Повесть тег белән яңалыклар
-
31 декабря 2023 - 09:00
Бик (повестьнең ахыры)
2006 елдан бирле безнең хактагы документлар сер булудан туктап, аларны ачарга, архивларны кузгалтырга мөмкинлек бирелде. Безне эзләүчеләр генә кирәк. Без бар! Безнең Хәтер әлегә исән! Әлегә... -
30 декабря 2023 - 09:00
Бик (повестьнең дәвамы)
– Әти-әниеңнәр ничек кабул итә соң моны? – дияргә мәҗбүр булдым. Юкса, беләм инде, бик күп илләрдә балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәт һич бездәгечә түгел, аларда, безнең татар халкындагыча, һәр адымың өчен хисап тоту да, артык якынлык та юк. Тик барыбер авызымнан иң беренче булып шул сорау очты да чыкты. -
29 декабря 2023 - 09:00
Бик (повестьның дәвамы)
Моосбургның Шталаг VII А дип тамгаланган төрмә баракларында мин исемсез зат идем. Буйлы-буйлы әсир күлмәгенең аркасына сугылган номердан кала, миндәйләрнең исеме-аты юк иде. -
28 декабря 2023 - 09:00
Бик (повестьнең дәвамы)
Документаль фильм Дахау концлагерендагы әсирләрнең коточкыч тормышы турында иде. Французча барса да, андагы вәхшилекне аңлар өчен тел белү бөтенләй таләп ителми икән. Ә менә аңга кабул итү өчен күп, бик күп кирәк иде. Кеше дигән затның шулкадәр кыргый, мәрхәмәтсез, куркыныч җанвардан да җанваррак икәнен минем баш мие болай гына аңларга, бер-бер нәтиҗә чыгарырга әзер түгел иде. -
27 декабря 2023 - 09:00
Бик (дәвамы)
Сезгә кадерле булмаса, менә миңа, аның исән калган бердәнбер баласына – кызына кадерле! «Хәбәрсез югалган» дип, пенсия бирүдән баш тартасыз икән, мине фронтовик баласы дип танудан куркасыз икән – анысы сезнең намуста. Мин бит сездән акча сорамыйм! Мин сездән әтиемнең исемен табуыгызны сорыйм!.. Җан әрнүем калын-калын диварларга гына килеп бәрелә дә, кайтаваз булып, әрнүле өн булып, кире үземнең аяк астына чәчри дә төшә... -
26 декабря 2023 - 09:00
Бик (дәвамы)
Карт Вернерның төсе уңып беткән күзләре коры булса да, күңеле елый иде. Сәяси уеннар, берәүләрнең гарип акылы, туймас тамагы, минминлеге, нәфесе аркасында кеше язмышларының челпәрәмә килүен аңына сыйдыра алмыйча, нәкъ минем әбием шикелле, кемне гаепләргә белми гаҗиз булуымы?.. -
25 декабря 2023 - 15:00
Бик (дәвамы)
– Күлмәк белән тугансың икән, Маша! Җиде сәгать кар астында ятып бит! Керфекләремне әкрен генә күтәргән мәлдә баш очымда тагын аклык пәйда булды. Ак халат, ак башлык кигән берәү, минем өстемә иелеп, әллә кайчы, әллә пычак белән тәнемнең кай җирендер шатыр-шотыр кисә, ботарлый. Тик әллә авыртмый, әллә авыртуны сизмим... -
23 декабря 2023 - 09:00
Бик (дәвамы)
Хуш, туган җир! Хуш, кендек каны тамган, үз куенында сөекле әткәй-әнкәсен, газиз улын җылыткан туган туфрак! Газизулла синнән бәхиллек сорап, ерак сәфәргә кузгалды. Ишекләр дә, юллар да вакытлыча гына бикләнерме, әллә гомерлеккәме – фараз кыла торган түгел шул... -
12 декабря 2023 - 09:00
Штурман язмалары (повесть)
Күрше егете җыйнак, зифа буена килешеп торган ак күлмәкле яшь кенә кызга төртеп күрсәтеп, аны танцыга чакырырга кыстарга кереште. Дөресен әйтим, мин аңарга, кичә оештырылган җәйге мәйданчыкка аяк басуга ук игътибар иткән идем. Бер күрүдә гашыйк булу дигәннәре шулдыр инде... -
6 декабря 2023 - 09:00
Уйламаган көнем юк... (дәвамы)
- Үтенәм, Тәслимә, тагын өч кенә атнага кал! Син намуслы кеше, шуңа Гөлнираны сиңа ышанып тапшырам да. Мин югында ятимә баланы синнән гайре кем кайгыртсын, Тәслимә акыллым. Әй, ярыплармы ярып саласы иде: «Иркәҗаныгыз ятимә түгел, аның әнкәсе исән-сау». -
27 ноября 2023 - 13:00
Уйламаган көнем юк (повесть)
– Сине уйламаган көнем юк, Тәслимә. – Ә син исемдә дә юк. – Үлем белән тартышканда да, күз алдымда идең. Син – минем өчен шифалы дару... -
26 ноября 2023 - 09:00
Сугыш күләгәсендә (повесть)
Элекке фронтовикның кинәт күзләре томаланып, дөнья караңгылыкка чумды. Колакларында әче сызгыру барлыкка килде. Әллә нинди сәер халәттә сизде ул үзен. Намазлык өстендә утырган җиреннән, җаны гәүдәсен калдырып чыга кебек... -
25 ноября 2023 - 09:00
Сәмига (повесть)
Авылга кайтканда, Сәмига чайкалып торган җир өстеннән атлап барды. Җаныннан да якын яраткан кешесенең хыянәте хатынның җанын пычак күк телем-телем телгәләде... -
18 ноября 2023 - 09:00
Көрәксез нефтьчеләр (повесть)
– Сезнең әтиегез юк! Әниегез җырлап йөргәч, ул аны ташлап чыгып киткән. Бу сүздән соң безнең башка чара калмый. Сугышырга кирәк. Пикули белән безнең күптән килешеп куйган бар. Беребез чәнчә бармакны тырпайтып күрсәтсә, икенчебез дошманның артына чыгып, аяк астына ятарга тиеш. – Җаныгызны алам! Үтерәм икегезне дә! -
13 ноября 2023 - 09:00
БАСЫНКЫ БАСТАМ (дәвамы)
Чын тормыш шулай була икән ул... Мондагысы бер көйгә, кыңгыраудан кыңгырауга һәм төзелгән план белән бара торган романтик, педагогик хәят түгел, ә үтә драматик, кискен алмашынулар белән тулы кырыс чынбарлык... Монда яшәр һәм югалмас өчен кешегә бар сәләтен, җегәрен файдалана белергә кирәк! Тормыш – көрәш ул.