Татар кызы (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Дүртенче бүлек


Ындырында чары7 бар,

күзе ачның бары бар.

1

Кыр эшләренә чыгар алдыннан Дәррә бәйрәме узды. Елның-елына бакча башларында дәррә боткасын Зәмниха карчык пешерә. Ул тирәдәге калкулык өсләре тигез, чишмә якын – көн буена сузылган бәйрәм өчен чәйгә суны шуннан гына ташыйлар. – И-и-и, боткаңның тәмлелеге, Зәмниха, – дип, тәлинкә тотып, олылар да килә. Әллә күпме кешегә, читтән килеп чыкканнарга да җитәрлек итеп, ике казан пешерә ботканы Зәмниха. Ярмасы – халыктан җыелган, сөте-мае – үз сыерларыныкы. Ярмасы югы бәрәңге булса да китерә, анысын учакка да ыргыталар, боткага да кушып җибәрәләр. Төтен исләрен, май тәмнәрен сеңдерә-сеңдерә пешкән ботканы туйганчы ашаганнан соң, калганын бүлешеп, өйләренә алып китәләр. Тәлинкәдә кайтканы – Дәррәгә килә алмаучыларга, кемдер тавыгына да сорый. Имеш, бу ботканы ашаган тавыклар көн дә йомырка сала, хаста кеше мәңге китмәс кебек чиреннән дә терелә.

Зәмниха карчык җыелган йомыркаларны да су буена кичке уенга төшәсе яшьләргә үзе пешереп калдыра. Югары оч Дәррәсенең даны Аксыбы, Алгайларга кадәр таралган. Шул ук ярма, шул ук сөт, шул ук май, ди аннан авыз иткән кеше, тәме бөтенләй башка, әллә соң мең үләннең серен белгән Зәмниха карчык шуларны да саламы? Зәмниха үзеннән сораучыларга серле генә елмая да:

– Тәме сыер сауган кулларымда, боткага ярма чистарткан бармак очларымда, май язган гөбе чиләгендә, – ди.

Дәррәнең икенче көнендә Әхмәтгалим кыр җиренә йомырка тәгәрәтә торган иде. Аларын да соңыннан җыеп ашыйлар аның. Ул йомыркалар – сабанчыларга, игенчеләргә. Әхмәтгалим бу ел Дәррәгә чыга алмады, кырның өлгергәнлеген тикшермәде, барометрының эшләү тәртибен аңлатып-күрсәтеп, шуны сорап төшкән малайга бөтенләйгә тоттырып җибәрде. Зәмниха моңсуланды. Кияүгә чыкканнан соң, Галименнән башка уздырган беренче бәйрәме иде бу.

Дәррә ризыкларының Әхмәтгалимгә дә шифа бирәсенә өметләнгәч, картым урында ята, мин монда ботка пешереп йөрим, дип борчылмады Зәмниха. Башкаларга булган дәва аңа ник ирешмәде соң, дип сыкранды ул соңыннан. Догасын укыган, шифасы тисен дип, тәлинкә тутырып салган боткасын, йомыркасын өшкергән, теләкләрен елый-елый теләгән иде югыйсә.

Ире авыргалап торса да, шушы яшендә үк урынга калыр дип уйламады да уйламады Зәмниха. Бөтен нәрсә дә син дигәнчә генә булмый: гел көтмәгәндә нык чирләгән Әхмәтгалим, күңеленә менә терелә, менә терелә дигән өмет чынлап узгач, кырык җиденең апрелен чыкканда, ялгызын калдырып китеп тә барды. Дөньяның гаделсезлекләреннән бик тузган, балалары өчен борчылган йөрәге озакка чыдамагандай булды.

Үләренә ун көн кала Әхмәтгалим Зәмниханы эшеннән бүлеп, караваты янына дәшеп алды да кулларын сак кына учларына салды:

– Тормыш мәшәкатьләре белән, туйганчы сөйләшкән дә булмагандыр.

– Менә бит сөйләшәбез.

– Юк, мондый гәпләшүләрне генә әйтмим мин. Өйләнгәндә, сиңа иртәсен дә, кичләрен дә гел ярату турында сөйләрмен кебек иде...

– Егет уенда башка ни булсын?!

– Анысы кемдә ничектер.

– Өйләнгәч, егетлек артта кала.

– Эш анда түгел, Зәмниха. Ул чакта әле мин сиңа матур сүзләрне көненә бер булса да әйткәнмендер.

– Әйттең.

– Әкренләп, аларны борчулар, хәсрәт-кайгы хәбәрләре алмаштырган икән бит... Тормыш нинди чакта да күбрәк табарга кирәк булган ул матур сүзләрне, мактау-сыйпауларга вакытны күбрәк табарга кирәк булган.

– Мин синнән болай да бик канәгать.

– Яхшы булырга тырыштым да тырышуын, тик җитәрлек кадерләдем микән, дип кайгырам.

– Башка борчуларың булмаса... Тапкансың, – дигән булды иренең бу уйларына аптыраган Зәмниха.

– Инде менә әнине, кызларымны да кадерли алдым микән, дип кайгырам.

– Алдың, алдың. Син дә шулай дигәч.

Зәмниха Әхмәтгалимнең бармаклары дерелдәгәнне тойды. Күзләренә карады: керфек төпләре яшьләнгән. Моны күргәнен сиздермәскә тырышты.

– Андый гына уйлар кемгә дә килә ул, картым. Мин дә үземне үстергән әти-әнигә җитәрлек ярдәм иттемме, дип уйга калгалыйм. Каенанам белән каенатамның күңелләренә тиярлек сүзләрем чыкмадымы дип борчылам.

– Хәлләрне ныклап белешеп утырырга вакыты да табылмаган аның.

– Картайгач, вакыт бар нәрсәгә җитә. Тормышны гына элекке кебек алып бара алмыйсың. – Мәңге яшәр кебек... – дип өстәде Әхмәтгалим. – Бер җыру җырлап бирим әле үзеңә:

Аккош күрсәң, атып ал,

Былбыл күрсәң, сатып ал.

Сагынганда бер җырларсың,

Бу җырымны отып ал.

Алай ятсам, сызланам,

Болай ятсам, сызланам,

Өчегезнең арагызда

Галинурны кызганам.

Зәмниха сәерсенде. Аның исән биш баласы бар иде. Карале, кечкенәдән вафат булмаганнары һаман да исән-сау бит, дип сөенде. Бер уч икән бит алар. Кайсы бармагыңны тешләсәң дә, авырта... Галинурны кызганам, ди карты. Нидән икән бу сүзләр? Менә ул Галинурны да үстерешкән, хәзер бөтен тормышларын җигеп барган, колхозның эш атына әверелгән Рәгыйдәне кызгана. Бер эштән кайтып керә, икенчесенә чыгып китә. Бөтен күргән кызыгы, ялы – җәйге уенлыктан артык түгел. Анысы да йокы хисабына аның. Таң атканчы, фермасына китәсе, аннан – нәрәденә8, ул арада бригадасын йөреп чыгасы. Галинур да кызганыч анысы. Төпчеген әтисенең аерып куюына гына гаҗәпләнде Зәмниха. Миннән башка каласың, сине бигрәкләр дә жәллим, димәде карты. Рәгыйдәнең үз тормышы юк әле, дип тә әйтмәде. Галинур үсмерлектән чыкмаганга, кайбер олы кеше дә күрмәгәнне күргәнгә, аны аерып алып кызгана микән әллә?

Зәмнихага ташлама, кара, булыш улыма дип, нәзер әйтүеме бәгырь кисәгенең?.. Әллә нинди, соңгы сагышлы сүз кебек ишетелде аңа бу җыру. Кинәт имәнеп китте. Әхмәтгалим йөзеннән күзләрен алмый утыра иде. Керфекләрен йокы баскандай, хәле киткәндәй төшергәнен күрде. Тын алганы да беленми. Гәүдәсен капшады. Уф, исән... Чынлыкта да, Галинурыма тормыш барысыннан да авырга килде дип, еш уйлады соңыннан Зәмниха. Ничек кенә сынамады аны михнәт арты килгән михнәт? Башта да, атасы вафатыннан соң да. Әхмәтгалим юкка кына кызганам дип әйтмәгәндер, алдагысын да күңеле белән тойган булыр.

Элегрәк Зәмниха күбрәк Әхмәтгалине уйлый иде. Яшьлеге иң авыр елларга туры килде, бер рәхәт күрмәде, инде фронтта, әсирлектә нәрсәләр генә кичермәгән, дип кайгырды. Дөрес, олы улы күпләр чит җирләрдә ятып калган сугыштан исән кайтты. Туган җирендә яшәргә ярамаса да, шул исәнлеге белән күңеленә ниндидер тынычлык китергән иде.

Кире әйләнеп кайтсын дип, икмәк кыерчыгы да биргән иде Зәмниха Әхмәтгалигә сугышка киткәндә. Газизәбануларга биргән кәнфитләрен үзенә кайтарган, кызларга башка күчтәнәч тоттырган иде. Әллә соң тамагы бик ач көннәрдә шул кыерчыкны бөртегенәчә ашап бетергәнме?! Бер почмагын гына булса да китеп калдыр, өеңә кадәр җиткерер, дип әйтергә башына да килмәгән.

Әхмәтгалиен ата-ана кадерен бик белә, туганнарын кайгырта дип ярата иде Зәмниха. Больницадан чыгуга ук, әле караватта ятканда да, күчтәнәч салуның җаен тапкан. Анда да гадәтенчә шаярткан, посылка килеп җиткәнче, шул хакта хәбәр итә торсынга язган хатында: «Әнәй, син бик борчылма, мин – сугышчан яралы: күчтәнәчне тутырганда, бармакларым канады», – дип язган. Кулын тартманың чыгып торган кадакларына ерттырган икән.

Таякка таянып йөрсә дә, үпкәсе чирләсә дә, күкрәкләре сулуны гыжылдап кына алса да, эшкә яраган Әхмәтгалие – шахткомга җитәкче итеп куйганнар. Соңгы хатында, яңадан сугышка керергә бик теләгән идем, фронтка китәрлек җирем калмаганлыкны әйттеләр, дигән. Тыныч заманнар җиткәч, теләүчеләр монда килерләр, бөтен авылны шахтага эшкә ала алам кебек сүзләренә кешеләр бик ышанып бетмәгәндәй күренгәннәр иде дә... Өскебашларның шактые улы янына урнашты. Әхмәтгали хәсрәтле көннәрендә Галинурны да сыендырды.

Зәмниха улына кайтырга ярамаганлыгын белгәч түзмәде, үзе күреп килергә булды. Әхмәтгалимем авыру килеш тә барып кайтты, аннан кай җирем ким, дип уйлады. Чирле вакытыңда әниеңне күрү – үзе бер шифа ул.

Әхмәтгалим Зәмнихасы, мин дә Донбасска барам, дигәч, борчылды:

– И-и карчык, яшең бар, дөнья күргәнең юк, юлда нинди хәлләр булмас? – диде.

– Соң, шул дөньяны күрергә барам да. Аның бер почмагында көн итеп яткан улымны. Никадәр җиләк киптердем, келәттә бер капчык чикләвек бар әле. Дару үләннәрем дә җитәрлек. Кайнатып эчсә, авырган тәннәренә сихәт бирми калмас.

– Аларны бит посылка белән дә салып була.
Кешегә нык, авырлыкка чыдам күренгән Зәмниха, Әхмәтгалимем риза булмый икән, дип мышкылдый ук башлады:

– Аны күрмәүгә сабырлыкларым калмады. Җибәрмәссең микәнни инде?

Риза булмаса да ризалашты Әхмәтгалим. Алай да шушы сүзеннән чикмәде:

– Барсаң да, кодагыең белән генә барасың! Шушындый заманда берүзеңне чыгарып җибәрәмме соң!

– Өеннән китә алмаса?

– Алыр. Карты белән үзем төшеп сөйләшермен.

Сәрбиҗамал, Гаделша да тиз генә ризалык биреп ташлагач, Зәмниха белән Донбасс тиклем Донбасска баруына сөенде генә. Җитмәсә, улларында ике атна ук кунак булырга килештеләр. Сөенмәскә соң, аның да Габделкарие Донбасста яшәп, эшләп ята иде бит. Әхмәтгалинең әнисен ике атнадан соң да җибәрәсе килмәде. Сәрбиҗамал түтәе сөйләшенгән көнне Карилардан кайткач:

– Әнәй, билетларыгызны алмаштырам, әтәйгә телеграмма сугам, – дип тә карады.

– Юк инде, улым, җитәрлек кунак булдык, монысына да бик шөкер. Әтиең ялгыз, миннән башка ике кулсыздыр.

– Рәгыйдә белән Галинур шунда бит!

– Мин аны өйдә гомерем буена бер кичкә дә ялгызын калдырмаган. Шүләнгергә барсам да, шул арада әйләнеп кайта идем. Монысын да синең хакка гына киттем.

Әхмәтгалиләрдә озаклап ятарга теләмәүнең башка сәбәпләре дә бар иде. Хатыны марҗа булса да, бик яхшы кунак итә, «анай» килеп чыкса да, татарчалап, өзелеп:

– Әнәй, – ди дә тора.

Тик анда да паёк заманы икән, аларныкын ашаган кебек Зәмнихага. Сәрбиҗамал калырга теләмәде дә теләмәде: гаугалы-җәнҗаллы, малаена көн күрсәтмәгән, эчеп тә кайткалаган үз килененнән бөтенләй арыган, бездә генә тор, дисәләр дә, Әхмәтгалиләрдә яшәргә кыенсына иде.

– Атна буе чырае ачылмады Саймәнең, – диде ул, малайларыннан әйләнеп кайткач. – Синеке менә, марҗа булса да, алдыңда гына шулаймы-юкмы, белмим, үзен мөселманча тотып маташа, минем татар авылында туып үскән килен көн дә диярлек салмыш.

Шахта тирәсендә башкаларга ияреп, авыл кызлары да бозыла дигәнне ишеткәне бар иде Зәмниханың, шул килеш тә кодагыеның бу сүзләренә шаккатты. Үзенекеләр арасында мондый киленгә өйләнгәннәрнең барлыгын һич кенә дә сиздерәсе килми иде.

– Аннам янында урысчалап кына сөйли күрмә бу сүзләрне берүк, шундый татарлар да була микәнни, дип аптырар. Болай безнекеләргә исе китә инде, улымны да мактап бетерә алмый, – диде ул кодагыена, башкалар ишетмәслек итеп пышылдап кына. – Килен Әхмәтгали кебек тамчысын да авызына алмый. Табиб бит югыйсә. Спирт – үз кулында.

Әхмәтгали Анна белән лазаретта ятканда танышкан икән. Ул әзмәвердәй егетнең аяктан калганын күргәч, дәвалый алмаммы, торыр җире юк, үз ягына да кайтырга ярамый икән дип, йортына алып чыккан. Бер-берсенә ияләшкәннәр дә бергә яшәп киткәннәр. Дәвалап ук бетерә алмаса да, аягына тәки бастырган Әхмәтгалине. Анна белән кушылуы турында хатка язып салгач, әнисе җавабында:

– Менә шушы була ул, улым, уникегә өйләнүләрнең башы, – диде. – Яшь чагында уйнап сөйләшкән кебек кенә идең... Әхмәтгалинең урыс кызына өйләнүен Зәмниха гаепли дә алмады: аңа караучы, дәвалаучы, урында ятканда, янында утырырлык кеше кирәк иде. Авылдан кем аны карарга дип бара алсын? Үзе дә олыгайды.

Марҗа килен каенанасына да, кодагыена да бүләкне күп алып кайткан. Күтәреп килгән чемоданнарына сыймады да. Саймә салмыш булганмы – озатырга килеп тормады, әйберләрне вокзалга Габделкари күтәреп илтте.

– Марҗаның да ниндие юк, татарның да, – диде юл буе Сәрбиҗамал.

Кари кунакка кайткач, Саймәнең яман гадәтләреннән җәфаланган әнисенең аһ-зарына каршы:

– Акыл белән өйләнмәдем мин, әнәй. Һәрвакытта да яратып кына өйләндем. Әхмәтгали абыйга кара. Исәп-хисап белән корган гаиләсе ничек нык. Беренче хатынын яратып өйләнгән кебек иде. Сәрвәр апа хәзер башка кеше белән тора.

Зәмниха аларда иде:

– Тора-а... Вакыт таптымы, миңа йөгереп килә. Сагынам Әхмәтгалине, ди. Тагын бер күрә алса, үләргә дә риза кебек сөйләшә. Кайвакыт кайсының яхшырак икәнлеген дә белмисең. Шунысы хак: юньлене яратырга кирәк.

– Аңламассың хатын-кызны. Сугышка озатырга да килмәгән иде... – Ходай шуны күргәндер дә янына кайтырга насыйп итмәгәндер. – Яратып кушылмаганнар кебек иде дә, гөрләшеп яши Анна апа белән, – дип кабатлады тагын Кари.

– Акыл җитмәгән өйләнгәндә, акыл.

– Әти-әни биргәнне алмаганмын, диген.

– Марҗага өйләнәсе булма, дигәнегезне тыңладым бит.

Зәмниха киленен ашыгып мактарга курыкты:

– Марҗа белән дә тормышның ничек килеп чыгасын алдан белмисең.

Әхмәтгалинең озакламый малае туды. Габделбари дип кушканнар. Үзебез Бари гына дип йөрибез инде, дип язган иде шул хактагы хатында, иптәшләре – Борис. Ананың йөрәге жу итеп китте. Мулла кушкан исемне бозарга ярыймы соң?! Икенче кешегә әйләндерү бит бу. Барилар урынына ниндидер бер урысның – Борисның язмышын бирүгә ризалашу. «Улым, берүк исемен бозмагыз, боздыртмагыз, сүземне аяк астына салмагыз», – дип җавап язса да, үзен ишетәселәренә кайдадыр күңел төпкелендә шик туды.

Зәмниха соңгы вакытларда урамга чыктымы, беренче эше итеп, почта тартмасын карауны гадәткә алды.

– Көн дә хат киләмени? – ди Галим.

– Улыңны гел уйлап торып, бимазалама инде күңелеңне. Килмәгәнен дә белә, җаны түзми. Алгач, укырга чыдамый. Начар хәбәрләрдән хәлсезләнә хәзер ул. Әхмәтгалимгә, башта син укы әле, дип тә әйтми, бергәләп укыйк әле, дигән була. Аның йөрәгенә дә авырдыр инде ул төрле-мөрле хәбәрләр. Хәзер гел яхшысы гына килеп торса да, йөрәк элеккечә шомланып көтәргә күнеккән...

Нәрсәгә булыр бу Әхмәтгалимнең мондый җыры?! Тегеләй уйлап карыйсың, болай... Әхмәтгали өчен күңеле, чыннан да, тыныч кебек аның. Ямьбикәсенә инде ни дип кайгырсын: янында ире бар. Барыбер аптырата: тормыш кормаган балалары икәү бит әле. Өчегезнең арагызда, ди. Зәмниханы да күздә тота алайса. Аңа, Рәгыйдәгә шулкадәр ышана микәнни?.. Ә нигә Галинурны жәлли? Анысы абыйсыннан да иплерәк. Эчүне-тартуны бар дип тә белми. Иптәшләре әллә никадәр. Колхозда тагын әйбәт кенә эшләп йөри. Тегендә-монда көчләп җибәрү заманнары үтте. Авылның үзенә кеше җитми.

Әхмәтгалименә кайдан гына килде бу чир?! Хасталанып ук китмәсә, әле аныкы да ярый иде... Тормышларының иң авырайган чагы иде бу ел. Җитмәсә, каралтыларын салып бетерергә маташты. Тагын да ашар өчен эшләүчеләр белән җәфаланды. Элек әле бирерләренә бар иде. Сугыш чоры да җиңелрәк булган икән аның. Хәзер нәрсәң белән эшче сыйлыйсың да, ниең белән түлисең?.. Барысы тамагыңнан өзеп кенә.

Кияү төрмәсеннән, сугышыннан исән калса да, кулын имгәтеп кайтты, бабасына ул да булыша алмады. Үзләре һаман өй салып ята. Ямьбикә ирсез калган вакытта җиткергән йортны гына тарсынды Габделкасыйм. Сугыштан кайтуга, кызының ачмаган бер баз бәрәңгесе бар иде, шуны сатып, сыер алып җибәрделәр. Мондый вакытта дип, Габделкасыйм хатынына үзе дә шаккаткан. Сыерың булгач, тамагың көн дә тук, эшчегә ашатырыңа бар дип, йорт салу хәстәренә керештеләр.

Инвалидларга урманнан делянкалар бирәләр. Киявенә дә эләгүе яхшы булды әле. Шул бүленеп бирелгән җирне Рәгыйдә белән Галинур барып чистарттылар. Башта агачларын кистеләр. Кайсы – төзелешкә, кайсы утынга ярады. Тау ягында төзелеш агачлары сирәкләнеп бара. Татар кешесе урманны да, үзен дә кызганмый... Арлар, әнә, ямап-сипләп, иске өйләрендә яши бирә. Безгә һаман яңартырга, яхшыртырга булсын.

Бер карыйсың, балаларның тормышы көйле дип сөенәсең, икенче исәплисең, хәсрәт арты хәсрәт күргәннәренә килеп төртеләсең... Каенаталарын кулакка чыгарганда, сорау арты сорау алуга йөргән Ямьбикәнең йөрәге какшады. Табиблар мондый авыруларың белән бала тапма дисәләр дә, тыңламады, фашистны җиңгән көннең беренче бәйрәмендә үк иренә малай алып кайтып тоттырды. Алдагы елны туган Абдулласы үле иде. Гамир аны югалту хәсрәтен киметте. Алла кушса, Ямьбикәләр аякка басар. Бер кулы эшкә ярамаса да, ире бар, балаларының әтиләре яннарында.

Хәлимәбикәсенең дә үз тормышы. Эше әйбәт. Хезмәт хакы әйбәт. Торган җирләре начар түгел. Ирен инде әйткән дә юк: яхшының яхшысы. Хәлимәбикә белән икесенең бер авыз сүзгә килгәннәре юк. Кияве Газизҗан да бабасына охшаган. Аның кебек күзең төшәрлек матур. Телгә – йомшак, эшкә – каты. Сугыштан аягын имгәтеп кайтса да, таза ирләрне узып эшли.

Зәмниха хәленең авырая барганлыгы күренгән ире янында уйланып утырганда, аның тигез, мыш-мыш сулыш алуыннан әкренләп йокымсырап китүен аңлады. Балалар кайтып җитәсенә күп калмаган, ашарга пешерергә кирәк иде. Тик кенә, авыруга карап кына, көннәр буе янында тора алмыйсың. Ул йокымсырап киткәндә, карыйсын карыйм дип эшкә тотынды. Тотынды, тик эше бармады. Башын әле генә Рәгыйдә, Галинур белән катырса, инде туктаусыз Әхмәтгалимне уйлый иде. 
Нәрсәне нәрсә, сабыр холыклы ирен шушы яшендә – кыяфәтенә картлар төсе дә керә башламаган бер чакта – паралич сугар дип, һич башына китермәде Зәмниха. Матур яшәгәч, тигез картаерлар, көннәрдән бер көнне караватка икәүләп ятарлар да бергәләп йокыга гына китәрләр кебек иде аңа.

Әхмәтгалимгә эчергән даруларның, Алладан ялварып сораган, биш вакыт намаз артыннан һич калдырмый укыган догаларының да файдасы тимәгәч, авыл аша узып барган чегәннәр сүзенә алданды.

Әхмәтгалим хәлсезмен дип тормады, кеше арасында буласым, бераз файда да күрсәтәсем килә дип, таякка таянып, урманга чыгып китте ул көнне.

Җилкәләре салынып төшкән... Җегәрсез... Алай да, чак-чак селкенеп, лапас капкасына атлады карты. Бакчасыннан да төшәр, суын да чыгар, әле тауга күтәреләсе бар бит, дип борчылып калды Зәмниха. Ай-һай, бара алыр микән, соңгы тапкыр егетләнүенә генә охшаган... Әллә инде... хушлашып йөрүеме? Ничекләр генә терелтергә соң аны?

Сатар әйберләре сатылып беткән, акчасы бик күпләрнең кесәсенә күчкән иде инде. Башка чарасы калмаганга, шул көнне Әхмәтгалимемнең нәселе рухына дога кылып кайтыйм, күңелемне басыйм дип, авыл кырындагы зиратка төшеп киткән иде ул.

Әрвахларны искә алып килүчеләргә ясап куелган утыргычны яңартканнар икән. Коймага беркетеп куйганнар. Утырды, кулларын догага күтәрим дип уйлавы булды, якында гына чегәннәр ял итеп утырганны күрде. Өскебашны чыгып, Алгайга төшеп барышларына охшаган. Җыйган әйберләрен ашарга тукталганнар. Туктале, аларны уйлар чакмыни, башыма дөнья гаме узмасын, карашыма кермәсеннәр дип, кулларын тагын да биегрәк күтәрде.

Чегәннәр үзләре дә зират коймасы буенда дога укып утырган Зәмнихага игътибар иткәннәр, күрәсең. Йөзгә сөйкемле генә, яулыкларыннан бөдрә чәче чыгып, тузгып ук торган чегән хатыны янына килде дә бик кызганулы карап:

– Мин – авыруларга шифа кылып йөрүче, ярдәмем кирәкмиме? – дип сорады.

Ничек кирәк булмасын, андый ярдәм Зәмнихага бик кирәк иде. Баш какты.

– Бирергә әйберең йә акчаң бармы?

– Юк. Булганын төшешли сәдакага бирдем.

– Монда, үзең белән, димим. Өеңдә артык бер нәрсәң дә юкмыни соң?

Рәгыйдәгә, өстендәгесе бик таушалган, җылы тотарлык түгел дип, әле генә авыл тегүчесеннән җылы эчлек белән пинжәк тектереп куйган иде Зәмниха. Аны бирсә генә инде. Бераз ризык бирсә генә.

Зәмнихага бүген бар, иртәгә бетәчәк малдан битәр, иренең терелүе кыйммәтрәк иде. Ул ныклап аякка басса, пинжәген дә, сырмасын да алып кайтыр, әллә нәрсәләр табылыр әле, дип уйлады. Күңеленә һичбер шик кертмичә тәмле теллеләнеп, бик тә кызганган булып маташкан чегән хатынын ияртеп, өенә китте.

– Иреңнең кулы тигән тагын берәр нәрсә бир инде, – диде хатын. Электән калган яссы тәлинкәләрнең берсен китереп тоттырды. Уйлап-уйлап торды да эченә ипи кисеп салды, янына дистә чамасы чи йомырка куйды.

– Ирем үстергән икмәктән – файдасы да иремә булсын, – диде. Иртән генә идән астыннан алып менгән тозлы кыяры бар иде. Аны да дәвачыга сузды.
– Шуның белән бозыгын кайтарырмын, иртәгә үк күрерсең, авырулары җил белән сыпырып алгандай булыр, – диде чегән, кыярлы банкасын, ипиле тәлинкәләрен Зәмнихадан эләктергән пинжәккә төрә-төрә. Аннан күчтәнәчләргә рәхмәт укый-укый, капкадан чыгып барганда, бик ышанычлы итеп:

– Өч көн, өч төн үз телемдә зират эчегездә дога укып утырачакмын. Намазлы карчыкка охшагансың. Сихер кайтару, сихерчедән сорау – яман эш, дип борчылма, әлеге дә баягы Ходайдан сорау инде ул, – дип өстәде.

Чегән хатыны күз алдыннан югалу белән, аңа ышанычы шунда ук юкка чыкты Зәмниханың. Вәгъдә биргән табиблары да, бирмәгәне дә берни эшли алмаганны, укымышсыз бер зат бөтенләй сызып барган иренә ниндидер файда китерерме дигән уй сукты башына. «А»ны «Б»дан аермаган чегән хатынына, ялган сөйләмәс, дәвасын белә торгандыр дип, пинжәк кадәр пинжәкне тоттырып чыгармаса! Артында артыгы булса икән. Күз буу дигәннәре шушы микән әллә, дип гаҗәпләнде Зәмниха. Ялгыш эшләдем бугай, ирем дә терелмәсә, Рәгыйдәмә дә эшкә шәрә йөрергә туры килсә, дип хәсрәтләнеп утырган чагында иптәшләре белән Галинур кайтып керде. Әзмәвер кебек егетләр иде барысы да. Хәлиме дә, Котдусы да, Галинуры да.

Зәмниха боларның кайтуына бик сөенде. Булган хәлләрнең барысын да түкми-чәчми сөйләп бирде.

– И-и-и әнәй, болай да өйдәге бер нәрсәне калдырмыйча сатып бетердең бит инде, – диде Галинур. – Чегән түгел, урыс белән татарның да файдасы тимәде. Терелтәсе булсаң, үзең терелткән булыр идең.

Галинур иптәшләре белән киңәште дә хәер эстәп йөрүчеләрнең яннарына барып карарга булды.

– Инде киткәннәрдер, – диде Рәгыйдә.

– Ерак китмәгәннәрдер әле, – диде Хәлим.

Егетләр, сөйләшергә оста дип, Рәгыйдәне дә алдылар, урам буйлап төшкәндә, тагын бер-ике егетне эләктерделәр.

Зәмниха карчык чегәннәрнең бик ишле булуын, әллә ничә арбада юлга чыкканнарын әйткән иде. Чыннан да, чегәннәр әле китеп өлгермәгән, әмма шуңа җыенып маташулары иде. Егетләрнең нык сөйләшүләренә карамастан, беркемне белмибез, беркемне күрмәдек, дип маташсалар да, тора-бара шүрләделәрме, ышанмасагыз карагыз соң, табыгыз дигән кебек, йөкләре тирәсеннән кайсы кая таралды – читкәрәк китеп бастылар.

Егетләр, җигелгән атларның арбаларын актарып, бала-чага иске-москысы арасыннан әле бер дә киелмәгән пинжәкне тиз табып алдылар. Шифа китерәсе ипи белән йомырканы, бер банка кыярны ашаган булганнардыр – алары күренмәде. Ат аунаган кебек изелгән чирәм өстендә йомырка кабыклары чәчелеп ята иде. Галинур савыт-сабалар арасында әлүмин тәлинкәне күреп алды. Пинжәкнең аякланмавыннан да күңеле бик булган, ачуы шактый басылган иде, анысын чегәннәргә калдырды:

– Балаларына хәердән китсен.

– Кара инде бу әнәйне.

Чегәннәр урам буйлап йөргән көнне кеше бауга элгән керләрен дә җыя, капкасын бикләп утыра. Ул, кешесез каралтыны ачык калдырып, зиратка төшеп киткән. Ярый аларга баштан ук керми узган булганнар. Инде дә бер нәрсәмне дә урламадыгызмыни, алайса үзем бирәм дигән кебек, күзе уттай янып торган бичәләрен өстерәп өйгә алып кайткан, – диде Рәгыйдә.

– Яшь чагы булса, үзен дә алып китәрләр иде... Узган ел күрше авылның Әхмәтша кызын егетләренә урлаган кебек.

Өмет үлмәсә, кеше яши, диләр. Шул көннәрне авылга читтән Зәмниханың яхшы бер танышы кайтып төште. Әхмәтгалимнең чирләп киткәнен белгән дә хәл белергә килгән. Әйбер-фәлән дә сорамады, Зәмниханың үтенгәнен дә көтмәде, үзе үк хатынның сүнеп барган өметләрен терелтеп:

– Шәһәрдәге бер белеш врачым даруның теләсә кайсын таба, мондый авырулардан да коткарганы бар, шуннан кыйммәтле, көчле даруларны алып җибәрермен, акчасы да кирәк түгел, – диде.

Теге кеше алдамаган икән: даруы килде. Килүе генә Зәмниха йөрәгенә шырпы сызгандай итте: Әхмәтгалим шуннан алдагы көнне вафат иде. Дарулары кыйммәтле дип, Зәмниха аларны, кире хуҗасына салсынга, Рәгыйдә кулына тоттырды. Үз башы мәет артыннан булган борчулар белән каткан иде.

Зәмниха, ире соңгы сулышларын алганда, якындагы барлык балаларын чакыртты. Әхмәтгалиенең кайта алмасын белә иде. Хәлимәбикә белән Газизҗан тиз арада килеп җитте. Ямьбикә болай да, өй салабыз, тәпи йөрми торган балам бар, кеше карарга, ашатырга кирәк, димичә, ике өйне бер итеп йөри иде.

– Берәр нәрсә булмагандыр бит? – дип сорады аның атасы яныннан соңгы кайтуында Габделкасыйм.

– Без бүген эштән туктарбыздыр инде. – Булды... Әтәй вафат... Габделкасыйм әллә нишләп китте. Ул да бабасы болай тиз китеп барыр дип уйламаган иде. Мондый чакта әйтеләсе сүзләрне көч-хәл белән әйтте.

Әхмәтгалимне озаттылар. Өйдәге күп әйберне селте белән юдылар, стеналарны ком белән үк чистарттылар, мендәр-ястыкларны, җилләтергә дип, ишегалдындагы арбага чыгарып салдылар, юрганнарны-җәймәләрне бауларга элделәр. Башка бер вакыт булса, андый хәлләрне күргәндә, бу йортны җәйгә каршы җыештыралар, дип сөенеп узасың. Хәзер болар барысы мәет чыкканнан хәбәр иде.

Җеназадан соң күршеләре дә дәшүгә карамастан, Ямьбикәләрнең йортына җыелдылар. Табын тын, сүзсез иде. Әтиләрен башка вакытта гел искә алган, рәхмәтле булган балалар да, «бабай-бабай» дип өзелеп киткән оныклар да берни сөйләшә алмады. Өйдән Әхмәтгалим белән бөтен ямь киткәндәй тоелды.

Кияүгә чыкканнан бирле Хәлимәбикә Тәкәнештән кайтуын сирәгәйтте, каенанасы белән каенатасын олылыклап, күбрәк ир ягына бара иде. Әнәйгә хәзер аның юклыгы да нык сизелер, дип уйлады Ямьбикә. Ярый да Рәгыйдә белән Галинур әле янында, авыр эшне аннан эшләтмиләр, яшәрлек ризыкны да, башкасын да табалар.

Гомер бакый Зәмнихаларның өе тулы кеше булды. Күршесе дә, туган-тумачасы да, белешләре дә өзелмәде. Алар хәзер дә килер инде ул килүен. Аларның килүе дә кайчан гына гөрләп торган өйдә иренең юклыгын гына исенә төшерүе бар... Әнисенә карады, ул чиге булмаган уйлар диңгезендә йөзә, карашы кайлардадыр еракта иде. 

Чәйдән соң Зәмниха, әллә сагышланыр, әллә булган сагышын таратыр өчен, Шүләнгернең чишмә буйларын исенә төшергәндәй, инеш буена, тирәкләр янына китте. Авыр көнендә кешеле йортта күз көеге булып йөрисе килмәде. Ул су юлында күңеле белән көткән, теләгән беркемне дә очратмасын бик яхшы белә иде.

Өскебашның су юлы да Шүләнгернекенә бик охшаган икән. Ул элегрәк моңа игътибар да итмәгән. Анда да алар янында гына иде чишмә тыкрыгы. Әхмәтгалим белән сөйләштергән тау юлында мондагы кебек үк киң ябалдашлы, куе яфраклы ботакларын иеп утырган карт тирәкләр үсә иде. Сине көткәндә, ябалаклар белән сөйләшеп тордым, дигән иде Әхмәтгалим. Бар микән монда ябалак? Әллә урманда гына яши микән алар? Ничек тирәк янында моңарчы бер тапкыр да озаклап тукталып тормаган Зәмниха?.. Чишмәгә каршы калкулыкка алъяпкычын җәеп, бик озак утырды ул: бер еламсак байгыш кына да аваз салмады. Эч поштырып, инештәге бакаларның гына тавышлары килеп-килеп китә иде.

– Су буйларыннан кошлар да качкан икән, – диюе генә булды, авыл өстеннән – Түбән урам ягыннан бер тилгән очып килде дә шунда чемченеп йөргән бәбкәләргә ук кебек ташланды. Чирәмлектә каз саклаучы малай ераккарак утырган иде – таягын да атып карады, тидерә алмады. Аның бер бәбкәсе тилгән белән очып китте. Кушканны җиренә җиткереп үти алмаган малай, әтиләр ни әйтә инде дип сукранды, бераздан еларга ук тотынды. – Борчылма, яным, – дип эндәште Зәмниха. – Безнең әле бибиләребез чыкмаган. Әниеңә әйтерсең: берсен сезгә бирермен. Кичәдән бирле мәет исен сизгәндәй, безнең йорт өстендә бөтерелгән тилгән булгандыр ул, дип уйлады Зәмниха. Су буенда чары бар, җанварларның бары бар, диләрме әле? Әйе, су буенда агачлыклар үсә, аларда ерткычлар да качып тора торгандыр. Яңа гына күзе ачылган каз бәбкәсен алып китте бит тилгән! Борынгыдан калган шушы мәкальне әйткәндә, Зәмниханы төзәтә – әйткәнен үзгәртә иде Әхмәтгалим:

– Ындырында чары бар, күзе ачның бары бар...

Анысы да хак. Ындырларында кибәк булса да калганны сизүчеләр, шул кибәкне үзләренә тартып алыр өчен, никадәр алдаганнар икән Зәмниханы. Авыру хакы, балалар хакы да димәгәннәр. Ул чегәннәргә үпкәләми дә. Алар – узгынчы халык. Бер китә. Синең бәгырь кисәгеңне тамырыннан өзеп алган кайберәүләр белән алга таба да яшисе. Ындырларын бушаткан, табыннарын тараткан, балаларын, туган-тумачаларын йортсыз-җирсез иткәннәр белән чагыштырсаң... Үзе дә җирсез халыкка бөтенләй рәнҗемисең. Чегәнгә китә язган бер пинжәк – байлыкмыни ул?! 

7  Чар – кибәк.
8 Нәрәд – колхозда көндәлек эшләрне билгели торган иртәнге җыелыш

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: