Татар кызы (дәвамы)

(Башыннан УКЫГЫЗ)
Ул менә ата ягыннан җиде буын туганнарын яхшы белә, әниләренекен азрак... Бигрәк тә бабаларын, аның бертуганнарын үзенекеләргә сөйләрлек итеп хәтерли. Бергә ярдәмләшеп көн итте, бер-берсен бәйрәмнән, олы туйлардан калдырмады алар. Әбисе Мөслимәне дә күреп калырга өлгерде Әхмәтхәсән, түтәе Хәмдесафаны да, башка кардәшләрен дә.

Әхмәтхәсән кызлар дип тормады, Айбануны, Шәмсебануны малайларны бер якка куярлык итеп үстерде. Ат та җикте алар, сукага да чыкты, печәнен дә чапты, чыпта да сукты, җиләккә дә йөрде. Ничек эшләгәннәрен күреп, бер-бер артлы кеше аркылы Әхмәтхәсәнгә сүз каттылар. Шәмсебануы олырак иде, җитү кызга әйләнүгә, алышырга-барышырга сүз куешкан кешесе юкмы, дип сорашырга керештеләр, аптыратып бетерделәр. Яучы арты яучы килә торгач, берсенә биреп җибәрделәр. Алай да үз тормышын иртәрәк корды, ризалык биреп, ашыкмадык микән, дип кайгыра хәзер.

Кичләрен, артыгын тыймасалар да, әллә эштән арып, әллә шуңа акыллары җитеп, уеннарга әллә ни чыкмаган кызларының авылда гайбәтләре дә ишетелмәде. Саф алтын җирдә ятмый, диюләре – хак. Икесе дә кияүдә менә хәзер. Үзләрен бик сакларга кирәк икән кызларга. Ата-анага да күз-колак булырга бик кирәк. Әхмәтхәсәннең хатыны Җиһан йомшак күңелле. Ул аның килене белән уртак тел табасына, кызы санап, яратып китәсенә ышана. Үзенә дә Зәмнихага ата кебек булырга кирәк. Әхмәтхәсән күңеленнән әнә шундый сүз бирде.

Зәмниха башта кыз алуны кызу тотмакчы күренгән Әхмәтгалимгә шикләнебрәк тә карады. Беренче очрашуда ук өйләнү теләген белдергән егетләргә ышанырга тиеш түгеллеген, андый зур эшләрнең чиктән тыш ашыгып башкарылмавын белсә дә, барыбер эченнән тиз арада үзен сорарга кеше җибәрер дип тели, өметләнә иде. Әхмәтгалим, яучы юллыйм, дип китсә дә, икенче көнне капкадан керүче-чыгучы күренмәгәч, бераз кәефе кырылды, аннан егеткә үпкәли үк башлагандай булды. Инде ялындырыр, сорап килсәләр, ризалык бирмәс тә кебек иде. Бер кичтә су буендагы уенлыкта аны яңадан күрү белән, үпкәсенең тамчысы да калмады.

Әхмәтгалим җаен табып кына, уңай вакытын туры китереп, әти-әнисе белән ныклап киңәшкәнен, алардан хәер-фатиха алганлыгын әйтте.

– Синекеләрнең дә белеп, әзерләнеп торуы кирәк, – дип, кызга да искәртте.

– Алар инде белә! – диде Зәмниха. – Мин теге көнне йокыдан торуга ук әйтеп ташладым.

Әхмәтгалим шаккатты. Кыз оялып кына елмайды.

Үзе яраткан төстәге – аксыл бизәкле француз яулык, парча шәл алып, кичке күңел ачуга килгән егетне күргәч, шулкадәр сөенде бит ул. Иптәш кызлары, сеңелләре каршында күрер күзгә гаҗәеп чибәр, юмарт егетне эләктерүе белән мактанасы, алган бүләкләрен күрсәтәсе килде. Уеннар алмашынган бер арада парчасын сеңлесе Гөлшикәргә тоттырды да, салавыч-өрпәкләрен салмый гына, алар өстенә Әхмәтгалим биргән затлы яулыкны бөркәнде. Аһылдадылар да инде кызлар, Гөлшикәр шаярып, иңсәсенә элгән парча шәлне дә күргәч, өнсез үк калдылар. Шунда ук җырлап та бирделәр:
Француз яулыклар – киштәдә,

Бөркән иртән, кичтән дә.

Җырга яннарына килгән егетләр дә кушылды:

Сезнең белән бу күрешү

Керер кебек төшкә дә.
Зәмниха Гөлшикәрне җавап бүләгенә йөгертте. Ул тамбур җебе белән кулъяулык, кесә янчыгы чиккән, шушы арада янчыгына яссы тамбурлы чәнчем белән ике М хәрефе төшерергә дә өлгергән, әлеге бизәкләрне, кеше күрмәсен, аңламасын дип, яфраклар эченә яшергән иде.

Зәмниханың бүләкләренә егетнең күңеле бик булды. Ул моны ук бөтенләй көтмәгән иде. Тәңкәләремне Зәмниха янчыгында йөртермен, югыйсә калтамның күне кыршылып килә иде дип сөенде. Әхмәтгалим Шүләнгердә озак тормады. Кызга, иртәдән өйләнү хәстәрләрен күрә башларга кирәк, вакыт юк, фәлән-фәлән көнне киләбез, диде дә атында урман юлы аркылы турыга – кире Өскебашка юыртты.

Ат тугарганда да, алма бакчасына кереп, шундагы утыргычларга куелган комганнарның берсен алып, битен-кулын юганда да, гел Зәмниханы, бүгенге кичне уйлады. Кызны өйләнгәнче өчтән артык күрмиләр дип, электән гел кисәтә иде әтисе. Имеш, аның кадере китә, дин кушмый. Кара син аны, нәкъ аныңча, ислам гадәтләренчә килеп чыкты бу. Кайбер дус-ишләре димләгән кешеләренә генә өйләнгәч, теләгән, күзем төшкән кызга сүз катармын, әти-әнидән яратканымны соратырмын, дип күңеленә беркеткән иде, үз сүзе дә сүз булды.

Кайсы вакытта яучы киләсен килешкәнче үк үзенең Әхмәтгалимнеке буласына нык өметләнде Зәмниха. Ул егет белән танышканының икенче көнендә, Габделҗәмитне, йомыш белән җибәрткән булып, Гарәфетдиннән Әхмәтгалимнең кемлеген сораштырткан, аннан энесеннән бәйнә-бәйнә тикшергән, соңыннан әтиләренә барысын түкми-чәчми, әмма тагын да матурлабрак, чәчәкләп-чуклабрак сөйләгән иде. Зәмниханың бу төр кыланышларын аның моңарчы ир-атка исе китмәгәнлеген белгән өйдәгеләр артык чынга, артык зурга алмады. Инде менә Әхмәтгалим яңадан Шүләнгергә килгәч, Гарәфетдин дә, җаен туры китереп, дустының нияте ныклыкны әйткәч, Зәмниханың ата-анасы югалып ук калды.

Нихан башта, бик бай урыннан яучы киләсен ишеткәч:

– Кызым, сине бер дә тиң итмәсләр, әллә кире уйлыйсыңмы? Килеп тормагыз дип, кеше-кара ишеткәнче хәбәр генә салыйк, – диде.

Зәмниханың тышка чыгармаска тырышса да, мондый сүзгә хәтере калды.

Күрер күзгә шундый чибәр, әдәпле телле Әхмәтгалимгә ул бай булса да, ярлы булса да, барыбер барачак иде! Күзен тутырып, атасына карады. Моңарчы бөтенләй башка иде Зәмниха! Ымыңны да аңлый, әйткәнең белән килешә торган олысы иде. Басыйр карт ни дияргә дә белмәде. Кызының башында нинди уй икәнлеген күзләреннән укыган ата кеше, сизмәстән:

– Зәмнихакаем, үзең хәл ит инде, бөтен кешене кире кага торгач, яшең дә зурая. Һәр кире килгән яучы бәхетеңне китеп-китеп ала ул. Күңелеңә ятса, бирербез! – дип әйтеп ташлады.
Кыз белән егетнең теләгәннәре кабул булды: Камалетдиннекеләр турында энәсеннән-җебенә кадәр сөйләгән, якын туган да икәннәрен әйткән Бибимәрфуга Урта Шүләнгердән колак сөенчесе белән китте. Болар киндердән тукып эшләгән кызыл бизәкле ирләр алъяпкычы, чолгау, бик матур чигешле намазлык, тастымал, эскәтерт ише нәрсәләр иде.

Озак та үтмәде, яучы туй вәгъдәсен килешергә килде. Зәмниханы өч йөз тәңкәгә, эче тукыма тулы сандыкка, комган-коштабак, ләгән исемле нәрсәләргә алмаштылар. Егет аш савытына да вәгъдәне мулдан бирергә кушкан икән. Әллә ничә пар каз, төрле-төрле бәлешләр, гөбәдияләр-паштетлар, казылык... Берсе дә онытылмаган.

Яучының да, кыз ягының да бүләкләрдән канәгать калуыннан Әхмәтгалимгә бик рәхәт иде. Инде Зәмнихалар йортына никах укырга килгән мулла да, калҗа майлары ияге-сакалы буйлап акканчы, күзләре ялтыраганчы ашады, биргән сәдакаларына рәхәтләнгән кулы белән майланган сакалын, очларын бөтерә-бөтерә, кат-кат сыпырды. Гадәтенчә, никах мәҗлесендә, дини ашта дөнья сүзе кыстырасыз, дип тә бәйләнмәде, аш-су ягыннан хатын-кыз тавышы нык килгәнгә дә исе китмәде. Инде борчылмагыз, үзем генә җәяү кайтам дип, урыныннан кузгалгач, ай-ваена карамастан, әйберләрең күп, күтәрүе кыен булыр, дип, Хәсән картның шәп атларында гына җилтерәтеп илтеп куйдылар үзен. Тарантасыннан төшкән чагында Әхмәтхәсән кесәсенә тагын бер көмеш тыкты:

– Мулла абзый, бәхетле булсыннар, тигез яшәсеннәр, дип, малайларга өеңдә дә аерым укы әле.

Менә кода ягы үзе дә китәргә җыенды. Алып килгән дүрт казның икесе, чәлпәкләр, чәкчәкләр табагы белән кире тарантасларга куелды – аларның икеләтә күплеге сүздә генә түгеллеге инде күренгән, инде туй чәе Өскебашта да кияү белән кәләшсез генә дәвам итәчәк иде.

Әхмәтгалим кыз өендә дүрт кич кунарга да риза иде, Зәмниханың тизрәк каената йортына күченәсе килде. Әнисенә алдан ук, ике кичтән артыкка ризалашма, дип әйтеп куйды. Нихан карчыкның моңа кадәр инсафлыгы белән аерылып торган, егетләр кулын тотмаган кызының болай гайрәтләнеп китүенә гаҗәпләнде. Эченнән, мәхәббәт нишләтми, ана йортыннан да җиңел генә аера икән, дип уйлады.

Туйлардан соң кияүне кыңгыраулар тагылган әллә ничә пар атта килеп алдылар. Кыз моңа да, башкасына да бик сөенде. Халык каршысында Басыйрларның дәрәҗәләре артып киткәндәй булды. Кызны кайберәүләр кебек аталары йортында, килеп алырга җай көтеп, ел буе тотмадылар. Әхмәтгалим ай дәвамында атна кич кияүләп йөрүдән арыды, киленне үз вакытында төшерергә булды.

Әхмәтхәсән ага юмарт, бер дигән малайларына ахыргы әйберен бирергә дә риза иде. Кияү савымыннан һичнәрсә кызганмады. Аңа улын зурдан кубып өйләндерү мәртәбә, үзенә лаек гамәл кебек тоелды. Дүрт күмәч урынына сигезне пешертте, ат арбасына чиләге белән бал чыгарды, башкалары да барысы да сансыз, мулдан, уңган иде.

Әхмәтгалим өйләнгән көннәр 1909 ел җәенең ахыры иде. Кызны үз йортына алып киткәндә, капка төбенә озатырга чыккан туган-тумачасы:
Басуларга чыктым, сагыш басты:

Тургайлары бергә кимегән.

Киткән кошның хәбәрләре килер,

Без исән-сау, диеп, чит җирдән.

Сикереп төшкән, гөрләп үскән икән

Кыр башында калган бер бодай.

Сезгә генә – безне, безгә сезне

Сөеп кушкан булсын бер Ходай, –
дип суза-суза җырлап хушлашырга тотынган иде, кычыткан чыпчыгыдай, бер урында тормаган, һәр нәрсәне күзәткән, кайсыннан да ямь табарга тырышкан Гөлшикәргә апасын моңланып озату ошамады, көйне җиңелгә күчерде:
Тимерчеләр бара тимергә,

Күмерчеләр бара күмергә.

Минем апа бара җизнигә,

Айга-елга түгел, гомергә.
Әхмәтгалим тарантаста үз янына менеп кунаклаган Зәмнихага, йөзләренә хәсрәт төсе чыгарып карап калган, мышкылдашкан апа-сеңелләрен, җиңгәләрен, дус ишләрен, агарып киткән әнисен күргәч, ата-ана йортыннан аерылу бик авыр булыр дип борчылган иде. Мондый җырлардан соң аеруча. Яхшы теләктән генә торсалар да, кем күңеленә дә сагыш тутырырлык иде алар. Сөйгәненә сиздерми генә күз ташлады: күзләреннән тамчы моңсулык тоймады. Эченнән генә, аллага шөкер, дип куйды.

Зәмнихасының үз яннарыннан еламый-нитми генә китеп баруына Нихан карчык та шаккатты. Бераз үпкәлисе дә килгән иде. Яратуы көчледер, рәхәттә үскән җиреннән җиңел генә аерылмас иде, дип тынычланды. Ул да булмады, китүчеләрнең каршы җырлаганы аның бу уйларын ташлаттырды:
Атның җиктек җирәнен,

Арбаларның тирәнен,

Артык чибәр булмасак та,

Алдык кызның чибәрен.
Нинди чибәр булмасын, дип уйлады бу чакта эченнән Нихан. Мондый егетне шәм белән эзләп тапмассың. Буйга артык калку да түгел, әмма көяз, авыл егетләренә бер генә дә охшамаган. Матур итеп киселгән мыеклары йөзен серлеләндереп тора, елмаеп караган күзләре йөзенә ягымлылык бирә. Җырчыларның эше алай да кыз ягын мактау, аларның күңелен күрү иде:
Алтын-көмеш бәясенә

Алдык кызның уңганын,

Акыллысын, әдәплесен,

Ирне зурлый торганын.
Зәмниха белән Әхмәтгалим туй өчен махсус ясатылган тимерхут арбага84 утырып, авылны бер кат әйләнделәр дә, менә без кемнәр дигән кебек шәп кенә йөгертеп, басу капкасыннан Өскебаш ягына юл алдылар. 

84 Тимерхут арба – тарантас.
(Дәвамы бар)

 

"КУ" 09, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: