7 (июль), 2021
ШИГЪРИЯТ ҺӘМ ЧӘЧМӘ ӘСӘРЛӘР
Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА. Дәвам. Шигырьләр циклы. ...............................................3
Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА. Йә, кем кызганыч? Повесть. .........................................15
Зиннур МАНСУРОВ. Тиккә ваем чикмәс идем... Шигырьләр. ..................................79
Кәрим КАРА. Килмешәк. Бәян. .....................................................................................84
Әлфия СИТДЫЙКОВА. Көн күрү – яшәүме бу җирдә?! Шигырьләр. ......................106
Рамил ХАННАНОВ. Күләгәсезләр. Хикәя. ...............................................................110
Ләйлә ХӘБИБУЛЛИНА. Синсез һава миңа агу төсле... Шигырьләр. ......................124
«КАЗАН УТЛАРЫ»НЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫН КАРШЫЛАП
Рәдиф ГАТАШ. Шигърият, синең хакка!.. ................................................................128
«КАЗАН УТЛАРЫ» – МИНЕМ ЯЗМЫШЫМДА
Ркаил ЗӘЙДУЛЛА. «Казан утлары» фатихасы белән. ...........................................131
ЯҢА ИСЕМНӘР
Рушания ЗАКИРОВА. Мәгънәсе ни яшәвеңнең?.. Шигырьләр. .............................133
«АҺ, ТУГАН КАУМЕМ ГАЗИЗ!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ
Рифә РАХМАН. Карга карынын кем белгән. Хикәя. ................................................136
Фотоархив: Татарстанның халык язучысы Гәрәй Рәхимгә – 80 яшь. ....................142
ӘДӘБИ ТӘНКЫЙТЬ
Нурфия ЙОСЫПОВА. Юк, тыелып торма, шагыйрь, бар тавышың белән оран сал... ..144
Гөлфия ГАЙНУЛЛИНА. «Чыбыркы тәртипкә чакыра...» .........................................148
Равил РАХМАНИ. Солтан Шәмси: заман сынаулары аша... ..................................152
СӘНГАТЬ
Лирон ХӘМИДУЛЛИН. Урта Азиядәге шәп татарыбыз. .........................................159
Китап күзәтү: Ләйлә МИНҺАҖЕВА. Сукмаклар буталганмы?.. ..............................169
Газиз тавышлар: Туачак әсәрләр каһарманы (Кәшшаф Мохтаровның тууына 125 ел),
Затлы җырчы, олуг шәхес (Рафаэль Сәхәбиевнең тууына 70 ел).
Сәхифәне Нәсим АКМАЛ әзерләде. ......................................................................173, 174
Җанисәп – 2021: Илдус ЗАҺИДУЛЛИН. Керәшен татарларының мөселманлыкка кайту хәрәкәте. ...................................................................................................................................175
Милләттәшләребез: Ландыш НӘСЫЙХОВА. Татар зыялылары, берләшегез! ..184
Печән базары: Сәмига СӘҮБӘНОВА. Көя даруы. Юмористик хикәя. ................186
Шаян сәхифә: ЮЛЧЫ. Уены-чыны бергә................................................................187
Иҗтимагый-мәдәни тормышыбыздан. ..........................190
-
Ана бүре өне
Минем канда ана бүре улый. Улый айга карап, күккә карап. -
Ялган тәхеткә менсә...
Хәзер алдау үзен бәйсез тота, утыргандай рәсми тәхеттә. -
Ай кызы
Мин – ай. Мин серләрен чишәм бу галәмнең (сиңа). -
Тамырсыз калмасын...
Имәнне егарга теләсәң – Балта чап тармаклы тамырга! Тамырсыз калгачтын тымызык Җил җитә шапылдап аварга. -
Бетергеч һәм каләм
Булмый ләкин шул кораллар белән Тормыш хаталарын төзәтеп. -
Эз
Ни кылсаң да, эзең кала җирдә, Тырышсаң да яшерергә хәтта. -
Җиде ятлар без бүгеннән
...Һәм аларда шул бер юллар: «җиде ятлар без бүгеннән». -
Юк, тыелып торма, шагыйрь, бар тавышың белән оран сал..
Гәрәй Рәхим поэзиягә лирик жанр мөмкинлекләрен киңәйтеп, үзе бер чор булып килеп керә һәм ХХ гасырның икенче яртысы татар шигъриятен үстерүгә, баетуга лаеклы өлеш кертә. -
Күләгәсезләр (хикәя)
Татариягә, диген, ә?! Хатың килгәч, картадан карадым: аның да әле иң ерак почмагындагы татар авылына эләккәнсез икән. Беткәнме үзебезнең урыс салалары?! Ике ятып, бер төшемә дә кермәгән иде. Авырга туры килгәндер татарлар арасында. Ничек түздегез? -
Күләгәсезләр (дәвамы)
Сиксән еллап вакыт узгач, илгә тагын блокада килде. Чикләүләре шактый, әмма монысы – мәрхәмәтлерәк блокада – карантин гына. Коронавирус карантины. Саклансаң, читләтеп үтә, ди. Шуңа күрә өйдә утыралар менә. Бөек Җиңү бәйрәмен дә тарихта беренче тапкыр тантанасыз гына уздырдылар. Нишлисең, һәр чорның үз афәте. Ул да корбаннар көтә, дистә-дистә еллардан соң сагынып сөйләрлек яңа батырлар таләп итә, үз каһарманнарын барлый. -
Без ничә?
Әлмисакта милли тамга өләшкәндә, хәйриятлы аваз иңгән: «Сез ничә?» Язмыш юлын лаек хәлдә үтү авыр, зурлыгыңны җан-рух аша сизмичә. -
Тырмалап яшимен
Тормыш ул уйлауны ярата, Кисәтә дә кебек: «Шаярма!» Эрене ватканда, төрткәндә, Ә тырма һаман да шул тырма! -
«Чыбыркы тәртипкә чакыра...»
Хәзерге татар прозасында традицион һәм авангард юнәлештә бердәй уңышлы иҗат итеп килүче әдипләр бар. Бүгенге милли әдәбият гыйлемендә Зиннур Хөснияр иҗаты шул яссылыкта югары бәяләнә. -
Ышаныч
Милләт язмышы сынала. Сират күпере – алда. -
Моң
Күзеңә нур булып иңә дә, Җаныңны үтәли күрә ул. -
Йә, кем кызганыч?
...Һи, татар баеса, чабатасын түргә элә, имеш. Төрттерүен кара, ә! Янәсе, син, тирестә казынып үскән хәерче Хафизулла малае, артыгын кыланасың. Әйе, элде Җәмил, тик аныкы юкә кайрысыннан үрелгән мескен «аяк савыты» түгел, аныкы күз чагылган саф алтыннан эшләнгән сувенир. -
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
Нишләп ул кисәк кенә кире борылды?! Тыкрыкта бердәнбер ялгыз йорт Дәрвишнеке. Нинди уй-ният белән килмәкче икән? -
Кылычыңда ярты тамчы каным...
Бер чеметем җаным һәм бер тамчы каным кыл очында.Кылычыңда. Йә, нишләрсең?.. -
Кинәт кенә барысы искә төшеп...
Нишләп кабат төннәр мине үги итә?! Кундырмыйча керфекләргә үз серләрен... -
Татар зыялылары, берләшегез!
Элек-электән республикабызда җитәкче урыннарны биләгән кешеләр, алдынгы фикер ияләренең бер өлеше теге яки бу сәбәпләр аркасында Мәскәүгә күчеп киткән. -
Шигърият, синең хакка...
Киләсе елның май аенда «Казан утлары» журналы чыга башлауга 100 ел тула. -
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
Колакка төрле хәбәрләр чалына: ассоциация әгъзаларының исемлеге әзер, ди. Телбәр малае белешмәсендә Җәмил булдыклы һәм тырыш малтабар итеп күрсәтелде, димәк, иң беренче аның исеме языла. Языла гынамы, язылган! Харап, имеш, Хәйдәров тарафдарларының һәркемгә уртак таләбе бар икән. «Намуслы бул, алдама» икән. Әкият! Бизнеста нинди намус, ди! -
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
Физик көч белән хәйләдән гайре бүтән кешелек сыйфатларын танымыйча үскән Җәмилдән гафу үтенүнең мәгънәсе юк, Шамил кыска буйлы энекәше үрелерлек итеп тезенә чүкте: – Әйдә, син дә сук! Җәмил шашкан сыман ишегалдында бөтерелде. Менә ул сарай ярыгына кыстырган күгәргән пычак алды. Сукмый, шуның белән маңгайга «сыза». Әйткән сүз – аткан ук: Шамил урыныннан кузгалмады. -
Кала
Татар – татар булган шәһәрләрне Хак Тәгалә хозурына алды… -
Борынгылык исе
...Адымларга телим айдаланы – борынгылык исе, ах, ачы!.. -
Көя даруы
– Соң, тиле баш, синең үзеңә көя төшкән бит! Гыйбадулланың кушаматы Көя икәнне оныттыңмыни? Ичмасам көя даруы да түгел, гап-гади акбур бит бу! – диде. -
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
– Ирең коштабак-коштабак ит ашата, ахры, тазаргансың. Егет эчендәге утны бастырыр өчен шаярткан кыланды. – Дөрес икән, – Зәйтүнә күзгә күренеп моңсуланды. – Җәйге айларда кемдә ит, ди. Коры аш инде һәр йортта. Тазаргансың дип... Көмәнле мин. Китсәң – белеп кит: бала синнән... -
Караш
Йөз мең татар карап тора хәзер Кереп китеп сүзле сазлыкка. Чираттагы блогер кисәгенең Рекламасын бушлай катыкка. -
Алтын Урда
Без Алтын Урдада, уртада. Йөздән бер, меңнән бер булсаң да, Нәкъ синең тирәли әйләнә дөньясы, Бутама!.. -
Мәгънә табам
Гади, тирән мәгънә белән Дөньяңны корырга өйрән. -
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
– Апа... апа үлгән икән, алайса сез мине кая алып барасыз? Зираткамы? Алсинәнең тубалга әйләнгән башында меңләгән бал корты гөжләде. – Өеңә дим ич, өеңә, аппагым. – Минем өем авылда. Әти нигезе. – Апаң бөтен дәүләтен сиңа яздыртты. Коттедж, машина, банктагы акчалар – синеке, Алсинә Нурихановна. -
Өмет – исән!
Өмет үлә, диләр, иң соңыннан... Яши бит ул йөрәк түрендә Димәк, исән, ышаныч та тере, Әйдәп тора гомер үренә. -
Бирешмә, газиз халкым!
Сап-салкын көз, йөрәгем түз, Шартлама, берүк чыда! -
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
Мондый кыйммәтле бүләкләрне бушка өләшмиләр. Димәк, батоно картлач ачыктан-ачык «кыр кәҗәсе»н ауларга керешкән. Ахмак хатын, шушы асылмалы ялтыравык өчен үзеңә дә түләргә туры килмәгәе! Көнләшүдән кара көйгән ир төкерде: – Тфү, сатлык! Әмма Динараның исе китмәде, ул муенына уралган бүләгеннән бихуш иде. -
Карга карынын кем белгән
Карачутыр хуҗасы янына барып җиткәч, бүгенге хәлләрне, аның хәлен аңлаган шикелле, муенын арканга үзе тыкты. Фәйзетдин моны ук көтмәгән иде. Болай да сыкрап торган йөрәге инде сикерергә үк тотынды – ул хайванның бу яхшы гамәленә чыдый алмады. Карачутырның күзләренә карады. Ул да елый икән бит! Ат та елый икән! Фәйзетдин сабырланырга тырышты. Йомшак дәшкәләп, гадәтенчә, Карачутырның әле бер ягыннан, әле икенче ягыннан кат-кат яратып сыпырды, яңагын яңагына куеп торды. Аннан... элмәкне буылып үлмәслек ныгытты да арканның икенче башына барып асылынды. -
Бәгырь түрендәге ваем
Ошбу җиргә әле елап килмәс борын тәүге сырлар хасил булган учымда. -
Сукмаклар буталганмы?..
Рәдиф Сәгъди – эзләнүчән язучы. Әмма аның иҗатын өйрәнү мәсьәләсе әле бүген дә ачык кала. -
Яфрак коела
Алтын-сары төсләр кочагында Чыгалмаслык булып адаштым. -
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
Авылдан олы юлга хәтле дүрт чакрым. Әнә, Алсинә милиция машинасы артыннан йөгерә, йөгерә, йөгерә... Әз генә аякларын кызулатса, ара якынаячак. Ә менә елларны ул мәңге куып тоталмас: Шамил «таптаткан» егетләрнең өчесе дә хастаханәдә җан тәслим кылган иде. -
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
Әмма «мыштым» Маруся исемле сипкелле марҗа ияртеп кайтып, әти-әнисенең бөтен планнарын җимерде. Нишләсен Мингани, яңакларын чатнатып, тешен кысты. Монда аның да «өлеше» зур: ул да бит марҗа белән гомер иләге или. Зоя-Зәйтүнә аңардан да ныграк кайгырды. Бу хәсрәтнең ичмасам тамчысы гына булса да кимер дип, алар икәүләшеп, Марусяның татарча вариантын эзләделәр һәм Миңнегөл исеме белән никах укыттырырга килештеләр. Киленкәй исә каенана белән каенатасын нәфрәт белән коендырып: – Боже, сез кыргыйлар икән! Никакой никях! Не лезьте в нашу жизнь! – диде. -
Хикмәтле химая
Могҗизалы күкләр химаясен аклый алсам иде җирдә мин. -
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
...Төрмәдән ул өзелеп-өзелеп, хат көтте. Озын-озын хат... «Нахакка ябылдым», – дип язарга тиеш иде Шамил. Әмма кәгазь битендәге өч җөмлә җанын гына өшетте: «Мин вәгъдәсезне кичер. Ялгыз интекмә, бердәнбереңне очратып, кияүгә чык. Соңгы киңәшем шул». -
Аянычлы гаҗаипләр
Акыл таҗын саклап тотар кешем, мәнсезлеккә сине кем әйди? -
Сөрән
Уннан бер, йөздән бер, меңнән бер… Чирүне ил итә – ир кеше. Чирүне ил итә – бер кеше. -
СОЛТАН ШӘМСИ: ЗАМАН СЫНАУЛАРЫ АША ...
Солтан Шәмсинең кырык елга сузылган – тоташ эзләнүләрдән торган күпкырлы иҗат эшчәнлеге безгә ике гасыр чигендәге татар әдәбияты үсешенең бик характерлы тулы бер иҗат спектрын күзалларга ярдәм итә. -
Чәчелегез!
Чәчелегез! Көн калмады сезгә! Йөгерегез тишек-ярыкка! -
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
– Тормыш дәрья дисеңме, әби? Тиздән анда минем зур кораб йөзәчәк. Көймәләрдәге вак-төяк «балыкчылар»ны дулкыным белән аударам мин! Әбисе һаман саен акка кара тамызды: – Хәерлегә түгел бу төшләнүләрең, кияү, хәерлегә түгел. -
Алманың хушлашу сонеты
Җир һәм кояш арасына бит мин зерә үләр өчен менмәгән! -
Сагыну
Тезәм юлга кабат-кабат сагынуым (шундый көчле!). -
Урта Азиядәге шәп татарыбыз
Өлкән чордашым Латыйф ага Хәмиди белән танышкан елларда үзбәк, казакъ кардәшләребез аны «тәүге вальс көйләрен тудырган шәп татар» дип атый иде. Ул чорларда бай тарихлы Урта Азия республикаларында андый «шәп татар»ларыбыз шактый иде. -
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
– Кырыклап буйдак дисеңме, Фәгыйлә апа? Безнең кызларны борчак урынына каргалар чүпләдеме әллә? – Чүпләтер безнекеләр! Шәһәрдә һәммәсе дә. Син дә Нурихан кызы дип саргайма! Казанга тайды ул, кияве черегән бай, ди. Берсендә илаһым зур машина белән кайткан ие. Яшел эшләпәле кыз-катын тучны каенанасы иде. -
Мәскәү абый
Мәскәү абый тагын кайткан, Тагын нидер майтара: «Сөйләштем дә килештем», – дип, Оста җавап кайтара. -
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
– Әти! Яки әле генә үлгән хыялы җанланамы? – Әти! Карт тигез җирдә сөрлекте. Бәлки, башы әйләнеп егылыр иде, Шамил тотып өлгерде: – Мин барсын да беләм. Син миңа бик кирәк, өйләнәм бит, кыз сорарга икәү барыйк әле, әти! -
Йә, кем кызганыч? (дәвамы)
– Шамил... Мин әле дә сине көтәм... Бармагымда көмеш йөзегең... Өйләнәм дигән вәгъдәләрең исеңдәме, Шамил? -
Мин Казанга кайтам
Мин Казанга таңнар белән кайтам, Зәңгәр томан булып уралам. Һәр урамда мин үземне табам, Һәр урамда кабат югалам. -
Урта Азиядәге шәп татарыбыз (дәвамы)
Латыйф агабызның күпләребез күңеленә хуш килгән кабатланмас иҗади мирасы мәңге онытылмасын, дисәк, аларны ешрак кабатларга кирәктер. Күңелләрдә сүнмәс дәрт уяткан «Татар бию көенә сюитасы»н да, яшьлек дәрте белән иҗат ителгән вальс көйләрен дә замандашларым сагынып көтәдер дип беләм... -
Йә, кем кызганыч? (ахыры)
...Ул аһылдап, диванга ауды. Ятим иде Җәмил, шыр ятим. Аны беркем дә жәлләми, ә ирнең кемгәдер сыенып үксисе килә иде. Күз әчеште: эчтә бер малай елый... Кызгандырып. -
Кичке яшен кисәтүе
Яшен ымлый: кыңгыр эшне каплап торган кара пәрдә... ак җеп белән тегелә. -
Керәшен татарларының мөселманлыкка кайту хәрәкәте
Мөселманлыкка кайткан керәшеннәрнең рухи ныклыгы туган авылларындагы мөселман мохитенә бәйле икәнен яхшы белгән хакимият 1832-1836 елларда Казан, Сембер, Оренбург губерналарында яңадан башланган мөселманлыкка кайту хәрәкәтен туктату өчен өч дистәдән артык авылдан аларның гаиләләрен рус авылларына күчерә. -
Туган
Сират күпереннән борылып карап, Елмаермын, туган. Нишләтәсең, язмыш шундый – Миңа шуңа дип туган. -
Тын беткәнче килә йөгерәсе!
Тын беткәнче йөгерәсе килә(!), йөгерәсе синең каршыңа... -
Килмешәк (бәян)
Авыл халкы чуваш хатыны Алевтинаны бер күрүдән яратмады. Алевтинага тискәре карашы йомшармады, отыры көчәя генә барды. Барысына Хөснетдин карт гаепле булды. -
Еллар аша сөйләшү
Алдашмыйча яшьлегемә алыштырам – Язмыш ханым, иңсен инде зирәклек! -
Керәшен татарларының мөселманлыкка кайту хәрәкәте (дәвамы)
Керәшен татарларының дин иреге өчен көрәше, беренче чиратта, Россия империясендә демократик хокуклар өчен көрәш дип бәяләнә. -
Шушымыни яшәү?..
Югалтуны юрап табышларга. Уранулар... Түгел!.. Күмелүләр сагышларга. Тере килеш! Яшәү (имеш!) Шушы... -
Килмешәк (дәвамы)
– Өегезне саттыңмы әллә, наный, шуларга? Ләхәүлә... – Саттым, утырып черемәсен. Әз булса да кесәгә акчасы керә. Менә сиңа да күңеллерәк булыр, – диде Галимҗан ваемсыз гына. Күз аллары караңгыланып китте Сабира әбинең бу яңалыктан. – Берәр үзебезнең мөселман кешесе табылмадымыни? – дип, чак телен әйләндереп әйтергә көч тапты карчык. -
Илаһи ишарәт
Инсаныңа иңгән ишарәткә, Аллам, хәерлерәк мәгънә бир! -
Мәңгелеккә елышу
Фанилык каядыр ашыга – Мәңгелек, мин сиңа елышам. -
Килмешәк (ахыры)
– Мин әйткән иде диярсез, урыны җәннәт түрләрендә Әлифтинәнең. Аллаһу әкбәр... – диде абыстай телен чак әйләндереп. Шул сүзләрдән соң минут үттеме-юкмы, кинәт бар тәне көзән җыергандай тартышып куйды һәм ниндидер җайсыз халәттә катып калды... -
Маэстро
Бәгырькәең ничек бәргәләнмәс, моңчан варис булып ярал да. -
Әллә нигә ярсуыңа, ал суына тамырларның ...
Бер киткәннәр кире кайтмый, диләр. Ә кайтканнар – башка... -
«Казан утлары» фатихасы белән
Иң мөһиме – өлкәннәр минем шигырьләрнең кайберләрен «Казан утлары»нда бастырырга, дигән карар чыгардылар. Арада «...Сынатмастыр күңел...» кебек ундүрт яшьтә язган шигырьләр дә бар иде. -
Типтәр
Бер уйласаң, без илебез белән Нигезеннән күчкән типтәр бит... -
Үз-үзеңне аямыйча, карамыйча артка...
Мәңгелеккә. Үткәннәргә ташламый күз. Йөгер! Йөгер һәм түз!