Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
Җәннәт кебек илаһи биләмә инде изге Кырым! Дөрес булса, бу җирлек татар ханнарының ял итү урыны булып, исеме дә җисеменә туры китерелеп, Ял итә дип кушылган, шулай әйтелә торгач, кыскартылып, Ялтага әйләнгән дә куйган, ди.
(Башыннан МОНДА басып укыгыз)
***
Судтан соң Бориковны вакытлыча тоткарлау изоляторында озак бикләп яткырмадылар. Этап белән Пермь өлкәсендәге зонага озаттылар. Аның өчен күңелен өшеткән соры, шыксыз төрмә тормышы башланды. Башка тоткыннар белән бергә, куллары богауланган килеш махсус вагоннарга керттеләр. Элекке чорлардагыча сансызлап, мал-туар төяп йөртә торган
ук булмаса да, вагоннар җинаятьчеләр өчен махсус җайлаштырылган. Плацкарт вагонның коридоры буйлап тезелгән ян урыннар купедагылары кебек үк алып ташланган, дүртәр ятагы тимер рәшәткә белән бүленгән.Шуның эченә үткәч кенә рәшәткә аркылы тимер богауларын салдырдылар. Ул тимер беләзекләрне бәдрәфкә барганда, кабат кидерәләр. Юраны язмыш кызганмады. Ярмәкәев юраганча, уналты елга зинданга ябуга ирештеләр. Яңа туган сабыен да күрмәгән көе, әнисе белән яшь хатынын кара кайгыларга салып, бүген ул рельсларга бәрелеп тыкылдаган корыч көпчәкләрнең ялыктыргыч көен тыңлап, тирән уйларга бирелеп бара. Ошбу халәттән котылу чарасы да юк. «Тыкы-тыкы так, тыкы-тыкы так...» Әлеге тавыш аның күңелен айкый. Колакларыңны мендәр белән томаласаң да, күзгә йокы керми. Әнә, бер төркем зэклар каяндыр аракы юнәтеп, тозсыз сүзләр сөйләшәләр, хихылдашып, мәгънәсез көлешәләр. Бигрәк тә озын
буйлы әйдәманнарының тавышы аерылып тора. Ул, күрше-тирәгә урнашкан тоткыннар да ишетелерлек итеп, кем икәнлеген алдан ук белсеннәр дипме, кычкырып, гайрәт чәчә. Үзенең зонага беренче генә баруы түгеллеген, дөнья күргән, тәҗрибәле зэк икәнлеген искәртә.
– Күрше кварталда безнең бараклардан ун-унбиш минутлык юл инде. Шактый гына бай, олыгаеп барган бер түтәйнең ире йорт-җир, бакча- акчаларын калдырып, теге дөньяга китеп барган. Ну, братва, займись, дигәч, уйладым да, «нишләп әле карт чувиханы куандырмаска», дим. Кемнедер талагандагыча тиз генә казённый йортка да эләкмисең. Алындым бу эшкә. Театр-рестораннарга йөртәм. Акчаны бурычка дус-ишләрдән алып торам. Шуннан, малай, балда-майда йөзә башламыйммы?! Тәмам кеше кыяфәтенә кердем, өс-башым бөтенәйде, иркәли-назлый бу. Ял йортлары, сәяхәтләр дә аның исәбеннән. Ә мин әкрен генә түтәемнең банктагы акчаларын барлыйм! Җитәрлек икән! Аңа охшаган бер ханымны бу эшкә ялладым, имзасын килештереп куярга гына озаграк өйрәнде. Үзе кунакка киткәч, паспортын
алып, бушаттык без тегенең кесәсен! Чыгып тайдым карт зиначыдан яшь фахишәләр янына. Ике атнадан артык җәннәттә яшәп калдым әле. Зур суммалар тиз бетә икән ул, күңелеңне һуш тотып яшәсәң. Акчам бетеп ятканда гына, саунадан, мәткәләр белән уйнашып яткан җирдән эзләп таптылар мине тәртип сакчылары...
– Дурак, шул хатын җилкәсендә тыныч кына, рәхәтләнеп яшәсәң инде!
– Холкым андый түгел шул минем, братцы – каядыр ашкына, маҗараларга тартыла.
Әйтерсең, кешелегеңне суырачак төрмәгә түгел, иптәшләре белән БАМ төзергә китеп бара. Кайберләре үзләренең гражданкадагы зимагурлыклары белән мактана, икенче берләре хатын-кызлар белән булган маҗараларын сөйли. Болар арасында фатир караклары, кесә кисүчеләр, наркотиклар сатып тотылганнар да, якыннарына, хатын-кызларга кул күтәргән, чит кешеләргә тән җәрәхәтләре салган адәм актыклары да бар. Юраның күңелен кабат шом биләп алды. Эчке тоемлавы, тикшерү изоляторында
утырганда көчәйгән сиземләве аны сак булырга кисәтә. Шул халәт аңа йә якыннары, йә үзе белән буласы күңелсез хәлгә кабат ымлый башлый. Бүген дә таныш халәт аны күңел борчуларына салды... Юраның үз эченә бикләнеп, беркем белән дә аралашмый баруын, төрле сортлы җинаятьчеләр кавеме үзенчә аңлый башлады. Алар фикеренчә, ул йә бер мескен, йә бер авыл гыйбады, йә ниндидер гөнаһлары өчен рәнҗетелгән бәндә булуы мөмкин. Күршесендәге бу шау-шулы төркем аңа сүз катып,аракы эчәргә дә тәкъдим ясап карады. Бориковның барысын да кире кагуы теге адәми затларда тагын да ныграк шик уятты. Каян аңласыннар, ди, аның нинди кайгыларга батып, янып-көеп барганлыгын бу кешелекләрен югалта баручы, йә бөтенләй югалтып бетергән затлар? Аларның эчеп, тәрбиясез сүзләр, анекдотлар сөйләшеп, акырып-бакырып баруларын кызыл погонлы хәрбиләр дә ишетмәскә, күрмәскә тырыша. Вакыт-вакыт,
өлкән командирлары күренгәндә генә: «Разговоры! Отбой!» – дигән
булып, эш күрсәтеп ала. Бу битарафлыкның сәбәбен вагон-камерадагылар күптән төшенеп алган. Кызыл погонлылар биредә үзләренә файдалы бизнес ачкан. Зонага баручыларга өч-дүрт тапкыр кыйммәтрәк бәягә аракысын да, закускасын да, наркотикларны да табып биреп тора – акчаң гына җитсен! Күршеләре эчкән саен шапырына, үзләрен бу вагонның кендеге дип саный, теләсәләр, имеш, дөньяның астын-өскә әйләндереп ыргытырдай булып гайрәтләнеп, сөйләнеп баралар. Дөрес,
кубрикның икенче ягында боларга капма-каршы булган кавказлылар да урнашкан. Дәрәҗәләрен белеп, акырмый-бакырмый гына, хәтта әйтергә кирәк, шыпырт кына гәпләшәләр. Вакыт-вакыт рус теленә күчеп алганда ишетелеп киткән сүзләренә караганда, иректә калган ниндидер проблемаларны чишү турында сүз алып баралар кебек.
Юра Бориков эченнән генә: «Нинди бердәм, чагыштырмача тәрбияле халык! Берсен генә рәнҗетеп кара, дивар кебек шундук каршыңа басачаклар!» Аларга карап, ул үзенең дә дагъстанлы, кавказлы булмавына гомерендә беренче тапкыр үкенеп тә куйды.
***
Кичкырын аязып җибәрә, кояшы да елмайгандай итә, ләкин икенче көнне таң белән үк, көтмәгәндә, кабат болытлар килеп чыгып, күкне томалый, бертуктамый яңгыр ява да ява, коя да коя. Ял итүчеләр шөбһәләнеп, күзләрен янә өскә кургашындай авыр болытлар йөзгән күккә төбәде, томан астына качкан кояшны күрүдән өметләре өзелгән иде. Менә өч көн тоташ рәхәтләндерә генә яңгыр Кырым җирләрен. Өстәвенә, диңгездә давыл кубып, төбендәге өшеткеч салкын суларын өскә калкыткан, диләр. Әле һава шартлары яхшырып китеп, коенырлык җылынсын өчен генә дә кабат
өч-дүрт көн көтәргә кирәк. Приюткин Ялтадагы ял йортының балконына иртә таңнан чыгып басып, каршы ярлары күренмәгән иксез-чиксез дәрьяга карап торырга, төрле агач-үсемлекләрдән һәм, әлбәттә инде, Кара диңгездән бөркелгән хуш исне, җилне тирән итеп, күкрәкләрен тутырып суларга ярата. Яр буйларын, тирә-юньне, шулай ук алар урнашкан пансионат мәйданын
кипарис, көньяк нараты, дәфнә, гранат һәм башка күп төрле куаклар бизи. Бүген дә ул, гадәттәгечә, иртә таңнан торды. Илаһилыкка карап, күз рәхәтләндерергә дип, балконга чыгып басты. Ниһаять, болыттан арынган зәп-зәңгәр күк йөзен, диңгез өстендә уйнаган кояш нурларының галәмәтен күреп, җиңел сулап куйды: «Рәхәтләнеп, су керәбез икән бүген!»
Ул изрәп йоклап яткан, одеялы идәнгә шуып төшеп, бөтен гүзәллеге ташып торган Натальясының өстен каплады да юыну бүлмәсенә кереп китте. Ярты сәгатьләп вакыт үтмәгәндер, хәрби офицер киенеп-ясанып, урамга чыгып, Ялта портына таба төшеп китте.
Дмитрий Усадович иртүк торып, шулай саф һава сулап йөреп, ошбу гүзәллекләр белән хозурланып кайтырга ярата. Причалдан кармак ыргытып утырган балыкчыларның да хәлен белешә, балыкларның иртәнге кояш нурында көмеш кашыктай ялтыраганын да күзәтеп тора. Инде бирегә беренче кат кына килүе түгел аның, ялы беткәч күңелсезләнеп кайтып китә
дә, ел саен ук булмаса да, сагынып кабат килә.
Кырым – Кырым шул инде! Юкка гына бу җирләр өчен бертуктаусыз чордан-чорга сугышлар бармаган. Төрекләр дә, греклар да, кырым татарлары да, инде килеп руслар белән украиннар да баш булган биредә.
Җәннәт кебек илаһи биләмә инде изге Кырым!
Дөрес булса, бу җирлек татар ханнарының ял итү урыны булып, исеме дә җисеменә туры китерелеп, Ял итә дип кушылган, шулай әйтелә торгач, кыскартылып, Ялтага әйләнгән дә куйган, ди.
Бөек язучылар Чехов та, Толстой да һәм башкалар да бирегә килеп, сәламәтлекләрен ныгытканнар. Приюткин кебек табигый гүзәллеккә мөкиббән китеп сокланып йөргәннәр.
Иртәнге сигезләр генә булса да, бүген дә Ялта көндәлек тормышы
белән ыгы-зыгы килә, самавыр кебек кайный башлаган инде. Диңгез портына килеп туктаган катер, баржалардан җиләк-җимеш, яшелчә сату пунктларына йөк машиналары төяп алып китә. Диңгез буе урамына урнашкан кафе-рестораннардан чыккан борщ, шурпа, болгар борычы исләре саф һавадан киңәйгән үпкәгә тула, тамакны кытыклый. Өстәвенә, шул тәмле исләргә кыздырган ит, шашлык, кәтлит исләре дә кушылып, күңелне нык ымсындыра. Сәгать тугызда туклану урыннары, сәүдә нокталарының барлык ишекләре дә ачыла. Кайтышлый Наталья белән үземә яшь бәрән итеннән пешерелгән сусыл шашлык алырга туры килер дип, фикер йөртеп алды ул. Хәзер аның бөтен уе – тау башына күтәрелү.
Фуникулёрга утырып менеп, зур биеклектән Ялта каласына күз саласы килә аның...
Диңгез порты буйлап йөрүләре күңеленә һуш килә Дмитрий
Усадовичның. Натальясы белән чыкса гына бөтен кәефе кырыла:
әйдә бусына керик, әйдә тегесенә сугылыйк инде, дияр... Кичә анда
импортный ботинкалар сатканнар да, ике көн элек вокзал янындагы кибеттә француз күлмәкләре китергән булганнар икән дип, җиңеннән сөйри башлар. Каян туа диген генерал гаиләсендә шундый әрсез, мал җанлы бала. Инде җыйган чүпрәк-чапраклары, ыштан-күлмәген, туфли- ботинкаларын санасаң, бөтен ротаны киендерерлек! Ун гомере булса да, киеп туздырып бетерә алмаячак! Соңгы вакытта Дмитрий Усадович, гомумән, берәр сәбәп табып, йә авыруга сабышып, кунакханәдә генә кала,
йә бичәсе сизмәгәндә шыпырт кына үзе чыгып сыза. Әнә, бүген дә ул йоклап калды... Китәр иде ике дә уйламыйча, ташлап чыгып китәр иде. Күңеле, холкы белән ул бала чагыннан ук тынычлык эзләгән, тынычлык яраткан Ходай бәндәсе! Бичәсенең ата-анасы кызганыч – уллары урынына күрәләр бит аны! Үзен тудырган заттан ана җылысы ала алмаган адәмгә Мария ханымның күңел җылысы бик зур бүләк иде. Сүз дә юк, хатын белән аерылышудан алачак генерал погоннары да соңгы рольне уйнамый калмады, шул карьера нияте дә бәйләп тота торды. Менә хәзер Натальясы белән Ялта урамнарына чыккан булса, күрер иде микән порт янындагы гүзәл табигатьне! Күрер иде, әлбәттә! Тик бертуктаусыз күңеленә тиеп барган хатын янында ошбу гүзәллек белән ләззәтләнә генә алмас иде. Кара син биредәге төрле төстәге розаларны! Ак төстәгесе үзенчә, кызылы, алы бөтенләй башкача хуш ис бөрки. Бу хушбуйларны тел белән дә, җыр белән дә аңлатып булмас! Парктагы түтәлләрдә төрле гөлләр гөрләп чәчәк
атып утыра, георгиннар, алтын чәчәкләр, тырнак гөлләр, дисеңме. Хәтта пионер галстугын хәтерләткәннәре дә бар. Кып-кызыл тамчыларны ничек атыйлардыр инде, шуларны күреп, күңеле сөенә аның. Ял итүчеләрнең мондый хушбуйдан башлары әйләнә хәтта! Җирле халык кына әллә ни игътибар итми бу илаһилыкка, әллә бар, әллә юк – алар өчен гадәти күренешкә әйләнгән инде ул.
(Дәвамы бар)
"КУ" 04, 2021
Фото: pixabay
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев