Повесть тег белән яңалыклар
-
19 май 2022 - 09:00
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
Авылдан олы юлга хәтле дүрт чакрым. Әнә, Алсинә милиция машинасы артыннан йөгерә, йөгерә, йөгерә... Әз генә аякларын кызулатса, ара якынаячак. Ә менә елларны ул мәңге куып тоталмас: Шамил «таптаткан» егетләрнең өчесе дә хастаханәдә җан тәслим кылган иде. -
18 май 2022 - 09:00
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
Мондый кыйммәтле бүләкләрне бушка өләшмиләр. Димәк, батоно картлач ачыктан-ачык «кыр кәҗәсе»н ауларга керешкән. Ахмак хатын, шушы асылмалы ялтыравык өчен үзеңә дә түләргә туры килмәгәе! Көнләшүдән кара көйгән ир төкерде: – Тфү, сатлык! Әмма Динараның исе китмәде, ул муенына уралган бүләгеннән бихуш иде. -
17 май 2022 - 09:00
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
– Апа... апа үлгән икән, алайса сез мине кая алып барасыз? Зираткамы? Алсинәнең тубалга әйләнгән башында меңләгән бал корты гөжләде. – Өеңә дим ич, өеңә, аппагым. – Минем өем авылда. Әти нигезе. – Апаң бөтен дәүләтен сиңа яздыртты. Коттедж, машина, банктагы акчалар – синеке, Алсинә Нурихановна. -
16 май 2022 - 09:00
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
– Ирең коштабак-коштабак ит ашата, ахры, тазаргансың. Егет эчендәге утны бастырыр өчен шаярткан кыланды. – Дөрес икән, – Зәйтүнә күзгә күренеп моңсуланды. – Җәйге айларда кемдә ит, ди. Коры аш инде һәр йортта. Тазаргансың дип... Көмәнле мин. Китсәң – белеп кит: бала синнән... -
15 май 2022 - 09:00
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
Физик көч белән хәйләдән гайре бүтән кешелек сыйфатларын танымыйча үскән Җәмилдән гафу үтенүнең мәгънәсе юк, Шамил кыска буйлы энекәше үрелерлек итеп тезенә чүкте: – Әйдә, син дә сук! Җәмил шашкан сыман ишегалдында бөтерелде. Менә ул сарай ярыгына кыстырган күгәргән пычак алды. Сукмый, шуның белән маңгайга «сыза». Әйткән сүз – аткан ук: Шамил урыныннан кузгалмады. -
14 май 2022 - 09:00
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
Колакка төрле хәбәрләр чалына: ассоциация әгъзаларының исемлеге әзер, ди. Телбәр малае белешмәсендә Җәмил булдыклы һәм тырыш малтабар итеп күрсәтелде, димәк, иң беренче аның исеме языла. Языла гынамы, язылган! Харап, имеш, Хәйдәров тарафдарларының һәркемгә уртак таләбе бар икән. «Намуслы бул, алдама» икән. Әкият! Бизнеста нинди намус, ди! -
13 май 2022 - 09:00
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
Нишләп ул кисәк кенә кире борылды?! Тыкрыкта бердәнбер ялгыз йорт Дәрвишнеке. Нинди уй-ният белән килмәкче икән? -
12 май 2022 - 09:00
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
Егет тәвәккәлләп, Мингани карт йортына турылады, әмма тыкрык башында аяклары үзеннән-үзе богауланып туктап калды. Әйтерсең, мәчет манарасы җанланды: аның түбәсеннән саркыган азан җил белән күкләргә ашып, яңгыр тамчысыдай Өчнарат өстенә сибелде. Әйе, унбиш ел элек исемен ишеткән иде. Менә тавышын да тыңлый. Мөгаен, һәр авазы моң белән өретелгән догададыр хикмәт: җанны айкый. -
11 май 2022 - 13:00
Йә, кем кызганыч?
...Һи, татар баеса, чабатасын түргә элә, имеш. Төрттерүен кара, ә! Янәсе, син, тирестә казынып үскән хәерче Хафизулла малае, артыгын кыланасың. Әйе, элде Җәмил, тик аныкы юкә кайрысыннан үрелгән мескен «аяк савыты» түгел, аныкы күз чагылган саф алтыннан эшләнгән сувенир. -
25 гыйнвар 2022 - 13:00
Моң (повестьнең дәвамы)
Дулкынлануыннан нишләргә белмичә, Сабирҗан яңадан кешесез тереклек таплары белән сурәтләнгән тәрәзә каршына килде. Пыяла бу юлы тазарак, чистарак күренде. Бәрәч, әнә тегендәрәк, нәрсә ул? -
24 август 2021 - 09:00
Фәйзулла (ахыры)
Тышта төн... Яңгыр сибәли. Өй түбәләрендә шыбырдашкан тамчылар төнге тынлыкны боза. Дөньяда шундый хәлләрнең дә булуын белгән җил, теш шыгырдатып ыңгыраша. Ә болытлар бертуктаусыз елыйлар да елыйлар. -
23 август 2021 - 13:00
Фәйзулла (дәвамы)
«Исән чакта моннан чыгып качарга һәм бу фатирга мәңге әйләнеп кайтмаска» дигән уй башына сеңеп калган иде, шуңа хәле аяныч булуга карамастан, бу фатирдан ничек тә тизрәк чыгып китәргә теләде. Чыгып китешли нәрсәдер эләктерде. Үзенә бала табарга ярдәм иткән хатынның: – Тукта, миңгерәү, балаңны ал, имез, – дип кычкырып калуы да аны исенә китермәде. Наркоман хатын: – Әзрәк айнысын, саф һавада йөреп керсен, аннан имезер әле, – дип, баланы шунда яткан иске-москы свитер-күлмәкләргә төреп, караватка кире салды... -
22 август 2021 - 11:00
Фәйзулла (дәвамы)
Зилә, чынлап та, бер бомж эчкече хатынга охшап калган. Берничә төн эчендә битендә яңа сырлар барлыкка килгән, чигә чәченә яңа бәсләр яткан. Куртка, күлмәге урыны-урыны белән ертылган һәм пычранган. Чәчләре тузып, урыны-урыны белән канга укмашкан. Шофер егет тәүдә күргәч: «Үзем машина белән бәрдереп җәрәхәтләдем, минем аркада шушындый хәлгә төштеләр», – дип уйлаган иде бит. Алай түгел икән шул. -
21 август 2021 - 09:00
Фәйзулла (дәвамы)
– Улым, рәшәткәгә тотынып, судан читкәрәк кит тә, утырып безне көтеп тор, – диде. – Ярар, – диде дә Илдар рәшәткәгә тотынмый гына алпан-тилпән атлап, чирәмгә барып утырды. Бу хәлне күргән Зилә белән Фәйзулла өнсез калдылар хәтта. – Күрдеңме, күрдеңме, әтисе, улыбыз үзе атлап китте! – дип, Зилә шатлыгыннан нишләргә белмәде. Алар канатланып, куптарып кәкрәйткән арматураны бөтен көчләре белән үзләренә таба тарта башладылар. -
20 август 2021 - 13:00
Фәйзулла (дәвамы)
– Теге кәкре танау нәрсә сөйли? – дип сорады. – Ул тагын Дүшәнбегә барырга куша. Белеп торам, әгәр дә без аның тәкъдимен кире каксак, бу йорттан исән-сау чыга алмаячакбыз. «Тагын да ике чемодан калды, шуны алып кайтыгыз», – ди. Сизеп торам, чемоданнарда юньле нәрсә түгел...