Повесть тег белән яңалыклар
-
5 июль 2021 - 13:00
Ана корт (дәвамы)
– Зинһар ярдәм итегез, Нәфисә апакаем. Минем бу фани дөньяда сездән башка таяныр кешем юк, – дип, үкси-үкси еларга ук тотынды ятим бала. – Сез дә ташласагыз, миңа бердәнбер юл – үземә кул салу кала... -
4 июль 2021 - 09:00
Ана корт (дәвамы)
– Нәфисә апакаем, син йөз тапкыр хаклы булып чыктың! Яратышып йөргәндә ифрат игътибарлы, тәмле телле кеше иде. Күтәреп кенә йөртте. Өенә дә кат-кат чакыргач кына бардым. Безнең бәхетле киләчәк өчен шампан шәрабе эчтек. Мине гаҗәпләндергәне – шешәнең ачып куелган булуы иде. Белүемчә, шампан эчүнең иң кызыгы да бит бөкесенең сикереп чыгып, түшәм тарафларына очуында. Ярты бокал гына эчкән идем, рәтле-башлы ашый да алмыйча, йоклап киткәнмен. Иртән уянып китсәм, анадан тума килеш, кан эчендә ятам... -
15 июнь 2021 - 14:36
Тиздән Зөлфәт Хәкимнең "Ятимгә дә яз килә" әсәре дөнья күрәчәк.
Бишенче яңа китап басылып чыга! -
10 июнь 2021 - 13:00
Истанбул малае (ахыры)
Тойгылы күңеленә җитә калды, күзләренә яшь тулды. Бары ай шаһит. Бу төнгә дә... Ай юлыннан күтәрелгән Кара малай ятим җанын кискәләгән үксезлек хисеннән качарга омтылгандай, ныклы-иманлы, шанлы-җанлы, җырлы- моңлы татарлык кочагына сарылды... Һәм үзенекеннән дә хәтәррәк, ачырак, катырак тоелган башка төр ятимлек хисе – туган җирдән читтә яшәү хәсрәте, горбәтлек нуҗасы каезлап бетергән кытыршы үксезлек белән гомерлеккә кавышты. Әтисезлек бер гомергә сузылыр, илсезлек-җирсезлек исә буыннан- буынга... -
9 июнь 2021 - 09:00
Истанбул малае (дәвамы)
Яр буенда очкан акчарлакның йөрәккә тия торган әче тавышын сөенеп кычкыручылар бүлде: – Исән! Кара малай исән! Батмады! -
8 июнь 2021 - 13:00
Истанбул малае (дәвамы)
Әмма әтисенең зур бурычларга батасы килмәгән иде... Аллаһ белер, әмма кол да сизәр дип, юкка әйтмиләр, күрәсең. Яңа, якты өйдә яши башлаганнарына ике атна тулар тулмас. Ничек әтисе дүрт баласын зур бурычлар белән ялгыз калдырып, бу җылы, якты, ямьле өйләрен ташлап китсен?! Әмма дөнья үлемле, көн акшамлы. -
7 июнь 2021 - 13:00
Истанбул малае (дәвамы)
Үзләре белән кием-салым, ашарга алдылар, азмы-күпме акча тыктылар. Тимер рәшәткәле койма артында басып торган әнисе Мәхмәтне күрүгә: – Улым, – диде дә елап җибәрде. Кулында кечкенә энеләре көйсезләнде. Мәхмәтнең күзләренә яшь тулды. Бераз тынычлангач, әнисе аны юатырга ашыкты: – Улым, суд булганчы чыгармыйлар икән. Адвокатлар студентларны яклаячак икән... -
6 июнь 2021 - 09:00
Истанбул малае (дәвамы)
Истанбулда XVIII гасыр ахырында инженерлык гыйлемен укыту максатыннан корылган мәктәп гасырлар шаукымында эзен җуймады, киресенчә, киңәеп-үсеп, Истанбул техник университеты дәрәҗәсенә җитте. -
30 май 2021 - 13:00
Истанбул малае (дәвамы)
Кыз сары комда кечкенә аяк эзләре калдырып, яр буйлап китте. Берничә адым атлагач борылды, шундый ягымлы тавыш белән: – Сөтле чәй әчәсеңме? – дип сорады. Мәхмәт бөтен көченә кычкырды: – Сөтле чәй эчәм! Эчәм! Эчәм! Кыз шаркылдап көлде. Шулай көлә-көлә юкка чыкты, тавышы гына яңгырап калды. Бу мизгелдә Мәхмәткә бик, бик кызу була башлады, әйтерсең, комга ут капты. Диңгез кул сузымы гына ераклыкта, шунда чум бит инде югыйсә! Юк, һич урыныннан кузгала алмый. -
28 май 2021 - 09:00
Истанбул малае (дәвамы)
Ләкин бу, ничектер, гадәттән тыш хәл. Барыбер югары уку йортына иң гыйлемлеләр, акыллылар гына аяк баса. Уку йорты ишеген ачып керүгә бу беркатлы күзаллаулары туп тигән кибет пыяласы кебек кырылып төшмәсме?! -
24 май 2021 - 09:00
Истанбул малае (дәвамы)
– Нинди кыяфәт бу?! Нигә якаңны болай эчкә бөкләдең? Мәхмәт җавапны тиз тотты: – Элек безнең бабайлар шулай киенгәннәр. «Казан» журналында күрдем. Истанбулда бар безнең. Сәлахетдин ни көләргә, ни ачуланырга белми әйтеп куйды: – Авылда берәү дә болай киенми. Сине күрсәләр, ни диярләр?! – Мин шулай татарлыкны күтәрәм. Татарча киенеп йөрим. Татар тормыш иптәше дә тапсам әле... – Ә-ә-ә... Алай дисеңме? – Сәлахетдин авыз чите белән генә елмаеп куйды, аннары велосипед рулен җибәрде, читкәрәк тайпылды. – Бар алайса, эзләп кара соң, – диде. Энесенең җитдилеге аңа да күчте, ахры. -
23 май 2021 - 13:00
Истанбул малае (дәвамы)
Көннәрдән бер көнне әтиләре атна-ун көн чамасы югалып торды, Искешәһәргә эшкә барган икән. Аннан ялгыз кайтмады, балачак дусты – скрипкасын «ияртеп» кайтты. -
20 май 2021 - 13:00
Истанбул малае (дәвамы)
Малай өлкән абзыйны берничек үзенекенә ышандыра алмады. Әйтерсең, татарларның эшкә хирыслыгы, яңалыкка омтылучанлыклары, осталыклары иң төп сыйфатлары буларак, күзәнәкләренә кадәр сеңгән, ә менә һәрвакыт һәрнәрсәдән күбрәк керем алу өчен исәп-хисап тоту, җиңел акча эшләү юлларын барлау теләге бөтенләй ят кебек. -
7 май 2021 - 15:00
Дәва
Соңыннан әйттеләр аны. Әнисе әле үлмәгән булган. Вакытында больницага илтеп, ашыгыч операция ясаганда, бәлки, коткарып булыр иде, диделәр. Тик Зифа «бәлки»не ишетмәде, ул әллә никадәр вакыт аңгыраеп утырганы өчен үзен гаепләде. Шкафтан чыгарга куркып, калтыранып тормаса, әнисе исән калыр иде кебек тоелды. -
27 апрель 2021 - 13:00
Истанбул малае (дәвамы)
Урам мәйданы уртасына машина туктаган. Машина янында басып торган тәбәнәк буйлы, чандыр гына, кара мыеклы, кара күзлекле агай кычкыра-кычкыра халык җыя. Үзе әллә ни таза булмаса да, тавышы көр чыга: – Килегез, килегез! Карагыз! Җәмәгать, барыбыз да белә, технология бик алга китте. Хәтта Айга менә башладылар. Айдан Җиргә туры трансляция күрсәтү мөмкинлеге туды!