Рифә Рахман автор яңалыклары
-
6 декабря 2021 - 09:00
Татар кызы (романның дәвамы)
Камил, чемодан кесәсеннән ниндидер фоторәсемне алып, күкрәк кесәсенә тыкты да, башка әйберләрен ташлап калдырып, җизнәсен күтәреп, пансионатка таба китте. Кайларда гына югалды дип, ут йоткан Рәгыйдә, инде хәлсезләнеп егылган ирен күргәч, тынсыз калды. -
2 декабря 2021 - 13:00
Татар кызы (романның дәвамы)
Рәгыйдә яңадан өйгә керде. Алар кайтканлыктан, туганнары иптәшкә төн кунганлыктан, кеше тыны сизелә икән. Ул киткәч, инде бу йорт бөтенләй бушап калачак. Бусагасын кем дә атлап кермәс, ишегалдындагы йомшак чирәмнәренә кем дә аяк басмас. Соңгы ашта ук инде үзләре дә, төтүләре дә булмас. Ятим бала белән бер икән бу әнисез калган йорт. -
1 декабря 2021 - 15:00
Татар кызы (романның дәвамы)
Кузгалдылар. Рәгыйдә тагын наратлар ягына күз салды. Әнисе шунда иде әле. Күрмәсен белсә дә, ул күзеннән югалганчы, кулын болгагандай итте. -
30 ноября 2021 - 11:00
Татар кызы (романның дәвамы)
– Менә мин абыйны аннан да катырак жәллим. Хатыны белән яшәсә, кафе-рестораннарда ашап йөрер идемени ул?! Ялларын өйдә уздырыр иде. Баласын карашып. Исән дә калыр иде. Әзмәвер кадәр ир чыпчык кадәрле милиционер аткан пулядан үлсен әле! Әнәйгә нинди хәсрәт. -
29 ноября 2021 - 09:00
Татар кызы (романның дәвамы)
Инде үз илендә тормышлары җайланды дип кенә торганда, хатынны югалтасы килми иде ирнең. Әле бит Рәгыйдәнең бала булмауны сылтау итеп тә анасы йортында калуы бар... Буранбайның бу уе тагын йөрәген китереп кысты. Күпме тапкыр нәзерләр итеп – угыл димәм, кыз димәм, дөньяга китерешкән Киндик-энегә дә, баланы исән-имин саклап калган Җир Алиһәсе Умайэнегә дә бүләкне мулдан бирермен, дигәне бар... -
25 ноября 2021 - 13:00
Татар кызы (романның дәвамы)
Поезд Свердлауга таң алдыннан китереп җиткерде. Перронда салкынча иде. Вокзалга уздылар. Саклау камерасы эшли икән. Акчаларын Рәгыйдәнең кечкенә сумкасына салдылар да, әйберләрен шунда тапшыргач, кассага бастылар. Билет монда да юк икән. Инде нишләргә белмичә торганда... -
12 ноября 2021 - 13:00
Татар кызы (романның дәвамы)
Рәгыйдә алдан болай моңсу булыр дип уйламаган да иде, китә башлагач, күңел үзгәрә икән. Үзен гашыйк иткән, яраткан Буранбай хакына бик күп нәрсәләрне монда да калдырганлыгын аңлады ул. Йөрәге өченче кисәккә бүленгән кебек булды. Аның бер өлеше әнисе белән хушлашканда, әтисе утырткан пар наратлар янында өзелгән иде инде. -
10 ноября 2021 - 13:00
Татар кызы (дәвамы)
– Йөрмә инде янымда, Буранбай, – диде Рәгыйдә бервакыт, кертмәс өчен ишек тоткасын тотып торган егеткә ялынып. – Ничек каршы торсаң да, барыбер үземнеке итәм! – Әле миңа гаилә корырга иртәрәк. – Шушы яшьтәме? – Әнине карыйсы бар. Галинур энемнең улын үстерәсе, укытасы... Үз борчу-мәшәкатьләремне кеше сыртына салырга яратмыйм. -
4 ноября 2021 - 09:00
Татар кызы (романның дәвамы)
Татар хатыннарының мондые да була икән хәзер. Яхшы ата-анадан да баланың ниндие тумый икән. Ник соң нәкъ шундые аның Галинурына туры килгән?! Зәмниха бик аптырады, бик аптырады. Картлык көнемдә ничек кеше итәрмен аның баласын ялгызым, дип тә кайгырды. -
27 октября 2021 - 13:00
Татар кызы (дәвамы)
Акчаның бәясе калмаган бер вакытта әнисенең шуның кадәр әйберне сатарга җыенганын алай да аңлый алмады Рәгыйдә, шуңа күрә: – Галинур белән нигә сатканыңа аптырадык, – диде. – Соң... Атагыз булмагач, безгә әйбер нәрсәгә? Рәгыйдә телсез калды. Алар исән бит әле! -
15 октября 2021 - 13:00
Татар кызы (дәвамы)
Зәмниха соңгы вакытларда урамга чыктымы, беренче эше итеп, почта тартмасын карауны гадәткә алды. – Көн дә хат киләмени? – ди Галим. – Улыңны гел уйлап торып, бимазалама инде күңелеңне. Килмәгәнен дә белә, җаны түзми. Алгач, укырга чыдамый. Начар хәбәрләрдән хәлсезләнә хәзер ул. -
12 октября 2021 - 13:00
Татар кызы (дәвамы)
Башка бер чакта кунакка барганда, кошлар сайравына сокланып, юл буендагы чокырлардан сулар эчә-эчә, җиләкләр капкалый-капкалый, агачлар белән сөйләшә-сөйләшә барган булыр иде Зәмниха. Аның йөрәге бүген әнисенә җитәрлек хөрмәт күрсәтә алмавы өчен сыкрады. Юл аңа артык озын тоелды. Тизрәк барып җитәсе килде. -
8 октября 2021 - 13:00
Татар кызы (дәвамы)
Шундый уңай хәбәрләр белән сөенешеп яши генә башлаганнар иде, хәлләр кирегә үзгәреп китмәсенме? Тагын бер төн уртасында, апасы кебек агарынып, хәлдән таеп, Галинур кайтып төште. Эшкә алынганда, аңа әле ундүрт кенә иде. Озак та узмады югыйсә, шул арада йончыган, олыгайган бер кыяфәт кергән. -
7 октября 2021 - 13:00
Татар кызы (дәвамы)
...Җәй тиз җитте. Эссе һәм матур килде. Инде сугыш башланмас та кебек иде, көтмәгәндә колхоз радиосы, бөтен урамга ишетелерлек авыр хәбәр җиткерде. Әле кайчан гына сугышка китеп, батырлык казанырга хыялланган, чакыру тотып кайткач, Әхмәтгалине моңсулык басты. -
5 октября 2021 - 09:00
Татар кызы (дәвамы)
Диндарлыгыннан ырым-шырымнарга артык игътибар бирмәгән Зәмниха, сөннәт дигәндә, әллә нәрсә эшләде. Бабасыннан, йөзенче баланы сөннәткә утыртырга ярамый, үлә, дип ишеткәне бар иде, акылы белән шул сүзне кире какса да, күңеле тыңламады, ниндидер зур бер көч аннан сөннәт пәкесен еракка – келәттәге кием-салым салынган сандыкның инде кесәсенә түгел, төбенә үк яшертте.