Рифә Рахман автор яңалыклары
-
25 ноября 2021 - 13:00
Татар кызы (романның дәвамы)
Поезд Свердлауга таң алдыннан китереп җиткерде. Перронда салкынча иде. Вокзалга уздылар. Саклау камерасы эшли икән. Акчаларын Рәгыйдәнең кечкенә сумкасына салдылар да, әйберләрен шунда тапшыргач, кассага бастылар. Билет монда да юк икән. Инде нишләргә белмичә торганда... -
12 ноября 2021 - 13:00
Татар кызы (романның дәвамы)
Рәгыйдә алдан болай моңсу булыр дип уйламаган да иде, китә башлагач, күңел үзгәрә икән. Үзен гашыйк иткән, яраткан Буранбай хакына бик күп нәрсәләрне монда да калдырганлыгын аңлады ул. Йөрәге өченче кисәккә бүленгән кебек булды. Аның бер өлеше әнисе белән хушлашканда, әтисе утырткан пар наратлар янында өзелгән иде инде. -
10 ноября 2021 - 13:00
Татар кызы (дәвамы)
– Йөрмә инде янымда, Буранбай, – диде Рәгыйдә бервакыт, кертмәс өчен ишек тоткасын тотып торган егеткә ялынып. – Ничек каршы торсаң да, барыбер үземнеке итәм! – Әле миңа гаилә корырга иртәрәк. – Шушы яшьтәме? – Әнине карыйсы бар. Галинур энемнең улын үстерәсе, укытасы... Үз борчу-мәшәкатьләремне кеше сыртына салырга яратмыйм. -
4 ноября 2021 - 09:00
Татар кызы (романның дәвамы)
Татар хатыннарының мондые да була икән хәзер. Яхшы ата-анадан да баланың ниндие тумый икән. Ник соң нәкъ шундые аның Галинурына туры килгән?! Зәмниха бик аптырады, бик аптырады. Картлык көнемдә ничек кеше итәрмен аның баласын ялгызым, дип тә кайгырды. -
27 октября 2021 - 13:00
Татар кызы (дәвамы)
Акчаның бәясе калмаган бер вакытта әнисенең шуның кадәр әйберне сатарга җыенганын алай да аңлый алмады Рәгыйдә, шуңа күрә: – Галинур белән нигә сатканыңа аптырадык, – диде. – Соң... Атагыз булмагач, безгә әйбер нәрсәгә? Рәгыйдә телсез калды. Алар исән бит әле! -
15 октября 2021 - 13:00
Татар кызы (дәвамы)
Зәмниха соңгы вакытларда урамга чыктымы, беренче эше итеп, почта тартмасын карауны гадәткә алды. – Көн дә хат киләмени? – ди Галим. – Улыңны гел уйлап торып, бимазалама инде күңелеңне. Килмәгәнен дә белә, җаны түзми. Алгач, укырга чыдамый. Начар хәбәрләрдән хәлсезләнә хәзер ул. -
12 октября 2021 - 13:00
Татар кызы (дәвамы)
Башка бер чакта кунакка барганда, кошлар сайравына сокланып, юл буендагы чокырлардан сулар эчә-эчә, җиләкләр капкалый-капкалый, агачлар белән сөйләшә-сөйләшә барган булыр иде Зәмниха. Аның йөрәге бүген әнисенә җитәрлек хөрмәт күрсәтә алмавы өчен сыкрады. Юл аңа артык озын тоелды. Тизрәк барып җитәсе килде. -
8 октября 2021 - 13:00
Татар кызы (дәвамы)
Шундый уңай хәбәрләр белән сөенешеп яши генә башлаганнар иде, хәлләр кирегә үзгәреп китмәсенме? Тагын бер төн уртасында, апасы кебек агарынып, хәлдән таеп, Галинур кайтып төште. Эшкә алынганда, аңа әле ундүрт кенә иде. Озак та узмады югыйсә, шул арада йончыган, олыгайган бер кыяфәт кергән. -
7 октября 2021 - 13:00
Татар кызы (дәвамы)
...Җәй тиз җитте. Эссе һәм матур килде. Инде сугыш башланмас та кебек иде, көтмәгәндә колхоз радиосы, бөтен урамга ишетелерлек авыр хәбәр җиткерде. Әле кайчан гына сугышка китеп, батырлык казанырга хыялланган, чакыру тотып кайткач, Әхмәтгалине моңсулык басты. -
5 октября 2021 - 09:00
Татар кызы (дәвамы)
Диндарлыгыннан ырым-шырымнарга артык игътибар бирмәгән Зәмниха, сөннәт дигәндә, әллә нәрсә эшләде. Бабасыннан, йөзенче баланы сөннәткә утыртырга ярамый, үлә, дип ишеткәне бар иде, акылы белән шул сүзне кире какса да, күңеле тыңламады, ниндидер зур бер көч аннан сөннәт пәкесен еракка – келәттәге кием-салым салынган сандыкның инде кесәсенә түгел, төбенә үк яшертте. -
4 октября 2021 - 09:00
Татар кызы (дәвамы)
Зәмниханың япь-яшь килеш яңа төшкән йортында солдат хатыны булып яшәп калачагы уена да кереп чыкмаган иде: ире сугышка башыннан ук эләкте. -
1 октября 2021 - 09:00
Татар кызы (дәвамы)
Каенатасын, баласын, үз әтисен югалту хәсрәтеннән дә айнып бетмәгән иде әле Зәмниха. Ходай аның теләкләрен әллә ишетмәде, әллә алдан ук язган язмышын үзгәртергә теләмәде: Әхмәтгалим, ике бала атасы булса да, Зур сугыштан91 кала алмады. -
20 сентября 2021 - 09:00
Татар кызы (дәвамы)
Зәмниха Әхмәтгалимен бер күрүдә яратуы турында еш уйлый иде. Начар булыр, сарандыр, каты күңелледер, дигән шик башына кереп тә чыкмады, шуңа күрә ялындырып тормады, сорап килгән көнне үк әти-әнисен аптырашта калдырып, бирнә әйберләрен яңабаштан барларга, рәткә салырга, арттырырга тотынды. -
19 сентября 2021 - 09:00
Татар кызы (дәвамы)
Гарәфетдиннән дә, күрше авыл хатыны Бибимәрфугадан да, үз кызларыннан да булачак кияве Әхмәтгалимнәрнең тормышы мул дип ишетсә дә, әле ярәшү көннәрендә болай уктыр дип уйламаган иде Нихан. -
18 сентября 2021 - 09:00
Татар кызы (дәвамы)
Зәмниха белән Әхмәтгалим туй өчен махсус ясатылган тимерхут арбага84 утырып, авылны бер кат әйләнделәр дә, менә без кемнәр дигән кебек шәп кенә йөгертеп, басу капкасыннан Өскебаш ягына юл алдылар.