, аналарыгызның сәвыклы уллары, иркә кызлары, канатларыгыз

бераз язылдымы? Кирәк, кирәк! Бөек сәфәрне бары тик көчле, нык канатлар

белән генә очлап була. Камыр канат – нәсел хуры...»

Сәрдар кисәк уйланып калды. Мондый кыяфәттә аның сәер бер гадәте

күзгә чалына. Уң канатын акрын гына кузгатып томшыгын сыйпый ул.

Кычытканны кашумы бу, әллә дулкынлану галәмәтеме? Әмма Карр Карычның

инде гадәткә кергән ишарәсе шәкертләренә җитә калды, башлык кебек томшык

кашымакчылар: «Карагыз, фокус-мокус!» Ю-у-к, кая ул, кәмитченең сузылган

канат очы томшык янына якын да киләлми. Ә икенче бер остарагы томшыкны

канат белән түгел, аяк белән кашырга омтыла. Ниһаять, аңладылар, Карр Карыч

эшләгәнне үтәр өчен боларга биш мәртәбә җәнүбкә хаҗ кылырга кирәк әле...

«Сәфәр хакында тагын шуны әйтим, – дип дәвам итте сәрдар, – сезне

төшегезгә дә кермәгән ком чүлләре, кипкән дала көтә. Яман эссе, тамак бер

йотым суга тилмерә. Күзләр тона, йөрәк күкрәк читлеген ватардай булып тибә.

Ә уйда тик бер теләк: «И Тәңре, тизрәк бу мәхшәрдән коткар!»

Ярый ла, бу тирәне хәвеф-хәтәрсез үтсәң. Өстеңә гриф дигән ерткыч кошлар

ташланса, нишләрсең? Сарыктай галәмәт зур, канатлары тегермәннекедәй.

Төркемең эченә кереп, бер селтәнсә, биш-алтың җиргә чәчелә. Анда исә шундук

теткәләп йотарга әзер торалар...

Менә шул, оланнар, дошманны төркем эченә үткәрергә ярамый. Барыңа

да бер җан, бер тән булып, судай агып, җилдәй җилеп, һәлакәттән котылырга

кирәк. Бүгенге өйрәнүләребез нәкъ шуның өчен».

Сәрдарның эчкерсезлеге өермә җил булып, барысын да эләктереп алды,

шым булдылар. Канатлы гавам башлыктан янә шундый мөһим сүзләр көтте

һәм алданмады:

«Бер тән, бер җан булып, су кебек агып, җил кебек җилеп хәрәкәтләнер

өчен, оланнар, тәртип кирәк, тәртипкә исә төркем башлыгын тыңлау, аның

һәр әмерен җиренә җиткереп үтәгәндә генә ирешеп була. Күк ялгышуны,

хаталануны, аеруча башбаштаклыкны кичерми. Җир әнкә мәрхәмәтле –

егылганны, абынганны күтәрә, ә күк – юк! Бары тик җаны саф, тәне камил

затларга гына биектә калу хокукы бирелә», – дип, Карр Карыч, ниһаять, бүгенге

очыш сабакларын төгәлләп куйды...

 

Дәвамы бар.

 

"КУ" 1, 2020

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: