Логотип Казан Утлары
Публицистика

Биектәге козгын (ахыры)

Әсәрне укыганда да, синдә, укучым, сораулар тумый калмагандыр. Нишләп кошлар хакында яза бу? Каләмгә беткәнмени аяклы геройлар, кызык хәлләр?

(Әсәрне башыннан МОНДА басып укыгыз)

Черри илһамчы

Черринең бүреләр тавындагы наратлыктан бөтенләйгә китүенә тәмам инангач, буш ояга Шәүлән малайларының берсе Чәһәр кереп урнашты. Ул тиз ара үзләренә иш нәселдән парлашырдай кыз тапты. Һәм биредә инде хәзер бөтенләй башка тормыш кайный. Һәрбер тишек-тошыкта бик-йозак. Чит-ят томшык тыга алмас... Туктаусыз ашап-эчү, гөр-гөр килешү монда. Аяз көнне дә йокы симертү... Кәсепкә чыкканда, Шәүләннекеләр күпкән корсакларын көчкә күтәреп, канат җилпиләр. Кая ул Черри сыман югарыга күтәрелү, зәңгәр чиксезлек белән хозурлану...

Бу сүзләрдән соң, укучым, тәгаен уйлап куйгансыңдыр син: бу каләм Черрины ни өчен шулай үз итте икән дип. Былбыл, сандугач, аккош яки шәүлегән булса бер хәл, түбәндәме ул, югарыдамы – козгынның кем икәнен беләбез ләбаса!

Әсәрне укыганда да, синдә, укучым, сораулар тумый калмагандыр. Нишләп кошлар хакында яза бу? Каләмгә беткәнмени аяклы геройлар, кызык хәлләр? Яшермим, канатлы ят дөнья турында үзем дә бик икеләнеп, чын-чынлап шөбһәләнеп язарга утырдым. Кирәкме соң бу? Каләмгә әмер бирү авыр, кәгазьдә ул барыбер үзенекен тукый бит.

Мөгаен, биектә ымсынулар, талпынулар белән кагынган башбирмәс, үзсүзле козгын кайбер яклары белән үземне, яшьлегемне хәтерләткәндер.

Җирдә дә абынганны тәпәләп, аркасына мөһер чәпәүче асыл кумирлар аз түгел бит. Тагарак кына ярылмасын!

Аннары Черрине үз итүемдә бик ачык сәбәп тә бар... Карга кызы Карасылуны терелткән кебек, ул бит миңа да чирдән араланырга, савыгырга ярдәм итте.

Сәламәтлек какшый башлагач, башкаладан Тарабирде дигән авылга күчеп кайткан мин, болын буйлап район дәваханәсенә юл тоттым. Машина ялласаң, 9-10 чакрымлап юл урарга кирәк. Хәрәкәттә-бәрәкәт, диләр бит, җәяү атларга булдым. Көн аяз булса да, үтә суык. Керәшен салкыны, авыру бит бу дип тормый, тынны куыра, битне, борынны чеметә.

– Чер-р... че-р-р...

Ак юрган ябынган җирне күзлим, мөгаен берәр өннән киләдер мондый бәллүр черелдәү...

Че-р-р...че-р-р...

Өскә күтәрелеп карасам, әстәгъфирулла, баш очымда ифрат зур канатлы кош эленеп тора. Балачакта аны кагау дип тә, тилгән яисә козгын дип тә атый идек. Күрешмәгәнгә бишбылтыр:

- Исәнме? Зәһәр кыштан да курыкмыйсың. Өшисеңдер бит? Каракош, мин эндәшкәч, түбәнәя төште

Борчылма, суык миңа тими. Тәнемдә маем бар. Ул өшетми, чирләтми.

- Алайса маеңны миңа да сөрт әле, козгын. Өшүдән, чирдән имлә мине!

- Син чирлисеңмени? Ешрак чык болынга, имләрмен

Чыгармын, козгын, чыгармын! Миңа терелергә кирәк!.. Сине «Черри» дип чакырырга буламы? «Че-р-р... че-р-р» дип аваз саласың бит.

- Черри – матур исем! Килешәм.

Без козгын белән шулай таныштык һәм еш кына очраша торган булып киттек. Минем чир бик авыр һәм дәвамлы булды. Югары кан басымы безнең заманда иң таралган нәрсә инде ул. Минеке исә 250-260ка җитте. Йөрәкнең кагышын басар әмәл юк. Бернәрсә дә килешми, дару дигәнең дә вакытлыча  гына тынычландыра да кабат шул халәткә кайтамын. Йөрәк юкка гына сикерми, эчтә җитди сырхау бар...

...Операциядән соң яшь хирург Салават яшермичә әйтте:

- Котны алдыгыз бит, кан басымыгыз 300гә күтәрелде. Нык икәнсез.

- Минем илһамчым күңел кошым бар бит, Салават энекәш, – дим.

- Кем ул?

- Козгын... Исеме – Черри!

Әлегә чаклы үтә җитдиләнеп, миннән җавап көткән табиб шаркылдап көлеп җибәрә:

- Абзый, сез чын юморист икәнсез!

...Мин таякка таянган хәлдә дә сахрага чыгып йөрергә булдым. Әйдә, атым, дустыма илт, димен.

Черри канат җәеп, йә күктә җәйрәп торган була, йә ялт-йолт канатларын кагып, кайдандыр килеп чыга:

- Ни хәл, тереләсеңме? Ыргыт таягыңны... Менә ничек җилпен! – дип баш очымда бөтерелә башлый. Җил чыга калса, аның кинәнүенә чик-чама юк. Җилнең канатына утырып яисә аңа каршы төшеп, ниләр генә кыланмый. Максим Горькийның давыл кошы бер якта торсын.

Аның чәме миңа да күчә кебек, буын языла, сулышлар иркенәя... Черри миңа тере сәләхиятле җирнең иркен сулышын, шифасын, имнәрен тапшыра бугай, мин акрынлап терелә башладым. Шул чак каләмдә кошлар турында язу теләге дә уянды. Янәшәңдә канатлы кан кардәшләр барлыгын тоеп, аралашып яшәү күңелне сафландыра, савыктыра, яшәү дәрте, илһам бирә икән бит.

Мин әсәремдә Черрины җуйдым, әмма көнемдә Тарабирде болынында  бу күркәм кош белән һәрчак очрашам. Көчле канатлар бар булмышы белән җәелгәннәр, гәүдә мәгърур, ә күңелендә җыр тибрәнә булыр каракошның. Ничек әле?

Астан өскә менәмен,

Киңлекләрне гизәмен.

Якты кояш түбәмдә,

Туган җирем түбәндә.

Уң канатым сау булсын,

Сул канатым сау булсын,

Имин торсын күккәем

Аллы-гөлле җиркәем!

Шулаймы? Туган җиреңне зурлап, күңелләрне нурлап, җырлап яшә, Черри!

 

 

"КУ" 01, 2020

Фото: pixabay

Теги: эссе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев