БАСЫНКЫ БАСТАМ (дәвамы)
– Һай, энем, шул чаклы авыр сөякле, тискәре адәм булырсың икән, сине трактор да кузгата алмас... Тик бел, дөнья һаман бер көе бармый ул... Дөнья куласа – әйләнә дә бер баса, диләр аны. Синең кебекләр һаман лямка тартыр, ә җилкуарлар, әтрәк-әләмнәр кәнәфиләргә, җитәкче урыннарга менеп утырыр. Менә шунда үкенерсең син!
3
Әйе, тормышта да үз урынын тапты ул, яраткан кызына өйләнеп, гаилә корды, тупырдап торган ул һәм ифрат сөйкемле кыз баланың атасы булды. Бәлки инде Бастам Уразовка хезмәт баскычларыннан югарырак күтәрелергә, олпатланырга да вакыттыр?
Бу хакта аңа алтмыш яшен тутырып, бик зурлап юбилей үткәргән Фәндәвис Галиевич әйтте:
– Бастам энем, лаеклы ялга чыгам, директор урынына синнән лаеклырак кеше юк, килеш, иртәгә үк мәгариф бүлегенә Шәмгуновка шул тәкъдим белән барам.
Хезмәт укытучысы өчен бу һич тә көтелмәгән сүз иде:
– Фәндәвис абый, миндә бит техникум дипломы гына, оныттыгызмыни? Хәзрәт, укымышың азрак, диярләр... Хезмәт укытучысының директор итеп күтәрелгәнен күргән юк. Кеше көлдермик!
– Соң энем, Макаренко университет бетергәнме? Син мин әйткән белән килеш. Ә Шәмгуновны ризалату – безнең эш. Мәктәптәгеләр сине күтәрү ягында, хур булмассың!
– Рәхмәт, Фәндәвис абый, тик каршымын, күңел тартмый.
– Ярар, бүген кайт, уйлан, хатының белән киңәш, ә иртәгә ризалыгың белән кил. Бел, бу синең өчен шанс!
Бастам карт тормышының бу мизгелен бөтен вагы-төяге белән хәтерендә тота. Мәгәр ул вакыт өенә кайткач, директор тәкъдиме хакында Розалиясенә бер сүз дә ычкындырмады. Үзе дә киләчәге хакында алай ук тирәнгә төшеп уйланмады. Үз язмышы белән килешкән иде инде ул: ашау байдан, үлем Ходайдан...
Иртән эштә күрешкәч, Фәндәвис абыйсы яхшы хәбәргә өметләнеп, аны ачык йөз белән каршылады:
– Тәвәккәллибезме?
– Юк, булмый, Фәндәвис абый. Татар түрә булса, чабатасын түргә элә. Түрдә хезмәт укытучысы булып каламмы? Аннары нәрсә укытам? Нишлисең, Хак Тәгалә миңа гомер буе шул бер лямканы тартырга боерган инде. Бурлак сыман...
Моны көтмәгән Фәндәвис Галиевич ут сыман дөрләп кабынды:
– Һай, энем, шул чаклы авыр сөякле, тискәре адәм булырсың икән, сине трактор да кузгата алмас... Тик бел, дөнья һаман бер көе бармый ул... Дөнья куласа – әйләнә дә бер баса, диләр аны. Синең кебекләр һаман лямка тартыр, ә җилкуарлар, әтрәк-әләмнәр кәнәфиләргә, җитәкче урыннарга менеп утырыр. Менә шунда үкенерсең син!
Бу сүзләр дә күңеленә уелган, алар ирне кайта-кайта уйландырдылар. Чынлап та Бастам өлкән кешенең тәкъдимен кабул итсә, аның тормышы башкача көйләнгән булыр иде. Холык кеше бизәге генә түгел, ул аның язмышын да көтелмәгәнчә әвәләп куя шул.
Икенче яклап, карт башка хакыйкатьне дә таныды. Теге яки бу җитди адымны ясарга җыенганда, кешенең артында үткәне, замана тора. Язмыш чабуы шулар кулында. Укытучы кеше җитәкчелек дилбегәсен кулына алырга теләмәгән икән, димәк, аңарга күңел ныклыгы җитмәгән, шикләндергән нәрсәләр күп булган. Хәер, текәлеп карарга лупа кирәкми. Бастам: «Без – октябрь баласы», дип җырлап үскән буын вәкиле. Шуның өстенә аның укытучылар баласы икәнен дә өстик. Ата-ана халык алдында еш нотык тота иде: «Җәмәгать, хөкүмәт өчен балаларыбызны укыту-тәрбияләү – бик җаваплы вазифа. Патша безнең балалар өчен мәктәпләр дә ачмаган. Ленинга рәхмәт! Ул яшь буынга туган телдә белем һәм тәрбия бирер өчен, руслар белән беррәттән, безгә, изелгән халыкларга да бөтен мөмкинлекләрне тудырды. Моның кадерен белик!»
Педагогик хезмәткә әзерләгән техникум да егетне төрле яктан чарлаган икән. Нәкъ шул һөнәри әзерлек аркасында яшь укытучы Бастам Уразов бик кыю рәвештә академик Мирза Мәхмүтовның проблемалы укыту алымын үзенә таяну ноктасы итеп алды да бит. Бу, аныңча, укытуны камилләштерү чарасы гына түгел, ә тулаем өлгергән социализм дип аталган җәмгыятьне үстерүнең универсаль юлы иде. Проблема туа, калка икән, аны хәл итү юлларын табарга кирәк! Бастамның иманы камил, зирәк акылга, иҗтиһадка юл ачып хезмәт иткәндә, авыллар һәм шәһәрләрнең йөзе күзгә күренеп күркәмләнер, кешеләрнең рухи, матди тормышы күпкә яхшырыр иде. Тик, ни галәмәт, болай килеп чыкмады шул. Өлгергән проблемаларны күреп алу, хәл итүдән бигрәк, җәмгыятьтә әзергә-бәзер яшәүчеләр өере калыкты. Утка май сипкән кебек ил өстендә демократлар, либераллар һәм тагын әллә нинди ят бәндәләрнең лозунглары, чакырулары яңгырый башлады. Һәм Рәсәй һич көтмәгәндә хәтәр үзгәртүләр, яңартулар белән кызыл чиккә килеп җитте. Ныклы, колачлы тәрбия эшләре алып барылса, ил бу хурлыклы хәлгә төшәр идемени? Тарихи мәл һәркайсын сискәндерде, аеруча ул укучыларны куркытты. Әхлаки-рухи кыйммәтләр алмашынып, акча-капиталны культ ясаган заманда кемдә күңел ныклыгы калсын? Укучы һаман да укучы инде, сыйныф каршына басып, дәрес бирерсең, уйларга, фикер йөртергә өйрәтерсең, ә менә хезмәттәшләреңне нәрсәгә өндәрсең, кая алып барырга омтылырсың әйдаман? Шул уйлардан чыгып, Фәндәвис абыйсының тәкъдимен кире какты да инде Бастам. Мәгәр хөрмәтле фронтовикның җилкуарлар, әтрәк-әләмнәр хакында әйткәне дөрескә чыкты. Алар Рәсәйдәге милли мәктәпләрнең асылын, санын корытып, байтак талантлы педагогларның башына җитеп, дәүләт мәгарифен көрчеккә терәделәр.
4
Бастам карт исәп-хисап кешесе түгел, чутларга яратмый. Шулай да берчак зиһенендә калкып чыккан сорауга чутлауның кирәге чыкты. Мәгарифтә ул күпме булган?.. Җитмеш өчнең август аенда эшкә килде, туксан дүртнең сентябрендә эштән китте. Җәмгысы егерме елмы? Хәтсез генә икән!
Педагогика – ачык өлкә. Бу сиңа шахтага төшеп, ялгызың катлам эчендә казыну яисә капитан Немо кебек океан киңлекләрендә ялгыз гомер кичерү түгел. Педагогика гыйлеме остазның маңгай күзен ача һәм аның каршысындагы затның эчке дөньясын күрү мөмкинлеген бирә. Педагог сокланасына соклана, имлисен имли, кәкресен турайта... Әлеге һөнәр кешесе дә арыш-бодай үстереп килгән игенче сыман. Ихластан эшләсә, уңсын дип тир түксә, аның үстергәне дә матур, мул. Ә инде ата-анага, «ите – миңа, сөяге – сиңа», дип шарт куеп эшли торган тәрбияче булса, бу – тик сабый җәфалаучы. Мондыйларга кибетче, бухгалтер, таксист кебек акча санарга яратучы һөнәр иясе булырга кирәк. Әмма педагоглар арасында кемнәрне генә күрмәде Бастам Сираевич: беркатлылар, хыялыйлар, үҗәтләр, юләрләр, хәтта җилкуарлар, комагайлар, явызлар да бар. Алар ышаналар, изге, мәрхәмәтле ният япмасы, шыксызлыкны каплый бит ул. Тымызык күлдә шайтаннар ишәя дигән әйтем сыман, нәкъ болгавыр, караңгы елларда әлеге оятсызлар артты...
Зирекле мәктәбе көтмәгәндә фаҗигале икътисад дулкыны – оптимизация җәтмәсенә эләкте. Бу көннәрдәге халык белән хакимият арасында купкан низагны онытып буламы? Бигрәк тә район мәгариф бүлегендә инспектор Карачурина белән булган әңгәмә вагы-төяге белән карт хәтеренә сеңеп калды. Төс-башка ифрат чибәр бу туташ эшкә башкала университетында аспирантура бетереп килгән икән. Хәзер хезмәтеннән бушаган арада бик бирелеп диссертация яза, диделәр. Кабинетына дәшеп алган хезмәт укытучысы белән дә ул зыялы кешеләрчә сөйләште: – Бастам Сираевич, күкләрдән җиргә төшеп сөйләшеп, аңлашып алыйк әле. Кемнәрдер педагогны үз заманыннан, ким дигәндә, 30-40 ел алдарак яшәгән зат итеп күрергә тели. Янәсе, алар кыласы гамәлне бүген кыла, кешеләрдә үстерәсе сыйфатны хәзер үстерә... Менә шулай иткәндә, тормыш ал да гөл була, имеш. Утопист булырга мин дә риза, әгәр чабудан бер парадокс тотмаса... Укытучы да заман тегүчесе теккән тунны кия, аның тәлинкәсендә дә пешкән аш... Ул да әллә каян күктән төшми... Ул да башкалар кебек үк үзеннән дә югарырак сикерә алмый шул. Димәк, философ әйткәнчә, объектив сәбәпләр бездән көчлерәк булып чыга. Таныйбызмы шул хакыйкатьне? Танысак, чыр-чу килмичә, Зирекле мәктәбенә күз салыйк. Бүгенге госстандарт таләбеннән ерак, хан заманыннан калган өч-дүрт бина. Санитария-гигиена таләпләре үтәлми. Монда уку-укыту, тәрбия эшләре алып бару оят хәтта. Димәк, бу мәктәп ябылырга тиеш. Инде хөкүмәт заман таләпләренә туры китереп, яңа мәктәп салыр иде, авылыгызда демографик хәл үтә дә мөшкел, балалар саны елдан-ел кими. Бу сезнең халыкның үз язмышына битараф булу нәтиҗәсе... Ике исәп – бер хисап, килеп чыга: Зирекледә мәктәп бөтенләй ябыла, укучылар башка мәктәпләргә күчә, педагогларларга эш эзләргә кирәк!
Инспектор туташ беразга тын калды. «Сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел, юкка гына диссертация язмыйдыр бу, әнә ничек барысын да оста дәлилли бит», дип нәтиҗә ясады хезмәт укытучысы. Тик исем шәрифләре генә бик килешеп бетми үзенә, «Варисә», имеш. Ялгышканнар, аңа берәр чәчәк исеме ята төшәр иде. Роза, Рәйхан, Миләүшә, Ландыш... Әйе, нәкъ менә «Ландыш» бу туташка килешкән исем... Урманда җир яңа гына кардан арчылган. Тирә-як көзге яфрак, былтыргы үлән белән капланган. Ә яшел яфраклар арасыннан күз явын алырлык ак энҗе бөртекләредәй чәчәкләр ачылып килә... Бу чегәннеке кебек чем-кара күзле, аксыл чәчле табигать баласын Ландыш дисәң, җисем отар гына иде шул. Мәгариф Ландышы! Мәгариф балкышы кебек яңгырый.
Инде хәзер төп сөйләшү предметына килик, Уразов әфәнде. Без сезне бик булдыклы педагог, хезмәт укытучысы итеп беләбез. Шәмгунов коллегиаль утырышта сокланып сөйләде. Сез корган хезмәт мастерское ифрат бай икән. Унбиш укучыга исәпләнгән класс-бинада агач, тимер эшкәртү эшенә тәгаенләнгән бөтен корал да, станоклар да бар, ди. Җитәкчебез кадр буларак, сезне сакларга, үсәргә ярдәм итешергә чакырды.
Бастам Сираевич, район мәгарифе сезгә ике мөмкинлек тәкъдим итә: беренчесе – Хуҗәмәт сигезьеллык мәктәбенә, икенчесе Иваненко мәктәбенә күчеп, эшегезне дәвам итү. Анда унберьеллык мәктәп икәнен беләсездер, шәт... Уйланыйк, кайсын сайлыйсыз?
Укытучы күптән инде звонок көтеп утырган сабый хәлендә иде, сорауны ишеткәч, тәмам коелып төште. Барысы да уен кебек кенә тоелган иде, тормышында проблемалы бик кискен хәл килеп чыккан икән бит. Ничек чишәргә?
– Варисә Шаһиевна,бәлки бу мәсьәләне калдырып торырбыз?
– Юк, Шәмгунов бүген үк хәл итәргә кушты. Ул алга, бик еракка карап эш итә торган җитәкче. Мин шәхсән сезнең өчен Хуҗәмәт мәктәбен кулай саныйм. Ул авыл сезгә бик якын, укучыларыгыз да шунда барыр, дип уйлыйм. Хезмәт мастерское да шулай ук аерым бинада, аулак урын. Дөрес, материаль базасы Зирекледәгечә түгел, шактый фәкыйрь, әмма бу хәл итәрлек мәсьәлә, минемчә. Милекне үзегез белән алырсыз. Эш коралларын һәм җиһазларын. Транспорт кытлыгы тумас, кәгазь-документ кирәксә, анысы да булыр. Ачыклап әйткәндә, Зирекледәге мастерской – мәгариф мирасы. Аның язмышын без хәл итәбез.
Инспектор янә беразга туктап калды, су эчеп куйды. Хезмәт укытучысы да сүзнең кая таба барганын чамалады. Эчке тавыш исә хәлгә ачыклык кертте: «Мирас түгел, рейдерлык диләр моны, туташ, замана педагогикасына да үтеп керә микәнни бу пиратлык алымы? Ә инде монысы сезне һич бизәми. Мине дә бизәмәс бу кыңгыр эш. Начальник кушты дип, Зирекле мәктәбе милкен Хуҗәмәткә ташып кара, авылдан ук куарлар... Илтәсең икән, үзең илт, кеше кулы белән утлы күмер тотма, Варисә туташ...»
Исем кешене үзгәртә шул, чеп-чи җәмгыять баласы итә. Җисеменә төсмерләр бирә, сыйфатлар өсти. Гарәп исемнәре җенес категориясенә буйсына икән. Рустагы сыман, Варис-Варисә... Кем варисы соң бу? Шиксез, атаныкы! Һәм дә Шаһин Шаһ варисы. Варисә Шаһиевна... Варисә Шаһи... Болай атаганда, бу чибәр олпатлана, бер башка калка. Ул ил, дәүләт эшлеклесе, сәясәт кешесе сыйфатларын ала. Рәсми, таләпчән, үз сүзен үтәтергә бик ярата бугай... Варисә Шаһи... Тик барыбер педагогика кешесенә бик ярәшеп бетми бу исем... Нәрсәседер килешми...
– Уразов иптәш, мине тыңлыйсызмы? Сез каядыр киткән кебек... Йә, Хуҗәмәткә барасызмы?
– Варисә Шаһиевна, анда вакансия бармы соң? Ачыклап әйтмәдегез бит әле...
– Әйтмәдеммени? Хезмәтне укыткан Мөшәрәпов өч ел элек эшкә алынган булган. Сынау белән, әлбәттә. Чөнки махсус белеме юк. Пыяла кисү остасы булгач, тәрәзәләр ясагач, алганнар моны. Әмма тәрбияви-дидактик осталык юк бит! Кыскасы, яңа директор Сәмигуллин Мөшәрәповны озату ягында. Сезнең килгәнне генә көтә. Сәмигуллинны сез беләсездер, дип уйлыйм. Аның бер кардәше безнең хакимияттә эшли, юк-бар кеше түгел. Сезгә дә файдасы тияр...
– Мөшәрәпов башта китсен, хөрмәтле инспектор, ә аннан соң мәктәпләрен карагач, мин дә әйтермен, бараммы, юкмы? Уйлап-уйлап торам да, Варисә Шаһиевна, миңа, мөгаен, Иваненко варианты кулайрак булыр!
– Сезнең ихтыярыгыз! – диде инспектор салкын гына һәм әлеге мәктәп хакында бераз мәгълүмат биргәч, сүзен очлап куйды: – Беренче сентябрьне, белем бәйрәмен, Иваненко мәктәбендә каршыларсыз, дип ышанам. Эшегездә уңышлар телим, Уразов иптәш!
Бастам, әлбәттә, әлеге көнне көтеп ятмады, булачак эш урынын барып күрергә теләде. Шуның өстенә фельдшер булып эшләгән хәләл җефете Розалиягә дә эш кирәк бит.
Ир уку елы төгәлләнгәнче үк ерактагы Иваненко авылына юл тотты... Мәктәпкә чакырылмаган кунак булып барып кермәссең бит, алдан кисәтергә кирәк. Инспекторга шалтыратты ул:
– Варисә Шаһиевна, эш хакында анык сөйләшү өчен Иваненкога баруым. Зинһар, директорын кисәтегез!
Борынгы рус саласы урман-сулы, кыр-болынлы, иркен сулышлы табигать кочагында ята икән. Ызбалар «Барыня ты моя, сударыня ты моя»га биеп китәргә әзерләнгән түтәйләр кебек, һәркайсы текә карап, түшләрен киереп торгандай. Мәктәп тә ерактан ук балкып тора. Ике катлы, заманча проект белән салынган. Укучылар саны кимесә дә, моңа оптимизация җилләре кагылмас. Юлчының күңеленә яктылык иңгәндәй булды. Эшкә алсалар, шартлар хакында артык сатулашмаска кирәк дигән карар белән мәктәп ишеген ачты. Әнә Бастамның әтиәнисе артык сайланып тормаган, мәгариф кайда кушса, шунда барып эшләгән бит. Өй, каралты салып та мәшәкатьләнмәгәннәр, мәктәп биргәнгә канәгатьләнеп, иҗтиһад дәртен укытуга, тәрбия эшенә багышлаганнар. Улының, «Ашау – байдан, үлем – Ходайдан» дигәнне бик еш тәкрарлавына аптырап, Сара апа берчак әйтеп тә куйды:
– Бастам, әллә бу әйтемне бездән ишетеп, күңелеңә салдыңмы син?
Шулай ишекне тик изге ниятләр белән ачты-ачуын, тик үкенечкә каршы, директор ханым командировкага киткән булып чыкты. Чыгарылыш сыйныфларда дәүләт имтиханнары барган чакта нинди командировка икән ул, дип аптыраса да, чит-ят кеше буларак, сорашырга кыймады. Тормыш бит ул, бәлки, гаиләсенә кагылышлы берәр хәл килеп чыккандыр дигән уйга килде. Укытучылар бүлмәсендә мөдир генә иде.
– Хөрмәтлем, сезгә Уразов дигән кеше килә дип, мәгарифтән шалтыратмадылармы?
Шактый ук юан гәүдәле ханым куркулы күзләре белән Бастамга текәлеп торды:
– Сез кем соң? Директор нигә кирәк?
– Мин шул Уразов булам инде. Эш хакында сөйләшергә килдем. Ханым башта елмайды, аннан көлеп үк җибәрде:
– Эш эзләүчемени? Ә без сезне берәр тикшерүче дип уйладык. Куркыттыгыз. Ә нинди предметны укытырга җыенасыз соң?
– Хезмәт.
– Хезмәт? Иптәш, сезгә ялган мәгълүмат биргәннәр. Бездә хезмәт укытучысы бар инде, ул китәргә җыенмый да.
Йөрәге авыру адәм бу сүзләрдән соң йә егылып китәр, йә йөрәген тотып, аты-заты белән сүгенер иде. Бастам мәгәр үзен тыныч тотты. Вәт Варисә Шаһи! Диссертация язып ята диген. Ә үзенә йөкләтелгән эшне җиренә җиткереп үтәргә кирәклеген оныткан булып чыга.
Килгәч-килгәч, ичмасам мастерскоен күрим дип, секретарь кыздан бикле ишекне ачтырып, уку бинасына күз салды.
– Әстәгъфирулла, бу балаларны хезмәткә өйрәтү урыны түгел, дуңгыз араны бит! Идән тулы чүп-чар. Топтыгинныкы кебек өстәл, урындыклар аунап ята... Эш кораллары әллә бар, әллә юк. Тик берничә шкаф күзгә бәрелеп тора. Ә диварлар шыр ялангач. Бастам, тәмам аптырап, секретарьга эндәште:
– Бу тар, кысан бүлмәгә ничә укучы сыя соң? Хезмәт дәресләрендә ни белән шөгыльләнәләр укучылар?
– Бездә хезмәт дәресләрен бүлеп укыталар бит. Кызлар башка урында тегү, чигү, кулинария серләрен үзләштерәләр... Сыйныфны бүлгәләгәч, укытучыга да тулы ставка тәтеми инде... Ир күңеленә шом йөгерде. Килүдән ни мәгънә? Шул вакыт бинага тирләп-пешеп, тыны кысылып шактый зур корсаклы чал ир килеп керде һәм Бастам каршына килеп басты:
– Син Уразовмы? – Ирнең авызыннан сасы ис бөркелде.
– Әйе, нәкъ үзе...
– Алайса сыпыр моннан! Юкка килгәнсең... Мин эштән китмәдем һәм китәргә җыенмыйм да!
– Мин дә сезнең урынны яулап алып, монда эшләргә җыенмыйм. Мәгариф юкса юлланма әзерли, барып күрим әле дип сугылдым. Танышыйк булмаса.
– Мин Козлов, – диде бераз тынычланган карт.
– Әйтегез әле, Козлов, минем килгәнне кем хәбәр итте сезгә? Мәктәптә бит мине белмиләр.
– Иптәш, сез монда прокурор кебек төпченеп йөрмәгез. Телегезне тиз кыскартырлар. Мин Әфганда кан койган хәрби офицер. Пенсиягә чыксам да, эшлим әле. Тагын бер кат әйтәм, Иваненко ягына карыйсы да булма. Аңладыңмы?
Исерек белән сүз көрәштерүдән мәгънә юк иде, Бастам ишеккә таба атлады. Кыз да Бастам белән чыгу юлына борылды:
– Абый, сез мондагылар белән бәйләнмәгез. Чынлап та китегез, әллә нәрсәләр булыр...
– Сеңлем, мин һаман бер нәрсәгә төшенә алмыйм. Пенсионер, эчкече һәм укытырлык кеше түгел икән, нигә аны директор эшеннән куып чыгармый?
– Абый, сез миннән әйтергә ярамаганны әйттерәсез. Бу Козлов бит аның ире.
– Чынмы? Вәт ишетмәсәң – ишет!
– Бу Козловтан барысы да туйган инде. Тик ул, чынлап та, китәргә теләми. Акчаны ул барысыннан да күбрәк ала. Виктория Авдеевнаның үзеннән дә. Аның ирен эштән җибәрергә теләвенә беребез дә ышанмый. Алар тик комедия коралар... Хәзер үзегезнең нинди уңайсыз хәлдә калганыгызны аңлыйсыздыр инде. Сезне Иваненкодан ваз кичтереп, Козлов әле тагын берничә ел акча эчендә йөзәчәк. Директор һәм аның яраннары моңа һич каршы түгел. Менә комедиянең финалы кайда, абый кеше!
...Бастам карт хәзер шикләнми инде. Иваненко мәктәбендә аның катнашлыгында уйналган вакыйга чынлап комедия булган. Тик аның режиссёры кем соң? Мәгариф башлыгы Шәмгуновның Зирекледәге хезмәт укытучысына карата бирелгән әмерләреннән кер эзләргә кирәкмәс. Боерыкларны башкаручылар, аларны җил уңаена карап үзләренчә үзгәртүчеләр дә бар бит әле. Инспектор Карачурина Бастам тирәсендә ник интригалар корды, нәрсә исбатларга теләде – аңламады ир. Ләкин педагог алдында бу чибәр ханым бөтен эчке дөньясы белән ачылды. Чынлап та нигә аңа күз талдырып, еракка карарга? Затлы тун, тәмле аш, калын кесә хакына аның педагогика мәнфәгатьләрен генә түгел, иманын да сатарга әзер икәненә Уразов үзе шаһит булды бит. Әйе, мәгарифтә барысы да ачык, тугрылык та хыянәт тә. Намуслы ирләр тыштан ялтырый, эчтән калтырый торган замана педагогикасыннан ерак булырга тырыша. Басынкы Бастам Сираевич та беренче сентябрьне, белем бәйрәмен эшсез кеше сыйфатында каршылады. Ни аяныч, Уразовлар гаиләсендә укытучылар династиясе бик кыска гомерле булып чыкты.
(Дәвамы бар)
"КУ" 11, 2023
Фото: unsplash
Теги: проза повесть
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев