Повесть тег белән яңалыклар
-
6 мая 2023 - 09:00
Мәдинәгә медаль бирәләр (дәвамы)
Нәфи авыр көрсенде һәм ачынып: – Күп булгач, әйбәт инде ул. Киләчәктә терәк булырлар. Бу Әфганнары гына тизрәк тынсын! Күз карасыдай үстергән балаларны алалар да китәләр... -
13 апреля 2023 - 09:00
Каршылыклар кыры (повесть)
Соңгы тапкыр бистә аркылы үткәндә, түзеп булмаслык авыр, ямансу сагыш биләде аны. Солдат тормышына кыска гына арада якты нур сирпегән Нәсимә тагы очрамасмы дигәндәй, автобус тәрәзе аша аңа охшаган һәрбер хатын-кызга каерылып-каерылып карады. Йөрәген мәңге аерылышу газабы чәнчеп-чәнчеп алды... Хуш, Нәсимә!.. -
28 февраля 2023 - 09:00
Дулкыннар (дәвамы)
Бозлы суда тәннәре генә түгел, җаннары, җелекләре куырылып катарга өлгергән кызлар капчыкларын арбага урнаштыргач, Качкынга кадәр арба янәшәсеннән йөгереп кайттылар. Аяктагы тула оек та, чабаталар да әүвәл лычма су булып, аннан шакраеп катарга өлгергән иде – еллар үткәч, буыннарга төшәчәк сызлау булып, чир булып каткан иде алар... -
25 февраля 2023 - 09:00
Ниһаять... (дәвамы)
– Беләсеңме, Алмаз дус! Җан әрни. Авылларны бетерәләр... Милләтебезнең тамырын корыталар... Мин шуның өчен яшәдеммени? Мин шуның өчен артистлык миссиясен үтиммени? Менә кара. Күптән түгел кайттым мин авылга. Үзем сәясәттән ерак торам кебек, рольләрне дә үзем өчен генә уйныйм сыман хәзер. – Ләкин син җәмгыятьнең кая таба барганын әле генә ачынып әйттең – авыл бетә, дип. Элегрәк миңа мәктәбегездә күпме бала калганын өзгәләнеп сөйләгәнең бар иде. -
21 февраля 2023 - 09:00
Ниһаять... (дәвамы)
– Хәлим абый, мин сиңа бер хатирәне сөйлим, әллә ни шаккатма! 65 нче еллар булды микән, Университетның Кызыл Позиция урамындагы тулай торагына дустым, авылдашым Разил Вәлиевне эзләп килдем. Ул чакта минем әле шагыйрь Зөлфәтне дә, Мөдәррис Әгъләмовны да ишеткәнем юк иде. -
20 февраля 2023 - 09:00
Ниһаять... (бәян)
– Менә син, маладис, дустым, бакчаңны саттың да котылдың. Ә без, бакча дигән булып кайгырып ятабыз. Бер уйласаң, нәрсәгә инде ул иҗат кешесенә бакча? Җәфа, билләһи. Бара алганыбыз да юк шунда. Җәй үтеп китә инде. Бармасаң, чүп баса, барсаң – алып кайтырлык уңышы булмый. Шул һавасы дигән булып йөрибез инде. -
15 февраля 2023 - 15:00
Алло, кем әле бу?! (ахыры)
Телефон шалтырады... Алучы булмагач, ул тынырга уйламады да. Күн диванда яткан берәү, ятагын кармалап, дивар читендә үк яткан кесә телефонын табып алды. Йокысы ачылып җитмәгән килеш иренеп кенә: «Алло, кем әле бу?!» – дип сорады. Ул телефонын мендәре белән каплап әйләнеп ятты. Сөйли бирсен әйдә... -
30 декабря 2022 - 09:00
СӘЕТ БАТЫР ТОКЫМНАРЫ (дәвамы)
Аянычка дияргәме, күрәчәге булгандыр дияргәме, ул уйлаганча килеп чыкмады... Зур көчәнешле ток мизгел эчендә аның гомерен өзде дә куйды... -
26 мая 2022 - 09:00
Йә, кем кызганыч? (ахыры)
...Ул аһылдап, диванга ауды. Ятим иде Җәмил, шыр ятим. Аны беркем дә жәлләми, ә ирнең кемгәдер сыенып үксисе килә иде. Күз әчеште: эчтә бер малай елый... Кызгандырып. -
25 мая 2022 - 09:00
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
– Шамил... Мин әле дә сине көтәм... Бармагымда көмеш йөзегең... Өйләнәм дигән вәгъдәләрең исеңдәме, Шамил? -
24 мая 2022 - 09:00
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
– Әти! Яки әле генә үлгән хыялы җанланамы? – Әти! Карт тигез җирдә сөрлекте. Бәлки, башы әйләнеп егылыр иде, Шамил тотып өлгерде: – Мин барсын да беләм. Син миңа бик кирәк, өйләнәм бит, кыз сорарга икәү барыйк әле, әти! -
21 мая 2022 - 09:00
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
...Төрмәдән ул өзелеп-өзелеп, хат көтте. Озын-озын хат... «Нахакка ябылдым», – дип язарга тиеш иде Шамил. Әмма кәгазь битендәге өч җөмлә җанын гына өшетте: «Мин вәгъдәсезне кичер. Ялгыз интекмә, бердәнбереңне очратып, кияүгә чык. Соңгы киңәшем шул». -
20 мая 2022 - 09:00
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
Әмма «мыштым» Маруся исемле сипкелле марҗа ияртеп кайтып, әти-әнисенең бөтен планнарын җимерде. Нишләсен Мингани, яңакларын чатнатып, тешен кысты. Монда аның да «өлеше» зур: ул да бит марҗа белән гомер иләге или. Зоя-Зәйтүнә аңардан да ныграк кайгырды. Бу хәсрәтнең ичмасам тамчысы гына булса да кимер дип, алар икәүләшеп, Марусяның татарча вариантын эзләделәр һәм Миңнегөл исеме белән никах укыттырырга килештеләр. Киленкәй исә каенана белән каенатасын нәфрәт белән коендырып: – Боже, сез кыргыйлар икән! Никакой никях! Не лезьте в нашу жизнь! – диде. -
19 мая 2022 - 09:00
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
Авылдан олы юлга хәтле дүрт чакрым. Әнә, Алсинә милиция машинасы артыннан йөгерә, йөгерә, йөгерә... Әз генә аякларын кызулатса, ара якынаячак. Ә менә елларны ул мәңге куып тоталмас: Шамил «таптаткан» егетләрнең өчесе дә хастаханәдә җан тәслим кылган иде. -
18 мая 2022 - 09:00
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
Мондый кыйммәтле бүләкләрне бушка өләшмиләр. Димәк, батоно картлач ачыктан-ачык «кыр кәҗәсе»н ауларга керешкән. Ахмак хатын, шушы асылмалы ялтыравык өчен үзеңә дә түләргә туры килмәгәе! Көнләшүдән кара көйгән ир төкерде: – Тфү, сатлык! Әмма Динараның исе китмәде, ул муенына уралган бүләгеннән бихуш иде.