Татар кызы (романның дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

2

Рәгыйдә тора-бара кыргызның гадәтләренә дә, теленә дә тәмам күнде, инде үзен гомер бакый таулар илендә яшәгән кебек хис итә башлады, туган ягына хатларны да атна саен язмады, сирәгәйтте, кайчандыр конвертка тулмастай битләрнең дә санын киметте.

Көннәрнең берендә, Буранбай гадәттәгедән дә шатрак күңел белән кайтып керде. Тиз уйлаучан да кеше инде үзе! Көтмәгәндә-нитмәгәндә, Фрунзега барган җиреннән, Рәгыйдәнең туганнарын күреп килергә дип, сорап-нитеп, киңәшеп тә тормыйча, билетлар сатып алган. Аптырабрак калган хатынына:

– Көзен йә кышын да алып кайтмасам, җәй бармыйбыз да бармыйбыз бит анда. Син китсәң, яңа утырткан чәчәкләрең нишләр? Инде болай да бакчаң рәткә килгәнче, ни көттек, түздек, – диде.

Чыннан да, эш арасында сагынуыңның җетелеге кимесә дә, онытылгандай булса да, җырлый башласаң, шул яклар хакында телевизордан кино карасаң, йөрәкне әчеттерми калмый. Буранбай да, барып килик, дип торганда, нигә әле ризалашмаска?! Рәгыйдә шул көнне үк әйберләрен төйни башлады. Пансионатта бәрхет сезоны тәмамланып килә иде инде. Хәзер Буранбай белән Рәгыйдәдән башка Ыссык-Күлдә су коенган кеше дә юк. Октябрьның көндезге җылылары төнгә кергәч тарала да бетә. Бакча агачларында җимеш калмаган, үләннәр саргаешкан, бар нәрсәгә көз төсе кергән. Чәчәкләрне кышка әзерләрлек вакыт алда бар әле.

Буранбай кайтыйк-кайтыйк, дисә дә, әйберләр җыелып беткәч, кичкә таба күңелсезләнеп калды, алай да моны сиздермәскә тырышты сымак. Чемоданнарын китәргә хәзерләп йөргән хатынын күзәтеп торды-торды да, билдәмчәсен23 чишеп торган чагында артыннан килеп, сөякләрен кузгатырдай кочты. Нидер аңлатырга теләп, бик яратканлыгын белдереп кочу кебек иде бу, әмма ул һични әйтмәде, киресенчә, әйтер сүзем юк, дигәндәй, Рәгыйдәнең җилкәсенә ияге белән терәлде. Хатын, шаярып кузгалып киткән иде, моны көтмәгән Буранбай чүт кенә егылмый калды. Шулчак апалары фатиха билгесе итеп яптырган ак шарф башыннан сыпырылып төште дә, Рәгыйдәнең кап-кара чәчләре көн яктысына чыкты. Буранбай ул өс-башын рәтләгәндә, тагын бер читкә китте, тагын томырылып, аңа карап тора башлады. Матур да иде соң аның бишәсе24, татар хатыны! Нечкә билле, төз аяклы, туры тотышлы гәүдәле. Билдән толымнарын баш түбәсенә өеп куйган да үзе, яшь кыргыз киленнәредәй, шарфны кат-кат урап, очларын маңгай якта бәйләгән.

Ул турыда кычкырып әйтмәсә дә, хатынының туган җиренә баргач, күңеле үзгәрер дә, калам дип әйтер дип курка иде Буранбай. Мондый чибәркәйгә, уңганга, ир хатыны булган дип тормаслар, татар арасында да мең егет табылыр. Инде үз илендә тормышлары җайланды дип кенә торганда, хатынны югалтасы килми иде ирнең. Әле бит Рәгыйдәнең бала булмауны сылтау итеп тә анасы йортында калуы бар...

Буранбайның бу уе тагын йөрәген китереп кысты. Күпме тапкыр нәзерләр итеп – угыл димәм, кыз димәм, дөньяга китерешкән Киндик-энегә дә, баланы исән-имин саклап калган Җир Алиһәсе Умайэнегә дә бүләкне мулдан бирермен, дигәне бар...

Буранбай, шаяртканга гына салынып, Рәгыйдәнең кармак бавын тартты:

– Син минем белән кире кайтырга исәп тотасыңдыр бит, кызый? – Мин сине никадәр көттем, көтә-көтә көтек булдым, инде тапкач кына, ташлап калдырыр, башкаларга бирер, дисеңме?!

– Рәхмә-ә-әт.

– Тагын бер җанны эретә торган сүз әйт әле, Буранбай. 

– Менин сүйгөн шабдалым сен!

– Син менә шәфталу сөясең икән, ә мин алма яратам. Әчкелтем тәмлесен, сусылын, теләсә кемнең теше үтә алмаганын. Буранбай хатынын кочагына алды да тын калды. Аңа болай бер-берләренә сыенышып торудан бик рәхәт иде. Рәгыйдә дә дәшмәде. Алар икесе дә шул көнге тормышларын уйлый иде бугай.

Буранбай белән көн итү җиңел иде. Әнә бит матур сүзне дә кызганмый: сөекле шәфталуым дип кенә тора. Кыргызның теле үзенчәрәк, бу якның һава торышы кебегрәк: кирәк чагында кырыс, икенче бер вакытта – татлы. Үзе белән яшәгән өчен генә кайсы татар ире рәхмәтен әйтер?! Буранбай менә көн дә әйтә. Шулай ди дә Рәгыйдә, татар белән яшәп карамаган бит әле. Әтисе, әнә, бик йомшак кеше иде, авыр сүзне түгел, ныгын да кирәк чагында да чит-ятларга үткәзеп әйтергә кыенсына торган. Әнисенә дә, туганнарына да чырае һәрчак якты иде аның. Хикмәт милләттә генә түгелдер. Кешене авырлыклар кырыслата, сүзсез итә, хәсрәтен йөзенә чыгара. Кемнедер сындыра. Кемнедер явызлата йә ялагай итә. Татар соң тормышның җиңелен күргәнме?.. Буранбай белән бик яхшы. Нигә соң, михнәттә яшәтсә дә, авылы  шулкадәрле сагындыра? Тора да анда калган әнисе, туганнары турында уйлый ул. Бер рәхәтләнеп, алар белән татарча сөйләшәсе, татар арасында буласы килә аның. Атнага бер сәгать, айга бер көн...

Тауларны кичүләр, поездда барулар Рәгыйдәдә узган көннәрне, яшьлек хатирәләрен бөтен җетелеге белән яңартты, гаиләгә бәйле хыялларын исенә төшерде. Шунда ук, балабыз юк, дигән уй күңелен сыкратып алды. Тормышны алып барса да, кыргыз иренең бәхете ир балада, дигән Буранбай бервакытта да әти буласы түгел микәнни соң?! Әллә шәһәргә барып, тикшеренеп, табиблардан шуны белгәч, күңелемне басармын дип, аның якларына кунакка кайтырга дигән фикергә килдеме ул? Рәгыйдәгә иптәш кызы, Хафиз да авылга кайтты, дип язган иде. Буранбайның кискән тырнагына да тормаган ир кирәкмени аңа?! Төкерә ул дөнья бозыкларына! Хафиз, төньяк утрауларында үләргә ярамый, җир каты, кешене казып күмү – мөмкин булмас бер эш, үләр өчен генә кайттым, дип шаярткан булып йөргән, имеш. Чынлыкта авылдашлары эшләгән шахта ябылган инде. Бергә торыйк әле дип, ирле хатынга, җитмәсә, кеше аркылы әйттереп, тагын рәнҗетте Рәгыйдәне Хафиз... Оныттым дигән саен, үзен искә төшерергә тырышкан бер үҗәт булды ул да. Колхоз тормышын уйласа да, болай да күңеленә килми калмый бит ул аның!

Соңгы вакытларда Буранбай тагын да күбрәк җырлый, күбрәк моңая башлады. Өйләрендә инде кумызның ничә төре булса да, теге агачтан ясап карый, монысыннан, һичкайсының тавышын ошатмый. Мин әле үземнеке дип әйтерлекне ясамадым, үз тавышымны да тапмадым, мин әле үземнән соң башка бер нәрсә дә калдырмадым, ди. Нигәдер, аткан кыргавылларын25  җиренә җиткереп киптереп, карачкы ясаудан туктады, ауга йөрүен дә сирәгәйтте. Кошларны кызганам, кызгансаң, ите хәрәмнән китә, дисең бит, дип акланырга гадәтләнде. Эте Кызыл Тайлак белән кайвакыт кырларны, тауларны болай гына әйләнгәлиләр. Кулына тау чәчәкләре тотып кайта:

– Монысы син үстергәннәрдән дә матуррак, синең кебек гүзәл. Матур. Аларын саклап кына булмый. Тауларның салкынына, җиленә, даланың эссесенә чыдаган гөлләр вазага салуга шиңә. Икенче көнне үк чыгарып ташлыйсы була. Озаграк торганнары сирәк.

– Су эчендә дә үскән гөлләр бар, өйдә бер көндә матурлыклары югала, – ди Буранбай.

– Туфракларыннан өзелгәнгә ул, җаным.

– Су гөленең – суда, тауныкының тауда үсүе яхшы шул.

– Вазадагы чәчәкне соңгы сулышларын алган кешегә охшатам. Якыннарының яшәтәсе килә, ни генә эшләмиләр. Ул инде өзелгәнлеген, барыбер күзләрен йомасын аңлый.

– Чагыштырсаң чагыштырасың инде.

– Ә син ничек уйлыйсың?

Буранбай җавап бирмәде. Рәгыйдәсен туган туфрагыннан, тамырыннан өзеп алып киткәндәй хис итте ул үзен. Ничек моңарчы шулай икәнлеге башына да килмәгән? Кайда яшәүләрен Рәгыйдә ирегенә куйган иде ул. Җылы якта да яшәп карыйсым килә, диде хатыны. Чын күңелдән әйтте микән? Әллә аңа ярарга тырышып, аны кайгыртып кынамы? Рәгыйдә һаман этне уйлый икән әле:

– Кызыл да аучылыгын онытып бетерерме инде, Буранбай?

– Бетермәс, кечкенәдән өйрәтсәң, хайванның канына сеңә ул. Рәгыйдә этне үзләренчә, кыскартып, Кызыл дип кенә йөртә. Аның, тайлагы да шул ук ау эте – тайган дигән сүз. Этне эт дип атау бу, дип аптыраганына каршы Буранбай шундыйрак бер хикәят сөйләде Рәгыйдәгә.

Кыргыз халкы, риваятьләргә караганда, кызыл тайлактан килеп чыккан. Бу турыда «Кырык кыз»да язылган икән. Аны инде Буранбае яттан белә. Хан кызы иптәшләре белән Ыссык-Күл буенда йөргәндә, ярдан ак күбекне татып караганнар да көмәнле булганнар, имеш. Ак көбөк дигәне ак этне белдерә икән. Рәгыйдә шунда ук татарларның «Ак Бүре» әкиятен исенә төшерде, чынлыкта никадәр уртак әйбер бар безнең, уртак ышанулар, дип сөенде. Шулай, төс-кыяфәт белән генә бераз аерылган бер үк халыктыр инде ул – нугае да, казагы да... Салкын якларда яшәгән татары да, үз җирләрен һаман да атта кичкән, тауларны өе иткән кыргызы да... Кыргызстанга барганда да, болай ук ялыктырмаган кебек иде, Кукмарага кайтып җиткәнче, Рәгыйдә тәмам йончыды. Шунысы яхшы булды: Туеш тукталышында төнгә кадәр тормадылар. Ишегенә «Таң» дип язылган машина кибет янына туктагач, Рәгыйдә шунда таба бара башлауга ук, шофёры үзе каршысына атлады. Килеп җитеп исәнләшкәч, әйберләрегез янына бара торыгыз, хәзер чыгам дип, кибеткә кереп китте. Бераздан аның сеткада берничә ипи күтәреп килгәне күренде. Шофёр кабинасына утырды да, машинасын борып, олы юлга чыгарды һәм аларның сумкалары өелеп торган җиргә үк китереп туктатты. Ул да булмады, чыгып, әйберләрен кузовка атарга тотынды:

– Зәмнихатти сөенер инде, – диде.

– Хәлләрегез ничек, Буранбай агай, Рәгыйдә апа?

Кара син бу яшь кенә шофёрны, Буранбай аны бер дә хәтерләми, ул менә таный булып чыкты. Сәгать буе авыл хәлләрен сөйләшеп кайттылар. Вакыт узганы сизелмәде дә. Авылның урта тирәсендәрәк, ындыр турына җиткәч, басу юлында төшеп калдылар да колхоз абзарлары янына чыгарылган тирес өемнәре өстеннән Рәгыйдәнең апаларына таба юнәлделәр. Әллә ничә ел яткан саламлы-тизәкле ат тиресе булса да, батып китүең дә ихтимал иде. 
Туры юл дип, әйбер күтәреп, болай азапланып барганнарына Буранбай бик аптырады. Рәгыйдә, монысы кияү сынау, дип көлде. Агач коймалар белән әйләндереп алынган зур бакча киртәсеннән узып, сукмак буйлап абзар артына төшеп киттеләр. Бакчаларда бәрәңге алынган, печәннәр чабылган, сукмакларда тигезләп өеп куелган бәрәңге сабаклары гына бар. Искесен түккәч, яңа тирес астына салырга дип калдырганнар бугай, дип уйлады Рәгыйдә.

Күктән көтмәгәндә төшкән кебек кунаклар инде күпертеп, йомшатып куелган түтәллекләрне үткәч, кышкы йорт чоланының бакча ягындагы ишегенә килделәр. Ул эчтән бикләнмәгән иде, һичкем ишетмәсен, бер сюрприз булыйк, дигәндәй, әйберләрен бер кырыйга куйганнан соң, әкрен генә басып, өйалдына керделәр, өйгә – кеше юк иде. Уеннары барып чыкмады.

Барысы да икенче өйдә чәй өстәле артына җыйналышкан икән. Тәрәзәдән Рәгыйдә белән Буранбайның ишегалдында йөргәннәрен күреп, атылышып чыктылар да ай-вайлап, табынга дәшә башладылар. Буынга төшеп кыстасалар да, кунаклар кереп тормады. Рәгыйдә, әниләрен күрмичә, майабыстайларында ашап-эчеп утыру килешмәс дип уйлады. Сәламләшкәннән соң, Буранбай белән, әйберләрен күтәреп, Түбән урамга киттеләр.

Көзнең матур көннәре иде. Әбиләр чуагы. Урам тутырып, пәрәвез оча. Кояш әллә нинди бер ярсу белән җылыткандай. Югыйсә соң гына чыккан, җирне озаклап кына җылыткан инде ул, әмма бер кыздыра башлагач кыздыра! Ноябрь җиткәндә, мондый көннәр торуы яхшы инде ул. Җылы көздә бәрәңгесен дә вакытында аласың, ашлыгың да киптерелеп, амбарларга керә, каз-үрдәкләрең дә салкыннаргача симереп өлгерә. Зәмниха карчык та, Камил дә, бәхетләренә, өйдә булып чыкты. Камил һаман утын яруда икән, дип көлемсерәде Буранбай ишегалдына узганда, кырыйда яткан ярылып бетмәгән утын өеменә карап. Рәгыйдә иртәрәк эштән китә алса, бакчалар казылганчы кайтасы да югыйсә. Пансионатта ял итүчеләр күп чакта аны кем җибәрсен...

Буранбай, өйалды ишеген ачып, Рәгыйдәне алдан уздыруы булды, Камил йөгереп чыгып, апасын да узып, аның муенына атылды:

– Исәнме, Кызык Җизни!

Ул арада әнкә кеше дә чыккан. Яулык почмагын җыеп, дулкынлангандай бөтерә-бөтерә, ялгыш күренәләр мәллә дигәндәй, кызы белән киявенә карап тора. Рәгыйдә сабырлык белән генә:

– Исәнме, әнәй, – дип, ике куллап күреште дә Буранбайга юл бирде.

– Әйдә, инде син исәнләш.

Малайны муеныннан төшермәгән килеш кенә, Буранбай әбисе белән күреште. И-и, бу татарларны, шушы кыланышларына һич кенә дә ияләнерлек түгел, дип фикер йөртте ул эченнән беренче кайткандагы кебек, әнкә белән кызның икесенең дә күзендә яшь тора, тыныч кына елмаешып карашкан булалар. Нинди тыйнаклык бу?! Әллә соң сөтен имезеп үстергән анага изге зат итеп караумы? Зәмниха карчык, аңына килгән кебек булгач:

– Улым, төш җизнәңнән, күреш апаң белән, әйдәгез, өйгә узыйк. Бик вакытлы кайттыгыз әле, самавырны яңарткан гына чагым, – диде.

Кар кебек акшарланган мич буенда, озын муенын үзенә махсус ясалган төнлеккә сузып, самавыр җырлап утыра. Янындагы кәрҗиннәрдә, ягылырга чират көтеп, эп-эре нарат күркәләре ята. – Әнәй, син һаман күркә чәе генә эчәсең икән, – дип куйды Рәгыйдә. – Мин аны шундый сагындым! Тамагыма карлы тау башларыннан агып төшкән елгаларның сулары үтми башлаган иде инде.

Кара син аны, Рәгыйдәне! Чәй эчә башласалар, чынаяк санын белмиләр, монда кайткач, ни дип тора?! Шулкадәр дә сагынгач, әйдә кайтыйк, бәгърем, дип кенә әйтәсе югыйсә...

– Ие шул. Күркә чәе үзенчә тәмдә була. Күмер белән кайнатканы үзенчә. Бәләкәй чәйнектә пешергән белән зур чәйнектә пешергән кара чәй дә аерыла бит, шуңа күрә самавыр башына уймак шикеллесен генә куям. Менә, кайтырыгызны белгән шикелле, хушисле сәйлүнскине салдым, Әхмәтгали абыең Донбасстан җибәргәнне.

– Аның хәлләре ничек, әнәй?

– Ничек булсын? Авырый инде, авырый.

– Һаман да авырыр микәнни?

– Кырык градуслык суыкта эчке күлмәк-ыштаннан концлагерь дигән дошман өтермәненнән кач та. Шул чакта аяклары беткән дә инде аның. Берзаман күреп алып, артыннан нимечләр атып килә, ди, безнекеләр ягына чыктым, дигәндә, алары атарга тотынган. Аннан, тегеләреннән дә, боларыннан да кача-чаба торгач, аңсызланып егылган. Рубеж дигәннәре нәрсәдер, шуннан табып алдылар, дип сөйләде әле соңгы кайткач та. Алай да исән калган балакаем.

– Ие, абый күрәсен күрде инде...

– Туган илендә яшәмәскә дип, закунын чыгарганнар, шул илгә эшләргә ярамый, дигәнен юк, кияүкәем. Авыру дип тә тормыйча, аягыннан тәмам егылганчы иң кыен, җаваплы урыннарда хезмәт итте. Инде менә, мыскыллаган кебек, бер дә гаебең булмаган икән, дигәннәр. Үз аягында кайта да алмый торган хәлгә килгәч, яшәргә кайтырга да ярый, имеш... – Никадәр бала үстерсәң дә, берсе дә үзеңнеке булмый, ахрысы. Ирнеке була, мирнеке була. Үлгәннәренә бер төсле кайгырасың, исән калганнары өчен икенче төсле. Нимес концлагеры да бетерә алмаган баламны сәвит закуны бетерде...

– Алай ук хафаланма әле, әнәй...

– Ничек хафаланмыйсың, гөрнәдир кебек ике улымны бирдем бит мин сәвит дигән аждаһага. Берсен милиционерлар бер сәбәпсез атып үтерде – баласы ятим калды, икенчесенә, мылтык атып, үз җирен яклаганына, аяксыз килеш тә илендә яшәргә рөхсәт итмәделәр.

– Тормышы алай начар түгел бит Әхмәтгали абыйның.

– Караватта ятуның тормышлыгы инде аның! Ичмасам, үзе телендә дә сөйләшә алмый бит ул анда! Хатыны – марҗа, малае – урыс...

– Хатыны белән сөйләшә, – диде Рәгыйдә.

– Сөйләшә. «Чәй яса» да «ашарга бир»не әйтә белә...

– Малае ничек урыс? – дип аптырады Буранбай.

– Татарча сөйләшмәгәч, аның татар язылуыннан ни мәгънә? Син кыргыз башың белән кирәк чагында рәхәтләнеп үзебезчә аңлашасың!

– Өйрәнер әле ул да!

– Ай-һай... Әле дә ярый – рәхмәт үзләренә – улымны карыйлар. Аларның монда гаебе юк. Гаеп ул һәрвакыт – өстәгеләрдә.

– Хатлары килеп торадыр бит, әнәй?

– Анысы килә. Посылкасын да ай саен булмаса да, елына әллә ничә сала. Хат язса, дәфтәр битен тутыра. Ичмасам, рәхәтләнеп бер татарча сөйләшкән кебек була, ди.

– Алла боерса, Камил үссә, шунда җибәреп кайтарыр идем дә бит.

– Тормышларыбыз көйләнеп китте, үзебез бер барып килербез әле, әнәй. Әле моңарчы сезне күрергә дә җай чыкмады.

– Рәхмәт төтүләреңә – елын елга кайтып торалар.

Төтү дигәне Рәгыйдәнең Кизелда яшәп калган уртанчы апасы Хәлимәбану иде.

– Аларның хәлләре ничек? Болай без дә хатлар алышабыз да алышуын.

– Яхшы. Ире әйбәт. Балалары тәртипле. Аныкылар ичмасам татарча сөйләшеп үсә, җәй саен авылга кунакка кайта. Менә Камилгә дә күңелле булып кала.

– Шулай.

– Әхмәтгалиемне сугышка җибәргәндә, исән калса да, фәлән кадәр гомер күрмәссең дисәләр, ышаныр идемме? Алай дигән кешенең башын кулымдагы таяк белән генә ярасы. Инде бит үлгәнче күрәчәгемә дә өмет юк...

– Варвара Семёновна малай белән булса да, күзләренә бер күренеп китәрмен, дип хат язган безгә,– диде Рәгыйдә.

– Нәрсә сөйләшербез аның үзебезчә бер кәлимә җавап кайтармаган Барие белән?! Үзе белән?! Русчаны бөтенләй белмим, дип тә әйтмим, колакка ятышмый хәзер, ишетсәм, аңышмый торам.

– Шулай дигән буласың да, Барие да йөрәк парәсе бит аның.

– Баланың баласы балдан татлы дигәннәре хак анысы. Янымда Камил булганга сөенеп бетә алмыйм. Ул да әнисез, әтисез калмаса, бер оныгымны да сөя аласы түгелмен икән мин картлык көнемдә. Кинәт карчык туктады, әле кайтып кермәдегез, мин нәрсә сөйләп торам, дип, өстәл тирәсендә кайнаша башлады. Бераздан:

– Пәтәч! Без дога кылырга да оныттык түгелме? – дип сорады. Соң булса да, уң булсын, дигәндәй, кайсы кая утырыштылар. Зәмниха карчык йортка доганы кычкырып кылды, калганнар эчләреннән кабатлап утырды. Камил дә ике кулы белән йөзен сыпырды да:

– Йә, кая күчтәнәчләрегез? Эссе күл җимешләре, салкын тау чикләвекләре? – диде. – Сез сүз белән генә сыйларга кайткансыз бугай мине!

Барысы да рәхәтләнеп көлде. Бу табында, бу өйдә иң зур кунак Камил иде. Әнисе ташлап калдырган ятим дә булгач, кызганып та, яратып та, бүләкнең иң кыйммәтлесен, киемнең иң матурын, күчтәнәчнең иң тәмлесен аңа алып кайталар. Ул моны бик тиз аңлады һәм кунакны түземсезлек белән көтеп ала башлады.

– Энем, сиңа бер нәрсә дә жәл түгел, – диде Рәгыйдә апасы, аның алдындагы чынаяк тәлинкәсенә дә, өстәл уртасындагы зуррак савытларга да тәм-томнар тезәтезә.

– Менә чәй генә эчик тә, мәктәпкә йөрергә дигән яңа кәчтүм-күлмәкләреңне киеп күрсәтерсең. Җизнәң кыргыз эшләпәсе алып кайткан үзеңә. Җәйге пәлтәң белән икесен бергә кисәң, артыңнан бер кыз да калмый инде!

– Кирәк ие, ди, миңа кызлар. Минем алар белән йөрергә вакыт юк – әбигә булышасым бар.

– И-и, рәхмәт инде, улым! – дип, Зәмнихатти Камилнең башыннан сыпырды. – Син булмасаң, ул утыннарны кем ярыр иде дә, кем миңа чишмә сулары алып кайтыр иде...

– Миңа җизнинең эшләпәсе катырак ошый, – диде бераздан үзенекен карап туйган, салып, чөйгә элгән Камил.

– Киеп карыйм әле?
– Мондый биек эшләпәне дәрәҗәле кешеләр генә кия бездә, – дип бирмичә торды Буранбай. – Әле синең зур кеше буласың бар. Шуннан соң таулар кебек биеген алып бирермен үзеңә. Аннан, бөтенләй картайгач, бакал калпак26 киярсең. Сарыкның койрыгын ашарсың. Яхшы кеше, акыллы кеше, дип сөйләрләр үзең турында.

– Сарык койрыгын яратмыйм мин. Киеп карыйм инде...

– Бала белән бала булма әле, Буранбай, кисен. Койрыкны, мәртәбәле кунак дип, өлкәннәргә бирәләр аны, – диде Рәгыйдә.

– Аңа алайса башын тоттырырлар.

– Баш та ашамыйм мин. Телен генә яратам. Киеп кенә карыйм инде.

Буранбай Камилнең шулай ялынуына түзмәде, салып, малайга бирде:

– Апаң сораса, тыңламас идем, сиңа ярар инде, – дигән булды.

– Шуның өчен күзең төшкән кызның исемен әйтерсең.

– Юк, дим бит.

– Бездә аны борын кысып әйттерәләр, – дип көлде Буранбай.

– Борын кыссаң, кунак кызлары чыгар да шуннан танып алырсың, – диде аңа Рәгыйдә.

Малайга эшләпә ошады.

– Нигә кеше калпагын кияргә ярамый, җизни? – дип сорады ул, аны кулында әйләндерә-әйләндерә бизәкләрен карап.

– Эркектин баш кийимин аял кийбейт, ирләрнең баш киемен хатыннар кими, диләр бездә, юкса тормышының бөтен авырлыгын үзенә алачак.

Рәгыйдә әллә нишләп китте. Буранбае яңа калпак сатып алып кайткач, ничектер бер кызыгып китеп, ул өйдә югында киеп, көзгедән карап торган иде үзенә. Килешә иде бик. Бу ышану турында бөтенләй уйламаган да. Тормышы үзенә генә каласы булса, Аллам сакласын.

– Курыкма, Камил, малайларга дигән ырымын белмим, – диде Буранбай, Рәгыйдә йөзенең үзгәргәнен күргәч, энесе өчен борчылганга санап. Биек калпак Камилгә тагын да ныграк килеште. Буранбай уенча, ул, әбисенә охшап, бик матур иде. Җизнәсе аны Рәгыйдәне яратканы өчен дә үз итте.

– Татар балалары барысы да сөйкемле була мәллә, – дип сорады ул Рәгыйдәдән, икенче бер авылдагы кардәшләренә кунакка баргач, яше дә тулмаган сабыйларын күрде дә.

– Ие, бездә кешегә су килешә, – дип үртисе итте Рәгыйдә.

– Бездә су тауларның өстеннән туфрак белән, пычрак белән кушылып акмый, астыннан, таш ярып, көмеш төслегә әйләнеп чыга.

Буранбайга тау эшләпәләреннән эрегән су да тәмле. Әллә кайлардан алып килеп, болытлар калдырган бит ул карларны. Кояш эреткән, җилләр этеп төшерергә, таратырга-туздырырга тырышкан, төнге салкыннар саклап калырга маташкан. Югарырак менгән саен, салкынлыгы, бозлыгы арткан суларда Өске елгасыннан парга әйләнгән тамчыларның өлеше дә бардыр. Тауларны яшәртеп, үләннәрне терелтеп аккан сулар, төчерәк тоелса да, ничек тәмсез булсын?!

Таулар – әлегә җирдә иң чиста җирләрдер. Тау асларыннан чыкканы да ошый суларның Буранбайга. Һәрберсенең үз тәме. Сусаган чагыңда суның кайсы да татлы. Кешегә, яшәү өчен, һава белән судан да кирәгрәк ни бар?! 

23  Билдәмчә – билбау.

24 Бишә – бичә. 

25 Кыргавыл – фазан. 

26 Бакай калпак – алтын җеп белән чигешле, аксакаллар, хөрмәтле кешеләр калпагы. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 11, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: