Рәдиф Сәгъди автор яңалыклары
-
11 гыйнвар 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Аларның очрашу мөмкинлекләре артканнан-арта. Бу хәл аңа ышаныч, шанс бирә! Тик биредә түгел, ничек тә булса Казанда күрешү турында уйларга кирәк! Резидә! Менә нинди татлы исем икән ул, матур исем икән ул, Резидә! -
10 гыйнвар 2025 - 09:00
Хәчтерүш (роман)
Унынчы сыйныфны бетереп укырга кергән Хәниф тә бүген хәчтерүш кенә аңа. Каян тапкан диген әле сүзен! Үсмер аның чын мәгънәсен аңлап та бетерә алмый. Теге әкияттәге кебек «гадкий утёнок» кебегрәк килеп чыгамыдыр инде? -
22 ноябрь 2024 - 15:00
Идарәче дә, иганәче дә
Наил Закир улы белән үткән гасырның туксанынчы елларында танышырга насыйп булды миңа. -
11 октябрь 2024 - 15:00
Мәгарә
Кама Тамагы районы, гомумән, тау ягы, без үскәндә, җәннәт бакчасыдай тоела иде. -
15 февраль 2023 - 15:00
Алло, кем әле бу?! (ахыры)
Телефон шалтырады... Алучы булмагач, ул тынырга уйламады да. Күн диванда яткан берәү, ятагын кармалап, дивар читендә үк яткан кесә телефонын табып алды. Йокысы ачылып җитмәгән килеш иренеп кенә: «Алло, кем әле бу?!» – дип сорады. Ул телефонын мендәре белән каплап әйләнеп ятты. Сөйли бирсен әйдә... -
14 февраль 2023 - 15:00
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
Иң әүвәл ирен тартып алып, болай да сөелү-наз күрмичә яшәгән Оркыя Йолдызовнаны рәнҗеттем, аның уртак баласы булуы белән санлашып тормадым. Шуңа өстәп, лейтенант Галимуллин белән дә азгынлыкка баруым бүген мине сезнең каршыгызга китереп җиткерде... -
13 февраль 2023 - 09:00
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
– Хөрмәтле баш хөкемдар, Сезнең рөхсәт белән, эшкә ачыклык кертер өчен шаһит буларак, Касыймова Диләфрүз Хисамовнаны чакырам! – Пристав, шаһидә керсен! – Сез кемнән дә булса өркисез, ахры?! – дип, кайгыртучанлык күрсәтеп сорап куйды. – Мин сезгә бөтенесен дә сөйлим! – дип, тиз-тиз тезеп китте Диләфрүз. -
12 февраль 2023 - 09:00
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
Анатолий Петрович аны сораулы караш белән каршы алды. Юра аның янәшәсенә килеп утырып, пышылдап кына паханга: «Петрович, бик мөһим мәсьәлә буенча киңәшәсе бар!» – диде. Тәҗрибәле рецидивист: «Кич һава суларга чыккач!» – дип, сүзнең җитдилеген аңлап, ризалык бирде. -
11 февраль 2023 - 09:00
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
– Гафу итегез, иптәш полковник! Сез тоткыннар арасында минем исемне ничек пычратуыгызны аңлыйсызмы? Мин хәзер зекларга әтисез үскәнемне, аның барлыгын беркайчан да белмәвемне ничек аңлатыйм? Андый малайлар белән зонада ни кыланулары сезгә яхшы таныш! Башымны бетерәчәкләр! -
10 февраль 2023 - 09:00
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
– Сез ничек уйлыйсыз, Марс туган, гаебе бармы аның, үтерүчеме ул? – Ул беркайчан да ялган сөйләгән егет түгел. Үзебезнең арага керткәндә дә сынап, тикшереп алабыз! «Марс, мин кеше үтерүче түгел!» – диде ул, мин аңа ышанам! Тик бөтен дәлилләр аңа каршы. -
9 февраль 2023 - 15:00
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
Әйе, ул үзе дә ятимлектә үскән, аның бердәнбер улы да атасыз үскән үзе кебек үксез. Инде оныгының да ятимлектә үсәчәге суд тарафыннан хәл ителгән. Менә ул Тамара Ивановна биргән адрес буенча яшьлек мәхәббәтен эзләп килә... Аның күңелен бу мизгелдә каршылыклы хисләр өермәсе били иде. -
8 февраль 2023 - 09:00
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
– Хәтерлим кебек! – диде Приюткин сагаеп, ә үзе яшьлек мәхәббәтен күз алдына китерергә тырышты. – Ул синнән бала табып үстерде. Синең Юра атлы улың бар. Бик матур, акыллы егет, – дигәч, өлкән яшьтәге җинаятьче хатынның күз яшьләре сытылып чыкты. – Аңламадым, нинди бала? Нинди Юра? -
7 февраль 2023 - 15:00
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
Бер мизгелдә аңа карата булган мөнәсәбәт үзгәрде дә куйды. Соңгы айларда нык тетрәнүләр кичергән Бориковка читлектәге тормышка ияләшер өчен бик күп вакыт кирәк иде әле. Иң мөһиме: азау теше ярган рецидивистлар аны сынап, тикшереп, үз араларына кертте. Керттеләр дип әйтү артыграк шикелле, дөресрәге, ул беренче сынауларны лаеклы үтте. -
6 февраль 2023 - 09:00
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
Җәннәт кебек илаһи биләмә инде изге Кырым! Дөрес булса, бу җирлек татар ханнарының ял итү урыны булып, исеме дә җисеменә туры китерелеп, Ял итә дип кушылган, шулай әйтелә торгач, кыскартылып, Ялтага әйләнгән дә куйган, ди. -
5 февраль 2023 - 09:00
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
– Мин үтермәдем аны, гражданин адвокат! – дип ысылдады. – Синең җинаятең тулсынча исбатланган, кирегә юл юк! Дөресен сөйләп, прокурор белән судьяны йомшартырга кирәк! Югыйсә унбиш елны чәпәп куячаклар!