Повесть тег белән яңалыклар
-
26 декабря 2023 - 09:00
Бик (дәвамы)
Карт Вернерның төсе уңып беткән күзләре коры булса да, күңеле елый иде. Сәяси уеннар, берәүләрнең гарип акылы, туймас тамагы, минминлеге, нәфесе аркасында кеше язмышларының челпәрәмә килүен аңына сыйдыра алмыйча, нәкъ минем әбием шикелле, кемне гаепләргә белми гаҗиз булуымы?.. -
25 декабря 2023 - 15:00
Бик (дәвамы)
– Күлмәк белән тугансың икән, Маша! Җиде сәгать кар астында ятып бит! Керфекләремне әкрен генә күтәргән мәлдә баш очымда тагын аклык пәйда булды. Ак халат, ак башлык кигән берәү, минем өстемә иелеп, әллә кайчы, әллә пычак белән тәнемнең кай җирендер шатыр-шотыр кисә, ботарлый. Тик әллә авыртмый, әллә авыртуны сизмим... -
23 декабря 2023 - 09:00
Бик (дәвамы)
Хуш, туган җир! Хуш, кендек каны тамган, үз куенында сөекле әткәй-әнкәсен, газиз улын җылыткан туган туфрак! Газизулла синнән бәхиллек сорап, ерак сәфәргә кузгалды. Ишекләр дә, юллар да вакытлыча гына бикләнерме, әллә гомерлеккәме – фараз кыла торган түгел шул... -
12 декабря 2023 - 09:00
Штурман язмалары (повесть)
Күрше егете җыйнак, зифа буена килешеп торган ак күлмәкле яшь кенә кызга төртеп күрсәтеп, аны танцыга чакырырга кыстарга кереште. Дөресен әйтим, мин аңарга, кичә оештырылган җәйге мәйданчыкка аяк басуга ук игътибар иткән идем. Бер күрүдә гашыйк булу дигәннәре шулдыр инде... -
6 декабря 2023 - 09:00
Уйламаган көнем юк... (дәвамы)
- Үтенәм, Тәслимә, тагын өч кенә атнага кал! Син намуслы кеше, шуңа Гөлнираны сиңа ышанып тапшырам да. Мин югында ятимә баланы синнән гайре кем кайгыртсын, Тәслимә акыллым. Әй, ярыплармы ярып саласы иде: «Иркәҗаныгыз ятимә түгел, аның әнкәсе исән-сау». -
27 ноября 2023 - 13:00
Уйламаган көнем юк (повесть)
– Сине уйламаган көнем юк, Тәслимә. – Ә син исемдә дә юк. – Үлем белән тартышканда да, күз алдымда идең. Син – минем өчен шифалы дару... -
25 ноября 2023 - 09:00
Сәмига (повесть)
Авылга кайтканда, Сәмига чайкалып торган җир өстеннән атлап барды. Җаныннан да якын яраткан кешесенең хыянәте хатынның җанын пычак күк телем-телем телгәләде... -
18 ноября 2023 - 09:00
Көрәксез нефтьчеләр (повесть)
– Сезнең әтиегез юк! Әниегез җырлап йөргәч, ул аны ташлап чыгып киткән. Бу сүздән соң безнең башка чара калмый. Сугышырга кирәк. Пикули белән безнең күптән килешеп куйган бар. Беребез чәнчә бармакны тырпайтып күрсәтсә, икенчебез дошманның артына чыгып, аяк астына ятарга тиеш. – Җаныгызны алам! Үтерәм икегезне дә! -
13 ноября 2023 - 09:00
БАСЫНКЫ БАСТАМ (дәвамы)
Чын тормыш шулай була икән ул... Мондагысы бер көйгә, кыңгыраудан кыңгырауга һәм төзелгән план белән бара торган романтик, педагогик хәят түгел, ә үтә драматик, кискен алмашынулар белән тулы кырыс чынбарлык... Монда яшәр һәм югалмас өчен кешегә бар сәләтен, җегәрен файдалана белергә кирәк! Тормыш – көрәш ул. -
8 ноября 2023 - 09:00
ЮАШ (ахыры)
Сәлим шул уй белән өстенә киенгәндә, ат кешнәде. Бу кешнәү дөбердәгән тавышлардан мең кәррә көчлерәк иде. Җаннан суырылып, колакта зеңгелдәгән авазлар микәнни? Әллә саташуы чамадан арттымы? Кешнәү тагын кабатлангач, ир ишек-капкаларны этеп, урамга атылды. Капка төбендә, яшен утына коенып, колыны белән Акбүз тора иде. -
5 ноября 2023 - 09:00
ЮАШ (повесть)
– Түзәрлегем юк бүтән! Сиңа өч көн срок, сайла: йә мин, йә йолкыш! Ничек «сайла», ничек?! Сәлимгә аларның икесе дә кадерле, аның йөрәгендә икесенә дә урын бар, кайсысы якынрак дип үлчәсәң – үлчәү тәлинкәләре тип-тигез иде. -
4 ноября 2023 - 09:00
Әфган тауларын кичеп... (повесть)
Әтәч икенче егет янына күчте. Килгән җайга аның битен чукый һәм кыткылдап тавыкларны чакыра башлады. Теге селкенми дә. Йөзе миңа күренми, чөнки җилкәсе белән борылган. Тавыклар күмәкләп чукый башлагач, минем якка борылды.Үлгән икән. Тавыклар күзләрен чокый башлаган. Йә Ходай, миңа да шундый үлем әзерләнде микәнни?.. -
14 октября 2023 - 09:00
Дога (повесть)
Егерме биштән узган егет ич инде... Минем яшьтә кешеләрнең гаиләсе, ике баласы, йорты, машинасы була. Минем бернәрсәм дә юк. Егерме биш яшемә җитеп мин берәр рәхәт күрдемме дә берәр вакыт үземне чын кеше итеп тойдыммы? -
30 июня 2023 - 09:00
Ике рәссам (ахыры)
Йөрәк комлы ярдагы балык кебек өч кенә тапкыр сикерде. ... – Кил, улым, – диде атасы. – Тукта, әти, мин әле тегермән күренешен төгәлләмәдем! – Борчылма, улым, адәм баласының җирдә өч көнлек эше кала. Әле генә бодай тарттырдым, кил. Тегермәнче әтисе аның чәченә учлап-учлап он сипте. Тирә-як агарды, агарды, агарды. Мәңгелеккә юл бик кыска иде... -
13 июня 2023 - 09:00
ИКЕ РӘССАМ (дәвамы)
Хатын биш бармагын бөкләде: – Тот! Алик, килче бирегә! Апын-төпен атлаган малайның күз кабагы шешенгән, ул сөт кенә эчмәгән иде. – Нәрсә, анай? Матуркай улын Бакыйга таба этәрде: – Исеңдә тот, атаңның үлемендә ул гаепле!