Көтәм…

Көтәм синең номерлардан бер-бер хәбәр,

Кайчагында көткән хәлдә оеп торам.

Мендәремдә урыннар киң, сиңа калган

Җирләренә телефонны куеп торам.

Белмәгәндәй көтәсемне, ничә тәүлек

Килми тавыш, җырлы дәшү йә хат-хәбәр.

Хәлләремне сорау минем, смайлик юллап

Һич югында, авырмыни соң шулкадәр?

Тиен-фәлән генә тора, җибәрермен –

Акчаң юкмы? Корт чактымы бакчаларда?

Корт чаккыры, диеп, сиңа сүгендем шул… –

Һәр теләгем шундук чынга аша бара.

И имансыз, дигән идем, и хәерсез! –

Хәерләрең, иманнарың китте мәллә?

Миңа әйтер җылы сүзең шул мизгелдә

Җир ярылып, ярыгына төште мәллә?

Мәхәббәтсез, дигән идем, мәхәббәтең

Шул минутта бөтенләй үк үтте мәллә?

Мендәремдә урыным тар, дигән сүзем

Колагыңны кылыч кебек кисте мәллә?

Алдадым шул… Сиңа калган җирләренә

Телефонны, телефонны куеп торам.

Мәхәббәтсез, дидем дә бит… Сөям, диеп

Алдавыңнан ничәнче көн оеп торам.

"КУ" 5 (май), 2019

Фото: pixabay

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: