СӘЕТ БАТЫР ТОКЫМНАРЫ (дәвамы)
Аянычка дияргәме, күрәчәге булгандыр дияргәме, ул уйлаганча килеп чыкмады... Зур көчәнешле ток мизгел эчендә аның гомерен өзде дә куйды...
* * *
Вакыт агымсу кебек берөзлексез ага да ага. Җиләкле җәйләрне августның тынга каба торган эссе көннәре алыштырды. Сентябрьгә дә санаулы гына көннәр калды. Ел фасыллары үзгәрәчәген сиздереп, кайчагында күк йөзен куе болытлар каплап алды. Әмма кодрәтле җилләр, «кая ашыгасыз, күрмисезмени, игеннәр урылып бетмәгән» дигәндәй, болытларны офыкның аръягына, әллә кайларга куды.
Ниһаять, авыл уртасында урнашкан мәктәптә укулар башланды. Тирә-як бала-чага чыр-чуына күмелде.
Дәресләр классларда да, спорт залында да берьюлы башланды.
– Әти, мине дә алып бар әле, – дип әйтергә кыймый йөргән Булатны әтисе үзе спорт залына алып китте. Алар барып кергәндә, малайлар пыр тузып «шайтан чабалар» иде.
Кемдер җәтмәгә туп ыргыта, кемдер биеккә сикерергә талпына. Малайларның күбесе көрәшмәкче булып әүмәкләшәләр. Булатның әтисе, кулындагы сәгатенә карый-карый, һәр төркемгә аерым-аерым күрсәтмәләр бирде. Булатка да өлеш чыгарды.
– Бүген малайларның көрәшкәнен генә карап утыр, – дип, стена тирәли тезелгән такта эскәмияләрнең берсенә утыртты да чыгып китте. Аның өлкән сыйныф укучыларына волейбол буенча дәресләр бирәсе бар иде.
Көтмәгәндә, Булатның каршына җиткән чәче колагын каплаган чандыр гына бер малай килеп басты. Кискен генә аның борынына чиртеп алды. Булатның күзеннән, ихтыярсыз, яшьләр атылып чыкты.
– Нәрсә, маңка малай, көрәшергә килдеңме? Әйдә, чык!
– Юк, чыкмыйм! – диде Булат, башын чайкап. – Миңа әтием карап кына утырырга кушты.
Җиткән чәч ис китмәгән кыяфәттә сызгырып алды да:
– Утыр инде алайса артың кабарганчы, – дип китеп барды. Күпмедер вакыттан залга Булатның әтисе килеп керде. Аның янына килеп утырды. Яратып кына улының чәчләрен тузгытып алды. Елмаюын сиздермәскә тырышып, әкрен генә сорап куйды: – Ничек, көрәшкә чыктыңмы соң, улым?
– Ю-ук! Үзең утырып торырга гына куштың бит.
– Утырып кына түгел, малайларның көрәшкәннәрен дә күзәтергә кирәк иде. Булат борынына чиртеп киткән озын буйлы малайга төртеп күрсәтте:
– Әнә теге малай иптәшләрен төртеп ега да: «Җиңелдең! Җиңелдең!», – дип кычкыра.
– Улым, татар көрәшендә көндәшеңнең биленнән күтәреп алырга кирәк, белдеңме? Төртеп егу – хулиганлык кына ул. Һәм ул урыныннан кузгалып, бил алышкан малайларга, көрәшкәндә, сөлгеләрне кулга ничегрәк урарга, аякларны, гәүдәләрне ничегрәк тотарга кирәклеген күрсәтте. Тагын ниндидер күрсәтмәләр бирде дә кабат Булат янына килде:
– Бүгенгә дәрес тәмам. Әниең безне көтәдер. Коймак пешерәм дигән иде. Әйдә, коймак суынганчы тизрәк кайтыйк, – диде.
Әтисе Булатны җитәкләп алды, ишеккә җитәрәк борылып озын буйлы малайга дәште:
– Самат! Күнегүләр беткәч, залның ачкычын вахтёр Сәкинә апагызга биререгә онытмагыз, яме!
Алар кайтып кергәндә, коймак исе ишегалдына ук чыккан иде. Ул арада букчасын күтәреп, Булатның абыйсы да кайтып керде. Зөлфәт инде өченче сыйныфта укый. Мәктәп юлы аның өчен такыр. Озатып, каршы алып йөрергә кеше кирәк түгел.
Өстәл тирәли утырышкач, әниләре сөлге каплаган савытны ачып җибәрде. Кайнар коймак исе борынны кытыклады, авыздан сулар китерде.
Зиннурның кәефе күтәренке иде. Шөкер, уллары үсеп килә. Төпчекләре дә быел укырга керде. Үзенең яраткан эше бар. Көрәш белән мавыга. Уйласаң, спорт – ул сәламәт яшәү рәвеше. Балаларга да шуны сеңдерәсе иде. Симәк мәктәбендә физкультура укыткан чорда да аның Рамил Шәйхуллин кебек яшүсмерләр арасында Татарстан чемпионы дәрәҗәсенә ирешкән шәкертләре булды. Насыйп булса, улларын да...
Ул мыек астыннан гына елмаеп:
– Әнисе, беләсеңме, бүген безнең улыбыз малайлар арасында батыр калды бит, – диде ул, Булатка ымлап. Булат әтисенең шаяртканын чамаласа да:
– Үзең утырып кына торырга куштың бит, – диде, авызын турсайтып.
– Улым, беләсеңме, карап кына утырып, бүген син укытучы кушканны үтәдең. Тәртипле малайлар шулай эшли. Димәк, синең тәртибеңә бүген «бишле» куярга була. «Бишле» сүзе әниләренең күңеленә сары май булып ятса да, ул балаларын кызганып:
– Кавырсыннары катмаган балаларны ни дип интектерәсеңдер! Зөлфәте генә җитмәгән, Булатны да котыртмакчы икән инде. Үссеннәр әле! Өлгерерләр! Ул спорт залын күтәреп китүче юктыр! – диде, ярыйсы гына үтемле итеп.
– Энҗе, җанкисәгем, беләсеңме Тукай ни дигән?
– Ни дигән?
– «Картаеп буыннар каткач, эш белү уңайсыз ул», – дигән. Балаларны яшьтән үк, сөякләре камыр кебек чагында күнектерергә кирәк.
* * *
Зөлфәт көн саен дәртләнеп, көрәшкә йөри. Ярышларда катнаша. Район командасына кушылып, призлы урыннар яулый башлады. Зиннурның куанычы куенына сыймады.
Чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, терекөмеш кебек тиктормас Булат та абыйсына иярде. Аңа да көрәш «җене» кагылды. Спорт залына барырга атлыгып кына тора. Уку елы төгәлләнгәндә, ул инде борынына чиртеп киткән Саматка каршы келәмгә чыкты. Көндәшен күтәрмәкче дә бит, аякларын (тамыр җибәргән диярсең) җирдән аерып булмый. Самат аны күтәрә дә ыргыта. Аркасына төшермәсә дә, очко ала.
Тренер әтисе:
– Улым, сөлгеңне көндәшеңнең калак сөягенә шудырма. Билен кысып ал! – ди.
Саматның да җиңел генә бил бирәсе килми шул. Яше дә Булаттан өлкәнрәк. Нишләтәсең, җиңү тәмен тояр өчен җиңелү ачысын да татырга кирәк. Көрәшче булырга хыялланган кеше, «җиңелдем» дип, борын салындырып, келәмне ташлап китәргә тиеш түгел. Үҗәтләнеп, тагын да ныграк шөгыльләнергә тиеш. «Иренмәсәң, ялкауланмасаң гына максатыңа ирешәсең», – ди аңа әтисе.
Зиннур белгән догаларын укыды:
– Йа Раббым!.. Улларымда бабаларыбызның көрәш рухы сүнмәсен иде! Гаярьлек хисе каннарында дәвам итсен иде! Йа Раббым!.. Без бит Сәет батыр токымнары!
Ә Сәет батыр...
* * *
...Моннан нәкъ өч йөз ел элек, Пётр патша хакимлек иткән чорда чамасыз күп салымнарга түзәр хәле калмаган халык баш күтәрә. Сәет батыр Ык буенда купкан восстание җитәкчеләренең берсе булган. Ярсу атларга атланган җайдаклары белән көтмәгәндә һөҗүм итеп, баш күтәрүчеләрне бастырырга җибәрелгән карательләрнең үзләрен кыйратып, тәре күтәреп чукындырырга килүчеләрнең үзләрен «чукындырып» йөргән. Пётр патша:
– Поймайте мне эту Саитку вора! – дип, аяк тибә-тибә күпме генә нәгърә орса да, унбиш ел буе тоттырмаган. «Тоттырмас үч алучы» исеме белән тарихка кереп калган.
Ахыр чиктә, ышанычлы яраннары белән куе урман уртасында йорт җиткергән, агач төпләп, иген иккән, мал-туар асраган. Ыкның уң ягын тоташ каплап алган урманда, руслар әйтмешли, «закон – тайга, медведь – хозяин». Карурманга кереп, аларны эзләп йөрергә беркемнең дә башы ике түгел! Агач башындагы сакчы куышыннан очкан сәрпи ук карчыга түгел, аждаһа сурәте төшкән башлык кисәң дә, «ә» дигәнче тишеп керәчәк. Алар шулай беркемнән дә курыкмыйча, беркемгә дә буйсынмыйча, урман бүреләре булып гомер иткәннәр. Тора-бара авыл барлыкка килгән. Тирә-як халкы аны Сәет авылы дип йөри башлаган.
Өлкәннәрнең сөйләве буенча, егерменче гасыр башында батырлар яшәгән йортларның берничәсе исән булган әле. Колхозлашу чорында гына ул тузган йортларны сүткәннәр. Шул чорның шаһиты булып Иске йорт урманы, Иске йорт чишмәсе, Иске йорт басуы, Кызыл саз басуы дигән атамалар халык хәтерендә сакланып калган. Ул урман уртасындагы басуда авылдашлары әле дә иген игә.
* * *
Улларының уңышына сөенеп, «шушы ике улымны көрәшче итә алсам», дип хыялланып йөри әтиләре...
...Көзге пыскак, яңгырлы көннәрнең берсендә Зиннур мәктәпкә җитәрәк сәерсенеп калды. Балалар чыр-чуына куангандай, һәрчак «гөлт» итеп яктылык чәчеп торган мәктәптә ут сүнгән иде. – Бу ни хикмәт? Энергетиклар забастовка ясаганмы әллә, – диде ул, ишек сагында кизү торган апага елмаеп. Кизү торучы да елмаеп куйды:
– Төнлә давыл булды бит. Коеп, яңгыр яуды. Берәр җирдә кыска ялганыш булгандыр, йә чыбыклар өзелгәндер. Нишләптер, бүген электрик Рәкыйп озаклады. Өендә телефоны да юк ичмаса.
Зиннур сәгатенә карап алды. Дәрес башланырга вакыт бар иде әле.
– Кая, электр щитогын карыйк әле. Бәлки автомат рәвештә үзеннән-үзе генә сүнгәндер.
Кизү торучы хатын: «Барма! Электрик үзе карар», – дип әйтергә уңайсызланды. Акыл өйрәтә дип уйлавы бар. Мәктәптә Зиннурны хөрмәт итәләр. Тренер буларак, байтак үсмерләрне зур спортка чыгарды. Шул исәптән, кизү хатынның тайгак юлга баса язган улын да.
– Апаем, берүк саграк кылан инде, – дип әйтү белән генә чикләнде.
Зиннур электрикларның ток үткәрми торган резина перчаткаларын эзләп тормады, саклану чарасы итеп, кулына кулъяулыгын урады да тәвәккәлләп, щитокның капкачын ачты. Күз йөртеп чыкканнан соң, бер клемманың урыныннан купканын күрде. Зиннур монда әллә ни катлаулы әйбер юк икән, шул клемманы чистартып, оясына урнаштырсаң, мәктәптә ут кабынып китәргә тиеш дип уйлаган иде. Аянычка дияргәме, күрәчәге булгандыр дияргәме, ул уйлаганча килеп чыкмады... Зур көчәнешле ток мизгел эчендә аның гомерен өзде дә куйды...
* * *
Башлангыч сыйныфларда гына укучы ике улы белән тол калган Энҗегә ул көнне кояш тотылгандай булды. Көтмәгәндә башына төшкән бу кайгыдан чәүчәләк хатыннар кебек чәчләрен йолкый-йолкый илереп еларга тотынмады, алъяпкыч итәген йөзенә каплап, тын гына үкседе. Үзәк өзгеч сулкылдауга буйсынып, хатынның иңбашлары җиңелчә генә калтырап ала иде. Йа Раббым! Ялгызым балаларымны ничек аякка бастырырмын да, ничекләр кеше итәрмен?!
Иренең җидесен үткәргәннән соң ул, таянычы бар чагында ризалашмаган эшкә – дуңгыз фермасына китте. Хәзер аның ялгызына хуҗалык эшләре дә өелде. Сыгылсаң да, сынмаска кирәк! Ялгыз калганда, аның алъяпкыч итәген күз яшьләренә чылаткан чаклары да булгандыр. Ни хәл итәсең, беркемнең дә йөрәге таш түгел. Кайгы килгәндә, син хисләргә баш түгел... Ярый әле уллары ялкау булмады. Хуҗалыкта ни кушса, шуны җиренә җиткереп эшләделәр.
Ул аларның көрәш белән мавыгуларына да сүз әйтмәде. Уку калдырып, эштән качып йөрмиләр. Тәмәке тартып, тәртип бозып кына йөрмәсеннәр.
Ялгыз башына тормыш никадәр генә авыр булмасын, үз җае белән барганда, дөньяның асты өскә килде. Колхозлар таралды. Таркаттылар дисәң, дөресрәк тә булыр әле. Колхозлар белән бергә терлек абзарлары да туздырылды. Малларны каядыр алып киттеләр. Күп кеше, шул исәптән, Энҗе дә эшсез калды. Хәзер нишләргә? Кая барырга? Кемнән дә булса ярдәм көтәрлек түгел. Һәркемнең үз хәле хәл. Үз кайгысы баштан ашкан. Кайгы агач башыннан йөрми, кеше башыннан йөри шул. Ничек очын очка ялгарга белми, ары барып, бире сугылып йөргән Энҗене, Зиннурның хөрмәтле укытучы булганын истә тотыпмы, ятим калган балаларын жәлләпме, мәктәп ашханәсенә эшкә алдылар. Ул карулашып тормады – кая кушсалар, шунда эшләде. Повар да булды, кирәк икән каравылда да торды. Балаларын ач-ялангач итмәде, тәрбияләде, үстерде...
Өлкәне Зөлфәт аттестат алу белән, әнисенең: «Улым, гомер буе көрәшеп йөри алмассың, бер төпле һөнәр алырга кирәк», – дигән киңәшен тотып, Әлмәттәге муниципаль институтның икътисад факультетына укырга керде. Әнисе улын укырга озатканда, тагын бер мәртәбә:
– Улым, ишетсен колагың, хәзер сиңа уку турында гына уйларга кирәк. Көрәш белән мавыгуларыңны ташларга вакыт, – дисә дә, көрәш «җене» кагылган егетнең йөрәге бер атна түзде микән?! Лекцияләрдән соң ул спорт сараен эзләп китте.
Һо-о! Әлмәтнең спорт сарае! Үзе биек, үзе киң! Көрәш залы да авыл мәктәбендәге шикелле генә түгел! Ул залга кергәндә, трикодан гына калган егетләр берьюлы берничә келәмдә пыр тузып бил алышалар иде. Берничә егет, келәм бушаганын көтеп булса кирәк, стена буендагы эскәмиядә утыра. Бәләкәй буйлы, какча гәүдәле Зөлфәтне күргәч, аның авыл малае икәнен чамалап, көлемсерәп куйдылар. Харап көрәшче, янәсе! Ни гәүдәсе, ни кыяфәте, имеш!
– Әй, малай, җиңел атлетика белән күрше залда шөгыльләнәләр. Шунда бар! – дип тә куйды берсе, астыртын гына елмаеп.
– Юк, мин көрәш секциясенә язылырга килдем!
Ул чорда яшьләрне татарча көрәш серләренә атказанган тренер Салават Йосыпов өйрәтә иде. Беренче күнегүләрне әтисеннән алган егеткә (булырдайның адымыннан ук билгеле булгандыр) остазы шундук игътибар итте. Күп тә үтми, ул аны Әлмәт җыелма командасына алды. Күңелләрен көнчелек корты кимергән кайбер егетләр Зөлфәткә кырын карый башлады – «любимчик», янәсе. Арадан берсе (кирәк бит!) үпкәсен тренерның үзенә дә әйткән.
– Һе, мин аннан алдарак йөри башладым, дисең инде, ә! Шәләй-вәләй, эленке-салынкы йөрү генә җитми, энем, өйрәнү кирәк, – дигән аңа Салават абыйлары. – Ә син, егылсаң, театрга җыенган кеше шикелле тизрәк өсбашыңны кага башлыйсың. Келәмгә чыккач, тузаннан куркырга түгел, бер пот тоз ашарга кирәк. Остарып җиткәч, командага сине дә алырбыз. Борчылма.
Ә чырыш Зөлфәт, кая гына барсалар да, остазының йөзенә кызыллык китермәде. Шуннан соң аңа Татарстан җыелма командасында бил алышу насыйп булды. Һәм ... Аллаһның рәхмәте – егерме яшьлек егет алтмыш биш килограммга кадәрге авырлыктагы көрәшчеләр арасында республика күләмендә өченче урынны алды!
Салават абыйсы аны дәртләндереп, аркасыннан какты. Тәҗрибәле остаз шәкертенең кимчелекләрен дә күздән ычкындырмаган, күрәсең:
– Көрәш ул, энем, бил алышу гына түгел, ул – сәнгать! Аңладыңмы, дигән шикелле тренер имән бармагын җиңел генә һавада селкеп алды:
– Киләсе елга тагын да яхшырак әзерләнергә кирәк.
Яхшырак дип әйтү генә ансат. Стипендия алыр өчен аңа бит әле яхшы укырга: зачётларны – вакытында, имтиханнарны «яхшы» билгеләргә тапшырырга да кирәк. Ике куянның койрыгын тоту җинел түгеллеген Зөлфәт үзе генә белә. Андый чакта әнисенең колагына «киртләп» әйткән сүзләре дә уйландыра. «Әллә инде, әллә ...» дигән икеләнү хисләре баш калкыта. Әмма тренировка көннәре җитсә, спорт сарае аны магнит сыман үзенә тарта да ала.
Остазлары кайбер буыны сыекларны: «Энем, бар әле, авылыңа кайтып, берәр җәй көтү көт. Аннан соң килерсең», – дип, кире борганда, Зөлфәтне үз баласы шикелле аркасыннан кагып үсендереп тора. Ничек көрәшне ташлыйсың инде!
Аннары… Ә аннары кеше гомерендә хыялый һәм кабатланмас яшьлек еллары да бар бит әле. Ә ул синең кем булуыңа карамастан, үзенекен итә. Егет бул да, юктан да кызык табып чыркылдашкан кызларга ничек игътибар итмисең инде!
Ә Азнакай кызы белән алар очраклы гына таныштылар. Зөлфәт күнегүләрдән соң биреләсе зачётлары, имтиханнары турында уйланауйлана ишеккә якынлашты. Тизрәк тулай торакка кайтып, шуларга тотынырга иде исәбе. Ул арада гимнастика залыннан атылып чыккан кыз да, кабаланып, ишеккә ташланды. Икесенең дә алданрак чыгасы килде дә, ишек катында аларның иңбашлары бәрелеште.
– Свиданиегә ашыксаң, инде соңга калдың. Сәгатеңә күз сал! – диде кыз төксе генә.
– Юк. Минем срочно зачётларга әзерләнәсем бар.
– Ә-ә, булачак академик! – диде кыз, бу юлы көлемсерәп. Зөлфәт кызның ирониясен колагы яныннан гына үткәреп җибәрде:
– Гафу итегез! Ялгыш кына инде.
Кызга Әлмәтнең икенче читенә кайтасы. Аңа соңгы троллейбуска өлгерергә кирәк. Бәлки инде соңга да калгандыр. Мизгел эчендә аның күңелен фаразлар дулкыны айкап узды. Укып та йөри, спорт белән дә шөгыльләнә. Димәк, начар егет түгел! Ә бәлки машинасы да бардыр!
– Егет, син машина беләнме әллә? Троллейбуслар туктагандыр инде. Мине бистәгә илтеп куй әле, – диде ул урамга чыккач, сынаулы карашын егеткә төбәп.
Зөлфәтнең йөрәген кыенсыну катыш үкенечле уйлар ташкыны чеметтереп узды. Хәзерге заманда егет кешенең машинасы булырга тиештер анысы. Авылдан килеп укый гына башлаган егетнең каян килеп машинасы булсын инде?! Кыз алдында аңа уңайсыз булып китте. Шулай да сер бирәсе килмәде:
– Миңа дигән машинаның рудасын Урал тавыннан чыгарып кына йөриләр шул әле. Ну, диплом алган көнгә әзер булачак, диделәр. Әйдә алайса, мин сине такси белән озатып куям.
Ярый әле, Зөлфәтнең кесә төбендә икенче көнгә исәпләнгән акчасы бар иде. Нәфис гимнастика түгәрәгенә йөрүче Гүзәл белән алар әнә шулай танышып киттеләр һәм... әйтмичә дә булмый, шул көннән башлап, спорт сараеның тарту көче дә бермә-бер артты!
Зөлфәт яшьлек кайнарлыгы белән күнегүләрне тагын да тырышыбрак дәвам итте. Тәҗрибәле көрәшчеләрнең техникасын, алымнарын өйрәнде, хәтеренә сеңдерде. Келәмдә, кем әйтмешли, чиләк-чиләк тир түкте. Тозын аерсаң, (Салават абыйсының яраткан сүзе!) бер пот кына чыкмас иде! Нәтиҗәдә ул Татарстан беренчелегендә финалга чыгып, икенче урынны яулады! Ә икенче елда инде аңа тиңнәр табылмады. Ул барлык көндәшләрен дә чиста җиңеп, республика чемпионы исемен алды! Шул ук елда Россия беренчелегендә икенче урынга чыкты. Аңа спорт мастеры дигән мактаулы исем бирелде.
Татарча көрәш буенча Муса Җәлил призына уздырыла торган мәртәбәле ярышларда Зөлфәт шул елларда батыр калды!
Җыеп кына әйткәндә, ул алтмыш биш килограммга кадәрге авырлыктагы көрәшчеләр арасында республика күләмендә ике мәртәбә көмеш медаль алды. Ике тапкыр Татарстан чемпионы булды.
Сокланырлык уңышка ирешкән Зөлфәткә карата, «кечкенә дә, төш кенә» дигән мәкаль суйган да каплаган инде! Танылган көрәшче бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яши. Сөеклесе Гүзәл белән өч кыз, дүрт малай үстерә!
(Дәвамы бар)
"КУ" 12, 2022
Фото: unsplash
Теги: проза повесть
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев