– Нинди кыяфәт бу?! Нигә якаңны болай эчкә бөкләдең?
Мәхмәт җавапны тиз тотты:
– Элек безнең бабайлар шулай киенгәннәр. «Казан» журналында күрдем. Истанбулда бар безнең.
Сәлахетдин ни көләргә, ни ачуланырга белми әйтеп куйды:
– Авылда берәү дә болай киенми. Сине күрсәләр, ни диярләр?!
– Мин шулай татарлыкны күтәрәм. Татарча киенеп йөрим. Татар тормыш иптәше дә тапсам әле...
– Ә-ә-ә... Алай дисеңме? – Сәлахетдин авыз чите белән генә елмаеп куйды, аннары велосипед рулен җибәрде, читкәрәк тайпылды. – Бар алайса, эзләп кара соң, – диде. Энесенең җитдилеге аңа да күчте, ахры.