Логотип Казан Утлары
Повесть

Кайту (дәвамы)

– Монда тормыш аяусыз, – дип дәвам итте Надя. – Балалар ике төркемгә бүленә. Берсендә – җинаятьчеләрнең балалары. Алар тәртипсез, сугышырга, әйбереңне талап алырга, кимсетергә генә торалар, моңа тәрбиячеләр дә ирек куя. Икенчесе – сәяси тоткыннарның балалары. Алар тыныч, үзара тату яши. Тик аларны тәрбиячеләр дә, җинаятьче балалары да кимсетә. Бәйләнәләр икән, җавап кайтар. Җебеп торсаң, тагы рәнҗетәчәкләр. Сиңа сугалар икән, үзең дә сук. Монда шунсыз булмый...

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

6

Район үзәгенә җиткәч, машина бер катлы агач йорт янына килеп
туктады. Бу чамадан тыш озын йорт такта койма белән әйләндереп алынган, ихатасында эскәмияләр, атынгычлар эшләп куелган. Озаклап күзәтергә ирек бирмәделәр, янында утырган күн курткалы ир:
– Килеп җиттек! – дип, кызны машинадан сөйрәп диярлек төшерде дә җилтерәтеп алып кереп китте.
Ишектән керүгә аларны озын буйлы, таза гәүдәле ханым каршылады:
– Контрамы? – диде ул, усал карашлары белән кызга күз йөгертеп,
– Әйдәгез.
Ханым артыннан бер бүлмәгә уздылар. Түрдә, Сталин портреты астында зур өстәл, бер як стена буенда – урындыклар, икенчесендә – зур шкаф. Башка бернәрсә дә юк иде.
Күн курткалы ир Тәнзиләне урындыкларның берсенә утыртып куйды да папкасыннан кәгазьләр чыгарып өстәл башындагы ханымга сузды.
Ханым аларга күз йөгертеп чыкты, нәрсәдер язды һәм берничә кәгазьне иргә кире бирде:
– Кул куегыз.
Аның тавышы кырыс, салкын, кеше тавышына да охшамаган иде.
Тәнзилә шушы хатынның кыяфәтенә, йөзенә, хәрәкәтләренә карап кына да монда үзен рәхәтлек көтмәячәген чамалады. «Контра» сүзенең нәрсә аңлатканын ул төгәл белми, әмма дошманнарга карата кулланылганын аңлый иде. Ишектән керү белән аны дошман итеп каршыладылар...
Эшләре беткәч, хатын күн курткалы ирне ишек төбенә кадәр озатты да коридорга кычкырды:
– Надя!
Хатын үз урынына барып утыруга ишектә ябык гәүдәле уртача буйлы утыз яшьләр тирәсендәге ханым күренде:
– Әйе, Галина Герасимовна...
«Галина Герасимовна...» – дип кабатлады Тәнзилә эчтән генә. Һәм өстәл башында утырган хатынга тагы бер карап алды да: «Гадина...» – дип өстәде.
Хатын моны сизмәде, әлбәттә.
– Менә сиңа тагын бер буржуй мунчаласы, – диде ул, Тәнзиләгә ымлап. – Эш итеп куй, иртәгә килергә мөмкиннәр.

Надя аның кулыннан эләктерде дә утыргычтан йолкып алды һәм
җилтерәтеп, бүлмәдән алып чыгып китте. Коридордан үткәч, кулын бераз йомшартты, адымын да акрынайтты. Кечкенә бер бүлмәгә керделәр. Уртада – аркалы урындык, түрдә – кечкенә өстәл, бер як читтә – зур булмаган шкаф...
– Чишен!
Надя кызны ишек төбендә калдырды да шкафта актарынырга кереште. Тәнзилә җылы киемнәрен салды, күлмәктән генә калды. Бераздан Надя шкафтан ак җәймә алып, аның янына килеп басты:
– Утыр әнә шунда.
Кыз утыруга, иңенә җәймә япты да кайчы уйнатырга тотынды. Чәчне алалар... Тәнзиләнең күңелендә ниндидер рәхәтлек тойгысы кабынды. Ул инде шәһәрдән кайткан апаларныкы шикелле матур итеп чәчен кистерергә күптән хыяллана иде. Менә, ниһаять... Бу урын әллә бик начар җир түгел инде? Шулай гына булсын иде. Кызганыч, көзге юк. Ниндирәк прическа ясыйлар икән, күрәсе иде.
Бераздан Надя эшен тәмамлады. Тәнзиләнең башы җиңеләеп калгандай булды, бераз өшегән дә кебек. Шулкадәр калын чәчне юкарткач өшер дә инде. Күрәсе килеп, ул Надяга карады:
– Надя апа, ә көзге мөмкинме?
Надя пырхылдап көлеп җибәрде һәм кечкенә көзге алып, кызның йөзенә китерде.
– Менә...
Йа Хода! – Тәнзиләнең башы ялтырап тора иде. Малайларныкы кебек. Авылга кайтса, ахирәтләре ирештерәчәк инде хәзер. «Бетле!» – диячәкләр. Авылда бары тик бетле кызларны гына шулай пеләшкә алалар. Ә монда...
– Мин бетле түгел! – Кыз көзгене читкә этәрде.
Надя тагын елмайды:
– Монда тәртибе шундый. Бөтен баланы да пеләшкә алалар.
Надя шкаф янына барып, тагын нәрсәләрдер актарырга кереште.
– Тамагың ачмы? – диде ул бераздан һәм бер икмәк сыныгы
тоттырды. – Шушында гына аша, тегеләр күрмәсен. Аннан эшне дәвам итәрбез.
Тәнзилә бер Надяга, бер икмәккә карап алды.
– Аша, аша... – дип елмайды хатын. – Монда сиңа әти-әниең юк.
Тәнзилә икмәкне алып капты. Шул арада үзе:
– Ә без кайда? – дип кызыксынды.
– Балалар йортында. – Надя көрсенеп куйды. – Авыллардан җыеп
шушында китерәләр. Аннан төяп, зур шәһәрләрнең приёмнигына озаталар. Моны беркемгә дә әйтмә, үзең генә бел.
Чәчен такырга алса да, Надя әйбәткә охшаган иде. Әнә бит, икмәк бирде, сер бүлешә...
– Монда тормыш аяусыз, – дип дәвам итте Надя. – Балалар ике төркемгә бүленә. Берсендә – җинаятьчеләрнең балалары. Алар тәртипсез, сугышырга, әйбереңне талап алырга, кимсетергә генә торалар, моңа тәрбиячеләр дә ирек куя. Икенчесе – сәяси тоткыннарның балалары. Алар тыныч, үзара тату яши. Тик аларны тәрбиячеләр дә, җинаятьче балалары да кимсетә. 
Бәйләнәләр икән, җавап кайтар. Җебеп торсаң, тагы рәнҗетәчәкләр. Сиңа сугалар икән, үзең дә сук. Монда шунсыз булмый...
Тәнзилә аның һәр сүзен сеңдерергә тырышып тыңлады. Һәм үзенең коточкыч урынга эләгүен аңлап, телсез калды. Надя дәвам итте:
– Ә тәрбиячеләрне, киресенчә, тыңларга кирәк. Җавап кайтармаска, күзләренә бик күренмәскә. Сәяси тоткыннарның балаларын алар күралмый. Җае чыкса-чыкмаса да, рәнҗетергә генә торалар. Аларны ачуландырмаска тырыш. Бу сүзләр дә икебез арасында гына калсын.
Кинәт Надяның җитдилеге юкка чыкты, аның йөзендә Тәнзиләнең
әнисенеке шикелле ягымлылык, наз чаткылары пәйда булды. Ул кызга бер тын яратып карап торда да аркасыннан сөйде:
– И балакай... Ошадың әле син ни өчендер... Нык бул инде, бирешмәскә тырыш. – Тавышы да җылы, хәстәрлекле иде. – Ашап бетердеңме? Яхшы, хәзер фотографка барырбыз.
Кыз баш какты да җылы киемнәрен кияргә тотынды. Надяның сүзләренә, аннан бигрәк кыяфәтенә караганда, Тәнзиләне аяусыз тормыш көтәчәк иде. Коридорга чыгу белән ул моңа тагын бер кат ышанды. Бер бүлмәнең ачык калган ишегеннән күрде: бер ханым нәфрәтенә тончыгып, ысылдый- ысылдый, кечкенә малайны яңаклый иде:
– Сасыган эт баласы, син монда беркемгә дә кирәкмисең!
Тегесе шыңшый, тавышын чыгармаска, башкаларга ишеттермәскә
тырыша, ә ханым аның саен котыра...
Надя, Тәнзилә күреп калсын дигәндәй тукталып торды да кызның
кулыннан тартты:
– Әйдә... – дип пышылдады ул. Һәм Галина Герасимовнаның бүлмәсеннән чыкканын күреп, җилтерәтеп алып китте. Фотограф бүлмәсенә керткәч:
– Менә, сезгә тагын бер эш, – дип, кызны бүлмә уртасында калдырып чыгып китте.
Фотограф бүлмәсендәге ханым аңа күз йөгертеп чыкты да каралып, пычранып беткән кечкенә келәмгә бастырды, муенына җепкә тагылган табличка элде һәм фотога төшерде. Бу бик сүзчән хатын түгел иде: кимсетмәде дә, юатмады да. Уңга, сулга борылырга кушты. Башын күтәрергә. Һәм сүгенеп куйды:
– Плёнка беткән, шайтан алгыры. – Һәм кызга борылып: – Мин хәзер киләм. Шунда гына тор. Беркая да китмә! – диде.
«Беркая да китмә...» Бу сүзне ишетүгә, Тәнзиләнең күңелендә ашкынулы бер хис ялтлап куйды. Китмә... Китәргә кирәк, әлбәттә! Әнә ич, Надя нәрсәләр сөйләде. Ачык ишекле бүлмәдә ялгыз калу – мөмкинлек иде. Ычкынырга кирәк!
Тәнзилә ишеккә ташланды. Аны сак кына ачып, коридорга күз салды. Кеше заты күренми. Ул коридорга чыгып, аяк киемен салды да тавыш-тын чыгармаска тырышып, ишеккә юнәлде. Йөрәге дөп-дөп типте, менә-менә кемдер килеп чыгар да аны эләктереп алыр кебек тоелды. Берничә адым гына кала... Шуны узсаң, ирек көтә. Артта кинәт ишек ачылып китте. Кыз
коты алынып, стенага сыланды.
– Надя! – дип кычкырды Галина Герасимовна, ишектән башын тыгып.
«Бу якка карама!» – дип ялварды кыз күңеленнән һәм кайчандыр дәү әнисеннән ишеткән сүзләрне исенә төшерде: «Дошман күзләрен сукыр ит...» Карамады. Ул арада коридорның теге очыннан Надя килгәне күренде. Тәнзилә тын алырга куркып, стенага сарылып басып торды. Надя әйбәт, әлбәттә. Тик аның да күрмәве яхшырак иде. Хатын Галина Герасимовна бүлмәсенә җиткәч, Тәнзилә ягына бер тын карап торды да кереп югалды. Тәнзилә мәче җитезлеге белән ишеккә атылды. Ул арада коридорда тагын аяк тавышы ишетелде. Кыз җиңел сулап куйды.
Хәзер ул коридорда йөрүчеләргә күренми иде инде. Тик шундук урамга чыга торган ишек янында утырган абзыйны шәйләп катып калды. Тәне эсселе-суыклы булып китте. Торыр да Тәнзиләне сөйрәп алып китәр кебек тоелды. Ләкин абзый торырга уйламады да. Кыз моңа бераз гаҗәпләнде, әмма сәбәбенә тиз төшенде. Каравылчы абзый гырлый иде. Йоклый. Кыз тиз генә килеп, ишекне этеп карады. Ачылмады. Тартты. Юк. Ишек бикле
иде. Ул буынсыз булып, ишек яңагына сөялде. Бетте! Барысы да бетте... Инде котылдым дигәндә генә...
Шунда келәгә күзе төште һәм өмет чаткысы ялтлап китте. Кыз шунда үрелде, тик аяк очларына басып та буе җитәрлек түгел иде. Кулына тоткан аяк киеме белән келәне этәргә тотынды. Бераз тырышкач, келә ычкынды. Челтерәгән тавыш чыкты. Каравылчы кымшанып алды. Уянып җитмәде. Зур бер кинәнү белән Тәнзилә ишекне этеп җибәрде. Тик ул ачылмады. Кыз авыр сулап куйды. Тынычланырга кирәк. Үзеңне кулга алырга. Нык булырга кирәк, көчле булырга. Кыз тагын бер кат ишеккә күз йөгертте. Аста
да келә бар икән. Коридорда инде аяк тавышлары, кемнәрнеңдер сөйләшүе ишетелә, ыгы-зыгы купканлыгы сизелә иде. Тәнзилә каударланып, аскы келәне тартты. Монысы тиз ачылды. Әмма келә тавышына каравылчы уянды. Ул шундук аягына басып, Тәнзиләгә ташланды. Кыз читкә тайчанып, ишекне этеп җибәрде. Һәм ачык ишектән ишегалдына ыргылды.
Баскыч турында ул оныткан иде. Бары тик җиргә тәгәрәп күзләреннән утлар күренгәч кенә, ялгышуын аңлады. Нәрсәседер авыртты бугай. Әмма кыз аңа игътибар итмәде. Тиз генә сикереп торды да урамга йөгерде. Каравылчы аның артыннан төште. Ләкин Тәнзилә дә төшеп калганнардан түгел, иптәшләренең берсе дә аны куып тота алганы юк.
Бәхеткә каршы, капка ачык иде. Кыз капкадан чыгып, кайсыдыр
якка чапты. Каравылчы менә-менә куып тотам дигәндәй, артыннан
элдертә торгач, тыны бетеп акрынайды, соңыннан бөтенләй туктап калды. Ул күздән югалгач та, Тәнзилә йөгерүдән туктамады. Бары тик авыл читенә чыгып җиткәч кенә, хәлсезләнеп, җиргә чүгәләде. Болай гына булмый иде. Ул аякларын сузып утырды, тирә-ягына каранып алды. Куркыныч юк шикелле иде. Һәм кулларын җәеп, чалкан төшеп сузылып ятты.
Ирек! Иректән дә татлы нәрсә юк шикелле иде.

(Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз)

 

"КУ" 06, 2021

Фото: pixabay

Теги: проза повесть

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев