Логотип Казан Утлары
Шигърият

Исергән яшь

Тел очыма сине алмамын!

Исергән яшь! Бие әйдә, йөздә –

Йотмыйм синең ачу-зәһәрне.

Яңакларга аксын, башны чөеп,

Артка атам төшкән чәчләрне.

Иренемә акма, теләсәң дә,

Тел очыма сине алмамын!

Бие әйдә, сиңа җитмимени

Хәмер төсле янган яңагым?!

Исергән яшь! Бие хисләреңнән

Җуй башыңны минем йөземдә.

Шунда гына ятып йоклар төсле

Карап торма инде күземнән.

"КУ" 1, 2020

Фото: pixabay

Теги: шигырь шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев