Рәдиф Сәгъди автор яңалыклары
-
3 февраля 2023 - 09:00
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
– Курыкмагыз, алар сезне күрми, дим, якынрак барыгыз тәрәзәгә! – диде, майор. Түтәй сак кына өч адым атлады да, бераз төбәлеп карап торгач, пышылдап кына: – Монда ул! – диде. – Кайсысы? – Әнә теге свитер кигәне! – Номеры белән әйтегез! – Өченчесе! -
2 февраля 2023 - 15:00
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
Лариса ханым, абына-сөртенә, әнисенең каберен күпме генә эзләсә дә, таба алмады. Соңгы өмете – төпчек сеңлесе Валяда гына. Ул хәтерләргә, чамаларга тиеш. Күрше Олы Имән авылында гына яши ул. Шулай да хатынның ул салага күңеле тартмый иде. -
1 февраля 2023 - 09:00
Алло, кем әле бу?!
Ярмәкәев өчен тикшерү эшендә боз кузгалды... Бераз ачыклык керә башлады. Тимер-томырны урлаучылар билгеле! Тик үтерүче кем?! Кем ул билгесез җинаятьче? -
19 декабря 2022 - 13:00
ӘЛМИРӘНЕҢ ХӘТЕРЕ АЧЫЛА (дәвамы)
Кәгазь кисәге кызның кулыннан төшеп китеп, бер мәл очып барып, өстәл астына кереп оялады. «Булмас ла, Исрафил абыйсы андый түгел ул! Алай булырга тиеш түгел иде, түгел!» дип сыкрады кыз. Шактый гына үзен кулга алалмый утыргач, уң кулы белән мендәре астын капшап, икенче бер конвертны тартып чыгарды. -
16 декабря 2022 - 09:00
ӘЛМИРӘНЕҢ ХӘТЕРЕ АЧЫЛА (дәвамы)
Шунда Әлмирә: – Кит минем яннан, хайван, – дип, аның битен тырнап алды. – Ох, ты, стерва, – дип, хохол Әлмирәне сугып карга аударды. Кызның авызыннан кан китте. -
15 декабря 2022 - 13:00
ӘЛМИРӘНЕҢ ХӘТЕРЕ АЧЫЛА (дәвамы)
– Татар икәнлегемне белмәсеннәр өчен, – дип шаккатырды Әлмирәне әлеге сәер Арча бәндәсе. – Белсәләр соң! Шуннан ни була! Менә мин горурланам үземнең татар кызы булуым белән! Әйдә, рәхәтләнеп татарча сөйләшәбез, Наил Нәсих улы! Арчада туганнарыгыз бармы соң? – дип авыз тутырып, күрше бүлмәдәгеләргә дә ишетелерлек итеп татарча сорады Әлмирә. -
14 декабря 2022 - 09:00
ӘЛМИРӘНЕҢ ХӘТЕРЕ АЧЫЛА (дәвамы)
– Исеңдә тот, братан, теге татарочка Әлмирә тиздән минеке булачак! Менә күрерсең! Теге юлы аның биегәнен күрдем дә исем-акылым китте. Аның матурлыгы, аның сыгылмалылыклары төшләремә кереп йөдәтә. Берәрсе белән күзаллап, көнләшеп тә куям хәтта! – Белмим, белмим, ул бик тәрбияле, горур кыз бит! Барып чыгар микән ул ниятең, белмим, белмим, братан. Ну, шулай да уңышлар сиңа! -
13 декабря 2022 - 09:00
ӘЛМИРӘНЕҢ ХӘТЕРЕ АЧЫЛА (дәвамы)
Шундый дәресләрнең берсендә иптәше Лиза түзмәде: «Ә сезнең Лев Николаевич Гумилёв чыгышларын тыңлаганыгыз бармы?» – дип сорады. – Юк, тыңларга җыенганым да юк! – Ул әйтә, Россия империясен төзегәндә, татарлар иң алгы рәттә барганнар, – ди. – Меңләгән шәһәр-калаларны да әле сез искә алып киткән халык төзегән, ди. Татарларга урынсыз яла ягыла дип тә чаң кага. -
12 декабря 2022 - 15:00
ӘЛМИРӘНЕҢ ХӘТЕРЕ АЧЫЛА (дәвамы)
– Адресыңны бирсәң, атнага бер булса да, хат-кәлимә юллар идем! Ул арада ерак араларны якын итеп килеп тә җитәрмен. Мин, мин, бик... рәхмәтле сиңа! – диде ул, уңайсызланып, бик яратам дип, турыдан-туры әйтмәсә дә сизелә иде. – Берсекөнгә, сезне озатканда, адресымны бирермен, Илгиз абый, – дип пышылдады кыз. -
9 декабря 2022 - 09:00
ӘЛМИРӘНЕҢ ХӘТЕРЕ АЧЫЛА (роман)
Әлмирә утырган поезд теркелдәп куйды да, ниһаять, тартылып кузгалып китте. Күз яшьләрен сөрткәләгән әнисе, төрле киңәшләрен бирергә ашыккан Әхмәт абыйсы перронда кул болгап калдылар. Аерылышу сагышыннан кызның үзенең дә күңеле тулды, шулай да күз яшьләрен якыннарына күрсәтәсе килмәде, карашын яшерде. -
2 сентября 2020 - 15:00
Мин дә бер татарыңдыр... (бәян)
Атның күзеннән яшь ага, бөтен гәүдәсе дерелди иде. Алар өчәүләшеп малкайны бүрәнәләр өстеннән шудырып төшерә алдылар. Орнаментны көчкә аякка бастырдылар. Ләкин ул өч аякка гына басты, сул аягы шешеп, кабарып чыкты...