Повесть тег белән яңалыклар
-
8 ноября 2023 - 09:00
ЮАШ (ахыры)
Сәлим шул уй белән өстенә киенгәндә, ат кешнәде. Бу кешнәү дөбердәгән тавышлардан мең кәррә көчлерәк иде. Җаннан суырылып, колакта зеңгелдәгән авазлар микәнни? Әллә саташуы чамадан арттымы? Кешнәү тагын кабатлангач, ир ишек-капкаларны этеп, урамга атылды. Капка төбендә, яшен утына коенып, колыны белән Акбүз тора иде. -
5 ноября 2023 - 09:00
ЮАШ (повесть)
– Түзәрлегем юк бүтән! Сиңа өч көн срок, сайла: йә мин, йә йолкыш! Ничек «сайла», ничек?! Сәлимгә аларның икесе дә кадерле, аның йөрәгендә икесенә дә урын бар, кайсысы якынрак дип үлчәсәң – үлчәү тәлинкәләре тип-тигез иде. -
4 ноября 2023 - 09:00
Әфган тауларын кичеп... (повесть)
Әтәч икенче егет янына күчте. Килгән җайга аның битен чукый һәм кыткылдап тавыкларны чакыра башлады. Теге селкенми дә. Йөзе миңа күренми, чөнки җилкәсе белән борылган. Тавыклар күмәкләп чукый башлагач, минем якка борылды.Үлгән икән. Тавыклар күзләрен чокый башлаган. Йә Ходай, миңа да шундый үлем әзерләнде микәнни?.. -
14 октября 2023 - 09:00
Дога (повесть)
Егерме биштән узган егет ич инде... Минем яшьтә кешеләрнең гаиләсе, ике баласы, йорты, машинасы була. Минем бернәрсәм дә юк. Егерме биш яшемә җитеп мин берәр рәхәт күрдемме дә берәр вакыт үземне чын кеше итеп тойдыммы? -
16 сентября 2023 - 13:00
Ул бит… ямьсез! (хикәя)
Кызы бүләк иткән чәй сервизын Мәрфуга җыеп куярга батырчылык итмәде. Кызы: «Зинһар, әни! Бер генә булса да кителмәгән кәсәләрдән чәеңне тәмләп эч әле!» — дип ныклап кисәтте, иске савыт-сабаларны җыеп ук атты шул. Шуңа күрә бик жәл булса да, ике пар чынаягын көн дә кулланырга туры килә. Ник икәү дисезме?.. -
14 августа 2023 - 09:00
САБЫР СӨЮ САГЫШЫ (дәвамы )
«Мәңгелектә кавышканнардыр....?» дип тә уйлап куя иде. Шул вакытта, йөрәк тибешенә кушылып, аның бар калебен, вөҗүден, Гөлсинә апасының назлы елмаюы сыман, якты сагыш биләп ала, аңа газиз укытучыларының әманәтен – Күкләр насыйп иткән кадәр гомереңдә чын кеше булып яшәргә кирәклекне исенә төшерә иде. -
11 августа 2023 - 09:00
САБЫР СӨЮ САГЫШЫ (дәвамы )
Кайда калдың син, сөекле укытучыларың зур өмет баглаган татар кызы Ания? Рухың чүккән, җаның нәүмиз... Күңелең дә үзеңнән разый түгел бит синең! Шушы идеме әниең, Гөлсинә апаң, Шәйхенур абыең тәкрарлаган «башкаларга охшамаган» Ания?! -
9 августа 2023 - 13:00
САБЫР СӨЮ САГЫШЫ (дәвамы )
...Ул көнне Ания бик гарьләнде. Туктагыз әле, нишләп сез барыгыз да Аниягә акыл өйрәтәсез соң әле?! Теге ярамый! Бу килешми! Нигә башкаларга барысы да килешә, ә менә аңа – юк? Нигә бергә укыган дус кызларына ирек куелган? -
30 июня 2023 - 09:00
Ике рәссам (ахыры)
Йөрәк комлы ярдагы балык кебек өч кенә тапкыр сикерде. ... – Кил, улым, – диде атасы. – Тукта, әти, мин әле тегермән күренешен төгәлләмәдем! – Борчылма, улым, адәм баласының җирдә өч көнлек эше кала. Әле генә бодай тарттырдым, кил. Тегермәнче әтисе аның чәченә учлап-учлап он сипте. Тирә-як агарды, агарды, агарды. Мәңгелеккә юл бик кыска иде... -
13 июня 2023 - 09:00
ИКЕ РӘССАМ (дәвамы)
Хатын биш бармагын бөкләде: – Тот! Алик, килче бирегә! Апын-төпен атлаган малайның күз кабагы шешенгән, ул сөт кенә эчмәгән иде. – Нәрсә, анай? Матуркай улын Бакыйга таба этәрде: – Исеңдә тот, атаңның үлемендә ул гаепле! -
6 июня 2023 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
...Иртән торулары хәзер авыр. «Тор, самавыр кайнады, эшкә барасың бар», – дип әйтүче дә юк, өйдә яңа гына әзерләнгән тәмле ризык исләре дә чыкмый. Бүген Гөлшат торалмыйча озак ятты. Ул үзенең тагын япа-ялгыз икәнлеген сизде. -
5 июня 2023 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
Гөлшат төне буе мендәрен кочаклап, әнисен күмгәндәге төсле елап чыкты. Фәимә апаны озатырга бөтен авыл гына түгел, ярты район халкы килде. Барысының да йөзләрендә кайгы иде. Аны Ефим Михайлович янына җирләделәр. -
4 июня 2023 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Гөлшат, яшь булсаң да, үз эшеңнең остасы икәнсең. Син миңа дөресен генә әйт әле, ялганламыйча, миңа тагын күпме калды? – диде Рәмзия, кинәт борылып, Гөлшатның күзләренә карап. Гөлшат Рәмзиянең күз карашыннанмы, әллә көтмәгәндә яңгыраган сорауданмы калтыранып куйды. -
3 июня 2023 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Наилә, улларым алдында синең кулыңны сорарга килдем. Миңа карата әз генә мәхәббәтең сакланган булса, чык миңа кияүгә. Гомеребез күпме калгандыр, актык елларыбызны булса да, бергә уздырыйк. Шулчак Гөлшат чыркылдап көлеп җибәрде һәм үзе дә оялып, бүлмәгә кереп китте. Закир абый белән егетләр бернәрсә аңламыйча аның артыннан карап калдылар. -
2 июня 2023 - 09:00
Мәдинә тавы (дәвамы)
– Хәзер мин дә ярдәм итәрмен. Гөлшат торып басмакчы булды. – Син эшлисен эшләгәнсең инде, артыгы белән, калганын без Фәимә апа белән эшләп бетерербез. Прокурорга нәрсә әйтәчәгең турында уйла, бар, – дип, Илдар Азатович коры кына әйтеп куйды. Гөлшат акрын гына, операцияләр бүлмәсеннән чыгып, үз бүлмәсендәге диванга кереп утырды.