Татар кызы (дәвамы)

(Башыннан укыгыз)

2

Әле кайчан гына тормышы бик нык булган Әхмәтгалимнең тора-бара хәлләре начарая башлады, маллары кимеде, үзе сызганнан-сызды. Бер гаепсезгә ире төрмәгә утыртылган Ямьбикәне дә, туган-тумачасын да терәшәсе бар иде аның. Оныклары – гел алар өендә, бары – бергә, югы – уртак, әле дә ярый башка балалары ярдәменә мохтаҗ түгел, инде үзе аларга таяна иде. Әхмәтгалим бервакытта да улларыннан, кызларыннан зарланырлык як тапмады. Һәркайсы бик тырыш булып, кул арасына тиз кереп китте. Сәвит чорында балаларны укыту бигрәк тә кирәк дип саный иде ул, җидене бетерүгә, Әхмәтгалиен Лубян техникумына җибәрде. Артыннан «яхшы укый»дан башка сүз килмәде. Сабакташларыннан аерылып торуына аеруча Зәмниха сөенде. Татарда, баланың яхшысы – атадан, начары – анадан, дигән сүз булганга, өйдән беренчесе чыгып киткәндә, иренең, тәрбияң җитмәде, дип әйтүеннән бик куркып калган иде – тынычланды.

Укып та бетерде, үз якларындагы урманнарның берсенә лесник булып та урнашты Әхмәтгали. Җиләк җыярга, үлән ташырга җай килүенә шатланды соң Зәмниха. Әхмәтгалимнең башында сөенечле уй янында борчулысы да күп иде. Утызынчы елларның ачлыгына, кыерсытылуларга түзә алмаган туганнары бер көнне, алар турысында җыелып, тегесен – сулга, монысын уңга сала торгач, Балхашкамы, шуның тирәсенәме китәргә, дигән карарга килделәр. Андагы тормышны белешеп кайту өчен берәүне, акча җыеп, шул якка җибәрделәр.

Озак та үтмәде, агай-эне тагын киңәшкә тупланды. Балхаштан бер дә яхшы хәбәрләр белән кайтмаган иде Мөхәммәтша.

– Кояшының эссесенә чыдар хәл юк, җире – тозлык, ашы беткән, ашаганнары – балык, – диде.

– Бер дә безнең ризык түгел икән, – диештеләр калганнар.

– Сугышта да, урыс тамагын гына кайгырткандай, лычкылдаган кәбестә ашы белән интектерделәр, туярлык ипи дә бирмәделәр, башка юньле ашны әйткән дә юк.

Татарның яхшы тормышлысы калҗалы иткә, бодай-арыш икмәгенә күнеккән. Заһирныкылар арасында, байларча тормасалар да, сугыш елларында да ачлыкка чын-чынлап тилмергән кеше булмады. Уйлаша торгач, Балхашка бармаска, башка җиргә китәргә дип хәл иттеләр. Үз начарыңнан тагын да яманракка качарсыңмыни, кебегрәк фикер йөрттеләр. Соңгы җыенга алар токымыннан сөйләшергә килүче төп йорт хуҗаларының саны гына да ике дистәдән арткан иде. Балалар-оныклар, киленнәр дә калмаган булып чыкты. Түбән урам Сабантуй урынына әверелде, умарта күчедәй гөжләде.

Иң элек якындагы пуҗымнардан Сәлимҗан абзыйлары, энесе Әхмәткәримнәр кузгалды. Кешеләр күпләп китәсе булгач, каралтыларга бәяләр төште. Сәлимҗаннар яңадан, шәптән төзедек, дип тормый, йортын юк-бар бәягә булса да сатарга риза иде. Йә, үзебез урнашырбыз, йә әйләнеп кайтырсыз әле дип, бер туганнары аңа ашыкмаска кушты. Кешеләр сорап килсә дә, килешкән буенча, өен озак кына бирмичә торды Әхмәтгалим. Инде ул да сатылды, яңа хуҗа табылмаганнарны ятлар урнашудан саклау Зәмниха өстенә төште. Үзенең Ямьбикәсе, әнә, бушка гына кеше өендә яшәп китәргә кыенсынды, яңасын салганчы торып торырга ярар дип, Бурят-Монголиягә китүче берәүнең кечкенә, какшау гына йортын сатып алды да зур көч түгеп рәтләде.

– Авыл бер бетә башласа, тәмам бетә икән, – дип сөйләнгәләп йөри башлады Әхмәтгалим. Яшь чагында ул еракларга китәргә, дөнья күрергә хыяллана иде. Хәзер менә аңа үз иле, үз авылы якын. Якын дип... көннән-көн кысыла авыл кешесе. Җир яратканы да китәргә мәҗбүр аның. Зәмниха белән алар да китәр микәнни?.. – Патшаныкы да яхшы ук булмагандыр. Анысында хет эшләгән кешенең, тырышның тамагы тук иде. Монысы ризыкның авызыңа керергә торганын да тартып ала, – ди иде Әхмәтгалим, хатынына эчен бушатып. – Менә мин колхозда яшелчә үстерүне башлап җибәрдем. Инде Алгайга кадәр – Аю елгасынача – кыяр, кәбестә түтәлләре тезелешкән. Ничек калдырып китәсең?

Элек тегермәнгә дә, елгага да Аюлар килә иде, дип сөйли иде әтисе. Шунда тирәкләр артына качып, кайчак кешеләрне күзәтәләр, имеш. Тегермәннән агып төшкән суда юынганнарын күрүчеләр дә булган. Бигрәк тә балалары коенырга, куышырга ярата икән, тик чумарга гына куркалар, ди.

Сугыш елларында аюлар кабат бераз булса да, үрчеде микән?.. Тегермәнгә килгәннәре дә, урман юлларына чыкканнары да күренми. Әллә беттеләр, әллә киттеләр... Әллә сәвитнекеләр юкка чыгарды. Гаиләсен алар хәленә калдырасы килми Әхмәтгалимнең. Булышчым булыр дип, Ямьбикәсен яшелчә үстерү эшенә билгеләтте ул. Балаларын бикләп калдырып, иртәнге өчкә үк төшеп җитә кызы. Суны инештән алып, кояш чыкканчыга кадәр сибәргә кирәк. Аннан чүп утау, туфрак йомшарту башлана. Яхшы карагач, нәрсә утыртсалар да, мул була, иртә өлгерә, колхозчыларга өеп-өеп китерәләр.

Авыл кешесен яшелчәчелеккә күнектерәсе килә Әхмәтгалимнең. Монда калырлык түгел, без барыбыз китәбез, алмагачлар утыртсак – җитә, әйләнеп кайтуыбызны үсеп көтеп торырлар, колхоз барыбер кирәгеннән дә артыгын тарата бит, диләр. Ипи юк заманда яшелчәнең артыгы буламыни?! 

– Алмагачлар үсеп көтәр, диләр икән, кайтырга китүләре алайса. Зимагурлыкка киткән шикелле, – ди Зәмниха. Шулай гына булса икән ул. Түбән урам тулысынча диярлек китте. Авыл белән озатып, елашып калдылар. Сигез хуҗалык иде анда. Тар-тар җирләрдә яшәгән, нигез пуҗымны бүлә-бүлә таралган туганнарныкы иде алар. Берсеннән берсе аерылып чыга торгач, ян бакча бәрәңгеләре үзләренә җитсә дә, кышын малга иркенләп бирерлек булмый башлады.

Колхоз синең күз алдыннан юкка чыгуыңны гына көтеп тора икән. Кеше китә, йорты кала, дип сөенгән кебек иде кайберәүләр. Туганнарының каядыр барып урнашу хәбәре килү белән, утыз тугызынчы елны ук, җитәкчеләр берсенең хуҗалыгын тимерчелек итте, икенчесеннән җәен тавык асрау йорты ясады. Өченчесен тегесен-монысын чәчәргә, үсентеләрне зуррак савытларда төпләтергә дип, Әхмәтгалимгә бирделәр. Зәмниха, үзенә бик ышанып, авыл советына да төште, колхоз рәисенә дә сүз катып карады:

– Алар кайтасыларын әйтеп, сакларга кушып киттеләр бит миңа, – диде.

– Колхоз җирендәге бар милек – колхозныкы, үзләренеке булса, күтәреп алып китәрләр иде, – дип кырт кына кисте Әмирхан. Кайтышларына калырмы, дип уйлады Әхмәтгалим, үзе эшләгән йортны бик тәртиптә тотарга тырышса да. Анда һәрвакыт дымлы, тавыклар торганында мүкләре йолкынып беткән инде. Тавыкларга бирелгән каралтыдагы келәтләргә көрпә оны, әрбә кертеп тутырдылар. Тегермәндә коелган кабыктан – кибәктән иләгәндә калган бар нәрсә шунда иде хәзер. Әрбәсенең бер өлешен кош-корт асраучыларга хезмәт көне хисабыннан бүлеп бирәселәр, ди. Бала-чага җәй буе машинадан чистартканнан соң калган ашлыкны җыярга йөрде. Алары да – келәтләрдә. Калдык-постык бөртекләрне соңыннан йортында тавык тотканнарга бүлмәкчеләр. – Элек көрпәне малга да алмый идек, хәзер менә ике кат тарттырып, ипигә кушабыз. Шуңа да сөенә халык, – дип гаҗәпләнде Әхмәтгалим дөньяларның шулкадәр артка китешенә. Тормышның начараюыннан битәр, Әхмәтгалим күңеленә гомер бакый бергәләп яшәгән авылда агай-энесез калу авыр килде. Ян туганнары да каралтыларын Зәлиха аркылы кодалашасы берәүләргә – Өшен ягы кешеләренә – юнь генә бәягә җибәрде. Әлегә Әхмәткәримнәрнеке тора иде. Әхмәтгалим үзе йорт-җирен сатарга дип, берәү белән килешсә дә, уйлана торгач, күз-күрмәгән кай якка да чыгып китмәскә булды.

– Инде без нишлибез соң? – дип сораган карчыгына:

– Үзеңнән качып буламыни? – диде. – Балалар урнашып бетмәгән. Әле анда нәрсә көткәне билгесез. Бар җирдә шул сәвит власте.

Өйне сөйләшкән кешенең Әхмәтгалимнең йортын сатмаска булганлыгын белгәч, хәтере калды. Шәплегенә, бүрәнәләренең ныклыгына кызыгып кайткан, өйдәгеләрен сөендергән иде ул. Әхмәтгалим өзелеп ялынуына түзмәде, келәт-мазарын, мунчасын яшәп торырга дип калдырды, башкасын, сүтеп, шул кешегә биреп җибәрде. Әхмәтгалиенең өйгә урман5 юнәтәсенә бик ышанган иде. Җитәрлек материал кайтарып җиткерергә дә өлгермәде улы, сугыш та башланды. 

– Борчылма, башкасына үзем тырышырмын, – диде ата кеше. – Менә хатының Сәрвәр нишләр?

– Бер дә мине көтәргә охшамаган... – диде Әхмәтгали. Ире китү белән, Сәрвәр килен анасы янына Аксыбыга элдертте. Каенанага-каенатага хезмәт итүдән курыкмады, сугышның башында ук алынгач, Әхмәтгалием үлеп калыр да, тол яшәрмен, яшь арткан булыр, чыгарга кеше тапмам, дип уйлады бугай ул. Әле авылда ир-атлар бар иде... Әхмәтгалим үзләре белән бер көн дә тормаган, улыннан бала күтәреп калмаган Сәрвәрнең бу эшен гаепләмәде. Улыннан шул чакта уңайсызланып булса да:

– Сарафаз кайда? – дип тә сораган иде ул.

– Анысы, әтәй, яраттык та оныттык, дигән шикелле бер нәрсә генә булды аның. Урман эченә кызык эзләп килгәннәрне дә хатынга санасаң. Йөргән кешесе бар иде. Шуңа чыгып тора.

Бервакыт Сибгатулла абзыйсының алты хатынга өйләнүен гаепләп сөйләшкәннәрен тыңлап торгач, Әхмәтгали:

– Мин әле аннан да уздырам, – дигән иде. Шулай булып чыкмагае.

– Әстәгъфирулла! – диде аның сүзеннән бөтенләй куркып калган Зәмниха. – Авызыңнан җил алсын! Менә безнең кебек чөкердәшеп, бер-береңнең кадерен белеп яшәүләргә ни җитә?!

– Хәзер дөнья үзгәрде: кызлар башка, мин дә башка. Бар нәрсәгә ирек.

– Хәзер дә, элек тә кеше кеше инде ул. Яратып өйләнешкәннәрнең иртәгесен үк аерылганы да, димләп кушылганнарның гомер буе яшәгәне дә бар. Ирек ул кешенең җанында, канында.

– Булмаганы үз коллыгына да ризамы?

– Хатын-кыз да – безнең кебек үк кавемнән, тик аларны инсаф, гыйффәт бизи, иргә хезмәт дәрәҗәсен күтәрә, – дип, сүзгә кушылды Әхмәтгалим.

– Илгә хезмәт белән иргә хезмәт – бер үк нәрсә түгел, әтәй. Кайберәүләр, әйтик, миргә хезмәт итә. Һәркем бәхеткә юлны үзе сайлый.

– Булмаган сүзне сөйләп утырма! – диде аңа Зәмниха, тавышын күтәребрәк. – Атаңнан оялмыйча. Ирләр үзен ничек тотса, хатын-кыз шундый була. Кабартсаң-иркәләсәң, мендәрдәй йомшак, каезласаң, таласаң, үзе дә пычкыга әйләнә. Бозыклык юлына тартып кертсәң, бозыладыр да. Шаяртканга салынып, үз киресен тукыды Әхмәтгали:

– Миңа ниндие дә ярый. Кызларның бөтенесен дә яратам. Сибгатулла абый кебек...

– Ул менә барыбер Хәнифәсенә, сабыр холыклысына, эшкә булганына, үзен гафу иткәненә, ата-анасын бакканына кайтып егылды.

– Мин әле аның яшенә җитмәгән, – дип көлде Әхмәтгали. Аның болай әрсез сөйләшүе берсенә дә ошамады. Әтисе:

– Әйдә, буш сүзне шушында бетерик! – диде дә урыннан торды. – Шунысын истә тот: кеше кызлары белән нидер эшләгәнче, башта үз сеңел-апаларыңны уйла.

Әхмәтгали дә, Сибгатулла да күргән берсе кызыгырлык ир-ат иде. Буйлы, булган, акчалы. Андыйларга яшь, әле берни аңламаган кызлар, башкалар белән тормышын көйли алмаган хатыннар ябышырга гына тора. Аңа ошыйммы-юкмы дип уйламыйлар, алдын-артын белештермиләр.

Бер күрде дә шунда ук гашыйк булып өйләнде Зәмнихага Әхмәтгалим. Бер белән торды – аңа ышанычы ныклы иде. Дөнья үзен кай якка тәгәрәтсә дә, хатынының артыннан йөгерәсен белә иде ул. Шахтага барган саен, яңа хатын белән яшәп кайткан Сибгатулланың ахыр чиктә, барыбер аны гына яратам, дип, Хәнифәсенә кайтып егылганын аңлый алмады. Ә бит берни булмаган кебек шул хәлләрне онытып, менә дигән яшәп яталар... – Ятмаска, – ди күрше Әмирхан. – Хәнифә, Сибгатулла киткәч, үзе дә бер дә кимен куймады.

Әмирхан белми әйтмәс. Кем-кем, ул белми әйтмәс... Улына Хәнифәне, ирен гафу итүен аңламаса да, авыз суларын корытып мактап утырган булды... Әхмәтгалим тормышның Әмирхан белгән якларыннан бөтенләй хәбәрсез икән. Әхмәтгалиен әйтерлекме: эшне башлаганчы ахырын уйламаучан Сибгатулла артыннан кумакчы булып кылана. Башка нәрсәгә акылы алдан йөри торган ир-ат үзе. Шаярып утырганың шар ярып килсә!..

Әхмәтгали, сугыш якынлашканын сизеп, мобилизация игълан ителүгә үк китәчәген әйтергә дип авылга кайткан иде. Бөтенләй башка нәрсәләрне сөйләшергә. Шаяртуым гел урынсыз булды дип кыенсынды. Урамга чыкты. Яшьлегендә әтисе утырткан наратларга карап тора башлады. Зурайганнар. Алар да кешеләр кебек гел үзгәрештә. Бер төстә генә тора дисәләр дә, язларын яшәреп-яшелләнебрәк китәләр. Ел арты ел күркә чыгаралар, коялар, күзгә күренеп үсәләр, күккә, кояшка үрлиләр. Үсүдән барыбер туктарлар, аста йөзгән болытларга да җитмәсләр, картаерлар... Кеше алар гомерен дә яшәми...

Наратларның өске якта киңәеп киткән ботакларында ник бер оя булсын! Наратка авыл эчендә кош ояламый, әллә кунмый да микән ул? Шулай булса яхшы. Ябалдашлары инде утыргычка түбә сыман. Хәзер яннарына барсаң, чәер исенә чыдарлык түгелдер.

Бала чагында әтисеннән, наратка нинди кошлар оя кора, дип сораган да кебек ул. Наратны тиеннәр ярата, кошлар башка агачлар булмаганда гына оялый, анда да күбрәк каргалар, чәүкәләр, саесканнар, дигәне исендә калган. Кошлар үз итсен өчен, наратның биеклеге дә, астында җим таптырырлык үлән, яшь үсентеләр дә кирәк, имеш. Күркәләрендә орлыклар булгач, ул да җим бит инде. Әллә башка кеше сөйләде микән? Хәтерендә, бертөслерәк, тавышлы, мин яратмый торган кошлар икән, дип уйлаган шикелле тора.

Наратлыкта, чыршылыкта яшәгән кошларны күп күрде Әхмәтгали урманда эшли башлагач. Куе ылыслы урманнарда апрельдән август башларына кадәр җыры, тавышы тынмый аларның. Җәйнең төрле вакытында бала чыгаручылары бар дигән сүз бу. Баласын кышларын күркә орлыгы белән туендырган чукырларга әнә нарат, чыршы арасында көн итүдән дә яхшысы юк.

Кичләрен урманны тикшереп йөргәндә тукталып, хушисле, күкрәкне ача торган һава сулап, әйләнә-тирәне күзәтүдән тәм таба торган урыннары бар Әхмәтгалинең. Бигрәк тә чукырлар үз иткән чыршылыкларны, шулар тирәсендәге аланлыкларны ярата ул. «Кеп-кеп-кеп» дип кычкырып, төркемнәре белән дулкын ясап очкан әлеге кошларның тизлегенә, хәрәкәтчәнлегенә таң кала ул.

Оя корган, гаилә төзегән кошлар кешеләргә бик тарта икән. Ата чукыр чыршының иң биеккә үрләгән ботагына утыра да сызгырырга-көйләргә, башка сәер тавышлар чыгарырга тотына. Артына ут капкан кебек йөгерә, бөтерелә, ана кошның игътибарын яуларга тырыша. Күзе төшкән кызның тәрәзә төбенә килеп сызгырынган, өйләре турыннан җырлап үткән, сөйгәненең чыкканын көтеп, якын-тирәдә әйләнеп йөргән авыл егетләренә охшата аны Әхмәтгали, әмма үзенә түгел. Аңа кызларны каратырга тырышырга кирәкми, ягымлырак итеп бер сүз катуы да җитә.

Әхмәтгали кечкенә вакытыннан дустына әйләнгән наратлар янына барып утырды. Әтисе ясап куйган эскәмия һаман да нык иде. Чирек гасырдан артык ничек чыдаган ул?! Сынмаган, черемәгән. Юка иске такталардан гына ясалмаган шул. Гомерлеккә җитсен, оныкларыбызга ук калсын дип эшләнгән. Сугыштан исән кайтмаса, аннан менә беркем дә, хәтта берни дә калмый. Ничек тә исән кайтырга кирәк. Кайтуга ук, утыргычның яңасын, үзенекен ясарга!

– Батырлык күрсәтергә хыялланып, эштән күңелең суына башлаган синең, малай, – дип, канәгатьсезрәк кыяфәттә әйтеп куйган иде әтисе бер көнне, Әхмәтгали:

– Вәт, шәп булды фин сугышына киткәннәргә, нинди батырлыклар күрсәтеп өлгерделәр, зерә мине җибәрмәделәр, – диде. – Иртән чәйгә утырган саен шул сүз.

– Иртәнге чәйне туктатыйммы, сүзнеме? – дип шаяртуга борып маташты Әхмәтгали, гадәтенчә.

– Әтиең белән кеше шикелле сөйләш! – диде әнисе. – Холкымны беләсең. Аңа сүз әйттереп тормам.

– Кан коелган җирдә күбрәк башсызлар батыр була, синнән нидер килеп чыкмый калмас, уйламыйча, утка-суга керергә генә торасың, – диде атасы.

– Хезмәттә тырышлар алдынгылыкны бирми. Хезмәт батыры да була алыр идең, нигәдер сугышка атлыгасың. – Әнисенең йөрәге янып озатып каласын белмәгәнгә, – диде Зәмниха.

Әхмәтгалинең әледән-әле:

– Немецның безгә бәреп керәсенә шигем юк, Алла кушса, беренче көнне үк үзем барып язылам! – дигән сүзләре, иртәгә сугышка чыгып китәсе булмаса да, бу өйдә әкренләп, сугыш көтү рухын арттырды. Зәмниха моны күреп тора, шуңа күрә малаеның алай сөйләшеп утыруын өнәп бетерми иде.

– Әниең турында уйла, – диде Әхмәтгалим дә бервакыт, ул тагын сугыш башланачагы турында сүзгә керешкәч. – Немецларның бер бәреп керәсен мин аңламый дисең мәллә?!

Әхмәтгали тын калды. Әнисенә карады. Йөзеннән үзе белмәгән нәрсәләрнедер чиксез борчылып, хәвефләнеп диярлек көткәнлеге күренеп тора. Аны кызганудан йөрәгенә авыр булып китте.

– Бала-чага уенымыни ул? – дип дәвам итте Әхмәтгалим. – Агач мылтык күтәреп, тавык куып йөргән малайга охшый башладың. Сугышма, үзеңне батыр тотма, димим. Әле син берни күрмәгән. Баргач сөйләрсең бу сүзләреңне! Инде ниндидер борчырлык хәлләр килеп чыкса, әниеңне утка салып, алар турында хатка язма. Йөрәген яраламаслык сүзләр тап.

– Ярар, әтәй. Гафу ит. Алдан ук борчылма әле, әнәй, син дә. Әхмәтгали, чәен эчеп бетереп, догасын кылгач, рәхмәтен әйтеп кузгалды.

Ул җиңелчә генә киенеп, тагын урамга чыкты. Матур бер көн иде. Түбән як буйлап апрель гөрләвеге ага. Язның көчле җылы яңгырыннан соң эрер-эремәс яткан карлар кояшка шактый биреште, юкка ук чыга башлады, челтерәп кенә яткан сулар киңәеп, әле кайчан гына галош белән узып булмаслык гөрләвеккә әверелде. Ямьбикә апасы кызларын аларга төшереп җибәргән икән. Икесе дә – капка төбендәге утыргычта. Әниләренең эше күптер, аяк астында буталмасыннар, дигәндер. Китеп баргач, апаларына ярдәм итеп тә булмаячак.

Әхмәтгали, кызларны кысрыклап, урталарына кереп утырды. – Менә урын да табылды.

– Безне кыстың бит! – диде Газизәбану.

– Миңа хәзер нишләсәм дә килешә, – дип көлде абыйлары. – Яннарым, җәй көне сугышка китәм бит!

– Орден алып кайт! – диде Газизәбану.

– Немецлар да кызганыч, аны кеше үтерсәң генә бирәләр! – диде Миңлебану.

– Сез менә батырмы соң? – дип сорады абыйлары.

Иң элек Миңлебану сикереп торды:

– Мин – юк!

– Батыр! – диде, авызын ерып, кечерәге Газизәбану.

– Алайса кайсыгызның батыррак икәнен тикшерәбез: кем дә кем менә шушы гөрләвеккә кереп ята? Газизәбану сикереп торды да өр-яңа кышкы сукно пәлтәсе белән Түбән урам буена агып яткан гөрләвеккә кереп тә ятты.

– Мин батыр түгел, – диде бичара Миңлебану. – Пәлтәне чылатсаң, әшәкеләнә, әнигә эш була.

– Алайса барыгыз, ул күргәнче, әбиегезгә кереп киптерегез. Пәлтәсеннән шыбырдап су агып торган Газизәбануны күргәч, Зәмниха аңлады: бу шул Әхмәтгалинең генә эше. Иртәгә сугышка китәргә хыялланган ир-ат инде, һаман да бала-чага котыртуын, шаяртуын куймый. Кыз туңар, салкын тидерер, дип бик курыкканнар иде, чәйли-чәйли кичне көтә торгач, тимер мич янындагы аркалы урындыкка эленгән пәлтә кипте, тик, якаларының шәлперәйгәнен күреп, әниләре барыбер аңлады. Түзмәде, әнисе йортына төшеп, Әхмәтгалинең кирәген бирде:

– Балаларым чирләсен дип, шулай эшлисең мәллә? Үзең дә гел яланөс йөрисең. Салкын тияр, үпкәм кабарыр дип тә курыкмыйсың.

– Миңа тияр зәхмәт юк ул, апа! Кызларыңны алай да башка котыртмам.

...Җәй тиз җитте. Эссе һәм матур килде. Инде сугыш башланмас та кебек иде, көтмәгәндә колхоз радиосы, бөтен урамга ишетелерлек авыр хәбәр җиткерде.

Әле кайчан гына сугышка китеп, батырлык казанырга хыялланган, чакыру тотып кайткач, Әхмәтгалине моңсулык басты. Аны әтиләренең вак балалар белән ялгыз калуы, апасының бер ярдәмчесез икәнлеге тынычсызлый иде. Газизәбану белән Миңлебану кирәк чагында әле дә ярый бабаларына килеп сыена, алар өендә ризык таба. Бүген иртә таңнан Әхмәтгалине күреп калырга төшкәннәр үзләре. Бөтен кызык аның янында кебек инде аларга.

Сугышның беренче көненнән мин барам дип язылган Әхмәтгалинең бүген шаяртырга җае юк. Эченнән һәркемне озатырга килгән сабыйларны бигрәк тә кызгана, әйтеп китәргә матур сүзләр тапмый азаплана иде ул. Ничек күңелләрен күрергә белмәгәндә, кесәсендәге кәнфитләре исенә төште. Шул чакта бөтенләй көтелмәгән хәл килеп чыкты: Зәмниха, балалар кулындагы абыйлары биргән кәнфитләрне алып, кире Әхмәтгалигә кайтарды. Шкафтагы савытта башкалары бар иде, шуларын кулларына тоттырды.

– Биреп калдырсаң, әйләнеп кайтмассың, алып китсәң, ризыгың тартып кайтарыр, – диде ул, ашъяулыкка төреп куелган икмәктән кибән башын кисеп алып, Әхмәтгалиенең куен кесәсенә тыкканда.

– Син нәрсә, әнәй, гомер бакый ырымга ышанмаганны.

– Ышанмыйм. Чыннан да шулай булса дип кенә куркыта. Әхмәтгали телемем урынындамы дигән кебек күкрәк турысын капшады:

– Исән-имин әйләнеп кайтырга булышсын, әнәй. Газизәбану белән Миңлебану абыйларының әйберен җыйнап, тынычландырып, аерым-аерым хушлашып йөргән чагына туры килгәннәренә үкенделәр. Тагын да иртәрәк төшәселәре калган икән. Кәнфит эләккәч, бу үкенеч онытылды – сәке кырына утырып, шуны суырырга тотындылар. Менә бераздан Әхмәтгалимнәр йорты каршысына җигүле ат килеп туктады. Солдатның башка иптәшләре – Гаффар да, Заһир да, Әхмәтгазиф та, үзләре белән күтүмкәләрен6 алып, арбага менеп кунаклаганнар иде.

– Хәерле юл, улым, исән-сау йөреп кайт, – диде аерылу сагышыннан йөрәге тагын авырта башлаган Әхмәтгалим агай.

– Үзеңне берүк саклый күр, утка акаеп-бакаеп килеп кермә, Ходай сакланганны саклар! – диде Зәмниха түтәй.

– Әхмәтгали абый, безгә кәнфитне күп итеп алып кайт! – диде Газизәбану.

Сугышка озату шундый күңелле, Сабантуй кебек була икән, дип уйлады ул, китүчеләр янына тирә-яктан агылган халыкка таң калып. Миңлебану дәшмәде. Ул кешедән әйбер сорарга, көтәргә уңайсызлана иде.

– Киттеләр... – дип куйды алар күздән югалганнан соң Зәмниха. – Аллага тапшырдык. Исән-сау гына йөрсеннәр инде.

Сәрвәр озатырга кайтып тормаган иде...

Урамны, күңелләрне авырайтып, шомлы тынлык баскандай булды.

Сөйләшми-нитми генә таралыштылар. 

5 Урман – агач, материал.
6  Күтүмкә – аркага асып йөри торган капчык.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: