Повесть тег белән яңалыклар
-
23 июль 2024 - 15:00
КИЛӘЧӘКТӘН КИЛГӘН МАЛАЙ (дәвамы)
Мотоциклга җитәргә берничә адым кала ул кабат зырылдап кабынды. Күзне ут көлтәсе чагылдырды һәм тимер ат үкереп өстемә килә башлады. Читкә тайпылырга өлгермәдем. Көчле авырту. Аннары бушлык... Тынлык... Кояш сүнде... Бар дөнья караңгылыкка чумды... -
22 июль 2024 - 09:00
КИЛӘЧӘКТӘН КИЛГӘН МАЛАЙ (дәвамы)
Дөресрәге – ике корт. Беренчесе – Гөлиянең утырып китүе. Кызлар шундый ялтыравык нәрсәләргә кызыга дип сөйлиләр иде, дөрес икән. Эх, күрсәтер идем мин сиңа үземнең соңгы модель «айфон»ымны! Матайга борылып та карамас идең аннары... -
21 июль 2024 - 09:00
КИЛӘЧӘКТӘН КИЛГӘН МАЛАЙ (дәвамы)
– Мин... Мин... киләчәктән килеп эләктем бугай бирегә... Докторның карашында аптырау чаткылары күренде: – Ничек киләчәктән? – Бу авыл, бу дөнья... Берсе дә минем заманныкына охшамаган... Габбас абый, учлары белән иягенә таянып, җитди итеп, мине тыңларга әзерләнде: – Йә, йә... Шуннан?.. -
20 июль 2024 - 09:00
Киләчәктән килгән малай (повесть)
Битне йомшак җил иркәли, күздән яшь ага. Тротуардан баруы кызык түгел, юлга чыктым. Автомобильләрне узуы тагын да рәхәтрәк. Алар бөкедә утыра, ә мин – араларыннан выж да выж! Кинәт дөньяның асты-өскә килде! Ничек болай килеп чыкты соң? Ни өчен бу хәлләр нәкъ менә минем белән булды?.. -
22 июнь 2024 - 09:00
Адаштырма, буран… (повесть)
Малай, үзе дә сизмәстән, укытучыга иярде. Чөнки әнисенеке кебек түфли кигән иде укытучы. Нәкъ менә әнисенеке кебекне! -
2 июнь 2024 - 09:00
БАСЫНКЫ БАСТАМ (дәвамы)
– Һай, энем, шул чаклы авыр сөякле, тискәре адәм булырсың икән, сине трактор да кузгата алмас... Тик бел, дөнья һаман бер көе бармый ул... Дөнья куласа – әйләнә дә бер баса, диләр аны. Синең кебекләр һаман лямка тартыр, ә җилкуарлар, әтрәк-әләмнәр кәнәфиләргә, җитәкче урыннарга менеп утырыр. Менә шунда үкенерсең син! -
1 июнь 2024 - 09:00
БАСЫНКЫ БАСТАМ (повесть)
Бүген исә көлсу курпы чәчле баш янәшәсендә газиз балалары, песи-эт мазар юк-югын, мәгәр йөрәк типкәндә, сине һич ташламас юлдаш – Вакыт бар. -
4 май 2024 - 09:00
Әфганыч (повесть)
Илсөяргә Әхмәтзыяның үлем хәбәрен әби белән бабайга әйтү – мең кыен! Табутлы йөк машинасына утырган, кап-кара чәчле Илсөярнең авылга ап-ак чәчле булып кайтуын әби көтмәгән, җаны оныгының җанын эзләп, мәңгелеккә очкан иде... -
1 май 2024 - 09:00
Ике җүләр (повесть)
Шау килде халык, Җүләр Сирайның кыз урлаганы турындагы хәбәр бөтен төбәккә таралды. Сирай кешеләргә сүз әйтмәде. Ул һаман Гашияне ярата иде. Ә аның сөйгәне Гашия бала анасы булды... -
30 апрель 2024 - 09:00
Әлфинә (повесть)
Әлфинә кабинадагы шәфкать туташына: «Суым китте, табам,» - дип кычкырганын сизми дә калды. - Юл кырыена чыгып тукта, - диде шәфкать туташы янындагы машина йөртүчегә... -
29 апрель 2024 - 09:00
Тәвәккәл таш яра (повесть)
Гəрчə операция уңышлы гына килеп чыкса да, кат-кат дренаж алыштырулар да, шешкəн органны дəвалаулар да көткəн нəтиҗəне бирмəде. Үкенеч ки, чире азган хатынның гомерен саклап калып булмады... -
19 апрель 2024 - 09:00
Язмыш сукмаклары буйлап (дәвамы)
Соңгы елларда борчып, үзен бик белгертә башлаган йөрәгем чәнчеп-чәнчеп сыкрый башлады. Калак сөяге астын нидер боргычлап куйды. Тыным кысылды. Күз алларым караңгыланып китте. Аңымны җуеп, мин идәнгә ауганмын... Хастаханәдән чыкканда, мин инде ресторан директоры түгел идем. -
16 апрель 2024 - 09:00
Язмыш сукмаклары буйлап (дәвамы)
Халыкта: «Күрәчәгең күрми, гүргә кереп булмый» дигән бик тә гыйбрәтле гыйбарә бар. Язмыш безне дә башыбызга да килергә мөмкин булмаган, чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратып алынган, тәрәзәләре тимер рәшәткәләр белән ныгытылган төрмәнең күрешү бүлмәсендә очраштырып тетрәндерде. -
14 апрель 2024 - 09:00
Язмыш сукмаклары буйлап (повесть)
Шундый сынауларның бик ачысы, кайгы-хәсрәтлесе, 1962 елның 1 Май бәйрәменә каршы көнгә билгеләнеп, кунаклар чакырылган туебызны да бергәләшеп, туганнар белән җырлый-бии шатланып, әти-әниләребезнең хәер-фатихаларын алып үткәрергә ирек бирмәде. -
7 апрель 2024 - 09:00
КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (дәвамы)
– Тизәккә буялсаң, юып алырга була ул, тик сасысы килүдән туктамый аның. Шунысын уйларга кирәк: син бит, үзең әйтмешли, власть кешесе, гражданнарның иминлеге өчен җавап бирүче, димәк. Эшләмәгәнне эшләде дип, укучы баланы халык алдына чыгарып, бурлыкта гаепләү яхшы түгел. Үзеңнең башың себер китәр.