Татар кызы (дәвамы)

(Башыннан укыгыз)

Өченче бүлек

Син – тирәктер, ә мин – тал,

Сөя алсаң, сөеп кал.


1

Зәмниханың япь-яшь килеш яңа төшкән йортында солдат хатыны булып яшәп калачагы уена да кереп чыкмаган иде: ире сугышка башыннан ук эләкте.

Китәргә хәзерләнеп йөргән көннәренең берендә Әхмәтгалимнең үзе белән солдат хезмәтенә алынасы яшьтәше аларда иде. Сүз исән кайту, сугышта яраланулар тирәсендә бөтерелә башлагач, ул, Зәмниха белән Җиһан апасының күңелләрен күтәрмәкче булып, сүзне уенга борып маташты:

– Тапкансыз кайгырыр нәрсә, плингә төшәрбез дә мимеч1 ризыгы ашап, бүксә симертеп ятарбыз.

Әллә никрутның2 шаяртып әйткәннәре фәрештәләрнең амин дигәненә туры килде, төньяк-көнбатыш фронтка эләккән Әхмәтгалим сугышның башында, иң кызган чагында әсирлеккә төште. Ул килеп эләккән җир төрле бараклардан торган Вюнсдорф лагере иде. Татарның күплеген, динилеген күрепме, лагерьда, озак та үтмәстән, зур гөмбәзле, биек манаралы мәчет төзеп куйдылар. Театр, китапханә инде бар иде. Боларга Галим шаккатты.

Тоткынлыкта вакытта Әхмәтгалим, сугышның ниндиенә ялгыз баштан керсә дә, урыслар җиңеләчәк икән әле, дип уйлады. Бергәләп сугышса да, башка илләрдән хәле хөртирәк иде аның. Армиядә һәр нигә кысынкылык, тәртип юк, солдатка хөрмәт юк. Көмеш кашык белән яхшы тәлинкәләрдән ашаган, шикәр салып, чәй-каһвә эчкән алман сугышчысының ризыгы рус солдатының ике ятып бер төшенә керми. Әгәр рус армиясе мондый зур сугышларга әзер булса, кеп-кечкенә Германиянең һөҗүменә каршы тора алмас, миллионлап солдатын тере килеш аның кулына тоттырыр идемени? Ел дигәндә, никадәр җирен югалтты Рәсәй. Туган якларында да шул турыда, илнең киләчәге хакында сөйләшәләрме-юкмы – белми, боларны ачыктан ачык язарга шүрли, әмма дә ләкин, минем өчен борчылып ятмагыз, монда барысы да яхшы, тамак тук, өс бөтен дип, хат салган һәм шуңа җавап көтә иде Әхмәтгалим.

Көткәндә, һәр сәгатең, минутың озыная. Көтәр түземлеге калмаганда, Зәмнихадан хәрефләре битләренә җем-җем тезелгән җавап килеп иреште. Әсирлектәге Шүләнгер кешесенең, ашарына җитмәүгә түзә алмыйча, киптергән җиләк белән чикләвек булса да салыгыз, посылкага рөхсәт бар, дигән хаты килгәнлекне язган иде ул. Артыннан ук, тамагың туярлык ашаталармы, авырткан, гарипләнгән җирең юкмы, бик сагынмыйсыңмы дип, иренең сорауларына җавап бирүдән битәр, үзе сорау яудырган булып чыкты. Әхмәтгалимгә немец ягы ризыкка кыенлык кичерә башлаган, әсирләргә туганнарыннан ризык соратырга ярый, әмма ач икәнлекләрен язу тыела, дигән сүзләр ишетелгән иде. Гарәп язуын кем укып торган, татарчаны кайсы юньләп аңлаган, тикшергән, ач мин, дип язса да язгандыр, дип уйлады.

Алманча яхшы гына пупалаганын3 күргәч, Әхмәтгалимне баракта озак тотмадылар – зур җир биләүчегә анда ук яшәү шарты белән хезмәткә җибәрделәр. Ул яңарак кына лагерь лавкаларының берсендә агачтан ясаган әйберләрен, көнлек эштән алып кайткан ризыкларын саттыра башлаган иде, монысына бөтенләй сөенде. Болай да алдынгы илләр тормышын барып күрәсе, алманнардан эшкә өйрәнәсе, техникалары белән танышасы килгән иде аның.

Урнашкан йортының китапханәсе бай иде, авыр кыр эшеннән бушаганда, агротехникага кагылышлы китаплар укыды, үзе өчен яңа игү алымнарын кырда сынап карады Әхмәтгалим. Хуҗалар урыс саналган татар тоткынының тел белүенә дә, эшкә кулы ятуына да, әдәбенә дә, динилегенә дә таң калды. Солыхка кул куелып, сугыш тәмамлангач, Әхмәтгалим белән елый-елый хушлаштылар, монда кал, яшь хатын алырсың, теләсәң, үзебездә торырсың дип үгетләделәр – каласы итмәде, Зәмнихасын, балаларын сагынганын әйтте. Берничек җаен таба алмагач, аларны да үзеңә алдыра аласың, дип тә карадылар.

– Туган җирне монда алып килеп булмый шул, – диде. Әхмәтгалимне хуҗалары шыплап әйбер тутырган ике зур чемодан белән озатты. Монда барометр да, яшелчә орлыклары да, эш кораллары да, тукыма-сабын ише нәрсәләр дә, үзе укыган кайбер китаплар да бар иде. Әхмәтгалим, шуларны күтәреп, ноябрьнең егермеләренә Өскебашка кайтып та төште.

Зәмниха шәп киемнәрдә – өстенә сукно пальто, фетр эшләпә, аягына кара күн ботинка кигән, муенына шарф ураган иренә тартым адәмне тәрәзә пәрдәләрен тартып торганда күреп алды. Үз-үзенә ышанмыйча, тагын да ныклабрак карады. Пар нарат яныннан узып, өйләренә якынлашучы ир-атның кемлеген чын-чынлап аңлау белән җаны табан астына төшеп киткәндәй булды. Үзен кулга алырга тырышты. Киң итеп сулады да:

– Әхмәтгалим! Исән! – дип кычкырып, җан-фәрманга каршы алырга йөгерде. – Әнкәй! Балалар! Әхмәтгалимем кайткан!

Зәмниханың чәриләгән тавышын йорттагы бар кеше ишеткән һәм артыннан ук урамга сибелгән иде. Сөенәсе, көлешәсе урынга, Шәмгыйҗиһан карчык еларга тотынды, аңа, берни аңламастан, балалар да кушылды. Зәмниха гына, Әхмәтгалимне беренче күргәндәге шикелле, каршысында җемәеп көлеп, кочакка алганнарын көткәндәй басып тора иде. Барысы белән кочаклашып-күрешеп чыккач та, Әхмәтгалим тиз генә өенә кермәде. Йорт белән капка арасындагы утыргычка утырды да Ямьбикә белән Әхмәтгалиен ике ягына алды:

– Их, үскәнегезне дә күрми калдым, сез инде нинди дәү икән!

– Мин ападан да дәүрәк! – дип, Әхмәтгали кулларын югары күтәреп күрсәтте.

– Дәү инде, дәү! – дигән булды Ямьбикә. – Миңа – җиде, сиңа – дүрт.

Әхмәтгалим кызына юри генә әйткәнен аңлатып күз кысып алды да:

– Улым, яшең генә кечкенә синең, үзең бөтен малайлардан да дәү! – диде.

Аннан кесәсеннән чыгарып, икесенә дә әтәч кәнфит тоттырды.

– Мин моның кәгазен үземдә калдырам, – диде Ямьбикә. – Чәчүргечләр тартмасына салып куям.

– Мин әти бирәсе кәнфит кәгазьләрен кесәгә җыям, – диде малай, уйлап тапканына үзе дә канәгатьләнеп. Балаларының нык үзгәргәнен, сүзгә остара барганнарын, аны бөтенләй ятсынмаганнарын күрү Әхмәтгалимгә күңелле иде. Икесен дә үзенә тартып, җилкәләреннән кысып алды.

– Әтәй, авырттырасың бит! – дигән булды кызчык.

– Минеке бер дә авыртмый! Мин дәү инде! – дип кабатлады малай.

Икесенә дә нәрсә белән дә булса мактанырга кирәк иде.

– Мин күп итеп җиләк җыя беләм! – дип куйды Ямьбикә. – Савыт-саба юам. Синең чабатаңны да әйбәтләп бәйләп бирә алам. Әхмәтгалимнәр өенә гомер чабата кергәне юк иде. Балаларның аягына игътибар да итмәгән икән – икесе дә чабатадан утыра! Авыр булып китте. Алай да Туган ягың туган ягың инде. Хәерчеләр, ялангачлар иле булса да, үзеңнеке, дип уйлады әсирлектән котылуына, зур бүләкләр алып кайтып, барысын да шатландырасына, балалары исәнлеккә, урталарында утырганына сөенгән ир.

Ул да булмады, Шәмгыйҗиһан карчык, алъяпкыч почмакларына яшьләрен сөртә-сөртә, өстәл хәзерләргә кереп китте. Энесе әйберләрен күтәреп алды да баскыч төбенә илтте. Зәмниха, Галименең кайтканлыгыннан хәбәр салырга дип, туганнарына йөгерде. Ул да булмады, җизнәсе белән Ләмига апасының, Җәмигаттиләренең, Хөсәен балаларының, тагын әллә кемнәрнең Түбән урамга йөгергәне күренде. Айбану апасы гына һаман юк иде.

– Теге көнге кебек тагын солдатлар куып йөри мәллә? – дип көлде Әхмәткәрим.

– Аннан булыр.

– Нәрсә булыр? – дип сорады Әхмәтгалим.

– Авыл аша солдатлар тезелеп уза икән. Алгай ягыннан килеп, бездән соңгы тыкрыкка җиткәч, урманга борылган болар. Айбану апа соңгы солдатның арт ягын авылны чыкканчы көянтә белән каезлаган. Әле аннан соң да артларыннан китмәкче икән дә, берсе иптәшен кызганган, куркытыр өченме, тоткан да төбәми-нитми генә, апа ягына аткан. Тиюен тимәгән.

– Вәт шәп иткән! – дип көлде Әхмәтгалим.

– Апа кайтыр якка борылган да артын каплый-каплый йөгерә, ди. – Монда һаман төрле-мөрле хәлләр җитәрлек икән. Авыл кешесе шуның белән үз күңелен күреп, кәефен күтәреп яшидер инде, – дигән булды Әхмәтгалим.

Сүзне шулай йомгаклаганда гына, ухылдап-пухылдап, Айбану апасы килеп җитте:

– Әллә мин генә юк инде монда?

Аны бөтенләй ишетмәгән кебек:

– Апа, көянтәң атамы әле? – дип шаяртты Әхмәткәрим.

– Өйгә тагын бер солдат кайткан, киеме генә кешенеке төсле – мимычныкы.

– Кемнәр иде соң ул? – дип сорады Әхмәтгалим Айбану апасыннан.

– Кызыллармы, аклармы?

– Аны каян беләсең: әле берсе керә, әле икенчесе. Бала-чага куркытып, авыл аша йөриләр. Мин куып җибәргәч, бер дә узганнары юк.

– Шәп иткәнсең алайса.

– Шәбен шәп... Юарга салгач, күлмәк итәген карасам, арт турысы тишек. Тидергәннәр икән бит миңа тәки. Әле дә ярый исән калганмын.

Айбану борылды. Чыннан да, күлмәгендә зур гына ямау тора. Әллә ату белән атмауны аермаслык беркатлы инде апалары, әллә кызык ясап сөйли. Шулайдыр. Әхмәтгалим әсирлектә, әрсезрәк, тотнаксызрак санаса да, укымышлылыклары аркасында үзенекеләрдән алгарак куйган алман кызларын исенә төшерде. Аларга биргесез бит кыюлыкта Айбану апасы!

Көннең үткәне сизелмәде дә. Туганнар таралышты. Урыннар җәелде. Әхмәтгалим ак келәтнең киң сәкесендәге мамык ястыкларга, хатыны кочагына чумды. Ул Зәмнихасына төне буе чит җирләрдә күргәннәрен сөйләп чыкты. Боларны, бүгенге хәлләрне һич кенә дә башы аша уздыра алмаган хатын, ире сөйләгәндә, синме соң бу дигәндәй, әле теге төшен, әле бу төшен тотып-тотып карады. Аннан үз ире икәнлегенә шиге калмагандай, кочагына ныклап ук елышты.

Әкренләп көннәр, эшләр элекке агымына керде. Зәмнихага алда гомер гел шулай узар кебек иде. Гражданнар сугышы да тәмамланып, Әхмәтхәсән балалары, яңадан тәмам аякка бастык кына дигәндә, Әхмәтгалим тагын хәсрәтле уйлар белән кайтып керде. Гадәтенчә, күрешеп бераз тын алуга, дөнья хәлләрен сөйләргә тотынды.

– Тормышның кайларга таба китәсен беркем белми хәзер, – дип башлады ул сүзен.– Шунысы хак: байларга көн тәмам бетәчәк. Андый вакытта баймы син – юкмы, исләре китеп тормас. Барысының кеше хисабына юнәнеп каласы, ачының ашыйсы килер.

– Сугыштан соң хәерче азды шул авылда, – дип кушылды аңа Зәмниха.

– Әйе. Аларның ашарына да югында ике катлы пулатларың белән байлар исемлегенә керәсең дә керәсең...

Әхмәтгалим кайчандыр патша кадәр патшаны төшерәселәренә, крестьянга көн киләсен сөйләгәндә, бер дә ышанмаган, әмма каршы да төшмәгән иде Зәмниха. Бары да ире әйткәнчә булды. Хәзер ышанды. Әхмәтгалименең урыс-урагай арасында да, Казан байлары-муллалары эчендә дә белешләре күп иде, сөйләшкәннәрдер, кисәтеп куйганнардыр, дип уйлады.

– Зәмнихакаем, көч түгеп җыйган байлыкларыбызның берсе дә калмаячак. Тиз арада сүтеп, кайсын кисеп, кайсын болай гына су буендагы мунча янына төшереп өяргә кирәк,– дип дәвам итте Әхмәтгалим.
– Балалар үсеп килә. Кызларга аерым бүлмә кирәк, – дигән булды үзе ияләшкән тормыштан аерыласы килмәгән Зәмниха.

– Сыярбыз! – диде Галим. – Башкалар мунча кадәр йортта да ничәшәрләп яши. Безнең бер каты да алты почмаклы. Җәйгә ак келәте, чиннеге бар.

Әхмәтгалимнең ныклы карарга килгәнлеге, барысын да уйлап, аңа әйткәнче үк хәл иткәнлеге әллә кайдан күренеп тора иде. Күптән түгел әнисен югалткан, шуның хәсрәтеннән дә әле айнып бетмәгән ирен борчыйсы килмәде, кайвакыттагыча фикерен үзгәртергә маташмады Зәмниха.

– Их, әтәй-әнәй исән булса, – дип кенә куйды. – Менә кайда кирәк аларның киңәше.

– Инде үзебез – әти-әни, кече туганнарга киңәш бирерлек яшьтә. – Әхмәткәримне шуннан йорт салып башка чыгарсак була. Абыйларның йорт-җире безнекедәй шәп түгел. Бер өлешен аларга бирик.

– Башкаларныкы янында абыйларныкы да, апаларныкы да зур ул, карчык. Ярлы-ябагай алга таба уртакка көн итмәкче. Үзләренеке булмагач, хәллерәк тормышлыларның барысыннан нидер каерырга тырышачаклар.

– Бар көчеңне куеп, тырышлыгың белән тырмашып яшә дә... Нинди бай инде без?! – диде Зәмниха, ә бит кияүгә чыкканда, каенаталарының мул тормышына шаккаткан иде.

...Инде менә Әхмәтхәсән абзыйның тырышлык куеп салган бөтен каралтысы бер катлыга әйләнде дә куйды. Түбәсенең яңа гына буялган кызыл калайларын – абзар түбәләреннән төшерелгән тактага, абзарныкыларны имән кайрыларыныкына алмаштырдылар. Матур күрекле өйнең кыяфәте китте.

– Кешене бөтенләй пошаманга төшердек, – диде Зәмниха. Әхмәтхәсән әткәйләренә килен булып төшкән көннәрдә яшь наратлар төбенә ясап куелган ике кешелек утыргычта күбрәк ятлар ял итә, Әхмәтгалимен дөньяны башкача көтү уе баскан иде, чөнки әле бу, әле теге хәбәрләр Өскебашка көн саен булмаса, ай саен килә иде. Аларның чынга ашуын озак көтәсе булмады – авыл хәллеләренең соңгы байлыгын тартып алырга керештеләр. Иң элек Ямьбикә кызының каенаталарын урамга чыгарып ташладылар. Авылдашлары, абзар-келәтләрендәге ашлык, сыер-сарык кебек байлыкны гына түгел, кием ише әйберләрен дә, дәррәүләп килеп, сәгать эчендә йолкып-ташып бетерделәр. Ата кеше кызы бусагасына килеп егылыр, шул мәхшәрдә тора алмас дип көткән иде, ялгышты: түзде. Аннан, ире белән бер булып, төп йорттан чыгып, караучысыз күршеләренең чаршау белән бүлеп алынган аш-су почмагында аһ-зарсыз гына яшәп киттеләр. Ә бит бирергә теләмәгән иде Зәмниха Ямьбикәсен Габделкасыймга, бирергә теләмәгән иде.

Галимне:

– Ничек туганнар арасында гаилә кору ул? – дип аптыратып бетерде.

– Туганлыкның никахка дин рөхсәт итә торганы, итмәгәне бар, шәригать барысын тыймый, – диде Әхмәтгалим. Алаен алай да ул, эченнән үзе дә кызын совет власте кыйный башлаган Гаделшаныкыларга бирергә кызгана иде. Инде яучы булып, үз туганы килеп кергәч, бөтенләй ачуы чыкты.

– Ярар, ризалашмасаң, барыбер тартып алачак ул синең кызыңны, – диде Айбану, ана белән ата күңеленә шом салып.

Бу сүздән соң бирмәде дә бирмәде Әхмәтгалим. Кызына кызыкканнарның күплеген белә, күз тиярлек, башкалар күзе төшәрлек Ямьбикәсен артыгын урамга чыгарып та йөртми, суга киткәндә дә артыннан:
– Алдыңны-артыңны карап атла! – дип әйтеп кала иде.

Ямьбикә әтисенең сүзен тыңлады, капка төбенә килеп сызгырып торганнар янына чыкмады, егетләр күп җирләрдә озак сөйләшеп утырмады, әмма дә ләкин Габделкасыйм ниндидер эш белән килгәч, лапасыгызның урта тирәсендәге такталар арасындагы ярыкны бер кара әле, дигән иде, карады. Карады да шаккатты: шул ярыкка хат кыстырып киткән. Аны урамда соңыннан да күрмәмешкә салышып үтә иде ул, тик ярыктагы хатларга җавап язды. Ел буе вәгъдә биреп килгәннән соң, әтиләр каршы дип, сабый күңелле Касыймның сүзен аяк астына сала, күңелен рәнҗетә алмый иде. Шул кичне үк абзар артын саклаган Айбану апасына ияреп, бакча буйлап инешкә таба йөгерде. Анда Касыйм үзе көтеп тора иде.

Ямьбикәнең аягында күн чүәкләр күреп, күзне әйле-шәйле иткән ай яктысында агымсу аркылысына сирәк куелган ташлардан таймыйча-егылмыйча үтә алыр микән дип шикләнде ул:

– Күтәреп алып чыгыйм мәллә, үзеңнән генә буламы?

Ямьбикә бу сүзләрдән уңайсызланды. Ул җиңел йөрешле, кыр кәҗәсе кебек җитез кыз иде – инешне, таштан-ташка сикереп, бер-ике генә атлады.

– Буең билемнән генә, ярышсак, җиңәсең икән син мине.

Кыз көлде. Яратканы Касыйм белән җитәкләшеп, Сәрбиҗамал туталарына йөгерде. Таң беленер-беленмәстә Әхмәтгалимгә, кызың Гаделшаларда кунды, дигән хәбәр килеп иреште.

– Нинди егет ул, кәлҗемә! – диде Әхмәтгалим. – Кызны кеше шикелле сорап ала да белмәгән!

– Әллә юньләп сораучыга үзең бирергә күнекмәгәнме? – дип каршы төште Айбану. – Барыбер аңа чыга ул, дип әйттем бит югыйсә. Җитмәсә, Галимулла белән бәхәсләшкән булган Касыйм. Ямьбикәне кайсы үзенә ала алмаса, шул авылдан чыгып китәргә тиеш дип килешкәннәр. Сиңа, кызыңны бер күрер өчен, капка төбендә таңгача йоклап утырган җиңел уйлы Галимулла кирәкме, эштән башканы белмәгән Касыйммы?

Әхмәтгалим тегермәннәре булган, тире иләгән, кибет тоткан Йосыф малайларын, бигрәк тә Гаделшаны, улы Касыймны бик ярата, әмма киләчәкләрен уйлап, кызы өчен кайгыра иде.

– Заманның Касыйм кебекләргә якты чырай күрсәтмәгән чагы булмаса! Анысы – бер... Зәмниха да, нигә һаман туган белән алышасыз-барышасыз, ди... Икенче-өченче буыннар гына бит...

– Авыл туганнардан таралган инде ул! – диде дә Айбану чыгып та йөгерде.

Әхмәтхәсән Гаделшаларга баргач, Габделкасыймга Ямьбикәне никах укытып бирергә, шуннан соң язылыштырып та чыгарга дип килешкәннәр иде. Ямьбикә, әйберләрен хәзерләргә дип, әтисенә ияреп, туган йортына кайтып китте. Бирнәсен тәртипкә салып, җитмәгәнен җиткереп, өстәп, шактый вакыт узды. Бу Ямьбикәгә ике өйдәге тормышның нык аерылганлыгын аңларга бик җитте. Берчакны өшәнчек сандыгын караштырганда:

– Әнәй, шундый байлар иде бит алар, бернәрсәләре калмаган! – дип елады да елады ул. – Байлыкка кызыгып әйтүем дә түгел, авылда иң тырыш кешеләрнең бернәрсәсез диярлек калулары кызганыч.
Ямьбикә шулай дисә дә, аякларында нык тора иде әле Йосыфныкылар. Кыз ягындагы никахка гына канәгатьләнмәделәр, кызыл туен да уздырдылар, мәһәрен дә кызганмадылар. Чын-чынлап кияүләп йөрүләр генә булмады диярлек. Габделкасыйм белән Ямьбикә Гаделшаларга җәяүләп кенә, кыз әйберләреннән кулларына күтәрерлеген генә алып төшеп киттеләр. Сандык, савыт-саба, комган-чиләк ише нәрсәләрне, инде монысына да кызыкмасыннар дигән кебек, караңгыда Әхмәтгалим ат белән илтте.

Әйләнеп кайткач, кызларыннан аерылудан моңсуланган иренә карап:

– Син мине шәп атларда барып алган идең, Галимем! – диде Зәмниха. – Үзгәрсә дә үзгәрә икән тормыш. Бездән дә хәллерәк, бар кеше нәрсәдер өмет итеп карап торган Гаделша иде.

– Баш исәнлеге кирәк, малы табылыр...

– Мәһәрен кире кайтарасы, бирнәсен тагын да арттырасы калган. – Миннән тормас, – диде Әхмәтгалим, әтисенең дә кайчандыр үзенә шулайрак әйткәнен искә төшереп. – Кирәк-яраклары чыкканда бирербез.

Туйдан соң эшле көннәр башлана, алай итәм, болай итәм дип корган планнарың да үзгәреп куя. Яшь килен белән кияүгә авыл советына барырга вакыт тимәде дә тимәде. Ниһаять, ул көн дә килде.

Ямьбикә, өйдән алдарак чыгып, әле һаман хәзерләнеп өлгермәгән, эшнең тегесен бетерүгә, икенчесенә тотынган, язылышырга чыгып китә алмаган Касыймын бераз ашыктырыр өчен, һава сулап, ишегалдында көтәргә булды. Тышта кояшлы, әллә нинди серле яктылык иде. Ишегалдында бөтенләй каралмаган, кичә яуганы ныклап тапталмаган кар ята, түбәләр ак та ак инде.

Койма аркылы урам яктан бөртек яфраксыз калган каен күренеп тора. Төнен җиллерәк булды. Алдагы көндә калын гына итеп сырып алган кардан арынган ботакларына берничә кош килеп кунган. Салкын узмасын дигән кебек бөрешеп утырганнар да, тамчы да кымшанмыйча, аны күзәтәләр сыман. Нигә күренми соң Касыйм? Эшкә бирелеп, онытып җибәрмәгәндер инде? Туйлардан соң:

– Җаен табып, хәзер үк кереп чыгарбыз, авыл сәвите якында гына, – дигән иде дә ул, һич бушый алмады, гел сузды, дип уйлады.

Ташулар туктагач, Өске ярларына ныклап кайткач, никах укытканнар иде алар. Инде кышка да керделәр... Дөрес, Ямьбикә моңа кәефен артык төшермәде. Кайчан булса да Касыйм белән язылышу үзенә күрә бер сөенеч иде аңа.

Ямьбикә яңа яуган кар бөртекләрен тотып уйнагандай итте. Эриләр дә юкка чыгалар, салкын рәхәтлеге барыбер кала. Гомер дә шулай икән ул, һәр көне үтә дә китә, матур истәлекләре күңелдә яши бирә, дип уйлады моңарчы артык зур хәсрәтләр кичермәгән яшь килен. Ул бераз көтте дә, ишегалдында тик кенә торасы килмичә, урамга чыкты. Бакча артыннан авыл советы ягына таба сукмак та бар иде. Карга бата-бата, аннан бармыйм әле, дип уйлады. Кышкы күренешкә хозурланып, ялгызы әкрен генә атлый торырга булды. Иренең кайнарлыгын, чыккач, кулыннан эләктереп, шатыр чабасын белә иде.

Ямьбикә кияүгә киткәндә, иске әйберләрен бөтенләй алмады.

– Безнең дәрәҗәне кодалар янында төшермә, – диде әнисе. – Шаламага калыр. Андый әйбер дә бик кирәк. Шулай итеп, әз генә киелгән күлмәкләре дә келәт кашагасында эленеп калды Ямьбикәнең. Бүген өстендә – шәл якалы шәп драп пәлтә, аягында – матур калыпка басылган көяз кызлар итеге, кулында – кәҗә мамыгыннан перчатка. Кәнсәләрдә озак торырга туры килсә, эчтә эссе булып, пәлтәмне салсам дип, әтисе Казаннан алып кайткан өсле-аслы костюм киде.

Берзаман Ямьбикәгә артыннан Касыймның кызу-кызу атлаганы ишетелгәндәй булды. Борылып караса – язгы көн, эсселәгән диярсең, эшкә ярый әле дип ташланмаган иске бишмәтен җилкәсенә салган да тузып беткән киемнәрендә, егетләрчә шәбәеп, күзләрен мут уйнатып, ике атлыйсын бер атлап килә. Башындагы бүреген яшьләрчә кырын салган. Аягына карады – олтанлы, арттан кунычын бераз ярган киез итеген генә эләктергән.

Бай да бай дип, һаман теңкәләрен корыталар, байлар алар кебек буламыни, дип аптырады Ямьбикә. Элек Касыймның болай хәерче кыяфәттә йөргәнен бер дә күргәне юк иде.

– Нигә бу кадәр начар киендең? – дип сорады ул аннан, янына килеп җитәрәк.

– Яхшысы кешедә бит, – диде ире.– Әнигә охшап йомшак мин, әйберләрне алып китәргә килүчеләрдән яшереп тә калдырырга булгандыр.

– Әткәй әнә бер дә йомшак түгел, ул булып ул биреп җибәргән.

– Рәешкә киярлек кием табар идем әле, салдырып калулары бар. Мондый уй Ямьбикәнең башына да килмәгән. Шәп кыяфәттә күрсәләр, алырлыклары калган икән әле боларның дип, иртәгә үк килеп җитәчәкләр. Ире, өстендәгесен дә салып, кулларына үзе үк тоттырыр. Ялгышмаган Ямьбикә. Озак та үтмәде, Касыйм, бер кешегә әз генә акча бирәсе урынга, кесәсендәге бар булганын калдырган.

– Бик арыган идем. Ул әйтмәде. Мин санап тормаганмын. Кире сорарга кыен инде, син генә барып алырсың, – диде ул, башын кашып.– Ашыгычлыгым галәмәте. Барып алырсың...

Әйтүе җиңел дә бит, кеше биргәнне кемнәндер икенче берәүнең сорап алуы бер дә җиңел булмас... Алай да Ямьбикә карышмады, шул акчаны сорап барырга дип киенгәндә, иренә моның ише хәлләргә сәерсенгәнен дә әйтми калдыра алмады:

– Йосыфныкылар дип, дер куркып торучылар бар тагын.

– Алар бит – бабай, әтәй, абыйлары...

– Йөрәксез дип әйтсәм, мәңге кеше ышанмас.

– Башкасына гайрәт җитәрлек миндә. Әйбер сорарга кыенсынам. Үземнекен дә. Шуңа калган шикелле...

Ямьбикә боларның барысын да, әнисенә хәл белеп баргач, ире алдында ук түкми-чәчми сөйләгән, кызыкка алып, бер көлешкәннәр дә онытканнар иде. Себергә сөрелүчеләрне озатырга дип, капка төбенә чыккан Зәмниханың хәтереннән анысы да, башкалары да бер-бер артлы тезелеп үтә торды. Ул һаман да кереп китмәгән, аптырашып, борчылып, урамда торганнарга тагын бер кат күз йөртеп чыкты – болар барысы да туганнар бит, араларында ярлыраклары да бар, дип уйлады. Андыйларының туганлыгы әллә кайда – борынгыда калган инде. Хәзер менә үз кызының-киявенең маллары белән көн итеп ятучылары да юк түгел... Шулай ямансулап, бер фикерен икенчесенә ялгап утырганда, Югары урамнан, кулларын болгый-болгый атлап, кабаланып-сөртенеп, кияве төшеп килгәнне күрде. Кызу канлы, гаделлекне сөйгән Касыйм ярлыларның бу эшләренә гарьләнгән:
– Әби, кара син боларны! Балаларына кайчак тиенсез дә язу өйрәткәндер, ата-аналарына дога кылгандыр хәлфә. Үзе дә ярымач иде. Хет шуңа кагылмасалар соң! Ичмаса, безнекеләрнең яманны көнләштерерлек маллары бар иде. Менә мин... Төп йорттан сыңар кашык алмадым! Башка чыккач, әтәй хәл белергә менде, күреп алды да, безнең итек, дип, аягымнан салдырды. Имеш, булдыклы малай буш урында булдыра. Әни еламсырап сорагач та, берни бирмәде ул. Әле дә ярый Ямьбикә әйберләре безнең белән китте. Чит-ятлардан да берни кызганмаган, бозылып китмәсеннәр дип, үз балаларына кирәктә дә кысмырланган әтәйнең бар эшләп җыйганы җыен ачавызга калды!

Әйе, аларның токымнарын тегеләйгә, болайга сүтеп тә күрсәтте замана. Туган-тумачаларының берише таралды. Кайсыларыдыр киттеләр дә, озак та үтмәде, үзләре күздән югалгач, бар нәрсәләре таланган йортларына әйләнеп тә кайттылар. Кайткач, бик үкенделәр, тик яңадан кузгалырлык хәлләре калмаган иде. Үзләре китмәгәннәрне, зар елатып, кире кайтмаслык сөрделәр. Алар менә, безгә язганны кеше күрмәс, дип, туган җирләрендә яшәп калды.

Яше дүрт дистәдән артып киткән Зәмниха Түбән Өскебашка тәмам ияләшкән, авылның үз кешесе булып беткән иде. Дан-дәрәҗәсе көн арты көн артты аның. Кем күрсә, сәламләми үтми, олы юлга чыгучылар да, ераклардан кайтучылар да, сөннәт әбием, кендек әбием, дәва әбием, дип, йә хушлашып, йә нәрсәгә дә булса хәер-фатыйхасын алырга, йә хәл белергә килә иде. Үз балаларына да ул әби дә, әни дә иде. Авырга узган саен, Өскебашны Шүләнгернекеләргә тагын да үрчетәм мин дип, күрше хатыннарына шаярып сөйләргә ярата иде Зәмниха. Бервакыт теленнән Галим янында да ычкынды.

– Алла кушсаңны әйт, – дигән иде аңа җанкисәге шул вакыт. – Әле исән-сау тапкач та, баланың алдагы гомере өчен кайгырасың. Чирләмәсен, бер-бер хәл ясамасын үзенә дип, ут йотасың.

Болай әйтерлегенең сәбәбе дә юк түгел иде. Ул әсирлектән кайтканның икенче елында Хәлимәбикә исемле кызы туды. Шатлыгы эченә сыймады. Бераздан Зәмниханың яңадан көмәнле икәнлеге беленде, тик күрер күзгә сау-сәламәт кыяфәттә дөньяга килгән Рәхимгәрәе бер дә озын гомерле булып чыкмады... Әнисенең яше тамудан туктамаган бишектә абыйсы артыннан ук Маһисорур аваз салды, аның яшәренә дә бераздан өмет сүрелде. Тиз арада тәпиләп киткән, җәен чирәмлектә туп кебек тәгәрәгән, ай йөзле, зур күзле кызчык көтмәгәндә хәле китеп егылды, уйнамаска әйләнде, кызышты-янды. Кызамыкның котырынган чагы иде, Маһисорур да йоктырган булып чыкты. Им-томның кайсы да файда китермәде. Көннәрнең берендә гәүдәсенең эссесенә чыдый алмаган сабый акылын югалтты. Караватында күктән күбәләк тотам дип, кулларын изәп, саташып ятты-ятты да Әхмәтгалимнең бөтен эчләрен айкап ташлады – тынып калды... Шуннан алда гына:

– Хәзер күбәләк тотмый инде ул: ниндидер Гөлсирә, Айсирә әбиләрне күктән үзенә чакыра, – дигән иде, Әхмәтгалимне аптырашта калдырып, сеңлесен ничек юатырга, ни белән алдап тынычландырырга белмәгән Ямьбикә.

Бу исемнәр таныш та, таныш та түгел тоелды Әхмәтгалимгә. Ата кеше кемнәр икәнлеген тәгаен генә хәтеренә төшерә алмады. Әллә соң ике иңендәге фәрештәләрне күрәме кызчыгым, дип куркып та калган иде ул шул чагында.

1 Мимеч – немец.

2 Никрут – рекрут. 

3 Пупалаганын – сөйләштергәләгәнен.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10, 2021

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: