Татар кызы (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)

Бу вакытка Зәмниха ике бала анасы иде инде. Кияүгә чыгып, ел узды дигәндә, Урта Шүләнгер җыенына баргач, алдагы елда туйлап йөргәннәрне исенә төшереп, олысы Ямьбикә туды. Биләүләгәндә бик кечкенә күренсә дә, аягына баса башлауга, туп йомгагына әверелде ул. Баладан вакытыннан алдарак котылган Зәмнихасын, юлда газаплап йөртмәс, өзлектермәс өчен, берничә көнгә әниләрендә калдырган иде Әхмәтгалим. Алып кайтканда:

– Кечкенә булса да, төш кенә булырга охшап тора, – диде ул хатынына, сөенечен эченә җыя алмыйча. – Менә бит мин дә әти хәзер! Әле яңа гына өйләнеп йөргән кебек юкса!

Чыннан да, тиз арада тернәкләнеп китте, алдырганнан алдыра барды Ямьбикә. Дәшкән һәр кешегә көлеп, «гу-гу» килеп ята башлады. Еламады, чирләмәде.

Бер елдан бишеккә Әхмәтгарифны салдылар. Инде менә ул юк... Баланы табу – бер газап, күмү аннан да газаплырак икән. Әхмәтгалим хәсрәтле көннәрендә яшь ярым дигәндә, эче китеп үлгән сеңлесе Шәмселәмиганы күмгән көннәрне хәтеренә китерде. Әнисе сыгылып кына төшкән иде. Бакчада бар нәрсә өлгергән август узып барганга, теләсә ни ашагандыр, дип уйлады Әхмәтгалим. Бу турыда сөйләгәч, Зәмниха эч грибы88 булгандыр, диде. Үз авылларында да елын-елга әйләнеп йөри торган кизүне кайчак шулай атыйлар иде. Косса, тәне кызышса, көчле салкын тию кебек бер нәрсә була икән ул. Йөткермисең дә, тамагың да авырмый, әмма грипп, имеш.

Болай да кайгылы Зәмнихама хәсрәтле йөземне күрсәтмим дип, балаларын җирләгән айларны көндезләрен эш арты эш тапты үзенә Әхмәтгалим. Зиратка төшеп, иске чардуганнарны яңартты, тузганнарын яңасына алмаштырды. Әби-бабаларның, якын туганнарның каберләрен карауны, эне-абыйларына йөкләмичә, үз өстенә алган иде. Тигез рәт булып тезелеп яткан кадерле кешеләренең саны артканнан артканга моңарчы бу кадәрле гаҗәпләнгәне юк иде аның. Хәзер менә килгән саен шакката.

Әхмәтгалим үзенекеләр урнашкан рәт кырындагы сукмакка дога уку өчен утыргыч ясап куйган иде, догасын тәмамлап, битен сыпырып куйгач та, тиз генә китә алмый. Агачлар күләгәсендә озаклап уйланып, сагышланып утыра.

Зират – үзенә башка дөнья. Бөтен халык тормыш итеп ятканда, тамак кайгысын уйлап анда чапканда, тегендә йөгергәндә, фанилык гамәлләрен исәннәргә калдырып, бакыйлыкка күчкән әрвахлар нинди уйларда ята? Гасырлык наратларда куыш табып, монда килүчеләрне дә, авылны да биектән күзәткән кошлар кешеләрнең яшәве, үзләренеке турында ни уйлый? Агачның черек кайрысын кайчаннан бирле тукылдаткан тукран Әхмәтгалимнең бу утыргычта тиккә генә утырмаганын, иң соңгы, әлегә чардугансыз кабердә аның сабые ятканын беләме? Юктыр. Белсә, йөрәкнең ашыгып типкәнен дә уздырып тукылдаудан туктар, тынлыкта калдырып, аның хәсрәтен җиңеләйтергә тырышыр иде ул.

Гомернең кыскалыгын башка җан ияләре дә аңлыймы? Кичләрен мич буенда арка җылытып яткан, инде зур мәчегә әйләнеп килгән, тычкан тотудан тәм тапкан Йомшак Шәмселәмиганы алып китәчәк таңда яңа сауган, савытына салынган сөтне эчмәгән. Зарланып, мияулап, нәрсәдер сорап, әнисе артыннан да ияреп йөрмәгән. Бакчага кереп, мунча баскычына яткан да күзләрен йомган. Көне буе урыныннан да кузгалмаган. Кичкә каядыр китеп барган. Икенче көнне дә, өченчесендә дә күренмәгәч, бөтенләйгә югалды дип уйлаганнар иде. Табылды. Кайда булгандыр. Бик йончыган, рәтсезләнгән кыяфәттә әйләнеп кайтты. Әхмәтгалимнең бу айда әледән-әле зиратка төшеп, күңел басуы кебек үк булды микән әллә аның өйдән китеп торуы?

Читек өстеннән кигән калушына коңгыз кереп бара. Ул нәрсә өчендер кайгырамы? Бүген ни ашармын дип уйлыймы? Алланың биргәненә канәгатьме? Әллә юлында тамак туйдырырлык әйбергә очрыйсына ышанганмы? Аның өчен дә туганнар, читләр бармы? Юк икәнен болай да белә Әхмәтгалим. Бер сәбәп табып, фикердәш эзләгәндәй, тирәлек белән сөйләшеп кенә утыруы. Акылы-уе булган бөҗәк гамьсез бер сурәттә, сытылырмын дип тә курыкмыйча, бер кирәкмәгәнгә аягы буйлап сәяхәттә йөрер идемени...

Әхмәтгалим, эшен тәмамлагач, сорау арты сорау уйлап, һәрберсенә җавап табып, шактый гына утырды да зиратның кемдер ачык калдырган капкасына юнәлде. Ул урам буйлап кеше күзенә күренеп йөрүне болай да яратмый иде. Хәсрәтле чагында аннан кайтасы килмәде дә килмәде. Дөньяны күзәтә-күзәтә, үләннәр, таулар, болытлар белән сөйләшә-сөйләшә, су буйлап кына үзләренә менеп китте.

Кайгыны шатлык хисе алмаштырса, бәхеткә өмете тәмам сүрелмәсә, чыдый, яши адәм баласы. Җәйләрне, көзләрне узып, салкынлыгы белән туйдырган кыш үтте дигәндә, язга кергәндә, Әхмәтхәсәннәр йортын тагын нарасый сөенече күмде. Мартның тугызлары иде бугай. Малайга, бөек булсын, акылы атасыныкына тартсын дип, Әхмәтгали исеме бирделәр. Үзенекеннән аз гына аерылып торсынга, күңеленә хуш исемнең бер генә хәрефен алды да атты Әхмәтгалим.

Сабый шактый гәүдәле булып туды. Исеме җисеменә туры килә иде. Инде акылы да зур булып, йөзгә кызыллык китермәслек булып үссен, дип теләде әти кеше. Ул яратырга йә тезләрендә, аякларында сикертергә алган саен:

– Көрәшчем булырсың син минем, – дияргә гадәтләнде. Булыр, аннан булыр! Кечкенәдән беркемгә баш бирергә тырышмый. Син аны югарыга чөясең, ул шуннан да, моңа һич исе китмәгәндәй, башын каера-каера өй эчен күзәтеп калырга тырыша.

– Синең энеләреңә, үзеңә охшаган, – ди иде малае турында сүз чыккач Әхмәтгалим. – Кыяфәте – аксөякләрнеке. Борынына гына кара. Кырым морзаларыныкы диярсең. Маңгаеның текәлеге, күзләренең зурлыгы турында сөйләп тә торасы юк.

Алар нәселендә дә гел хәсрәт кенә түгеллеккә сөенде Әхмәтгалим. Бәби туйлары, сөннәт бәйрәмнәре бер-бер артлы тезелеп кенә килә. Үзе ярымятим булса да, сабыйдан үз әнисеннән калса да, абыйсының әнә, аллага шөкер, барысы да әйбәт. Күзе төшкән кызы Шәмсебаянга өйләнгән агасы Хөсәеннең ике ел саен баласы туып тора. Миңнефатыйма, Шәмселәмигага охшатып исем куелган Ләмига... Инде дә килеп, Әхмәтгалимнәрнең Ямьбикәсе артыннан ук туган Мостафа... Айбану апасы аларны да уздыра. Йорт карауны үзенә тапшырган карчыгы89 итәгенә бер-бер артлы бала тәгәрәтә.

Бер яктан сөенде, артыннан ук, тормышлары матур гына барса да, Зәмнихага килә дә тора, килә дә тора, дип борчылды Әхмәтгалим. Мондагы хәсрәтләр җитмәгән, үз әтисе суга төшкәндәй гаип булды. Басыйр әбисе90 тиф белән авырган, урыныннан тора алмый яткан чагында, барысы да чирләп бетәрләр дип куркып, дәвасын эзләп, Тәкәнеш аркылы Мамадышка чыгып китә.

Бик алыш-бирешле кеше иде мәрхүм. Бу якның эш йөрткән һәр кешесе аны таныган. Шәмәк янындарак бер җирдә ни сәбәптәндер үлеп кала. Әллә үзе дә авырый башлаган була, әллә йөрәге туктаган, беркем белми. Әле дә ярый юлда танышлары табып ала. Җәй эссесендә мосафир мәетен илтеп йөрергә уйламаганнардыр инде. Һәр кешенең – үз кайгысы, бетмәс-төкәнмәс үз эше. Шәмәккә алып кайтканнар да йоласын җиренә җиткереп күмгәннәр. Ходаның рәхмәте ирешсен үзләренә, күрмәмешкә салышып китсәләр дә, берни әйтә алмыйсың. Шунда гына ятсын, барыбер үлгән инде, эзләп килерләр әле, димәгәннәр. Ничек рәхмәтле булмыйсың: җаен табып, бераздан хәбәрен дә салганнар. Анысы, үч иткән кебек кешедән кешегә күчә-күчә, атна дигәндә генә, хәсрәткә-яшькә тәмам батып беткәч кенә, Нихан карчыкка иреште.

Малайларның әтиләрен шунда ук күчереп күмәселәре килде. Бигрәк тә олы уллары Гаяннур белән Мирсәеф:

– Алып кайтыйк, әнәй, – диештеләр.

Бу җиңел генә хәл ителә торган эш түгел иде. Мәрхүм моңа риза булырмы-юкмы, хәзер кайлардан беләсең?! Уйлады-уйлады да ахырда Нихан карчык кырт кисте:

– Юк! Басыйрымны җәфаламыйк. Барыбыз да бер туфрак астына керәбез. Аңа хәзер, кадерле урыннан битәр, гамәлләренә җәзасын җиңеләйтерлек, начарлыкларын кичертерлек дога кирәк. Басыйр карт изге адәмнәрдән иде. Гөнаһ, җәза дигән сүзләр сәер ишетелсә дә, Әхмәтгалим аптырамады: белеп эшләмәгән гөнаһлары да була бит адәм затының. Бу вакытларда үз хәлем хәл, димичә, ул да ат белән алып кайта алыр иде. Яңа ясалган каплавычсыз агач тартмалары да бар иде югыйсә. Әбисенә бу турыда әйтүен әйтте, барам, дигәнендә генә нык тормады. Аның сүзенә бөтенләй каршы төште Нихан карчык. Соңыннан, инде кырыгын уздыргач кына, балалары белән бергәләп чардуганнарын куеп, сәдакаларын таратып килгән.

Каенатасын, баласын, үз әтисен югалту хәсрәтеннән дә айнып бетмәгән иде әле Зәмниха. Ходай аның теләкләрен әллә ишетмәде, әллә алдан ук язган язмышын үзгәртергә теләмәде: Әхмәтгалим, ике бала атасы булса да, Зур сугыштан91 кала алмады.
(Дәвамы киләсе санда.)

 

88 Эч грибы – ротовирус.
89 Карчыгы – каенанасы.
90 Әбисе – хатынның әнисе.

91 Беренче Бөтендөнья сугышын башта төрлечә – Зур сугыш дип тә атаганнар.
 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: