Повесть тег белән яңалыклар
-
9 гыйнвар 2024 - 09:00
Ярлыкану бәхете (ахыры)
Бәлки, Җәмил аны үзе эзләп килгәндер? Нәфрәтен белдерергә, битенә төкерергә? Тәүбә! Нинди гарьлек! Ул, димәк, тагын киләчәк әле. Өзелеп: «Әнием!» – димәячәк, аны табуына шатлыктан елмаеп көлмәячәк, кочып сөймәячәк. Ә Фисә күпме хыялланды шул хакта. -
8 гыйнвар 2024 - 09:00
Ярлыкану бәхете (дәвамы)
Тик ул үзенең Фаинасы белән бала тудыру йортында сабыен калдырган Фисә Әхмәтнур кызы арасындагы уртаклыкны, ә Зиннәт исә фоторәсем аша үзен якты дөньяга китергән биологик әнисе белән беренче танышуын исләренә дә кертеп чыгара алмадылар... Аллаһ әле һаман бу серне яшереп саклый иде. -
7 гыйнвар 2024 - 09:00
Ярлыкану бәхете (повесть)
Ятимнең күңеле сынык була, билгеле: соңыннан исә малай көлмәс, еламас, хәтта сөйләшмәс булды. Ә кайнар яшьләре исә күзләрендә пәрдә булып, озак эленеп торды. Үксез ятимлек йөрәген талкыды аның... -
6 гыйнвар 2024 - 09:00
Үтте инде (повестьның ахыры)
Соңгы дәфтәрнең соңгы битен яптым. Күз алдымнан гади татар хатынының, юк, алай гына түгел, туган халкымның бер гасырлык тарихы үтте. Никадәр аз беләбез икән без әбиләребез-бабайларыбыз турында! -
5 гыйнвар 2024 - 09:00
Үтте инде (дәвамы)
Нишлим? Минем, елый-елый, авыртынудан өзгәләнгән баламны күтәреп кайтканымны ярты авыл карап калды. Ни дип уйлаганнардыр – миңа барыбер иде. Башымда бер генә уй: нишләргә? Баламны алып, берәр кая чыгып олагыргамы? Паспортсыз кая барасың? Әллә болай газапланып яшәгәнче? Юк-юк! Үзем әнисез үсеп, бер көн дә рәхәт күрмәдем. Миннән калса, балам кемгә кирәк. -
4 гыйнвар 2024 - 09:00
Үтте инде (дәвамы)
– Ирең синең яклы булмагач... Ул якласа, ул кадәр кылана алмас иде. Ходай ярдәм бирсен. Ну, киткәндә ул аждаһа каенанаңа әйтеп китәм әле. Әйттеме-юкмы, белмим. Минем тормышымда берни дә үзгәрмәде. Ирем ялгыз хатыннар яныннан кайтып кермәде, каенанам миңа карата тамчы да йомшамады. -
3 гыйнвар 2024 - 09:00
Үтте инде (дәвамы)
Юлда күргәннәрне сөйләсәң – үзе бер куркыныч тарих. Кайсы поездга утырма, кайсы станциягә карама – анда аяксыз-кулсыз солдатлар... Вагон ярыгыннан кружка сузып, су сораучы немец әсирләре... Алар да бит кемнеңдер газизләре. -
2 гыйнвар 2024 - 09:00
Үтте инде (повесть)
Мәскәү янында безне урман чыгару эшенә куйдылар. Утыз яшьлек хатыннар кул пычкысы белән урманны кисәләр дә безгә төяп җибәрәләр. Халык окоп казый. Илле яшьлек ирләр китергән агачлардан блиндажлар, землянкалар төзиләр, окоплар ныгыталар. -
31 декабрь 2023 - 09:00
Бик (повестьнең ахыры)
2006 елдан бирле безнең хактагы документлар сер булудан туктап, аларны ачарга, архивларны кузгалтырга мөмкинлек бирелде. Безне эзләүчеләр генә кирәк. Без бар! Безнең Хәтер әлегә исән! Әлегә... -
30 декабрь 2023 - 09:00
Бик (повестьнең дәвамы)
– Әти-әниеңнәр ничек кабул итә соң моны? – дияргә мәҗбүр булдым. Юкса, беләм инде, бик күп илләрдә балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәт һич бездәгечә түгел, аларда, безнең татар халкындагыча, һәр адымың өчен хисап тоту да, артык якынлык та юк. Тик барыбер авызымнан иң беренче булып шул сорау очты да чыкты. -
29 декабрь 2023 - 09:00
Бик (повестьның дәвамы)
Моосбургның Шталаг VII А дип тамгаланган төрмә баракларында мин исемсез зат идем. Буйлы-буйлы әсир күлмәгенең аркасына сугылган номердан кала, миндәйләрнең исеме-аты юк иде. -
28 декабрь 2023 - 09:00
Бик (повестьнең дәвамы)
Документаль фильм Дахау концлагерендагы әсирләрнең коточкыч тормышы турында иде. Французча барса да, андагы вәхшилекне аңлар өчен тел белү бөтенләй таләп ителми икән. Ә менә аңга кабул итү өчен күп, бик күп кирәк иде. Кеше дигән затның шулкадәр кыргый, мәрхәмәтсез, куркыныч җанвардан да җанваррак икәнен минем баш мие болай гына аңларга, бер-бер нәтиҗә чыгарырга әзер түгел иде. -
27 декабрь 2023 - 09:00
Бик (дәвамы)
Сезгә кадерле булмаса, менә миңа, аның исән калган бердәнбер баласына – кызына кадерле! «Хәбәрсез югалган» дип, пенсия бирүдән баш тартасыз икән, мине фронтовик баласы дип танудан куркасыз икән – анысы сезнең намуста. Мин бит сездән акча сорамыйм! Мин сездән әтиемнең исемен табуыгызны сорыйм!.. Җан әрнүем калын-калын диварларга гына килеп бәрелә дә, кайтаваз булып, әрнүле өн булып, кире үземнең аяк астына чәчри дә төшә... -
26 декабрь 2023 - 09:00
Бик (дәвамы)
Карт Вернерның төсе уңып беткән күзләре коры булса да, күңеле елый иде. Сәяси уеннар, берәүләрнең гарип акылы, туймас тамагы, минминлеге, нәфесе аркасында кеше язмышларының челпәрәмә килүен аңына сыйдыра алмыйча, нәкъ минем әбием шикелле, кемне гаепләргә белми гаҗиз булуымы?.. -
25 декабрь 2023 - 15:00
Бик (дәвамы)
– Күлмәк белән тугансың икән, Маша! Җиде сәгать кар астында ятып бит! Керфекләремне әкрен генә күтәргән мәлдә баш очымда тагын аклык пәйда булды. Ак халат, ак башлык кигән берәү, минем өстемә иелеп, әллә кайчы, әллә пычак белән тәнемнең кай җирендер шатыр-шотыр кисә, ботарлый. Тик әллә авыртмый, әллә авыртуны сизмим...