Повесть тег белән яңалыклар
-
7 май 2021 - 15:00
Дәва
Соңыннан әйттеләр аны. Әнисе әле үлмәгән булган. Вакытында больницага илтеп, ашыгыч операция ясаганда, бәлки, коткарып булыр иде, диделәр. Тик Зифа «бәлки»не ишетмәде, ул әллә никадәр вакыт аңгыраеп утырганы өчен үзен гаепләде. Шкафтан чыгарга куркып, калтыранып тормаса, әнисе исән калыр иде кебек тоелды. -
27 апрель 2021 - 13:00
Истанбул малае (дәвамы)
Урам мәйданы уртасына машина туктаган. Машина янында басып торган тәбәнәк буйлы, чандыр гына, кара мыеклы, кара күзлекле агай кычкыра-кычкыра халык җыя. Үзе әллә ни таза булмаса да, тавышы көр чыга: – Килегез, килегез! Карагыз! Җәмәгать, барыбыз да белә, технология бик алга китте. Хәтта Айга менә башладылар. Айдан Җиргә туры трансляция күрсәтү мөмкинлеге туды! -
26 апрель 2021 - 11:00
Истанбул малае (дәвамы)
– Менә син татар малае, мин дә татар малае бит. Мәхмәт Исмәт абзыйсына кулындагы комикстан аерылырга теләми генә күтәрелеп караган иде, гаҗәпкә калды. Комикс геройлары төсле баһадир абзыйның әле генә көлеп торган кысык күзләреннән берничә яшь бөртеге сыгылып чыкты. Тиресе җилдә, кояшта ашалып тупасланган яңакларга күренер-күренмәс кенә эз салып, бик тиз юк булдылар. -
25 апрель 2021 - 09:00
Истанбул малае (дәвамы)
Бәйрәм көнне исә, Мәхмәт сәхнәгә йөгереп чыккач, әле генә «Катюша»ның дәртле көенә кушылып, урыннарында ук биеп утырган тамашачы тынып калды. Бердән, малайның кыяфәтен күреп «аһ!» иттеләр. Бу бала аягына ни кигән? Нинди күзлек таккан ул? Авызына нигә көпшә капкан? Ата-аналар аптырап калды. Мәхмәтнең рекламы озак сузылмады. -
24 апрель 2021 - 13:00
Истанбул малае (дәвамы)
Эсселектән җирләр яргалана башлагач, бабасы әйткәнчә, авыл картлары яңгыр сорап, дога кылырга карар иттеләр. Башта яхшылап әзерләнделәр, өй буенча әйбер җыйдылар. Һәр гаилә булдыра алган кадәр өлеш кертте. Берәүләр ярма бирде, берәүләр акча... Авылда кеше калмады: карт-корысы, бала-чагасы, бөтенесе кырга юнәлде. -
22 апрель 2021 - 13:00
Истанбул малае (дәвамы)
Ул юкта уртача яшьләрдәге, ыспай гына киенгән хатын килде һәм агач кашыкларның бәясен сорады. Мәхмәт: «Оныттым, хәзер бабам килер, ул әйтер», – дип торалмый инде. Хатын көтеп тормас, кашык алмый китеп барыр. Уена килгән бәяне әйтте дә куйды. Ни гаҗәп, хатын янчыгыннан акчасын чыгарып, малайга сузды, үзе теләгән кашыкны сайлап алды һәм юлын дәвам итте. -
21 апрель 2021 - 09:00
Истанбул малае (дәвамы)
Мәхмәт шактый вакыт калкан төсле әтисе әйтеп җибәргән шул җөмләне кулланды. – Татар булмаса, дөнья батар! Тик сыйныфташлары өйрәтеп куйгандай, яңа җавап таптылар: – Татар дөнья төсле дүнәр-дүнәр дә (әйләнер-әйләнер дә) яңадан бугатар! -
20 апрель 2021 - 09:00
Истанбул малае (дәвамы)
Әни кеше хисләрен бәләкәй бала каян аңлап җиткерсен?!Озакламый Мәхмәт тормыш сабагын әллә ничә укыткан базардан, һич уйнап туймас грек, әрмән дусларыннан, юмарт лимонадчы абыйдан гомерлеккә аерылды. -
19 апрель 2021 - 13:00
Истанбул малае
Әлбәттә, үз тормышларын корып җибәрергә тәвәккәллек кирәк иде. Тик ата кешегә сүз катырга куркыта... Китәбез, дисә, рәнҗерме? Китмисез, дисә, ни кылырлар? Барыбер ташлап чыгып китәрләрме?! Сәрвиназның түземлеге бетеп килә, иренең су капкандай авыз йомып, икеләнеп йөрүе белән һич килешми. -
13 март 2021 - 13:00
Мин – Абрек
Үлгәннәрнең барысын да бандитлар исемлегенә язганнар. Хәтта сиксән ике яшьлек Муса бабай да бандит икән. Ә алар – барысы да гап-гади авыл кешеләре. Гомер бакый үзләре эшләп тапкан белән көн күрделәр... -
3 март 2021 - 13:00
Хирург (дәвамы)
– Хәзер туп-туры безгә кайтабыз, – диде ул, машинаны кабызгач. Илзирәнең йөрәге дерт итеп куйды: – Ничек инде? – Менә шулай. Анда әни мәш килеп өстәл әзерли. Туган көнеңне бездә үткәрәбез. -
2 март 2021 - 09:00
Хирург (дәвамы)
Сез болай да миннән көнләштегез, хәзер инде, Рәмисне югалткач, көнләшүегез көчәйде. Кара көнчелек кабынды сездә, бик куркыныч, әллә нинди фаҗигаләргә китерә торган көнләшү. Көнләшүнең чем-кара төскә буялганы була – мәхәббәттә дә, башкаларның уңышына, бәхетенә карата да. -
1 март 2021 - 09:00
Хирург (дәвамы)
Апа якын килеп: – Хәлегез начар мәллә? – дип сорагач кына, ул: – Әйе, апа, хәлем шулхәтле начар, хәтта яшисем килми, – дип, коридорның икенче башына таба йөгерде. -
28 февраль 2021 - 11:00
Хирург (дәвамы)
Ул җан тынгысызлыгыннан сулыгып киткән әнкәсенә карап елмайды. – Ә операция уңышлы узасына минем иманым камил. – Тыңла сүземне! – диде Мәҗит, өзгәләнеп. – Башка хирург ясасын! -
27 февраль 2021 - 09:00
Хирург (дәвамы)
Мәликәнең эчке киеренкелеге тышка бәреп чыкты: – Син миңа дөресен әйтмисең, – диде ул, еламсырап. Рәмис, җылы сүзләр әйтеп юатасы урынга кинәт: – Дөресен мин әлегә үзем дә белмим! – дип ташлады.