"Шигырь тәсбихенең бисмилласы..."

Тукай турында истәлекләр шактый теркәлгән. Аңа бәйле хатирәләрнең яңаларын «әби сөйләгәннән», «бабайдан ишеткәннәр» кебегрәк башламнар белән әле дә сөйләштергәлиләр. Ышандырган истәлекләр дә бар, бөтенләй тузга язмаганнары да юк түгел. Нишлисең, талантлар тирәсендә сүзләр куе, күпертелгән була, талантка һәркем якынаерга тырыша… Алай да язганнары һәрвакыт бик нык ышандыра дип атарлык шәхесләр дә юк түгел. Шуларның берсе – татар халкының талантлы баласы Сәйфи Кудаштыр.

С.Кудашның әдәби эшчәнлеге, үзе таныганча һәм язып калдырганча, Г.Тукай һәм М.Гафуриларның көчле йогынтысы астында башлана. Ул үз буынын нәкъ менә әлеге ике әдип «туган илне, туган телне, әдәбиятны һәм халыкны яратырга» өйрәтте, дип белдерә. Димәк, Тукай белән Гафури мираслары Кудаш каләменең таяныч нокталары булган, дип нәтиҗә ясарга мөмкин. С.Кудашның Тукай күтәргән проблема-темаларга ияреп иҗат иткән тәүге шигырьләре 1913-1914 елларда Уфада «Тормыш» газетасында һәм Оренбургтагы «Кармак» журналы битләрендә басыла. Инкыйлаб чорында, беренче чиратта, шагыйрь милли азатлык, социаль тигезлек идеяләре белән сугарылган әсәрләр яза. Аның Тукайга якынлыгы үз чорының катлаулы, каршылыклы чынбарлыгын киң планда һәм күптөрле формаларда җиңел рәвештә сәнгатьчә чагылдыра алуында күренә. Ул татар вакытлы матбугатында Тукай каләме белән активлашкан фельетон жанрын бигрәк тә егерменче елларда аның рухында алга таба үстерә.

С.Кудаш сугыштан соң биографик җирлекле әдәбият, бигрәк тә замандашлары булган Тукай һәм аның даирәсе хакында публицистикага, прозага һәм драматургиягә караган әсәрләр иҗат итү белән мавыга. 1946-1947 елларда Тукай белән М.Гафуриның 1912 елны Уфа шәһәрендәге тарихи очрашулары фактына нигезләнеп, «Язны каршылаганда» повестен яза. 1957 елда аның яшьлек хатирәләрен исенә төшерү рәвешендәге, Тукайга кагылышлы урыннары да булган «Хәтердә калган минутлар» исемле китабы дөнья күрә. С.Кудашның Тукайга багланышлы публицистикасы даһи шагыйрьнең дуслары һәм каләмдәшләре хакындагы иң кызыклы мемуар әдәбияттан санала. Язучы «Хәтердә калган минутлар«ның керешендә Г.Тукай һәм М.Гафури турында язуны үзенең бурычы санаганлыгын әйтә.

Сәйфи Кудашның тормыш баскычларыннан үз күтәрелү юлын яктырткан «Яшьлек эзләре буйлап» (1964) китабы Тукайның «Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан, / Вә юлны тапмый калмый һәр адашкан. /…/ Сәгадәт талына менсәң, үзең мен, / Ни ярдәм килсә дә, килсен үзеңнән» юллары белән ачыла. Хезмәттән күренгәнчә, яшь ятим Сәйфи Кудаш Тукайның әдәбиятта, тормышта күтәрелү юлын үзенә бер үрнәк итә, күңеленең сөенгән яисә борчылган минутларында Тукай шигырьләрен хәтеренә китерә: «Авырлык төшсә, түз, сер бирми-нитми, / Ни хәлләр яшь егеткә килми-китми?» «Яшьлек эзләре буйлап» китабында автор үз карашларын, бигрәк тә аерым шәхесләргә, әдәби һәм иҗтимагый күренешләргә карата фикерләрен раслар өчен дә, аны иң гадел хөкемдарларның берсе санап, Тукайга мөрәҗәгать итә. Болардан тыш, хезмәттән Тукайның казакъ әдәбияты һәм фольклоры белән бәйләнешләре хакында кызыклы мәгълүматлар табарга мөмкин.

С.Кудаш киңпланлы публицистикасында, бигрәк тә мемуарларында ихтыярсыздан да Тукай темасына килеп чыга кебек, чөнки ул аның иҗаты һәм шәхесе белән гомер буе кызыксына, гомер буена аңа якынаерга тели һәм ул калдырган эзләр буйлап сәяхәт итә. Әдипнең «Казакъ даласында» очеркы аша фәнгә бик кирәкле мәгълүматлар – теге яки бу әсәрләренең кайда һәм кем тарафыннан яңгыравы турында гына түгел, әйтик, Тукайга һәм татарның башка каләм ияләренә халык мәхәббәте, чит кавем-милләтләрнең мөнәсәбәте белән дә таныша алабыз. Язмам кызыклырак булсын өчен, әдәби әсәргә якын стильдә язылган әлеге очерктан күләмлерәк өзек китереп узар идем:

«Сарсымбай тыштагы эш-көшләрен бетереп кергәч, без теге, түр башында утырган кеше белән дә таныштык. Бу кеше, авылдан авылга гизеп, думбра уйнап, үләң әйтеп-җырлап йөрүче бер акын булып чыкты. Сөйләшергә бик ярата торган бу акынның сүзләренә караганда, ул һәр елның җәендә Трейдинга барып, ул чакта граммофон пластинкаларындагы җырлары белән билгеле булган җырчы Мирфайза Бабаҗановның кымызханәсендә бераз үләң әйтеп кайта икән. Ул чактагы күпчелек казакъ акыннары кебек үк, бу акын да укый һәм яза белми иде. Ләкин, шулай булуга карамастан, ул аңсыз һәм артта калган бер кеше түгел. Ул бик күп белә һәм бик күп нәрсәне хәтерендә саклый торган кеше булып чыкты. Шуның аркасында аның сүзләре җырлар, мәкальләр һәм хикмәтле әйтемнәр белән бергә үрелеп бара. Аның телендә Абай һәм Акмулла акыннарның исемнәре һәм сүзләре бик еш кабатланып тора.

Ул шагыйрь Акмулланы мактап хәтергә алды. Аның Троицк төрмәсендә утырган чакта, казакъ бае һәм түрәсе Исәнгилдене әрләп язган шигырьләренең бер бүлеген сүз арасына кыстырып җибәрде. Шуның өстенә бу акын, ниндидер бер татар укытучысының ярдәме белән, Тукайның кайбер шигырьләрен дә ятлап алган. Ул гына да түгел, акын Тукайның «Күңел» дигән билгеле шигырен «Тәфтиләү» көенә җырлап та күрсәтте. Акынның әйтүенә караганда, ул 1912 елның җәендә Тукайның Троицк шәһәренә килүен дә ишеткән. Шагыйрь белән танышыр һәм, шигырь әйтешеп, ярышып карар өчен, эзләп, Габдрахман мулла Рахманкуловның өенә дә барган булган. Ләкин ул, кызганычка каршы, үзе әйтмешли, нугайның өлкән акынын күрә алмаган. Чөнки ул эзләп барган чагында инде Тукай Казанга кайтып киткән булган икән. Ул Тукайны, казакъ җәйләүләрендә йөртеп, кунак итәргә бик теләгән, ләкин барып чыкмаган. Акын моның өчен әле булса үкенеп бетә алмый. Әгәр дә Тукай тагын бу якка килеп чыга торган булса, ул аны, мотлак (һичшиксез), барып күрәчәк...»...

Дәвамын "Казан утлары" журналының 11нче санында укырга мөмкин.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: