Татар кызы (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Зәмниха, егет үзләре турында белешер дә, бер-бер гаепләрен табып, яучы җибәрмәс дип, бик курыккан иде. Аларның өендә бер кочак, берсеннән-берсе чибәр җиткән кызлар. Эшкә иллә дә булган сеңлесе Ләмиганың авызыннан сүз ала алмассың, кирәкмәгәнгә кысылмас, кешене тикшермәс. Зәлиханың, әле үзләреннән бик кече булса да, уңганлыкта бер дә ким түгеллегенә, үткен теллелегенә, үзсүзлелегенә шаккатарсың. Уенда да малайларны уздыра, ачуын чыгарсалар, кирәкләрен бирергә дә күп сорап тормый. Үсеп, Әхмәтгалим кебеккә барса, кирәген бирә дә бирә ул аның. Зәмниха шуны күз алдына китереп, борчыласы урынга, рәхәтләнеп көлде.

Зәмниханы, әти-әнисен белгәннәр Гөлшикәргә бөтенләй аптырый. Кемгә охшаган ул сезнең, диләр, һичнәрсәгә исе китми торган чыкылтык кызый. Берсеннән-берсе чибәр кызларның, бер өйдә үссәләр дә, бердәй тырыш булсалар да, холыкларының калган яклары нык аерыла. Һәрберсе нәселеңнең кеменәдер тарткандыр инде. Нәселен кумаган эт булмас, дигәндәй, гаярьлекләре, дөньяны аңлаулары, авыр чакларда куркып калмаулары белән, энеләре Зәмниха апалары шикелле. Олыны олы итәләр, кечене – кече. Кирәк урында әдәпле дә була беләләр, бер-бер килешсезрәк эше чыкса, уңайсызланалар, әти-әниләреннән аерата читенсенәләр.

Гел үзләренчә яшәргә, иреккә омтылган Гөлшикәр белән Зәлиха да начар түгелләр түгелен, кыр-йорт эшләрендә дә ирләр кебек алар да. Кулларыннан көрәк-чалгы, өсләреннән йөк төшми торган кызларын әтиләре, җигүле атларым сез, дип юкка сөймидер. Зәмниханың үзе кебек ирдәүкәрәк булып үссәләр дә, вакыты белән чытлыклыкларына, көязлекләренә чама юк. Тик менә каян килгәндер аларга бу кадәр үзсүзлелек?! Зәмниха әти-әнисе әйткәннән чыгу түгел, сүзләренә катнашмый да, кушканны эшләп яши бирә. Кыз боларны юкка гына уйламады, сеңелләре турында ишетер дә Әхмәтгалим үзенә өйләнмәс дип курыкты.

Юкка курыккан икән. Егет вәгъдәсендә торды. Иртәгесен үк сорарга килеп җитмәсәләр дә, атна-ун көн узуга, кызга яучы җибәрде. Бер ыштан балагын өр-яңа кәлүшендәге йон оегына кыстырган яучысы да җәяүләп түгел, Әхмәтхәсән аганың шәп атларына утырып килде. Мондый матур, елкылдап торган атны күрше малайларының һич күргәне юк иде. Барысы аның тирәсенә җыелды, тәңкә бизәкле тарантасын капшарга тотындылар, хуҗадан курыкмаганнары йөрәкләре җитеп утырып та карады. Зәмниха, капка төбендә шау-шу килгәннәрен ишетеп, кунаклар барында тынычрак торыгыз дип әйтергә алар янына чыкты. Малайлар дәшкәнен дә көтмәделәр, кызның сөннәт пәкесеннән шүрләгәндәй, кайсы кая таралышты.

– Атлары да үзе кебек матур икән, – дип куйды Зәмниха, тиздән, бик тиздән шушы тарантаска утырып, урман юлы аркылы җилдереп, икенче авылга китәсен уйлап. Ул өйдәгеләрне инде ризалатып өлгергән, яучы сүзен аяк астына салмасларына ышана иде.

Әхмәтгалим Шүләнгердән бик дәрт белән кайтып китсә дә, икенче көнне дә, өченче көнне дә нигәдер хәбәр салмады, Габделбасыйр карт турысына кичләтеп, тагын бер кат Зәмниханы күрергә дип тә килмәде. Аның көтәчәген белә, бер күрүдән яратып калганлыгын тойган иде. Баштан ук ел буе күрешкәләп йөрергә уйламады ул, эшне кызуында сугарга, әти-әнисеннән хәер-фатиха алып, яучы җибәрергә карар кылды.

Ярәшү вакыты кичектерелүнең үз сәбәпләре бар иде. Әхмәтгалим Шүләнгергә Зәмниханы эзләп барган көн Әхмәтхәсән аганың сату эшләре белән ераккарак китеп калган чагы, аның кайтуын көтәргә кирәк иде. Өйдә юклыгы атнага сузылмаса да, атасы мәшәкатьле юлдан кайтып керүгә үк, өйләнү турында сүз катарга яхшысынмады.

Башлы-күзле булырга теләвеңне әти-әниеңә әйтү җиңел эш булмаса да, озакка да сузмаска уйлады Әхмәтгалим. Бер кичтә бергәләп, абзарга маллар карарга чыккач, җаен туры китереп, Урта Шүләнгер җыенында Зәмниханы күрүе, бик тә ошатуы, аннан үзен дә очратып сөйләшүе, тел төбен тартып каравы, бик тә шуңа өйләнәсе килүе турында сүз кузгатты.

Җиһан карчыкның – сыер савып, лапас эчендәге баз өстенә сөтләр урнаштырып, тегесен-монысын карап йөргән чагы, Әхмәткәрим бакчада түтәлләргә су сибүдә иде. Ата кешегә Әхмәтгалимнең мондый итагатьлеге, үзенә хөрмәт белән каравы, зур эшләр башкарганчы, башта аның белән аерым киңәшүе ошады, тик үлеп үк бетмәгән өметләренә балта чабуы гына бераз күңеленә тиде. Әхмәтхәсән инде ныклап ышанды: улы алга таба читкә китеп укырга бер дә җыенмый. Ярар, безгә түгел, аларга көн итәсе, дип уйлады, җаны теләгән җылан ите ашаган.

Әхмәтгалим:

– Әтәй, кыз бик ошады, мәһәргә нәрсә сорасалар да, кызганма, вәгъдә итче. Бу яхшылыгыңны онытмам. Өскебашта андый чибәр кызны гомер күргәнем юк! – диде.

– Чибәрлеккә өйләнмиләр, улым. Аның вакыты кыска. Уза да китә ул. Уңган, булдыклы, үзеңә иптәш булырлык хатын кирәк.

– Зәмниха нәкъ шундый, – диде Әхмәтгалим. – Урманны ярата икән. Гарәфетдин, балта эшен дә эшлиләр алар, үзе дә, сеңелләре дә – ирдәүкә, – ди.

– Мактадың, – дип көлде Әхмәтхәсән. Аның үз өендә дә кызлар шундый булып үскән иде.

– Син сораганга гына әйттем.

– Килен каенана туфрагыннан яратыла, диюләрендә күпмедер хаклык бар. Син ошаткан кыз Җиһаным шикелледер, димим, Айбануыма бик тә тарткан алайса. Тәрбия дилбегәсен кулында нык тотса да, җебегән, ир-ат күзенә генә карап торган кызлар үстерергә бервакытта да кызыкмады Әхмәтхәсән. Аныңча, тормышны тартышырлык, кирәк чакта киңәшен бирерлек хатын-кызлар белән яшәү җиңелрәк тә, күңеллерәк тә иде. Айбану хәл белергә килеп кенә киткәндә дә, тик тормый, сөйләшүе-эше бергә, әнисенә әллә никадәр ярдәмләшеп өлгерә, гөлдер-гөлдер килгән тавышы белән өйләрне ямьгә күмә.

– Айбануга охшаган икән алайса, – дип, үз сүзен тагын бер кат ныгытып куйды ул.

– Әйе. Монысын да әйтимме-юкмы дип тора иде, эчендә калдырмаска булды Әхмәтгалим: – Им-томчы да, кендек әбисе дә әле ул, сс...

– Кияүгә дә чыкмаган килешме? Хатын кеше түгелдер?

– Юк инде.

– Алай икән...

Әхмәтгалим сөннәтче диям дигәндә генә төртелде. Анысын сүз җаена ничек кертергә белмәде.

– Эшкә яшь комачауламый. Миңа батыр кызлар бик ошый. Апага бер дигән җиңгәчәй булыр. Ул да малайлар кебек бит. Үзең дә шулай дисең әнә.

– Әйе. Безнең Айбану эшнең кайсыннан да куркып тормый. Ут борчасы ул. Нәрсәгә тотынса, шуны булдыра.
Әхмәтхәсән балаларының һәркайсы тырыш, игелекле, тәрбияле, барысы күңеленә якын иде, әмма дә ләкин кызларын башка бер төрле, кешегә китәселәр, дигән уйлы – эчке өзелү белән яратты. Малайлар белән ярышып үскәч, нинди булсын, малайша инде, дип көлә иде Айбануыннан. Әхмәтгалим менә Зәмниханы да шундый дип сөйләп тора.

– Алайса килен үзебезгә төс булып килә икән, – дип, соңгы тапкыр нәтиҗә ясады Әхмәтхәсән. Бу сүзләр улына канат үстергәндәй булды:

– Әле шунысы да бар... Авылда никадәр бала туа. Сөннәткә утыртырга кеше таба алмыйча тилмерәләр. Шул якның сөннәтчесе дә ул!

Әхмәтхәсән ага шаккатты. Бераз тын торды да:

– Булганнан барысы да була, – дип куйды.

– Без инде сөннәтле. Өскә пәке тотып килмәс, – дигән булды Әхмәтгалим.

Бала табасы хатынга эш белүнең артыгы юк. Һм... сөннәтче әбиләр күргән юк иде, гомерең булса, улың булса, аны күрү бәхетенә дә ирешәсең, – дип, сүзен дәвам итсә дә, әтисенең аптыраш катыш шаккатуы һаман йөзеннән китмәгән иде.

– Шулай, шулай...

– Улым, тик менә эш белү дә бер нәрсә генә әле ул. Тырышлыгы да, сәламәтлеге дә кирәк хатын-кызның. Әйтик, безнең – Заһирныкыларның нәселендә тын җитмәү хастасы борынгыдан килә.

– Авылда үпкәсе кабарып, сулыш юллары ялкынсынудан терелә алмыйча китүченең саны юк! Нәселдән килгән чирең булмаса, йогышлы эзләп таба кешене барыбер.

– Бума чиреннән үлгән туганнарын күп күргәнгә генә әйтүем.

– Нәсел чылбырында бер дә өзелми торган нәрсәләр дә була диген, ә...

– Кешене югалту тавыкны, казыңны югалту гына түгел ул, улым. Аның әле үзең тәрбияләп үстергән кош-корты да кадерле, җаныңа якын.

– Шулай, шулай, – дип, атасының һәр әйткәнен раслап торды Әхмәтгалим.

– Өч айлык энем Әхтәмҗанның 1858 елның 26 апрелендә шул хасталыгы аркасында вафатыннан соң бик авыр булды. Абыеңның Ләмигасы әнә унбиш көн генә яшәп калды бичаракай. – Әтәй, алай дисәң, бөтенләй башка нәселдән булган әнәйнең дә шул ук чир бит. Менә, яраткач өйләнгәнсең, хасталы дип тормагансың.

– Өйләнгәндә, хатын-кызның авырганлыгын-авырмаганлыгын каян беләсең аның?! Әхмәтхөсәен белән Шәмсебануларның әниләре дә бер дә кыска гомерле булыр кебек түгел иде. Оныкларның ятим калмавы да кирәк миңа.

Шулай дип әйтсә дә, Казаклар чибәре, Гыйбадулланың яман күзләрдән саклап үстергән Шәмгыйҗиһанын тәүге күрүендә үк бик яраткан иде ул. Күңеленә бер кертеп утырткач, кемлеген дә сораштырып тормады – андый эшне әнисенә, аның кеше арасына күп чыккан, башка авылларны да яхшы белгән түтәйләренә калдырды.

Гөнаһ дип, авызына бал капмаган, хаҗга барганда, юлда кымыз да эчмәгән әтисе Камалетдин яшисе дә яшисе кебек иде әле. Күршеләреннән эч зәхмәтен йоктырып, кырык җиде яшендә китте дә барды. Яхшы хәтерли: алтмыш дүртнең 26 июле иде... Тормышлары да яхшы иде, әнисе мең үләннең сыйфатын белгәндер. Нәүбәһар карчык озаграк та яшәгән иде дә, барыбер аякта нык чагында, алтмыш тугыз яшендә, авылда йогышлы ютәл котырынганда китеп барды...

– Алай да сүзем шул: хатын-кызның сәламәтлеге бик кирәк. Минем кебек берсе арты икенчесен югалтырга язмасын, – диде Әхмәтхәсән.

– Амин, яхшы сүзеңә рәхмәт, әтәй. Мәһәргә ни бирербез соң? Аларның тормышлары начар булмаса да, безнеке кебек түгел инде.

– Бай, ярлы дигәннән... Никахлар вакытында бала чагымнан ук өстәл артына утыртыла, шул вакытта бер нәрсәне күзәтә идем. Түтәйләр өчен мәһәрне кияүләр бик аз бирсә дә, безнекеләр калымга берни кызганмый, кеше кебек кырык-алтмыш тәңкә белән генә канәгатьләнмичә, шактый күп, вакыты белән өч йөз көмеш тә сала, янына бүләкләрен дә өсти. Беренче булып өйләнгән дәү әтидән82 бабайлар жәлләмәсеннәр дә инде. Биктимер абый Бибиләмига апага өйләнгәндә дә мин моңа аптырамаган идем әле. Аннан туй арты туй карый торгач кына башка бәрде. Әтәйгә ризасызлык белдереп, безнең дә артык акча юк, дидем. Улым, син өйләнгәндә дә шулай булыр, диде ул. Яңа тормыш башлаганда ярдәм кирәк. Кызларыма да бирнәне булдыра алганча, мулдан җибәрдем мин.

– Үзегез бер дигән Айбану апамны нибары йөз сумга килештегез! – диде Әхмәтгалим.

– Акчада, байлыкта гына да түгел хикмәт. Нәселе яхшы булсын кызның да, кияүнең дә. Айбануның мәһәренә каршы төшмәдем, арттыртмадым, кияве Ибраһим атасы Мөхетдин кебек үк тырыш, акыллы дип уйладым. Яхшы көн итәсе, кеше күзе тимәсә, алдан ук күренеп тора иде. Инде менә, ничек яшәүләрен дә күргәч, күңелем тыныч.

– Әтәй, кеше каршысында ким-хур буласы килми, ни сорасалар, Зәмниха өчен дә шуны бирербез, яме.

– Миннән калмас, – диде ата кеше бу хакта үзеннән узып алдан сүз әйткән улына коры гына.

Үзара киңәшеп, яучыга, әле яшьрәк булса да, безне дә, Урта Шүләнгерне дә яхшы белә дип, үзе Югарысына – Әбүбәкер исемле берәүгә чыккан Бибимәрфуганы – Баһаветдин абзыйларының кызын җибәрергә булдылар. Бу турыда әниләре белән иртәнге чәйдә сөйләшергә килештеләр.

Әхмәтхәсән Шәмгыйҗиһан белән киңәш-табыш итешсә дә, сүзен исәпкә алса да, карчыгы иренә бервакытта да каршы килүчеләрдән түгел иде. Алай да улларына хатын-кызны, әнине санларга кирәклекне гел үз үрнәгендә күрсәтә килде ул.

Башка чыккан Әхмәтхөсәенгә энесе кемгә өйләнсә дә, барыбер булачак. Ул да, Әхмәтгалим үзе дә тормышның һәр ягын күргән аталарының дөрес карарга киләсенә ышана, бар эштә, бар уйда аның фикеренә таяна. Әхмәткәрим әле яшь. Гореф-гадәт бозылса бозылыр, йортта уртанчы улны калдырасы, өйләндереп, кечесен башка чыгарасы булыр. Аның турында бергәләп киңәшеп, килен төшкәнче, үзара хәл итәргә кирәк.

Әхмәтхәсән хәзергә бу хакта сүз башламады:

– Инде иманлы, намаз-ниязлы, ата-ананың кадерен белүчән килен булсын. Кушылган кешеңнең кыз туганнарыңны да якын итүе бик кирәк. 

Абыйлы, энеле булуның шундый ягы да бар әле, – дип, бераз күңелен борчып торган башка әйберләрне әйтә башлады.

– Анысы шулай, әтәй.

– Өйләндем дип, хатын сүзенә ияреп, Айбануга да, Шәмсебануга да кырын күз белән карамассың. Алай булыр дип уйламыйм. Колагыңа гына киртләп куям.

– Мине белмисеңмени, әтәй?! Кызларны түгел, абыеңны, энекәшеңне дә ничек рәнҗетерсең?! Әле бит туганың син килеп йөриячәк төп йортта да каласы.

Сүз бөтенләй көтмәгәндә, соңгы вакытларда Әхмәтхәсән уйлап йөргән әйберләргә таба борылды. Эндәшми генә калдырыргамы? Әллә соң, бер тапкыр сөйләшә башлагач, хәл итеп кенә бетерергәме? Аннан Әхмәткәрим, әниләре белән аерым киңәшерләр.

– Синең белән яшәргә уйлап торам, улым. Инде дә, үзем башка чыгам, дисәң, Әхмәткәрим белән дә калырга риза.

– Син ни теләсәң, шул булыр. Энекәшкә өйләнергә иртәрәк әле. Болай да сезнең белән яшәп китәсе дигәндәй. Алга таба күз күрер.

– Фикерең дөрес, улым. Болай гына, сүз уңаеннан әйтүем.

– Ничек телисең, ул ничек тели, шулай булыр, әтәй, – диде тагын бер кат Әхмәтгалим, атасы сүзенә бу мәсьәләдә дә һичбер каршы төшмәячәген белдереп.

– Бездән китсәң, энең тормышын җайлашырсың, апаларыңны ярдәмеңнән ташламассың. Шулай буласына сүз бирсәң, мин дә син сайлаганга ризамын да ризамын.

Әхмәтгалим атасының шулай гел уңайга, яхшыга гына сөйләп утыруына бик сөенде, үзе дә әледән-әле баш селкеп, әйе, дип кенә утырырга тырышты.

– Мин инде, беләсең, киленне түгел, биткә кунган чебенне дә рәнҗетә алмыйм. Аллага шөкер, олы киленем дә, әнәй, дип өзелеп тора. Кайсыгыз безнең белән яшәргә теләсә, йортта шул калыр, – дип сүзгә кушылды эшләрен бетереп алар янына килгән Җиһан карчык.

– Күңелең сыерда, сөттә булмаган бугай, гел безне тыңлап торганга охшагансың, – дип шаяртты Әхмәтхәсән.

– Улыңа алайса, фәлән-фәләнгә өйләним әле дип, синнән ризалык сорыйсы калмады.

– Миннән серегез бар дип уйламадым. Ишегегез ачык булгач, сүзегез лапаска да ишетелеп тора шул.

Сүзне өйгә кергәч тә, артык куертмадылар. Чәй өстәле янында абыйсының исәбен Әхмәткәримгә әйттеләр дә әлегә Әхмәтхөсәеннең үзенә генә ишеттерергә дип йөгерттеләр. Шул кичне кызны күреп сөенче алыр өчен шәп атлар җигеп, Әхмәтгалим бераздан Урта Шүләнгергә кичке уенлыкка элдерде. Аңа Зәмниха вәгъдәсен биргән кебек иде инде.

Кыз сорарга баруның да үз тәртибе бар. Шул көннән Әхмәтхәсәннәр йортында хәзерлек эше башланды. Каралты тирәсен тагын да ныграк тәртипкә китерделәр, яучыны җайладылар, бүләкләрне, башка кирәк-яракларны барладылар. Өстәл артында сүз үзеннән-үзе һаман әлеге дә баягы өйләнүгә килеп тоташты.

Әхмәтхәсән гомер бакый ишле гаилә белән яшәргә хыялланды, тик инде икенчегә, анда да бик яратып алган хатынының да сәламәтлеге җитәрлек нык түгел иде. Шуны белгәнгә, бала тап та бала тап, дип бимазаламады, тапканнары үлгәндә, гаеп ташлап битәрләмәде.

Җиһан карчык кечкенәдән күкрәк чире белән авырды. Бигрәк тә җәйләрен сулыш юллары кысылудан, тамагы кычытудан зарлана. Болынга, урманга чәчәкләр җыярга йөрсә дә, исләреннән төчкерә, буыла башлый. Кышны җиңелрәк чыкса да, эсселәр киткәч, аңа урынны ишегалдына җәяләр. Хәтта арба өстендә дә йокыга китә алмый ул, һаман һава җитми, ди, күп вакыт капка асты ачыгына йөзен куеп ята. Әхмәтхәсән инде бу хәлләргә күнекте. Ишегалдының кай ягында җил көчлерәк булса, урыннарын шунда күчерә. Инде гомерле генә булсын.

Карт тәрәзәсе укалы шкафтан кирәкле кәгазьләр сакланган агач тартманы алды. Анда ул үз кулы белән язган, ясаган нәсел агачы саклана. Әхмәтхәсәннең күзләре әлегә яхшы күрә иде. Шулай да, яктыда җентекләп карарга теләгәндәй, аларны алып, түр тәрәзә төбенә килеп утырды.

Бу язуларны Әхмәтхәсән хәтерендә саклаган истәлекләрдән файдаланып төшерде. Аңа үзләренең белгәннәрен атасы Камалетдин белән Заһир бабасы сөйләгән иде. Аларга әтиләре онытмаска нәзер итеп әйтеп калдырган. Яхшы кәгазен кайтартып, әйбәтләп ясарга да түр почмакка элеп куярга кирәк. Туачак оныкларыма да онытырлык булмасын, дип уйлады карт. Ул белгән Дусай нәселенең тамырлары унҗиденче гасыр башыннан килә. Дусай улы Бохар, аның баласы Тукмөхәммәт, Тукмөхәммәтнеке Иманай булган. Болар барысы да шәҗәрә кәгазендә бар. Мәгънәле, башкачарак матур исемнәр.

Иманайдан 1745 тә Сәләй туган. Ә бит аның нәселе болар белән генә бетми. Ата-бабаларының башка балалары да бар! Ул аларны да белергә тиеш. Сәләй бабасының гына Заһирдан тыш ничә улы теркәлгән шәҗәрәгә! Барысы да язылган дип уйламый ул. Сәмигол, Ишмөхәмәммәт, Нәзир... Бар хәтерләгәне менә шул. Һәрберсенең тугач вафаты да, чирләп, иртәрәк дөньядан киткәне дә булгандыр. Бигрәк тә алдагысы, татарның иле кебек, тузанга күмелгән, онытылган, оныттырылган...

Әхмәтхәсәннең күңеле тулды. Ул бу кешеләрнең берсен дә догасыннан калдырмый иде. Исемләп белмәгән туган-тумачасын да төрле сүзләр белән искә алып уза. Ходайдан һәммәсенә җәннәт урыннары, сират күперләрен җиңел кичтерү, гөнаһларын ярлыкау сорый. Йокларга ятканда да, миннән дога өмет иткән ыруым рухына дип, дога кыла.

Әхмәтхәсән башына кинәт карчыгым нәселен бер дә белмим икән бит дигән уй килде. Әтиләре дә ата-бабаларының гына исемен әйтеп калдырган. Болай бер дә дөрес түгел кебек күренә. Анадан ала да туа, кола да... Аның кемлеген белү ничек мөһим булмасын. Борынгы заманнарда хатын-кыз бала тапканда да, чирләрдән дә еш үлгән. Күпләр берничә өйләнгән. Хәзер дә шулай әле ул! Бөтен кеше тазалыкны кайгыртмаганда, чын дәвасы табылмаганда, чират килгәндә83, кая качасың?..

Бу шәҗәрәдә ир-атларның да барысы язылмаган, әниләргә урын бөтенләй табылмаган икән... Моны нәсел агачын кору тәртибе, диләр дә. Әхмәтхәсәннең хатын-кызларны керткән, һич югы нәселнең дәрәҗәле заты булган шәҗәрәләрне күргәне булды. 

82 Дәү әти – әтинең агасы.
83 чират килгәндә – эпидемия вакытында

 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: