Логотип Казан Утлары
Роман

Татар кызы (дәвамы)

Зәмниха Әхмәтгалимен бер күрүдә яратуы турында еш уйлый иде. Начар булыр, сарандыр, каты күңелледер, дигән шик башына кереп тә чыкмады, шуңа күрә ялындырып тормады, сорап килгән көнне үк әти-әнисен аптырашта калдырып, бирнә әйберләрен яңабаштан барларга, рәткә салырга, арттырырга тотынды.

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Зәмниха белән Әхмәтгалимнең, тормышларын башлап кына җибәрсәләр дә, каралты-кура турында кайгыртасы юк. Бар нәрсә йортка киленнәр төшешкә яңадан, ике катлыдан салдырылган, йортның тирә-ягын инде мул нигъмәт китерүче җиләк-җимеш бакчасы бизи. Су буендагы әлеге дә баягы кара мунчадан көн буена төтен төти, абзарда тук маллар мөгри, капка төбендә ялтырап торган кара тарантаска җигелгән кап-кара туры айгырлар биешә. Гарәп атлары, ди, мал җене кагылган Әхмәтгалим аның белән кая да булса барганда, эчке бер горурлык тойганын сиздереп.

Ире дә гаиләле тормышыннан канәгать күренә. Бигрәк тә килен белән каенанасы арасындагы дуслыкка, Зәмниханың апалары Шәмсебану белән Айбануны яратуына сөенә. Ата йортына килгәч, яннарында, майабыстай, җиләк апа, дип бөтерелеп кенә торганына рәхмәте йөзенә чыга.

Бу эшле дә, бәйрәмле дә өйдә барысыннан да үзенә рәхәт дип саный иде Зәмниха. Яшь килен бирнәсеннән чыгарылган җиз коштабаклар, бакыр комганнар, өйалды диварындагы кадакка элеп куелган чигүле башлы сөлгеләр ире Әхмәтгалимне сөендереп, йортында яңа тормыш башланганны хәбәр итеп тора. Келәттәге туз чиләкләргә ян бакчадагы алмагачларның кызыл, сары алмалары чөмәкәйләп тутырылган. Сандугач сурәте төшкән көянтәләр, яшь киленгә су буйларын күрсәтергә әзерләнеп, шундый ук сурәтле әлүмин чиләкләргә үрелгәннәр. Әхмәтгалим аларның алман җиреннән китерелүе белән мактана. Чуен чиләкләрне асып йөрү сиңа тиздән авыр, зыянлы булыр иде, ди.

Эштән бик арып, хәл алырга өй эченә керсә, Зәмниханың кайвакыт кире чыгасы да килми: бирнә сандыгында ничә еллар буылып ятканнан соң, тынчулыктан котылганнарына сөенешкән өем-өем чачаклы-чуклы тукымалар, кашагалар, чаршаулар, утыргыч япмалары, өстәлгә ямь биргән ашъяулыклар, көзге өсләре... Чигешле өлгеләр белән матурлап та җибәргәч, Әхмәтхәсән белән икесенең югары каттагы болай да гөлгә күмелеп утырган тәрәзәләренә эчке яктан да нур ташкыны агылгандай, яктылык иңгәндәй.

Өй түрендә, нарат, чәер исләре чыгарып, һәрвакыт самавыр гөжелди. Әллә әлеге хуш исләр ире белән Зәмнихага гына тоела микән? Килен төшергән көнне Әхмәтгалим, күркә чәе генә эчәрбез дип, түр тәрәзәләрдән йорт каршыларындагы гүзәл манзара булып күренгән чирәмлеккә пар нарат утыртты. Күркә утында су озак кайный, озак суына, аннан чыккан чәер исенең хуш һавасын үзенә ала, дигән иде ул. Дөрес әйткән икән: чәйне алтын йөгертелгән затлы касәләрдән бик озаклап, тәмләп, иренең калын куе мыекларының бөтерелеп киткән очларыннан тир тамганчы эчәләр.

Әхмәтгалименең борын яфракларына да кунган көмеш бөртекләргә исе китеп карап утыра Зәмниха. Алары да, бер-берсенә кушыла торгач, эреләнеп бетәрләр дә, агач касәләрдән кәрәзле бал тутырып иреннәренә якынлашкан калак өсләренә сикерерләр кебек. Аның, алъяпкыч кесәсенә салган чигүле кулъяулыгын алып, әлеге тамчыларны сөртәсе, иренең битен йомшак куллары белән сыпырасы килә, тик ата-ана каршында моны эшләргә кыенсына, үз хисләрен яшереп, елмаерга торган авызын чигүле яулык почмагы белән каплый.

Зәмниха Әхмәтгалимен бер күрүдә яратуы турында еш уйлый иде. Начар булыр, сарандыр, каты күңелледер, дигән шик башына кереп тә чыкмады, шуңа күрә ялындырып тормады, сорап килгән көнне үк әти-әнисен аптырашта калдырып, бирнә әйберләрен яңабаштан барларга, рәткә салырга, арттырырга тотынды. Без ярар дисәк тә, көтәсең мәллә, бер дә күргән-белгән кешең түгел бит, тагын бер ныклап уйла, әле эш узмаган, диештеләр алар, тиң итмәсләр дип тә куркыктылар. Кыз, алар каршында гомерендә беренче тапкыр зур батырлык күрсәтеп, барам дигәч барам, дип ярды да салды.

Әхмәтгалим, чыннан да, бер дигән ир булып чыкты. Эшкә кулы ятып тора, беләгеннән көч ташый, укымышлы, динле, заманыннан да артта калмаган. Шаянлык та җитәрлек үзендә: капка алдына шәп атларында килеп туктауга, яшь егетләр кебек, өйдә ишетелерлек итеп сызгырып кына җибәрә. Ул да булмый, Зәмниха, йөгереп чыгып, туры айгырларны өзәңгеләреннән эләктереп ала, ниндидер бер серен белгәндәй тынычландыра да чылбырны86 капка башына кагылган алкаларга буе җитәрлек озынлыкта бәйли.

Ат кемнеке – менгәннеке, тун кемнеке – кигәннеке, дисәләр дә, Зәмниха малларны тиз арада үзенә ияләндерде, ирне болай каршы алуның тәмен татып, ямен аңлап өлгерде. Әхмәтгалим, әйберләрен күтәреп, аның белән ишегалдына узганнан соң, ул кызу-кызу атлап, өйгә җылы суга кереп китә. Ә дигәнче, җилкәсенә сөрткечләр элеп, җиз комган тотып, елмаеп килеп тә чыга.

Әхмәтгалимнең үзен сорарга килгәч әйткән һәр сүзе дөреслеккә туры килде: бу өйдә аның төп вазифасы – эштән арып кайткан ирен ачык йөз белән каршылау, аннан тәһарәт алырына булышу. Ул моны яратып, гомер буе шуны гына эшләп үскән кебек оста башкара. Вакытында сабынын бирә, вакытында суын сала, чигүле тастымал белән картының кулларын үзе корыта, битләрен икенче бер сөлгегә йомшак кына итеп үзе сөртә. Шул арада, җаен туры китереп, кеше күрмәгәндә генә Әхмәтгалим дә аны бит алмаларыннан җиңелчә үбеп алгалый. Каенана-каената каршысында мондый эшләрне эшләү түгел, бер-берсенә матур сүзләрне дә алар ишетерлек әйтергә базмыйлар, икесе дә андый кыланышны өлкәннәр каршында әдәпсезлек, тупаслык саныйлар. Җитмәсә, Зәмниха каенатасыннан тел дә яшергән булып маташа.

Иренең авылдашларына аңлашылмый торган бер гадәте бар. Җәйге, көзге эшләр беттеме, дөнья күрәм дип, хуҗасыннан ял алып, ерак шәһәрләргә чыгып югала. Саквояжын җиңел генә селкеп китсә дә, капчык-капчык күчтәнәч, асыл тукымалар, беләзек-йөзекләр күтәреп кайтып керә ул. Аннан ай буена авылдашлары аның күргәннәрен тыңларга йөри. Әхмәтгалим абзыйлары кызыксынучан бала-чагага бер шәһәрдә сөйләшкәнне икенче шәһәрдә тыңлатучы чыбыклар, җир казучы машиналар, тирән суларда йөзүче пароходлар, тагын әллә ниләр турында сөйли. Ул кайвакыт үзе дә хыялга бирелеп китә һәм алда нәрсә булачагын фаразларга тотына:

– Килер шундый заманнар: Җир шарының бер почмагында булганны икенче почмагындагы кайсыдыр йорт стенасында карап утырырлар.

– Алдама әле, – диләр тегеләр.

– Алдамыйм. Туганнарың башка авылда яшәсә, чыбык аша гына сөйләшеп булачак. Монысына инде күп тә калмагандыр...

– Авылда дамы?

– Авыл гел мондый артка калган булмас әле.

– Тагын нәрсәләр, тагын, тагын? – дип тинтерәтә башлыйлар аны.

– Аның барысын да сөйләп утырудан ни мәгънә?.. Минем менә шуларны барып күрәсем килә. Авыл кешесенең иң ерак юлы хәзер – күбрәк хаҗ юлы.

– Еракка киткән кеше сирәк әйләнеп кайта ул, ди әти.

– Йә рәхәтне табалар, йә юл михнәтеннән үлеп тә калалар. Минем менә диңгезен дә, океаннарын да кичәсем, исән-килеш әйләнеп тә кайтасым килә.

– Алайса нигә чыкмыйсың соң?

– Безнең атларда гына әллә кайларга барып җитеп булмас. Аның юллары башка.

– Алайса сиңа да тәтеми икән әле ул җәһәннәм читләре, – дип котырта малайлар Әхмәтгалим абыйларын.

– Миңа юк, ә менә сезгә тәтер, сез анда инде очып кына барырсыз.

– Кош кебекме?

– Кош нәрсә ул!

– Тимер очкычлар кошларны да очып уза!

– Инде ул вакытларда җирне дә машина белән казырлар, өйне дә утын белән җылытмаслар, берәр нәрсә уйлап табарлар.

Болайга ук киткәч, сөйләгәненә кем ышансың, аларның әле никадәре өен күп вакыт чыбык-чабык ташып җылыта. Әхмәтгалим үзе хезмәт иткән баена ияреп, кайларда гына булмады, әмма Америкасына түгел, алман җирләренә дә барып җитә алмады. Күбрәк Мәкәрҗә ярминкәсендә кайнаштылар. Бер китүеннән Әхмәтгалим керә-керешкә, киемен дә салып тормастан:

– Әнәй, Зәмниха, килегез әле, – дип, түрдәгеләрнең барысын да үз янына чакырды.

Юлда хуҗасының аты белән генә йөреп кайткан, аны капка алкасына бәйләп калдырган, үзен чыгып каршылауларын көтмәгән иде ул. Әхмәтгалимнең кергәнен сизми дә калганына аптырап, Зәмниха да, башкаларга ияреп, кече якка – ишек катына чыкты. Иренең нәрсәгәдер борчылганы күренеп тора. Юньлегә генә булса иде дип, Шәмгыйҗиһан карчык янына – сәкегә килеп утырды.

– Хәбәрнең юньлесе белән кайтмадым, төрле илләр арасында сугыш башланган, атна-ун көн дә үтмәс, барыбызны хезмәткә алмагайлары, – диде Әхмәтгалим. – Болай да бетеп барган товарлар торган саен кыйммәтләнә. Бик кирәклесенә дә акчасы җитмәде байның. Нәрсә булып бетәр бу дөнья...

Ышаныргамы-ышанмаскамы дигәндәй, бөтенләй аптырап калды Зәмниха. Шәмгыйҗиһан карчык та ни дияргә белмәде. Ни булса шул инде, дигән кебек, Әхмәтгалимен үз уйлары белән калдырып, Зәмниха тиз генә чәй өстәле көйләргә тотынды, каенанасы казанга аш салып җибәрде. Табында киңәш-табыш кылышырлар кебек иде, сүз ялганмады.

Өстәл янында тик утырган Зәмниха йокларга яткач кына, Әхмәтгалимнең кочагына сеңеп мышкылдарга тотынды:

– Инде ялгыз гына калырмын микәнни?

– Нинди ялгыз? Әнәй янындамы?

– Ул да картаеп бара.

– Җегәрендә әле ул.

– Әхмәткәрим дә китсә, авыр эш берүземә кала, дим.

– Үзең дә бар кешене уздырасың, карчык, тапкансың аптырар нәрсә, – дип, күңелен күтәргән булып маташты Әхмәтгалим.

– Шулаен шулай да... Көч булганга булдыру түгел бит ул.

– Беләм. Кирәккә.

– Артыгын тырышканга.

– Булышырга энекәшләрең дә бар. Урман аркылы гына хәзер килеп җитәргә торалар.

– Энеләрем көн саен монда йөгерә алмый. Үз тормышларын да алып барырга кирәк. Әнәйләр йортына да киләчәк бит инде ул сугыш.

– Рәхмәт Габделҗәмитләргә. Күктә болыт күренсә, ул агып килгәнче, бездә булалар.

Зәмниха иренең үзен үсендерүенә, энеләрен мактавына сөенде. Кочагына тагын да ныграк елышты. Аның:

– Нәрсә җитми инде бу адәм баласына, сугышмыйча да яшәп була югыйсә, – диюенә каршы Әхмәтгалим:

– Сәбәп кирәк булса – табарлар. Байларга – байлык, түрәләргә хакимлек җитми. Безгә менә, эшләп тапканыбызга тимәсәләр, бик җитә.

– Инде син мине калдырырсың микәнни? – дип еламсырап, Зәмниха тагын үзенекен сөйли башлаган иде, ире туктатты:

– Алырлар мине, алай да вакытыннан алда кайгырма әле, – диде. – Бу сугышта төрекләр безгә каршы булачак, имеш. Үз туганыңа, канкардәшләреңә ничек итеп мылтыктан атмак кирәк. Адәмнең туган түгеле дә кызганыч аның. Кушканга, боерык үтәп барган солдат бит ул.

– Син бармый калырга тырыш, яме, Әхмәтгалим, – дигән булды Зәмниха, иренең күңеленә керергә тырышып. Аннан:

– Бәхетсезлекләр генә алып килмәсен инде бу сугыш, – дип өстәде.

– Берсеннән кайтып керми, икенчесенә чыгып китә ирләр.

– Сугышның кайсы да бәхетсезлек китерә аның.

Әхмәтгалим шулай сөйләшсә дә, Зәмнихасына бик авыр булачагын аңлый. Җитмәсә, әтисенең аңа түгел, үзенә дә бик кирәк чагы иде әле... Ул да янында юк... Аның да ел арты елы җитә инде...

Көзге эшләр вакытында салкын тидергәндәй булган иде, шуннан өзлегеп киттеме, авылда чират87 та йөри иде, шуны йоктырдымы, әтисе уйламаганда-нитмәгәндә, бик нык чирләде. Үпкәсе кабарганга охшаган, диде Зәмниха, авырдан йөткергән, тәмам хәлсезләнгән, хастасына берни ярдәм итмәгән Әхмәтхәсән картны кызганып. Берара терелүгә дә бара кебек, артыгын ютәлләми дә иде инде. Аннан кинәт кенә яңадан бетереште, чире тамагыннан үпкәсенә төшкәндер дип уйладылар. Әхмәтгалимнең өйләнүенә озак та үтмәде, уникенче елның көзендә араларыннан китеп тә барды.

– Алтмыш биш яшь булган, өлкән икән инде, – диештеләр җеназага килгән читрәк кешеләр.

– Нинди өлкән?! Улмы?! – диде ачу белән Әхмәтгалим.

– Безнең нык нәсел өчен гомермени алтмыш биш?!

– Болай гына әйтелгән сүз инде, улым, – диде Шәмсетдин мулла. Хәзрәт бу авылныкы түгел, ерактан килгән, әмма хәзер Өскебашына нык тамыр җибәргән кеше иде.

– Чир йокмаса йә өзлекмәсә, барыгызны уздырып яши иде әле әтәй, – дип, үзенекен куды Әхмәтгалим.

Аның хәлен, югалтуының зурлыгын мулла аңлагандыр, тынычландырырга тырышып:

– Син олылар сүзенә үпкәләмә. Кеше аптыраганнан төрлечә сүз кыстырыр. Сабыр бул. Түз. Атаны бигрәк тә ир балага ничә яшьтә югалту да авыр. Ходайдан үзенә бакыйлыкта җәннәт урыннары, мәрхәмәт сора, – диде. Кем сорамаган?! Аңа да, башкаларга да! Яшәргә тиеш иде әле әтисе, яшәргә тиеш иде! Олы дип, үзәген өзмәсәләр була бит. Алай да Әхмәтгалим мондый көнне ялгыш кызып киткәнлеген аңлады. Муллага басынкы гына, сабыр гына җавап кайтарды:

– Җаны – рәхәттә, урыны җәннәттә булсын әтәйнең.

– Амин, амин, – диештеләр картлар.

Бу сүзләрдән инде тынычланып ук калган Әхмәтгалим, мулла белән килешкәнлеген сиздерергә теләгәндәй:

– Бик яхшы кеше иде шул әтәй. Барыбызга белем бирде, кешедән ким-хур яшәтмәде, динле итте, бала чактан рәхәттә үстек, – дип өстәде.

– Хак сүз, хак сүз, – диештеләр калганнар.

Өскебаш ике өлештән торып, түбән очында да, югарысында да Дусайныкылар төп халык иде. Бу токым киңәеп, тармакланып, бер-берсеннән кыз алып, ахыр чиктә шактый тыгыз үрелде. Югары очның буеннан-буена диярлек шул тамырдан күтәрелгән Сәләйнекеләр, берберсенекенә куша-куша йорт төзеп, күпер аркылы түбән якка ук чыгып киттеләр. Сәләй улы Заһир балалары-оныклары Югары очның зур гына өлешен алып тора башлады.

Заһир белән Мөслимәдән туган Камалетдин бабасы, аның Җәләлетдин, Баһаветдин исемле карындашлары, аларның балалары, балаларының балалары җыела башласа, бәйрәмнәрдә, мәрәсимнәрдә Түбән урам умарта күченә әйләнә. Әле бит читкә китмичә, авылда кияүгә чыккан кыз-кыркын да шактый. Алар ягы да үсә, тармаклана. Бу туганлыкларны яхшы белә Әхмәтгалим, ә менә калганнарының, еракка ук китеп барган тармакларның һич очына чыга алмый. Зәмнихага киңәеп сөйли башласа, бөтенләй буташып бетә. Болар барысы да Әхмәтхәсән ага язган кәгазьләрдә бар, әмма истә калдыру гына авыр иде. Әхмәтгалим әтисе ачыклаган нәсел агачын бер дәфтәргә яхшылап күчерергә, киләчәккә сакларга әманәт итәргә ниятләде. 

86 Чылбыр – чембур, атны алкага беркетү өчен күннән эшләнгән, кылдан, күбесенчә сүс һәм башка материаллардан үрелгән бәйләвеч.
87 Чират – эпидемия.

 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев