Повесть тег белән яңалыклар
-
24 февраля 2024 - 09:00
Хәтер юлында чикләр юк (повесть)
Үлем исен сизенгәндәй куркынып, Рухия артка борылып карады. Аның каршына, өстенә ташланырга әзер булып, үткен тешләрен ыржайтып кап-кара эт йөгерә иде... -
19 февраля 2024 - 09:00
ИКЕ РӘССАМ (дәвамы)
Халык ураткан мәйдан уртасында ирләр көрәшә, ә арткы планда бүрәнә өстендә ике егет капчык белән сугыша. Икесенең дә баш түбәсендә кәләпүш. Биленә таянган Авзал: – Яшь егетләргә ник түбәтәй кигездегез? – диде.– Түбәтәй татарның мескенлеген күрсәтә. Ул сәләмәдән котылырга безгә. Төркия патшасы Ататөрек беләсезме нишләгән? Кара баулы калпакны тыеп, Аурупа үрнәгендә киң кырлы эшләпә, костюм-чалбар кияргә дигән закон бастырткан. -
18 февраля 2024 - 09:00
Кытай Гайфулла (повесть)
Бүген Казаннан, Гайфулла белән Раузадан олы кызлары Таңсылуның кулын сорар өчен, булачак кода-кодагыйлары белән булачак кияүләре кайтачак. Әлбәттә, бу алар өчен зур һәм икеләтә шатлык... -
16 февраля 2024 - 09:00
ИКЕ РӘССАМ (повесть)
Һәркемнең үзенеке: укытучыга – мәктәп, ә рәссамга остаханә кадерле. Чөнки яшәткән-дәртләндергән, гомерен озынайткан иҗат рухы белән дөнья бәһасе дуслары шунда. Бу «визитёр» бер ритмга салынган тормышын бутап ташлагач, ботка ашалмады, чәй эчелмәде, аннан да хәтәррәге – күңелдә бер генә дә яңартырга теләмәгән хатирәләр уянды. -
13 февраля 2024 - 09:00
МӘҢГЕЛЕК ХӘРӘКӘТ (дәвамы)
Рашат абыйга иртән үк төн кайтмаган кызы кайда икәнен күршеләре кереп әйтте. Дәнәфләр матур гына чәй эчеп утыралар иде, капка ачылган тавышка барысы да тәрәзәгә күз салды. – Әти! – дип, Гөлия тиз генә торып, мич артына сызды. -
28 января 2024 - 09:00
БИЕК БӘХЕТ ТАУЛАРЫ (повестьның ахыры)
Рәзилә эндәшмәде, кайчандыр кочагында иркәләнгән ирнең киң җилкәсен карап, иреннәрен канатканчы тешләп барды. Күз яшьләренә ирек бирүдән курыкты. Мескен булып күренәсе килми иде аның. -
27 января 2024 - 09:00
БИЕК БӘХЕТ ТАУЛАРЫ (повестьның дәвамы)
Әллә Хәйбулланың рәнҗүләре каты булганмы, үз тиңен таба алмый җәфаланды Рәзилә. Үзенең язмышына бераз күнегә дә төшкән иде инде. Һәм көтмәгәндә, менә бу хыялый уй башына килүе аны әсәрләндереп җибәрде. Хәйбулла ничек яшәп ята икән анда? -
26 января 2024 - 09:00
БИЕК БӘХЕТ ТАУЛАРЫ (повесть)
Дөньядагы ике хатын-кызның берсе аның аша үткән, телгә алып сөйләрлек нәрсәсе бар инде, ә менә сүз арасында Хәйбуллага бу хакта әйткән иде, таш булып катты теге. Башын иеп, сүзсез-нисез генә алдындагы чәен чөмерде дә, борын астыннан нәрсәдер мыгырдап чыгып китте. -
25 января 2024 - 09:00
Моң кайтты (ахыры)
...Җомга көн, кичке сәгать алтылар булгандыр, Зөһрәләрдә – телефон. Казанның Республика диагнозлар үзәгеннән дәррәү тавыш: «Килеп җитегез, вашему Бигичеву плохо». Зөһрә бар дөньясын онытып, үзләреннән ерак булмаган диагностика үзәгенә чапты. -
24 января 2024 - 09:00
Моң кайтты (дәвамы)
Хәйдәрнең җиде кат җир астыннан килгән көчле тавышы күкрәк читлеген җимереп чыгып, тышкы дөнья аша һәм көчәйгәннән-көчәя барып, күкнең җиде катлы гөмбәзенә күтәрелеп каплана. Гөмбәз пыяла кебек зеңләп тетрәнә һәм чатнаган гөмбәздән чәчрәп, йолдызлар коела. -
19 января 2024 - 09:00
ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)
Күрешергә кирәк. Аңлашырга. Хәтта Денис куенында булуы да артык әһәмиятле түгел бугай. Ярату бар икән, барысы да җайланыр. Ә Илнур аны һаман ярата. Кешеләр хәтта ирдән аерылган, бүтәннән бала тапкан хатынга да өйләнәләр. Һәм бер дигән итеп яшиләр. Әгәр кеше бер тапкыр хаталанган икән, бу мәңге кичермәслек хәл түгел. -
16 января 2024 - 09:00
ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)
– Тик аның шартлары бар, – диде ул һәм сүземне аңладымы бу дигәндәй, бераз текәлеп торды. – Хәзер коридорга чыгабыз һәм без сине үткәрмәскә тырышабыз. -
15 января 2024 - 09:00
ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)
– Йоклап яткан кешене яңагына чапкалап уяталар, ул шунда гына сикереп тора да тирә-ягына күз сала, үзенең кайда, ничек килеп эләгүен аңларга тырыша. Йокыга киткән җәмгыять тә шулай. Яңагына шаңлап җибәрмичә аны уятып булмый. Ә уятырга кирәк. Уянсын ул, үзенең ничек шушы хәлгә төшүе турында уйлансын. Һәм аны бары тик без генә уята алабыз. -
14 января 2024 - 09:00
ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)
Ә укуга йөрмәү бик урынлы булып чыкты, чөнки аны Джон шул көнне үк үзенә эшкә чакырды. -
13 января 2024 - 09:00
ТИК СИН ГЕНӘ (дәвамы)
Тик без бүген бөтенләй башка дәвердә, бүтән илдә яшибез. Монда кануннар икенче. Әгәр каршылык күрсәтмисең икән, бернәрсәгә дә ирешеп булмый: сине басканнан баса, батырганнан батыра баралар. Мескенлегеңне сизеп калсалар, хәтта иң якын кешеләрең дә сине кимсетергә, файдаланырга тырыша.